поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2010 Җәмгыять

ЭТ ТОРМЫШЫ

Эт – кешенең дусты, диләр. Берәүләргә – ул, гаиләдә җитеп бетмәгән мәхәббәт чыганагы, икенчеләргә – үзе кебекләр белән аралашудан тәм таба алмаганлыктан, якын сердәш һәм дус, өченчеләргә – тынычлык һәм дәва бирүче җан иясе, кемнәргәдер уенчык кына, хәтта корал да булырга мөмкин.

Хуҗасы этенә ничек кенә карамасын, борынгылардан ук килгән гадәт буенча, эт, беренче чиратта, йорт сакчысы. Эт – хуҗасына, хуҗа этенә бик ияләшә. Мисал өчен кечкенәдән истә калган бер хатирәне китерәм. Яз җитеп, тау битләре кардан ачылуга, без, 10-12 яшьлек малайлар-кызлар, шунда уйнарга менә идек. Беркөнне күрше малае Айрат этен дә үзе белән алып менгән, үзе тыныч, сыйпата, иркәләнгән дә була. Куышлы уйнаганда: «Куыш син дә», – дип, Айратка китереп сугуым булды, эте, ырылдап, кулыма килеп тә ябышты. Беләзекне хәйран ерткан иде. Хуҗаны яклау инстинкты булгандыр, Айратка бик ияләнгән эте.

 

Тагын бер мисал. Мин сигезенче сыйныфларда укыганда көчек алып кайттык. Чаж кушаматлы берәүләрдән алганга, эткә Чажик исеме бирдек. Әниләр: «Нәрсәгә кирәк безгә икенче эт, беренчесе дә бик җиткән», – дип, башта каршы килсәләр дә, ахырдан ризалашкан иттеләр. Ул кечкенә «йомгак»ны яратмый мөмкин түгел иде. Чажик үзе дә китәргә җыенмый иде, ахры, үз территориясен хуҗаларча билгеләп куйды. Шул елны бабаебыз үлеп китте. Апам, тынычлана алмыйча, елап утыра. Теге тиктормас, бер урында тыныч кына биш минут та утыра алмаган көчек, ни булганын аңлаган сыман, хәленә кергән шикелле, апамның алдына үрмәләде. Күзләре моңсу, тып-тыныч ята. Апам шуны сыйпап утыргач кына тынычланып калды. Без барыбыз да моңа бик аптыраган идек, күрәсең, эт күңеле дә таш түгел, барысын да күреп, аңлап торган.

 

Соңрак Чажикны туганнарыбыз күрше авылга алып китте. Ул беренче көнне үк алардан чыгып качкан. Авыл читендә аның үле гәүдәсен таптык, безнең өйгә кайтыр юлда ята иде.

 

Яз җиттеме, авылга урман-кырлардан кыш буена ачыккан кыргый этләр азык эзләп төшә. Безнең авылда аларны еш очратырга була. Унлап-егермеләп көтү-көтү булып җыелган бу этләр чебеш, бәбкә, сарык, бозаулар өчен генә түгел, кечкенә балалар өчен дә куркыныч. Шуңа күрә ел саен авылларга аучылар җибәреп, этләрне аттырып торалар.

 

Аучылар дигәннән, тагын бер вакыйга искә төште. Авылда туганнарыбызның Шаригы бәйне бер дә яратмады. Туганнарда йә бездә йөгереп йөри, әмма кулга бау алганны күрсә, шунда ук чыгып кача. Шул сипкә утырта алмау башына җитте дә мескеннең. Өченче классларда укыган чагым. Дәресләр беткәч, өйгә кайтып барам. Бакчага кергәч үк кан эзләре. Ишегалдында канга батып Шарик ята. Күкрәгендә һәм башында ике пуля белән ничек бакчадан өйгә кадәр иллеләп метрны узгандыр, белмим, күрәсең, йөрәге көчле булгандыр. Шул ук көнне өй каршындагы чокырда күршеләребез Шаригының, елгада танышларыбыз Тарзанының үле гәүдәләрен таптык. Авыл буенча бу югалтулар унлап булган иде. Шул чакта аучыларга карата ачы нәфрәт белән янган булсам, хәзер бу аларның гаебе түгел икәнен яхшы аңлыйм.

 

Бер елны авылга тагын күп этләрне юк иткән афәт килде. Котырган төлкеләр йөри башлады. Шул төлкеләр белән сугышкан дүрт аяклы дусларын хуҗалары агу ашатып үтерергә мәҗбүр булды. Күршеләребез хәтта ике этләрен – күпне күргән карт Тузик белән көчек Бобикны шул юл белән теге дөньяга озатты.

 

Эт белән хуҗасы арасында берсе икенчесеннән башка яши алмый торган мөнәсәбәт тә булырга мөмкин. Мәсәлән, сукыр кешеләр өчен махсус өйрәтелгән йөртүче этлар – алыштыргысыз хәрәкәтләнү чарасы. Ә эзләүче этләр (ищейкалар) милиционерларга наркотик, корал эзләп табуда, җинаятьчене тотуда булыша. Аучы этләр хуҗаларына җәнлекнең эзенә төшәргә, аларны тотарга ярдәм итә. Янгын сүндерүчеләрнең этләре кешеләрне ут эченнән алып чыга.

 

Дустым сөйләгән вакыйгада исә этләр кешеләр өчен яшәү чыганагы булып тора. Ул үзе «Эдельвейс» кибетендә эшли. Беркөнне болар калдыкларны Казан читендәге чүплеккә чыгарганнар. Монда күргәннәренә ул шаккаткан: чүплектә ике бомж канга батканчы бер эт өчен сугышкан. Эш шунда, бомжлар 30 градуслы суыкларда туңып үлмәс өчен этләрне кочаклап йоклыйлар икән. Бомжлар бишәү, этләр дүрт кенә, шуңа күрә этне бүлешә алмаганнар. Менә сиңа мә, бездә алар өере белән йөри, атып үтереп җәфаланалар, ә кайдадыр алар бик кирәк, ләкин дефицит.

 

Әмма нәселләре бүреләргә барып тоташканлыктан, аларның начар яклары да юк түгел. Этләрнең кешегә ташлануларын тегендә-монда еш ишетеп торабыз. Күп еллар асраган, дусты дип санаган эт тә, котыру чирен йоктырып, хуҗасына ябышырга мөмкин.

 

Авылыбызда да күптән түгел шундый хәл булды. Нурия апа күршесенә сөткә кергән. Боларның бозау чаклы этләре бар икән. Нәкъ шул көнне бәйдән ычкынып, моны иске өйгә бикләп куйганнар. Нурия апаның капкадан керүе булган, ят кешене күреп алган йорт сакчысы өйнең тәрәзә пыяласын ватып чыгып, мескен хатынның башта аягына, аннары аркасына, аннан, сикереп, беләгенә ябышкан. Хуҗалары этне тотып алгач кына Нурия апа чыгып кача алган. Хәзер ул прививкалар кадатып, ярасын бәйләргә дәваханә юлында йөри. «Беләгемдә тавык йомыркасы сыярлык ярык иде», – ди ул. Димәк, саклану зыян итми.


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»