поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.09.2010 Җәмгыять

ФРАНЦИЯДӘГЕ АЯНЫЧ ХӘЛЛӘР

Француз милли ассамблеясы хатын-кызларга никаб (күздән башка, хатын-кызның йөзен каплаучы кием) киеп йөрүне тыя торган законны раслады. 70 % француз раслаган законга хокук саклау оешмалары, илнең миллионлаган мөселманнары каршы чыктылар.

Пәрәнҗә киеп йөрүгә 1 ел элек дәүләтнең башлыгы Николя Саркози каршы чыкты. Мөселман хатын-кызның бу киеме “аның динилеген түгел, ә кол булуын күрсәтеп тора” дип президентның әйткән сүзләрен парламентның ике палатасы да кул чабып каршылады. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, 2004 елда мәктәпләрдә хиҗаб киеп йөрүне тыю каты каршылыкка очрады.

 

Хатын-кызның йөзен каплый торган киемне тыю кануны 1 ел буе әзерләнде. Милли ассамблеяның 577 депутатының 336сы никаб киеп йөрүне тыйдылар, берсе генә рөхсәт итте. Аның сүзләренә караганда, бу диалогка каршы килү дигән сүз. 70 % француз никаб киеп йөрүгә каршылык белдерделәр.

 

Бүгенге көндә илдә 2 мең хатын-кыз пәрәнҗә киеп йөри. Шуңа карамастан, бәхәсләр дәвам итә. Әгәр көз көне закон сенат тарафыннан расланса, никаб кигән өчен 150 евро штраф түләтәләр. Ә аны кигән хатын-кыз тәрбия үтәргә тиеш була. Никаб кияргә чакыручыны 30 мең евро штраф һәм 1 еллык төрмә көтә.

 

Мөселманнар шушы гаделсез закон белән ахырга кадәр көрәшәчәкләр: аны сенат расласа да, Конституцион совет тарафыннан гамәлсез ителергә мөмкин.

 

Россия сәястәчеләре бу хакта нәрсә уйлый?

 

Госдума Комитеты рәисе, “Бердәм Россия” фиркасының әгъзасы Юрий Медведевның сүзләренә караганда, бу очракта мөселман халыкларына ничек киенүләре хакында каты канун куймаска кирәк. Россия законы дини һәм милли экстремизмга каршы килә. Пәрәнҗә киюче хатын-кызларга бертөрле генә карарга ярамый. “Кемдер бу киемдә машинаны бик яхшы йөртә”.

 

“Гадел Россия” фиркасы кешесе, Госдума Комитеты рәисенең мәгариф буенча урынбасары Виктор Шудегов моны “катлаулы мәсьәлә” дип атады.

 

“Француз җитәкчелегенең никаб киеп йөрүне тыюларына ике төрле карарга була. Бер яктан караганда, демократик дәүләт булса, икенче яктан караганда, кеше ияләшеп беткән киемне тыялар”, – ди ул. Монда бердәм канун булдырып булмый. “Монда ачыкларга кирәк: никаб киеп йөрүне мәҗбүр итеп куялармы, әллә бала чактан ук аны киеп йөриләрме”, – дип тә өстәп куйды.

 

Татарстанда яшәүче мөселман хатын-кызларының фикерләрен дә китерәбез.

 

Татарстан мөслимәләре берлеге” оешмасының рәисе Наилә Җиһаншина:

 

Бу сорауга мин бертөрле генә җавап бирмим. Милли мәнфәгатьләре өчен кайгырган француз җитәкчелеген дә аңларга була. Ләкин, мөселман буларак, мин бала чактан ук пәрәнҗә киеп йөрүчеләр өчен кайгырам. Чөнки кием аларның тормышында мөһим роль уйный. Аллаһы Тәгалә пәрәнҗә киеп йөрергә мәҗбүр итмәгән. Икенче яктан караганда, Франция мөселманнарга һәм ислам диненә бик яхшы карамый, миңа бу ошап бетми.

 

Гадилә, студент:

 

Мин никаб киеп йөрмим, минем өчен иң мөһиме – хиҗабка бәйләнмәсеннәр. Пәрәнҗә – һәрбер мөселман хатын-кызның шәхси эше, ләкин мин аны кимәс идем, чөнки ислам дине кешеләрне җәлеп итәргә тиеш. Әгәр Россиядә кара хиҗаб киеп йөрсәм, күпме кешенең тискәре карашын үзеңдә тоясың. Никаб турында әйтеп торасы да юк. Дөньяви дәүләттә яшисең икән, аның кануннарын да үтәргә кирәк.

 

Ксения, журналист:

 

Франциянең хөкүмәте күптән инде исламоюобия белән гөнаһ кылып йөри. Шуңа күрә, ул илдән теләсә-нәрсә көтәргә була. Мин никаб киеп йөрмәсәм дә, аны киеп йөрүне тыю кеше хокукларын бозу дигән сүз. Мине никаб киеп йөрү хулиганлык кебек хокук бозулар белән бер дәрәҗәгә кую да гаҗәпкә калдырды. Гомумән, мин бу законга каршы.

 

Мәдинә, хисапчы:

 

Хиҗабны мин күптән түгел генә кидем, ә дус кыз никаб киеп йөри. Ул әле кияүгә чыкмаган, никаб кию аның шәхси эше. Ул бу законга каршы килә. Ул Франциядә яшәсә дә, никабын салмас иде, чөнки ул аның эчке дөньясы. Башта мәктәпләрдә яулык бәйләп йөрүне тыйдылар, ә хәзер никаб киюне тыялар, иртәгә хиҗабны да тыярлар.


Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»