поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.09.2010 Җәмгыять

КАЯ ШУЛАЙ АШЫГАБЫЗ?!

Мин еш кына үзебезнең Арча каласы үзәгенә төшәм. Шунда, безнең йорттан ерак та түгел урам чатында, юл буенда чәчәкләр куелган зур ваза тора. Эре-эре, кан төсендәге җете-кызыл, сагыш төсендәге сары чәчәкләр.

Адымнарым ирексездән тоткарлана, күңелемә бик кискен булып кызгану, чарасызлык, бу дөньяның гаделсезлегеннән әрнү хисләре кереп тула. Быелның җәй башында, бик ямьле бер көндә, нәкь менә шушы урында җиде яшьлек бер ир бала – гөнаһсыз сабый һәлак булды. Иптәш малае янына барып килим дип кенә чыккан җиреннән, өстенә ажгырып килгән машина астында калып. Без, шунда җыелган бар халык, сабыйның җансыз гәүдәсе янына утырып еладык. Мин асфальтта җәйрәп яткан сабыйның кулларын тотып карадым. Бу нәни, искитмәле матур куллар әле йомшак, суынып та бетмәгәннәр иде.

 

Баланың әнисе, әле үзе дә яшь кенә ханым, һич көтмәгәндә өстенә ишелеп төшкән бу коточкыч авыр хәсрәттән тәмам илереп, әле сабыеның җансыз гәүдәсен кочагына алып, әле янәшәсендә аунап, күкләргә багып, җирләргә капланып, иңри-иңри елады. Бу фаҗигадән зәңгәр күкләр үзләре дә тоныкланып калган, юл буендагы агачларның ботаклары салынып төшкән, күпкатлы йортларның тәрәзәләренә кара кайгы пәрдәсе эленгән кебек тоелды миңа.

 

Килеп туган шушы кадәр авыр вазгыятькә, шушы тиклем гаделсезлеккә ни сәбәп? Сәбәп бик гади һәм бер генә – ашыгу. Йөртүченең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы, тиешле тизлекне сакламавы. Күпчелек очракта мондый фаҗигаләр ике яклы була. Йөртүче үзе дә зур зыян күрә, аны хастаханәгә алып китәләр, машинасы да ватыла.

 

Шунысы  да гыйбрәтле,  менә  шушы  урында,  зур  булмаган юл аралыгында,  юл-транспорт фаҗигаләре  булгалап  кына тора.  Машиналар  бәрелешә, ватыла, кешеләргә зыян килә. Сәбәбе һаман да шул бер – ашыгу. Һәркем белә: урамнарда тизлек сәгатенә 40-60 километрдан артмаска тиеш. Без, шушы урамда яшәүчеләр, даими күреп торабыз, ошбу кагыйдәне йөртүчеләрдән беркем дә үтәми. Бер генә йөртүче дә. Ялгышып кына булса да! Алар сәгатенә кимендә 80-100 километр тизлек белән куалар. Әле кичә генә өй каршысындагы бакчага чыккан җирдән күрдем: бер ак төстәге «Жигули» урамнан, клаксонын акырта-бакырта, ким дигәндә сәгатенә 120 км белән үтеп китте. Артыннан кара тузаннар күтәрелеп, тирә-як шаулап калды. Нәрсә уйлады, ул кадәр кая ашыкты бу йөртүче? Хәерсез! Шунда каршысына берәр җәяүле яисә машина килеп чыкса, ни буласы иде?!

 

Ә бит, җәмәгать, шунысын искә алыйк, мондый хәл бер безнең урамда гына түгел. Безнең Россия дип аталган иксез-чиксез зур илнең барча юлларында, шәһәр һәм авылларында вазгыять нәкъ әнә шундый. Менә минем шәхсән машинам юк. Әмма яшьрәк вакытымда мин шоферлыкка укыдым, кулымда йөртүче таныклыгы бар, ишетү сәләтем кимү аркасында гына машина алып булмады, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен дә яхшы гына беләм. Еш кына дусларымның машиналарына утырып балыкка барам. Шунда, әйтсәм ышанмассыз да, юлларның күп булса сәгатенә 50-60 км тизлек рөхсәт ителгән аралыгында дистәләгән юл йөрү кагыйдәләрен бозуны күрәм! Каршы килгән машиналарның йөртүчеләре кагыйдәләрне һәркайда – үрләр менгәндә һәм төшкәндә, борылышларда, узышканда бозалар. Күрәсең, тәртип бозу дигән зәхмәт ул инде безнең канга салынган.

 

Кагыйдәләр сагында торучылар бар ләбаса, алар ни карый, диярсез. Әйе, алар бар һәм үз эшләрен катгый төстә башкаралар да. Әмма сакчылар никадәр генә тырышмасын, аның белән генә тәртип бозуларны, фаҗигаләрне бетерү мөмкин эш түгел, чөнки юллардагы һәр машина артына бер сакчы куеп булмый бит.

