поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.09.2010 Мәдәният

“27 ЯШЕМДӘ ГЕНӘ КҮҢЕЛЕМӘ ИРЕК БИРДЕМ...”

Шагыйрә Резеда апа Вәлиева бик гади, ачык күңелле кеше. Беренче шалтыратуымда ул: “Менә 18 яшь тулды, юбилей үткәрергә йөрим, әйдә, шуннан соң күрешик инде”, – диде. Бәйрәменнән соң шалтыратканда ул хастаханәгә эләккән иде. Юбилей кичәсе матур узды, ерак җирләрдән дә кунаклар күп булды, Резеда апа иҗатын яратучылар белән зал шыгрым тулы иде – кешенең йөрәгенә бу кадәр шатлык берьюлы өелсә, кайчак ул аны күтәрә алмый шул. Резеда апаның да йөрәге шаярып алган. Инде менә ул терелеп өенә чыкты, һәм без, ниһаять, очрашып сөйләшү бәхетенә ирештек.

Тулы исеме: Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева (Хәлилова)

 

Туган җире: Башкортостанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылы

 

Туган елы: 1930 ел, 1 май

 

Белеме: КДУның филология факультеты, татар теле бүлеге

 

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

 

 

“МИН СУГЫШКА, СЕҢЛЕМ”

 

– Мин Башкортостан якларыннан, – дип башлады сүзен Резеда апа. – Укытучылар гаиләсендә туып-үстем. Гаиләдә 3 бала, мин төпчек идем. Миңа кадәр әнкәйләрнең ике баласы үлгән, шуңадырмы мине бик иркәләп үстерделәр. Абыем белән апам бик дуслар иде. Кичләребез, ял көннәребез күңелле үтте. Абыем белән апам төрле уеннар уйлап чыгарды. Ул кичәләрне бик ярата һәм сакау телем белән шигырьләр сөйли идем. Әткәем Тәфкәлүн урыс теле укытучысы булгач, мине күбрәк урыс әдәбиятына тартырга тырышты. 10 яшьләрдә Пушкин, Лермонтов әсәрләрен алдыма китереп сала иде.

 

Аннары сугыш башланды. Иң башта апам, аннан абыем, аннан әтием китте. Бу минем өчен – йөзеннән елмаю китмәгән, шатлык өчен генә туган балага коточкыч вакыт булды.

 

– Әле дә булса, сөйләсәләр әгәр

Сагышларын сугыш елының.

Күз алдыма килә, көлтә кебек,

Киселеп төшкән ике толымың.

 

– Ялгышмасам, бу юллар сугышка иң беренчеләрдән булып киткән бертуган апагызга багышлана?

 

– Әйе, унсигез яшендә сугышка үз теләге белән киткән апам Рәүзиянең якты истәлегенә багышланган бу юллар. Бүгенгедәй хәтеремдә: иртән уянып китсәм, апам көзге каршында басып тора. Озын толымнарын тарый да тарый, минем уянып, аңа сокланып карап ятуымны сизми дә. Һәм һич көтмәгәндә кулына кайчы алып, толымнарын кисеп төшерде. “Апам!” – дип сикереп тордым. Ул: “Мин сугышка, сеңлем”, – дип кочаклап алды. Аны озатырга авылда бик күп кеше җыелды. Күпләр апамның толымнарын кызганып елый, мин дә көчкә тыелып торам. Апам, арбага менеп, “Җиңү өчен!” дип кулын күтәрде һәм аны атлар алып китте...

 

“КАЙДА СИНЕҢ ТЫЙНАКЛЫГЫҢ?!”

 

– Гомеремдә бер очратсам әгәр

Синдәй яратканны баласын,

Әйтер идем: – Артык иркәләмә,

Уйла аның синсез каласын.

 

Әткәегезгә багышланган шигырьләрегез байтак. Ул чынлап та шулкадәр бала җанлы кеше идеме?

 

– Әйе, әткәем минем чын укытучы, тәрбияче иде. Русиянең һәм Башкортостанның атказанган укытучысы, 2 Ленин ордены иясе ул.

