поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.09.2010 Сәясәт

КОРАБНЫ НИЧЕК АТАСАҢ, УЛ ШУЛАЙ ЙӨЗӘЧӘК?

Русия тәртип саклау системасында реформа көтелә. “Полиция турындагы” закон проекты буенча фикер алышулар бара. Дмитрий Медведев милицияне полициягә алыштырырга тәкъдим итте.

Закон проектын укысаң, кызык кына яңалыклар бар. Полицейскийларга “температура нольдән түбән булганда халыкны су сиптереп куу, тәнгә җәрәхәтләр ясарга мөмкин булган богаулар куллану резин тәпәч белән башка, муенга, эчкә, җенси органнарга, йөрәк тирәсенә бер үк урынга кабат-кабат сугу тыела”. Калган җирләргә сугып кыйнарга ярыйдыр, мөгаен. Ярар инде, нишләрсең, милиционерларга башны да төяргә яраган, ә полицейскийлар арканы гына дөп-дөп төярләр. Анысында да әле бер урынга кабат-кабат сукмыйча гына. Ярар, монысы шаяру.

 

“Полиция реформасы” турында сүз чыккач, гадәттә, фикер алышулар “милициянең исемен полициягә әйләндерүдән берни үзгәрми, фәләнчә миллион сумнарны тагын суга агызалар” дип зар елауга гына әйләнеп калды. Кемгә ничектер, миңа бу яңалык ошый. Дөрес, реформа өчен вакыты бигрәк уңышсыз сайланган... Корылык, янгыннар... Монысына да күз йомып, реформа турында әйтәсе килә.

 

Кайчан әле реформаларны халыкка тәкъдим иткәннәре бар иде? Бездә ничек? Законны хакимият үзенә яраклаштырып яза, Дума һәм Федерация Советындагы ләббәйкәләр кабул итә, халыкка иза чигәсе. Монда ичмасам фикер алышырга чакыру бар. Тәкъдимең бар икән – рәхим ит. Бәлки, кабул итеп куярлар? Элек закон проектларына халыкның бөтенләй тәэсир итү мөмкинлеге юк иде.

 

Аннан соң килеп милициядә реформа ясамау мөмкин дә түгел. Көн саен диярлек берәр милиционерның җәбер салганын ишетеп торабыз икән, димәк, бу системада нидер дөрес түгел. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Бәлки, ул күренеш юкка да чыкмас, ләкин нәрсәдер эшләргә кирәк, кул кушырып утырып булмый бит?

 

Реформа нәтиҗәсендә берни үзгәрмәс, диючеләр белән килешеп бетмим. Мисаллары да күз алдында.

 

Әле моннан берничә ел элек прокуратура да бары тик хакимият таләпләрен генә үтәүче бер юньсез орган иде. Кулында йоны үсмәгәннәргә прокуратурадан яклау табу мөмкин түгел диярлек бер эш иде. Эшеннән куылып, еллар буе судларда дөреслек эзләүчеләрнең аһ-зарын даими ишетеп тордык.

 

Бүген дә мондый проблема юк дип әйтеп булмый, ләкин вәзгыять башкачарак. Прокуратура яклаган гражданнар турында мисаллар күз алдында. Аеруча эш урынында кыерсытылганнар, хезмәт хакын вакытында алмаганнар яклау таба прокуратурада. Сәбәп нәрсәдә? Бер караганда, прокуратурада шул ук кешеләр эшли, ләкин ун ел элекке һәм бүгенге вәзгыять җир белән күк арасы. Прокуратураның эш рәвеше үзгәрде, шуның белән бергә алар да түрәләр һәм байларның гына түгел, барлык гражданнарның хокукларын яклый башлады. Дөрес, тиешенчә дәрәҗәдә түгел. Түрәләрнең тавышын алар бик күпкә яхшырак ишетә. Ләкин яхшы якка үзгәрешләрне күрмәү дөрес булмас иде.

 

Эчке эшләр министрлыгы реформасы хакында шулай ук әйтергә була. Әгәр үзгәреш файдасыз, ул акча туздыру гына дибез икән, димәк, дөрестән дә берни үзгәрмәячәк. Бүген тәртип саклау органнарының дәрәҗәсе шулкадәр түбән ки, нинди генә яңалык кертсәң дә, барыбер яхшы якка үзгәреш булыр кебек тоела хәтта. Урыслар әйтә бит, “хуже некуда” дип.

 

Имеш, немецларга хезмәт итүчеләрне полицайлар дип атаганнар, бу сүзне халык начар кабул итә. Аларны, имеш, халык полицай дип кенә йөртәчәк. Әйтерсең милиция сүзе белән бары тик изгелек кенә эшләнгән. Бүгенге милицияне халык нинди сүзләр белән атаганны монда язу кирәк түгел дип уйлыйм. Ул вакыттагы полицайлардан каза күргән күпме генә кеше калды соң илдә? Сүзгә бәйләнүдән ни мәгънә? Кем ничектер, мәсәлән, чит илдә “полиция” дигән язуларны күргәндә, киресенчә, хөрмәт уяна. Аларны һич кенә дә фашистлар белән бер кавемнән дип уйламыйсың. Аннан соң килеп, элек начар булып та, хәзер яхшы дип табылган нәрсәне генә кабул итмәдек? Шул ук фашистлар ягында сугышкан власовчыларның аклы-кызыллы-зәңгәрле байрагын илнең байрагы итеп кабул иттек. Шуны Җиңү парадында ветераннар алдында зур хөрмәт белән Кызыл мәйданга күтәреп чыгалар. Шушы хәлдән соң бер интернациональ полицейский сүзе илдә революция китереп чыгарырмы?

 

“Милиция” атамасының исеме җисеменә туры килми. Милиция ул – халык дружинасы. Бу атама большевиклар хакимиятне кул астына алгач кертелгән. Ягъни элекке тәртип сакчылары, полицейскийлар дәүләткә хезмәт иткән, ә менә без үзебез, гади халык, ярлы-ябагай тәртип урнаштырачакбыз. Аңарчы, имеш, Эчке эшләр министрлыгы халыкка хезмәт итмәгән, менә милиционерлар гади халык өчен эшләячәк. Чынлыкта бүгенге Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре халык дружинасы булудан ерак тора. Аларны чынлыкта полицейскийлар дип атап була, чөнки алар дәүләт хезмәткәрләре. Башкарган функцияләре – полиция функциясе. Исемнәрен алыштыру күпмедер дәрәҗәдә дөреслекне булдыру белән бер.

 

Һәм иң соңыннан. Нык авыру кешене терелтү өчен кайвакыт исемен алыштыралар. Чир, имеш, адашып “хуҗасын” таба алмаячак. Бүгенге замандагы “бу милиционер моны аткан, тегесен кыйнаган” дигән чирдән дә, бәлки, шул рәвешчә котылып караргадыр? Исем алыштыруның тәэсир көче барлыгы хакында ишеткән бар. “Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк”, диләр бит. Әгәр реформа икән, исеме дә үзгәрсен.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ | 03.09.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»