|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2010 Мәдәният
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ ЮЛГА ҖЫЕНА (ФОТО)Әлмәт татар дәүләт драма театры быелгы 66-сезонын гастрольләр елы дип атарга уйлый. Затлы шәһәрнең матур бинасында ярымстационар шартларда эшләргә ияләшеп һәм җайлашып беткән театр ерак юлга кузгалырга җыена. Сентябрьдә бер төркем артистлар Башкортостан, Чиләбе, Ижау якларына юл ала. Театр юл уңаеннан 11 сентябрьдә Башкортостанның Сибай шәһәрендә чыгыш ясаячак. 12сеннән 22 сентярьгә кадәр гастрольләр Чиләбе өлкәсендә дәвам итәчәк. Әлмәт тетары спектакльләрен Магнитогорск, Чиләбе, Югары Уфалы, Озёрск, Златоуст, Миасс, Сатка, Усть-Катав шәһәрләрендә, Метлино, Конашак эшчеләр бистәләрендә яшәүчеләр карый алачак. Театр биредә яшәүче милләттәшләребезгә Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” концерт-спектаклен тәкъдим итәчәк.
Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” спектаклендә театрыбызның танылган артистлары янәшәсендә яшьләр дә чыгыш ясый. Спектакльне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, бик күп артистлар укыткан педагог Илдар Хәйруллин сәхнәләштерде. Спектакль яшьләр хакында. Авылда кызлар юк, бөтенесен аллы-гөлле шәһәр тормышы үзенә суырып алган. 5-6 ел авылда бала туганы юк, мәктәпне ябып куйганнар. Кызларсыз егетләр эчкечегә сабышып, ялкауга әйләнеп беткәннәр, тормышлары да, үзләре дә ямьсез. Шушы хәлләрдән борчуга сабышкан Мәстүрә апа туган авылы Ерыклыны коткару өчен көрәшкә чыга. Ул (Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллина) Казанга китеп, үзен табалмый интегүче, “рухи азык түгел, акча эзләп” авылларда концерт биреп йөрүче кызларны авылының буйдак егетләренә димли. Ансамбль җитәкчесе «кечкенә вә төш кенә» Райлә (Элмира Яһудина) авыл бригадиры Әмиргә (Эдуард Латыйпов), гыйшкы иясен эзләүче хыялый кыз Кәүсәрия (Гөлнара Вәлиева) клубтагы бердәнбер баянны трактор белән таптаган салмыш Хәйбуллага (Нәфис Габдрахманов), җырчы кыз Ләйсән (Эльвира Һадиева) “көнгә ун җыр язып, кичкә шуларның икесен генә истә тотучы” клуб мөдире Әхтәмгә (Фазыл Насыйбуллин) насыйп була. Калын кесәле, зур җитәкчегә кияүгә чыгарга ниятләгән, авылга килеп төшкәч тә егетләрне үзенә генә каратып торган Нурания гына (Нәфисә Исмәгыйлова) ялгыз кала. Чибәрләрне күргәч егетләр күңеленә дә дәрт, мәхәббәт иңә. Спектакльдә үткән елларның эстрада хитлары яңгырый, егетләр-кызлар “тере тавыш” белән чын концерт күрсәтәләр.
Театрның читтә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуның халык санын исәпкә алу алдыннан үткәрелүе татарларның санын арттыруга булышлык итәр дип уйлыйбыз.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|