 

Тәрбиягә килгәндә, күп сөйләшми, әмма гаебем булса, аңлата белә иде. Бер мисал гомеремдә онытылмаслык булып хәтеремдә калды. Мәктәптә стена газетасы чыгара идем. Бер җыелыш вакытында газетаны телгә алдылар, мактадылар. Шунда берсе: “Безнең редактор шагыйрә бит ул”, – дип әйтеп куйды. Һәммәсе миңа карап елмаешып алдылар.

 

Өйгә кайткач, мине гел “Зидочка” дип йөргән әткәем: “Резеда, кер әле минем янга!” – дип бик кырыс кына үз янына дәште. “Сине бүген бик каты мактадылар, шагыйрә дип атадылар, шулаймы?! – дип башлады ул сүзен. – Син куанычыңнан кып-кызыл булып утырдың, мин оятымнан кызардым, ничек син үзеңне Пушкин, Лермонтов, Тукай, Такташ белән янәшә куя алдың?! Кайда синең тыйнаклыгың?!”... Ике күземнән мөлдерәп яшь коела башлады. Әткәем миңа бу юлы бер генә юату сүзе дә әйтмәде. Бары шагыйрьнең нинди булырга тиешлеген, чын язучы булу өчен нинди катлаулы юллар үтәргә кирәклеген сөйләде дә сөйләде. Шул хәлдән соң беркемгә дә үземнең шигырь язуымны әйтмәс булдым. Тик язудан туктамадым. Бары 27 яшемдә генә, беренче улым тугач, күңелемә ирек бирдем...

 

– Ник яшердең миннән хәлләреңне,

Ник яшердең миннән, әткәем?!

 

– Әтиегезнең үкенечле үлеменә багышланган юллармы?

 

– Әткәем кинәт үлде. Мин аларның әнкәй белән икесен Башкортостаннан монда үз яныбызга алдырган идем. Әткәемнең йөрәге авыру, табибларга күрсәтермен, гел карап кына торырмын дип уйладым. Өлгерә алмый калдым...

 

Әткәй гел сабыр гына: “Кызым, хәлем начарайса, үзем әйтермен”, – дип юата килде. Хәле начарая башлагач, әнкәйгә әйтеп караган. Ул аңа: “Ярар, әле Резеданың эше күп чагы, бүгенгә әйтми сабыр итик”, – дип каршы төшкән.

 

Икенче көнне әткәем урамнан кергән дә урынга егылган. Мин эштә утырам, берзаман йөрәгем бик каты авырта башлады. Өйгә шалтыратам, әни: “Әтиеңнең сул як күкрәк читлеге авырта”, – ди. “Ай, Аллам, йөрәге бит бу, тизрәк ашыгыч ярдәм чакыр!” – дип кычкырдым да чыгып йөгердем. Машина тотып өйгә кайтып җиткәндә әткәем үлгән иде. Аңа әле нибары 61 яшь иде. Бик үкенечле булды – ник шул чакта табибларга күрсәтмәдем икән дип, үземне гел битәрләп яшәдем.

 

– Бу дөньяга мине тапкан,

Күкрәгенә салып баккан,

“Балакаем” дип җан аткан –

Газиз әнкәм, бәгърем минем.

 

– Әнкәегез Мәрзия апа ниндирәк кеше иде?

 

– Әнкәем бик уңган хатын иде. Җыр-бәетләрне үзе чыгара, берсен дә язып бармый, әмма кайчан сорасалар да, яттан сөйләп бирә иде. Балалар, ата-аналар белән уртак тел тапкан яхшы укытучы булды. Әнкәем 80 яшендә дөнья куйды. Өч көн дәшми ятканнан соң, соңгы сулышында рәхмәт әйтеп үз кулымда үлде. Хәзер нинди генә изгелек килсә дә, әнкәемнең шул соңгы рәхмәт сүзенә юрыйм.

 

– Уфасы да газиз, Казаны да,

Мин шул ике ана баласы.

 

Башкортостанда туып, Казанга китү уе башыгызга каян килде?

