поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2010 Бәйрәм

РАМАЗАН ГАЕТЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Җәбирдән (р.) риваять кылынган хәдистә Аллаһының пәйгамбәре (с.г.в) әйтте: «Әгәр Рамазан гаете көне алдындагы кичә җитсә (Мин ул кичәне «Форсат кичәсе» диеп атар идем), Аллаһы тәгалә җир йөзендәге бөтен ил-шәһәрләргә фәрештәләр җибәреп, аларга: «И Мөхәммәт (с.г.в) өммәте! Аллаһы тәгалә хозурына (гаеткә җыелыр өчен) чыгыгыз! Ул сезгә шиксез әҗер-сәваплар бирер һәм булган олы гөнаһларыгызны ярлыкар!» — диеп өн салып, хәбәр таратырга кушар. Бу өнне Адәм балалары белән җеннәрдән кала барча мәхлукат ишетер һәм аңлар. Һәм, халык мәчеттә җыелгач, Аллаһы тәгалә әйтер: «Мин аларга Рамазан уразасын фарыз кылдым, бәс, алар бу фарызны үтәделәр, Минем йортларымны (мәчетләрне) китабымны — Коръәнне укып җанландырдылар; малларыннан зәкят чыгардылар; ә хәзер исә Миңа янә якынрак булыр өчен намаз кылырга җыйналдылар. И фәрештәләрем! Йөкләнгән эшен үтәүчегә ул эшне йөкләүче нинди түләү түләргә тиеш?» — диде. Фәрештәләр: «Һич киметмичә муафыйк камил түләү-әҗер бирергә тиештер»,— диделәр. Аллаһы тәгалә әйтте: «Мин фарыз кылган уразаны олылаган һәм Минем ризалыгымны казаныр өчен намаз торгызучының барча гөнаһларын гафу итеп, аңа җәннәткә керүне насыйп итәрмен»,— диде. Соңыннан Субхәнәһү вә тәгалә, җәллә вә галә шәэнүһү фил галәмин, әйтте: «И бәндәләрем! Сорагыз миннән, сорагыз Миннән теләгән нәрсәгезне! Кодрәтем һәм бөеклегем белән ант итәмен ки, дөнья-ахирәт максатларыгызны белдергән һәрбер үтенечегезгә дә җавап бирәчәкмен! Сез Миннән риза булдыгыз, бәс, мин дә сездән ризамын!» Бәс, яшерен өн әйтер: «Өйләрегезгә кайтыгыз, и Мөхәммәт өммәтенең тугры бәндәләре, һәм белегез: язык эшләрегез Аллаһы тәгалә җәллә шәэнүһү тарафыннан изге гамәлләргә әйләндерелде!

Фатыйма анабыздан (р.) риваять кылына ки, Аллаһының пәйгамбәре (с.г.в.) әйтте: «Дөреслектә, фәрештәләр һәм барча мәхлуклар, хәтта ташлар да, Рамазан аеның өммәтемне калдырып китүе турында кайгырып еларлар, чөнки ул айда изге гамәлләр өчен әҗер күбрәк бирелә. Ураза тотучының авызыннан килгән ис исә — Аллаһы каршында миск һәм зәгъфран исеннән дә күркәмрәк булыр». Әйтелде ки, ике гаетнең хикмәте — аларның Ахирәт хәлләре турында искәртүендәдер. Бәс, әгәр гает намазына азан әйтелсә — Исрафилнең (г.с) Сурга өрәчәге искә төшер; кешеләр йортларыннан мәчеткә юнәлсәләр — каберләрдән кубарылып, чыгып Мәхшәргә җыелу искә төшер; әгәр ул кешеләрне мәчеттә гает намазын укырга җыелган хәлдә күрсәң — кыямәт көнне барча Адәм балаларының барчасының Аллаһы тәгалә каршында басып торачакларын исеңә төшер; алар арасында яңа һәм сәләмә киемлеләрен, ак һәм кара тәнлеләрен, шатлыклы һәм кайгылы чырайлыларын күрсәң — гарасат халкын исеңә төшер: алар арасында ак нурлы шатлыклы йөзлеләре изге бәндәләр мөэмин-мөселманнар һәм аларга иярүчеләр, кара, кайгылы йөзлеләре — гөнаһ ияләре, кяферләр һәм аларга иярүчеләр булырлар.

