поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2010 Җәмгыять

КАТНАШ НИКАХНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ...

Газетаның узган бер санында Сания ханым катнаш никах мәсьәләсен күтәргән иде. («Үз юлыңны үзең сайла икән…») Олы улы алдында үзләрен уңайсыз хис итәбез, дип язган ул.

Минем уйлавымча, улыгызны Наташага өйләндермичә дөрес эшләгәнсез. Чөнки катнаш гаиләдә татулык юк. Татарның рус кызына өйләнгәне дә, руска кияүгә чыкканы да рус тозагына барып эләгә. Катнаш гаиләләрдә татарның исеме дә, җисеме дә калмый. Әгәр татар марҗага өйләнә икән, йолабыз буенча, аның хатыны татар исемен алырга һәм никахка хәтле үк ислам динен кабул итәргә тиеш. Ә моңа риза булмаган марҗадан туган баладан игелек күрим димә.

 

Катнаш гаиләдә тавыш өчен адым саен сәбәп бар. Берсе телевизордан Казанны ача, икенчесе килә дә Мәскәүгә баса. Гаилә туйдан ук икегә бүленә: нинди телдә сөйләшергә, нинди җыр җырларга, нинди бию биергә? Гореф-гадәтләр генә түгел, биюләр дә бер-берсеннән аерыла. Кайбер милләтләр, такмак әйтеп, җиргә аяк тибеп биергә гадәтләнгән. Ә татарлар, җиргә аяк тибеп биюнең аяк тамырларына зыянлы икәнлеген белеп, шул ук вакытта җирне изгегә санап, аны рәнҗетүдән куркып, очып-очып биюне кулайрак күрә.

 

Бала туа – исем кирәк. Иң акыллы дигән марҗаның да татар исемен куясы килми. Егетнең әти-әнисе, мулла чакырып, бер интернациональ исем куйдыралар, күп очракта әле ул рус исеме була.

 

Паспорт алыр вакыт җитә. Ата-ана бер мәсьәләдә дә килешә алмый.

 

Әгәр бер мөселман кяфергә өйләнеп йә кияүгә чыгып, аны ислам диненә күндерсә, ул кеше зур саваплы була, дип өйрәтә ислам дине. Ләкин бүгенге тормышыбызда нәкъ киресенчә килеп чыга. Милләтебезнең иң яхшы улларын, кызларын башка милләт алып, үзенә нәсел яхшырту чималы итеп файдалана. Бүгенге көндә татарның уңган-булган улларын марҗа харап итә. Алдан эчертә, аннан соң – ята, аннары Артур белән Иван дөньяга килә. Бүгенге көндә марҗалар молодец! Руска чыкса да, татарга чыкса да, баласына үз исемен куша, белдермичә генә чиркәүгә дә алып барып кайта. Кырыктан узгач, ирнең дә кирәге бетә, марҗа түти аны балалары белән урамга куып чыгара.

 

Күргәнегезчә, катнаш никахлар бик күп төрле проблемалар тудыра. Бу бигрәк тә балаларга дини һәм милли тәрбия мәсьәләсендә кискен чагыла. Нәтиҗәдә туганнар белән элемтә өзелә, гаиләдә киеренкелек туа.

 

Бүген 40 проценттан артык егетләребез һәм кызларыбыз катнаш никахта тора. Иң аянычы – ул никахтан туган балаларның күпчелеге безнең милләт кешесе була алмый. Безнең шартларда катнаш гаиләләрдә генә түгел, бертөрле гаиләләрдә дә телне һәм динне саклау җитди мәсьәлә булып тора. Татарлар сан ягыннан да кими бара. Барысы да динсезлек һәм катнаш никах нәтиҗәсе.

 

Катнаш никах алдында торган проблемаларны күз алдына китерәсезме? Әти-әниләрегез сезнең мондый никахыгызга риза булыр идеме? Ә сез икенче милләт кешесе белән гаилә кора алыр идегезме? Кайсыгыз бу сорауга «әйе» дип җавап бирә.

 

Кызларыбызны, ничек булса да кечкенәдән аңлатып, катнаш никахлардан саклыйк. Үзебезнекен ятка бирмик, аларныкы да үзләренә булсын. Әти-әниләр барыбыз да балаларыбызның бәхетле булуын телибез. Алар бәхетле булсын, дисәк, иң элек балаларыбызга ислам тәрбиясе биреп, аларны хак мөселманнар итеп үстерик. Аларга дөрес тәрбия бирә алсак, иманлы, намазлы итеп үстерсәк, хәрам ашатмасак, күп проблемаларыбыз үзеннән-үзе бетәр. Бер вәгазьдә: «Балаларыгызның катнаш никахына булдыра алган кадәр каршы торыгыз, ризалык бирмәгез», – дигәч, бер ханым: «Әгәр яратса?» – дип сорау бирде. Мин: «Ирең эчәргә яратамы? Яратса, көн саен эчәргә дип акча бирәсеңме?» – дип сорадым. Ул хатын: «Ярата дип, эчәргә акча бирергә мин тиле түгел бит?» – диде. Димәк, һәр ялтыраган хәерлегә илтми.

 

Әйе, гаилә төзелә, балалар бар, ләкин ир белән хатынны гаилә мәшәкатьләре берләштерсә дә, уртак уй, уртак хыял берләштерми. Ә икесенең дә гаиләдә бәхетле булырга хакы бар, гаиләне дә кеше бәхетле булыр өчен кора.

 

Бүгенге тормышыбызда катнаш никах проблемасы нидән килә? Милләтебез яшьләренең милли һәм тарихи үзаңы түбән булу, халкыбызның, балаларның киләчәге турында уйланмау, балаларның гына түгел, милләтебезнең алдагы язмышына ваемсыз булу нәтиҗәсе бу. Безгә уянырга кирәк. Күбрәк укырга, зыялы шәхесләребезнең тормышларын, яшәү максатларын, аларның хезмәтләрен өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, Гаяз Исхакый катнаш никахларны  милләтне юкка чыгаруның бер юлы итеп күрсәткән. Ул татар халкының язмышы, киләчәк буын өчен борчылган, аны кайгырткан.

 

Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре үз күңеленә якын, кадерле, һәр милләт кешесе дә тормышта үз гореф-гадәтләрен үтәп, үзе теләгәнчә яшәргә хокуклы. Гаиләдәге уртак йолалар үтәлмәү һәр икесен дә кимсетә, һәр икесен дә фикер каршылыгына китерә.

 

Катнаш гаиләдә туган проблемаларга җавап табуы бик авыр, күп очракта мөмкин дә түгел. Хәзерге тормыш-яшәеш шулай корылган ки: ялгышлар кабатланмасын өчен бик күп язу, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Мин ышанып әйтә алам: катнаш гаилә иртәме-соңмы таркала… Чөнки аларның гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүрешләре, ашау-эчүләре, тору-ятулары, культуралары бер-берсенә капма-каршы. Аллаһы Тәгалә дөнья яралганда ук безне шулай яралткан икән, без аның кануннарыннан тайпылмаска тиештер, дип уйлыйм мин.

 

Киләчәктә гаиләне үз милләтең кешесе белән генә төзергә кирәк. Мин бүген катнаш гаилә проблемаларыннан куркып калам. Тормыш иптәшең үз милләт кешесе булса, проблемалар азрак була. Милләт язмышын үз кулына алырдай кешеләр саф милли гаиләләрдә генә үсә, чыныга һәм ныгый ала.


Рузилә ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ | 02.09.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»