 

– Кечкенәдән “Мин укырга Казанга барам!” дип йөрдем. Әткәй: “Барырсың, кызым, барырсың”, – дия, сыйныфташларым көлә иде, билгеле. Ә шулай да үз дигәнемне иттем, мәктәптән соң Казанга китәргә ниятләдем. Китәр вакыт җиткәч, әнкәй: “Кыз балага Уфасы да бик җиткән, нигә япа-ялгыз Казанга хәтле җибәрәсең?!” – дип елап җибәрде. Әткәй, гадәттәгечә, тыныч кына: “Мәскәүгә дисә – Мәскәүгә, Питерга дисә, Питерга илтәчәкмен. Бу баланың киләчәге бар!” – диде. Әткәй белеп әйткән, укырга имтиханнар биреп кердем, әйбәт укыдым, дипломымны да “бишле”гә якладым.

 

“СИН РЕДАКТОР БУЛЫП ТУГАНСЫҢ!”

 

– Нәшриятым, газиз йортым минем,

Синдә туды тәүге җырларым.

 

– Хезмәт юлыгызның 3 дистәдән артыгы Татарстан китап нәшриятында үткән...

 

– Әле университетта укып йөргән чагымда ук мине нәшрият директоры Закир Тинчурин үзенә чакыртып алды һәм редактор булып эшләргә тәкъдим итте. “Хәзер эшли башла, укуыңны бетергәч, бездә генә калырсың”, – диде. “Бик калыр идем дә, әти-әнием риза булмас шул”, – дидем. Шулвакыт ул миңа бик акыллы киңәш бирде: “Сеңлем, сиңа туган ягыңа кайтып укытучы булырга беркайчан соң түгел, ә менә Казанга килеп нәшриятка редактор булып урнашу мөмкинлеге тагын булыр микән, әйтүе авыр. Тәкъдимемне кире кагарга ашыкма, эшләп кара, ошамаса, без сине тотмабыз!” – диде. Өйгә ул мине берничә кулъязма тоттырып кайтарып җибәрде. Аларны укыдым да, бер тында төзәтеп чыктым. Ошады бу эш миңа. Закир Вәлиевич та: “Син туганда ук редактор булып тугансың!” – дип шаяртып җибәрде.

 

Башта авыл хуҗалыгы әдәбияты бүлегендә редактор булдым, соңрак балалар әдәбияты бүлегенә күчтем. Эшемне бик яраттым.

 

– Кыен булган саен юллар кадерлерәк,

Бер кызыксыз җиңел юллар нигә кирәк?

 

– Япа-ялгыз туган йортыннан чыгып киткән кыз балага Казанны яулау җиңел булмагандыр...

 

– Казан җиңел бирелмәде, билгеле. Каршылыклар булды, әмма аларга бирешмәдем дип әйтә алам. Аллага шөкер, яңа әсәрләремне көтеп торган, һәрчак хуплап каршы алган Нәби Дәүли, Зәки Нури, Әхмәт Исхак, Зыя Мансурлар барында минем хөсетле җаннарга артык исем китмәде. Хурларга тырыштылар, булдыра алмадылар. Язучылар берлегенә 20 ел алмыйча йөрттеләр. Алыгыз, димәдем, елап йөрмәдем, эшем белән күрсәттем.

 

Аннары, кыз баланың бәхете эштән генә түгел, ирдән бит ул. Фаршат үземне бик яратты, ихтирам итте, аның яратуы улларына күчте. Хәзер алар мәхәббәтендә яшим.

 

– Ашыга-ашыга эштән кайткан чакта

Шатлык тула кинәт күңелгә.

Менә хәзер, дисең, кайтам, дисең,

Нәни малаемны күрергә.

 

– Балалар үстергән чак хатын-кызның иң бәхетле елларыдыр ул?

 

– Әле кичә генә уйлап тордым: улларым үскәндә гомеремнең иң күңелле чагы булган икән. Авырып аптыратканнары булмады. Салкын тиюдән башка авыру да белмәделәр, әз генә йөткерә башласалар, тәннәрен спирт белән уып, төреп яткырам, иртәнгә терелеп уяналар иде. Әлбәттә, проблемалары да булгандыр, мәсәлән, улларыма татар балалар бакчасы таба алмый интегүләрем хәтеремдә.