Әнәс бине Малик (р.) әйтте: «Мөэминнең 5 төрле бәйрәме булыр: беренче — һичбер гөнаһсыз үткән көн, икенче — күңелендә иман нурын тотып, шәһадәт әйтеп һәм шайтан мәкереннән котылган хәлендә дөньядан киткән көне; өченчесе — Сыйрат күперен уңышлы кичеп, кыямәтнең курку-хәтәрләреннән имин булып, тәмуг һәм зобанилардан котылган көне; дүртенчесе — җәннәт бакчаларын күргән көне; бишенче — Раббысының дидарын күргән көне.

Риваять кылына ки, Һарун әр-Рәшит бервакыт гаеткә яңа, бай киемнәр киеп, атка атланып барган иде. Юлда аңа бер фәкыйрь очрады һәм әйтте: «Бәйрәм — яңа, купшы киемнәр киюче өчен бәйрәм түгелдер, ә бәлки, Аллаһы газабыннан имин булган кеше өчен генә бәйрәмдер, ий Рәшит, Аллаһы газабыннан иминсеңме?» — диде.

Белегез ки, дөреслектә Аллаһы тәгалә һәрбер кавемгә берәр бәйрәм (гает) билгеләде: ул кавем шул гаетне олылап, ул көндә Аллаһы тәгаләгә күмәкләшеп гыйбадәт кылырга тиеш булдылыр. Ләкин һәр кавем бу гает көненнән үзенчә уен-көлке һәм гөнаһ көне ясады. Мәгәр Мөхәммәт пәйгамбәр (с.) өммәте генә үз гаетләрен олылап, химая саклап калдылар. Ул гаетләр — жомга көн, Рамазан гаете һәм Корбан гаете. Ул гаетләрне Мөхәммәт (с.) өммәте Аллаһы тәгаләгә тәкбирләр әйтеп, Аның ризалыгы өчен садәка биреп, корбан чалып, игелекләр кылып, хәрам турында онытып үткәрделәр. Бәс, бу көннәрнең хәерлеге һәм өстенлекләре турында онытмагыз, аңсыз хайваннарга охшамагыз, тәкәббер, һавалы булып йөрмәгез! Туган-кардәшләрегез белән элемтәгезне өзмәгез, мәрхүмнәрегезнең каберләрен белегез, алар хакына дога кылып, садәка бирегез! Чөнки алар сездән изгелек көтәрләр. Бәс, бу шәрәфәтле көннәрне ашау-эчү, йокы һәм ял итү белән үткәрмәгез һәм мәрхүмнәрне изгелек әҗереннән мәхрүм итмәгез. Сез дә алар хәлендә һичшиксез булачаксыз! Үткән вакытларны алтын-якутлар түләп тә кире кайтара алмассыз!»

Вәһеп бине Мөнбиһтән риваять кылына ки, Пәйгамбәр (с.) әйтте: «Дөреслектә Иблис (г.л.) һәр гает көнендә каты аваз салып, ачы тавыш белән кычкырыр, һәм шуның белән үзенең кавемен үзе хозурына туплар. Кавеме, аның янында шунда ук җыелып килгәч, әйтерләр: «И безнең хуҗабыз! Кем Синең ачуың килүеңә сәбәпче булды? Без ул кемсәне, парә-парә итеп, кисәкләргә бүлеп үтерербез, бетерербез!» Иблис (г.л.) исә: «Миңа һичнәрсә дә булмады, ләкин Аллаһы бу гает көнендә бу өммәт кешеләренең гөнаһларын ярлыкады, бәс, сез бүген аларны аздырып, төрле ләззәтләр һәм шәһвәтләре, теләкләре артыннан чабуга этәрегез, вәсвәсә кылыгыз — аларга. Аллаһы тәгалә нәфрәт белән караганчыга кадәр!» — диде. Бәс, акыл һәм аң иясе булган һәр кешегә бу гает көннәрендә үзенең нәфесен төрле теләкләрдән, шәһвәттән, хәрам эшләр эшләүдән тыеп, саклап, изге гамәлләрне күбрәк кылырга ашкынырга тиештер.

Пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Бу Рамазан гаете көнендә садәканы күп бирегез һәм башка изге эшләрне күп кылыгыз. Күбрәк тәсбих-тәһлилләр әйтегез! Чөнки бүген Аллаһы тәгалә сезнең гөнаһларыгызны кичерер, догаларыгызны кабул кылыр, сезгә Үзенең рәхмәт каравы белән карар.

И Раббым! Безне туры юлыңа күндергәннән соң күңелләребезне каралтма. Үз хозурыңнан безгә рәхмәтеңне иңдер, чөнки Син — рәхмәт һәм нигъмәт Бирүчесең!
 


---
Musulman.su
№ --- | 08.09.2010
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»