|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2010 «Сары бит»
РИЗӘЛӘ, СИН КАЙДА?“Татар радиосы” ди-джее һәм музыкаль редакторы Ризәлә Исмәгыйлеваны күпләр югалткандыр. Ризәлә ханым, икенче тапкыр әни булып, бүгенге көндә бәби үстерә. Улы Ильяска яшь тә 8 ай булган инде. “Бик акыллы, күзәтүчән, үҗәт, сизгер бала ул минем. Әгәр аныңча булмаса, бик тиз үпкәли. Баланың холкы нинди булуы кечкенәдән үк ярылып ята”, – ди. Ризәлә ханым быел ике истәлекле датаны билгеләп үтте – беренчедән, аңа 35 яшь тулды, икенчедән, радиода эшли башлавына 10 ел булган. Башта “Дулкын” радиосында сөйләде, 8 елдан артык “Татар радиосы”нда эшли ул. Ризәлә шулай ук шигырьләр, сценарийлар иҗат итә, концерт-мәҗлесләр дә алып бара. Соңгы арада Ризәлә Исмәгыйлева шигыренә язылган “Иртәнге манзара” (Гөлназ Солтанова җырлый) һәм “Җырга күмик дөньяны” (Резеда Кадыйрова башкара) дигән берсеннән-берсе матур җырлар популярлашып килә.
Рәйсә БОРҺАНИЕВА |
Иң күп укылган
|