 

Хәзер инде алар үзләре ир уртасы кешеләр. Икесе озак еллар “Таттрансгаз”да эшлиләр. Үзләре шулкадәр ярдәмчел, мине бер генә көнгә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Әле менә юбилейдан соң да Айратым: “Әни, син миңа бер дә ошамыйсың әле”, – дип табибка алып киткән иде, хастаханәгә салып ук куйдылар. Мәшәкать тә, кунаклар да күп булды юбилей чорында, шул организмымны тәмам талчыктырган. 20 көнгә якын ятып чыктым.

 

– Яндырмый да артык, көйдерми дә,

Сүндерми дә яшьлек ялкынын,

Син киләсең саклап җан җылысын,

Рәхмәт сиңа, бәгърем, алтыным...

 

– Бу юллар, һичшиксез, сезнең пар канатыгыз Фаршат абыйга багышланган булгандыр. Аның белән үтелгән гаилә сукмагының юл башы нинди вакыйгага барып тоташа?

 

– Әлбәттә! Фаршатыма багышланган шигырьләрем бик күп. Аның белән танышу да кызык кына булды. Студент елларында иптәш кызыма Нурлатка кунакка кайттым. Казанга китешли, күчтәнәчләр салынган капчыкларыбызны күтәреп, поездга килеп кердек. Урыннар юк. Каршыда гына утырган егетләрнең берсе сикереп торып, урын тәкъдим итте. Юл буе бер-беребезгә карашып бардык: чибәр егет икән, дип уйлап куйдым. Казанга килеп төшкәч, мине озатып куярга теләге барлыгын белдерде, иптәш кызым нишләптер каршы төште. Әмма шулчак көтелмәгән хәл булды – баскычтан төшкәндә таеп егылдым. Егет кул биреп торгызды да, иптәш кызымның каршы килүенә дә карамыйча, мине озатып куйды. Менә шулай танышып киттек.

 

Бик озак дусларча гына очрашып йөрдек. Аннары Фаршат Әлмәткә эшкә китте, мин Казанда калып тордым. Фаршат төгәл өч айдан кайтты, без, өйләнешеп, Әлмәткә китеп бардык. Анда Фаршатның өч бүлмәле фатиры бар иде.

 

“ИСӘН ЙӨР” ДИП ТӘ ӘЙТӘ АЛМАДЫМ...”

 

– Ялгызлыклар авыр җаннарыма,

Ялгыз итмә мине, Ходаем.

 

– Күңелегез ялгыз каласыгызны алдан сизендеме әллә?

 

– Сизендем шул... Фаршатымны урамга чыгарудан да курка башладым. Кая да булса чыгып китсә, шалтыратып аптырата идем.

 

Ә фаҗига буласы көнне ул урамга минем тилмереп: “Фаршат бәгърем, чыгып китмә, өйдә генә тор, әйдә бүген көне буе бергә булыйк!” – диюемә дә колак салмыйча чыгып китте. Подвалга сокларны төшерергә чыккан җиреннән дачага китеп барган. Гомер буе ул каядыр киткәндә ишек төбендә озатып кала идем, бу юлы “исән йөр” дип тә әйтә алмадым... Ул чыгып китүгә, йөрәккә түзеп булмый башлады.

 

Бер сәгать тә үтмәгәндер, шалтыратырга керештем. Ул җавап бирмәде. Улым Айратка шалтыратам, “Әни, әтинең чыгып киткәненә күпме генә вакыт үтте, инде син тагын борчыласың”, – диде. Шул арада Марат килеп җитте, Айрат әтисен эзләп дачага китте. Бераздан ул: “Әти монда юк”, – дип шалтыратты. Мин балконга чыгып бастым да: “Әтиегез бу дөньяда юк инде ул!” – дип әрнеп елап җибәрдем... Фаршатымны тимер юл вокзалы буенда автобустан төшүгә йөк машинасы бәреп киткән...

 

– Аерылмыйча нигә белмибез соң

Бергәлеккәйләрнең кадерен...

 

– Үткәннәрне исәпләсәк, бергә яшәгән елларыгызда үкенерлек гамәлләр калмаганмы, Резеда апа?

 

– Аллага шөкер, кире кайта-кайта уйлыйм да, бер генә үкенерлек эш тә кылмаганмын кебек. Башта үзем иртәрәк үләрмен дигән уй белән яшәдем: “Фаршат мине бигрәк яратты, минсез ничек торыр инде?!” дип кайгыра идем. Бергә яшәвебезнең соңгы ике елында Фаршатның миннән иртәрәк китәсен тоя башладым. Һәм аны гамәлем белән түгел, сүзләрем белән рәнҗетүдән дә тыелып яшәдем.