 

Җәмәгать, әгәренки зурдан кубып сөйләшсәк, без – тәртипсез халык. Чын мәгънәсендә! Безнең Россия халкы, русы–татары, бүтән милләт вәкилләре юлларда даими рәвештә тәртип бозалар. Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре зур тырышлык куюга карамастан, юлларда бертуктаусыз тәртип бозу бара. Эпидемия төсендә. Ашыгалар! Барча йөртүчеләр, гади кешеләр, түрәләр, хәтта бик зур түрәләр дә ашыга. Юлның конкрет участогында конкрет куелган тизлекне тотмыйлар, аны күпкә арттыралар, тиешсез урында каршы якка чыгалар, берсе икенчесенә юл бирми һәм менә нәтиҗә... Матбугат хәбәрләреннән күренгәнчә, юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар санының муллыгы белән без бөтен дөньяда беренчелекне алып торабыз. Хәтерем ялгышмаса, бер елда һәлак булучылар саны 35 мең кешегә җитә, дип яздылар.  Димәк, юлларда без үз-үзебезгә каршы «француз сугышы» ачкан булып чыгабыз!

 

Нигә әле мин «бездә» дип басым ясыйм?! Шуңа ки, Франция, Германия, Англия кебек илләрдә һәлак булучылар саны бездәгедән бик күпкә ким, һәм моны матбугат хәбәрләре аларда халыкның тәртипле, югары культуралы булуына бәйли.

 

Әле күптән түгел генә  газетадан күңелсез саннар укыдым. Быелның биш аенда гына да республикада балалар катнашы белән 206 юл фаҗигасе теркәлгән, анда 11 сабыйның гомере өзелгән, бик күбе яраланган. Фаҗигаләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 37гә, үлүчеләр 4 балага арткан. Бер дә күңелле үсеш түгел бит.

 

Шуны күз алдына китерегез әле, җәмәгать, һәр җирдә, юлларның һәр участогында кагыйдәләр катгый төстә үтәлә башлады, ди. Һәм йөртүчеләр, һәм җәяүлеләр тарафыннан. Ул тәкъдирдә бернинди фаҗигаләр, гомер киселүләр, олы кайгы-хәсрәтләр булмас иде. Моңа ирешү дә әллә ни кыен нәрсә кебек күренми бит. Кагыйдәләрне катгый үтәргә! Шагыйрь әйтмешли, башка берни дә кирәкми. Машиналарның юлда ватылып һәлакәткә илтү очраклары бик сирәк була торган хәл. Юлларда була торган һәр золым адәм балаларының үзләренә, рәсми итеп әйтсәк, кеше факторына килеп тоташа. Уйласаң, күңелләр тетрәнә: бу золым беркемне дә, гади хезмәт ияләрен, күкрәп торган җитәкчеләрне, әдәбият һәм сәнгатьнең танылган әһелләрен, хәтта табибларның үзләрен дә аямый. Моңа мисаллар китереп торырга да кирәкмидер.

 

Миңа, ошбу дөньяда инде озак яшәп күпне күргән язучы һәм журналист бер агайга, шунысы да гаҗәп тоела: бу темага безнең вакытлы матбугат та шактый битараф кыйблада тора бит. Ул башлыча булган тәртип бозуларны, һәлакәтләрне теркәп барудан узмый. Ә каләм ияләре тарафыннан үтемле, йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең дә рухына тәэсир ясарлык итеп, аларны намусларына килергә чакырып язылган мәкаләләр кайда?! Күренми андый материаллар газета-журналлар битләрендә. Ә бит юл кагыйдәләрен бозу – җинаять. Кешеләр сәламәтлегенә һәм тормышына да куркыныч белән яный торган зур җинаять! Нәкь менә сәрхушлек, фахишәлек, наркоманлык кебек үк, җәмәгатьчелек тарафыннан хөкем ителергә тиешле күренеш бу. Һәм ул вакытлы матбугатның да игътибар үзәгендә булырга тиешле.

 

Монда, җәмәгать, уйланырлык урын бар. Без, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр, бердәм булып тырышлык куйганда гына юл-транспорт вакыйгаларын һәм фаҗигаләрне җиңеп чыга, һич югында бик нык киметә алырбыз. Машина руле артына утырган һәркем тиешле кагыйдәне һәркайда тайпылышсыз үтәгәндә, тизлекне тиешенчә тотканда, җәяүлеләр дә кагыйдәләргә тулысынча буйсынганда гына! Монда башка юл юк.

 

Шул тәкъдирдә генә без утырып йөргән бик уңайлы һәм җитез машиналар фаҗигаләр һәм авыр кайгы-хәсрәтләр чыганагы булудан туктар. Зинһар өчен, моны һәркайсыбыз истә тотыйк!

 

Ә хәзергә әле мин сөрән салам. Кая ашыгабыз?! Үзебезнең әҗәлебезгә каршы түгелме?..


Радик ФӘИЗОВ
Шәһри Казан
№ --- | 02.09.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»