|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2010 Мәдәният
МӘСГҮДӘ ШӘМСЕТДИНОВА АМЕРИКАДА ЯҢА ДИСК ЧЫГАРДЫАмерикада яшәүче һәм иҗат итүче татарның танылган композиторы Мәсгудә Шәмсетдинованың өр-яңа җыентыгы чыкты. Америка җирендә дөньяга аваз салган музыкаль җыентыкта Мәсгудә апа океан артындагы бишек көйләрен туплаган. Җыентыкның исеме «Lord Blow the Mooh Out» («И Ходаем, айны сүндер, балам йоклый»). Композитор сүзләренә караганда, бу атама инглиз телендә үтемле яңгырый, чөнки әлеге сүзтезмәләр борынгы инлиз телендәге бишек җырыннан алынган. Яңа музыкаль җыентык «Дөньяның бишек җырлары» проектының икенчесе. 2008 елда милләттәшебезнең «Сиэтл дөньяның бишек көйләрен көйли» дигән хезмәте белән танышкан идек инде. Анда дөньяның кырык өч бишек җыры тупланган.
Бу яңа музыкаль җыентыкка фәкать инглиз телендәге 56 оригиналь әсәр кергән. Әлеге проектның асылы шуннан гыйбарәт: Мәсгудә ханым үзе белән элемтәдә торып тәкъдим ителүче җырның тарихын сөйләп бирә алырлык кешеләр авызыннан дигәндәй бишек җырларын туплау. Ягъни, композитор ул көйләрне радиодан да, ноталы җыентыклардан да, китаплардан да түгел, ә җырның яшәү тирәлегеннән — тамыр җәйгән җирлегеннән табып ала. Музыка белгече өчен ул көйләрнең кыйммәте дә шунда. Һәр буынның бишек җырында аны тыңлаганнарның гаме, дөньяга карашы чагыла һәм бу мәсьәлә җырларда аеруча калку күренә.
«Бишек җырын башкаручылар аша мин «Йокыга калгып бару халәтенең этник аспектлары» дигән темага тикшеренүләр дә алып барам», - ди Мәсгүдә апа. Композиторның бу өлкәдәге хезмәте турында тулырак белергә теләсәгез www.tatars.com сайтына керегез яисә masguda@mail.ru адресына Мәсгүдә ханымның үзенә языгыз.
2010 елның 28 октябрендә Сиэтлның Вашингтон университетында галимә «Татарның рус ассимиляциясенә каршы торуы» дигән лекция укыячак. Композитор шулай ук Һ.Такташ әсәре буенча «Җир уллары фаҗигасе» дигән ораторияне язуын да дәвам итә.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|