 

Бервакыт китабым чыккач, гонорарымны кассага илтеп салган идем. Фаршатым шаяртып кына: “Кешеләр акча сала икән”, – дип куйды. Ул бит гомер буе яхшы акча алып эшләде. Пенсиягә чыккач, хатынының акчасы күбрәк булуы аны кимсеткән булган, күрәсең. Икенче китабым чыгуга ук аңа 10 мең сум бирдем. “Мә, – дидем, – китапларымда синең дә өлешең бар, шигырьләремне машинкада басасың, китапларымны тарату белән шөгыльләнәсең, шулай булгач, син дә гонорарга лаек, саклык кенәгәңә салып куй”. Өс-башын да гел карап кына тордым. Кайда нинди матур әйбер күрәм, алып кайта идем. Өр-яңа кебек сакланган әллә ничә костюмы, плащы, курткалары һәм бер дә киелмәгән ботинкалары калды...

 

“КУЛЫМНАН КАЛӘМЕМ ТӨШМӘС ӘЛЕ!”

 

– Очрашсак та бүген сезнең теләкләрдән,

Мин көтмимен исемнәр дә, бүләкләр дә,

Ходай биргән изге эшем, ихлас хисем

Мохтаҗ түгел бернинди дә бүләкләргә.

 

– Ни өчен татар әдәбиятына шулкадәр озак еллар бирелеп хезмәт иткән шагыйрәне Тукай премиясенә лаек дип тапмыйлар?

 

– Мин соранып йөри белмим. Зилә Вәлиева “Тукай премиясенә документларыгызны җибәрегез” дип хат юллаган иде, рәхмәт аңа. Премияне бирмәделәр, шулай да, иҗатым турында шулкадәр җылы фикерләр ишеттем. Әлеге премиягә мине быел КДУ тәкъдим иткән иде, фәнни яктан иҗатымны шулкадәр югары бәяләүләрен белеп күңелем канатланды. Үземне Тукай премиясенә лаек дип саныйм, әмма бирмәячәкләренә иманым камил. Ә менә Татарстанның халык шагыйре исемен бирсеннәр иде. Миңа халкым алдында оят, кая гына барсам да “Сәхнәдә Татарстанның халык шагыйре Резеда Вәлиева” дип таныштыралар. Халык чынлап та иҗатымны ярата, юбилейларымда залда басып торыр урын да булмау шул хакта сөйли ләбаса.

 

– Абайламыйча да калганбыз бит

Арттан картлык куып җиткәнен...

 

– Күптән түгел 80 яшьлек юбилеегызны билгеләп үттегез. Нишләптер 70 яшегезгә кадәр бер генә юбилей кичәсе оештыруыгызны да хәтерләмим?

 

– Юбилейлар кирәк түгел дип уйлый идем. Хәтта пенсиягә киткәндә дә озату кичәсен уздыртмадым. Ә гомер уза-уза юбилейлар тамашачыдан бигрәк юбилярның үзе өчен кирәк булуын аңладым. Яшь барган саен артыңа борылып карыйсың, ничек яшәдем, нәрсә эшләдем, нәрсәгә ирештем дигән сорауларга җаваплар эзли башлыйсың. Ә юбилей бу сорауларның барысына да җавап бирә. 3 юбилей үткәрдем, алар гомерем бушка узмаганны исбат итте. 80 яшьлек юбилеемнан соң бигрәк тә күңелем булды, тынычланып калдым. Картайгач, күңел дигән нәрсә бигрәк нечкәрә икән... Кешеләрнең ихтирамын, рәхмәтен ишетү байтак эшләр эшләнгәнен исбатлады. Югары җитәкчеләребез дә игътибарсыз калдырмады, рәхмәт аларга. Шулкадәр яратып, заллар тулып килгән халкыма рәхмәтем чиксез. Башка мондый юбилейлар булмас инде, әмма күкрәгемдә йөрәгем типкәндә кулымнан каләмем төшмәс әле!


Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ | 03.09.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»