|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2008 Җәмгыять
ӘЛКИ САБАН ТУЕННАН ФОТОРЕПОРТАЖӘлкидә Сабантуй 13 июньдә узды. Ул ел да җирле инвестор "Кызыл шәрык" һәм аның җитәкчесе Айрат Хәйруллинның матди ярдәме белән оештырыла. Икенче ел рәттән авыл йортлары мәйданчыгы булдырыла. Беренче йорт "Кызыл шәрык"ныкы иде. Анда эшчеләр ипи-тоз, якты йөз белән район җитәкчеләрен (хакимият башлыгы - Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин), вертолет белән төшкән Айрат Нәҗип улы Хәйруллинны каршы алдылар. Калганннары - татар, рус, чуваш (районда күпчелекне шушы милләт вәкилләре тәшкил итә) йортлары иде. Икенче көнне милли бәйрәм Алпар дигән авылда узды. Бу - атаклы көрәшче Рәшит Сәмигуллин авылы. Сабан туен оештыручыларның да берсе ул иде. Бәйрәмдә милли уеннар белән беррәттән халык дәүләт әләмнэре белән һава киңлекләрен кочучы парашютчыларны тамаша кылды. Җырчылардан Рәсим Низамов белән Резеда Шәрәфиева килгәннәр иде.
Автор фотолары.
Гөлчәчәк САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|