|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2010 Бәйрәм
“ЯШЬ ТНВ”ГА 1 ЯШЬШушы көннәрдә “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе кысаларында эшләп килүче “Яшь ТНВ” каналы үзенең иң беренче туган көнен бәйрәм итә. "Татарстан – Яңа Гасыр" телевизион каналында "Яшь ТНВ" каналын ачу идеясен Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде. Ә телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов моңа бик теләп ризалашты. Шул рәвешле татар телен, татар мәдәниятен, тарихын өйрәнү һәм аны популярлаштыру, киләчәгебез булган сәләтле балалар һәм яшьләр белән таныштыру, алар белән ныклы элемтә булдыру, татар халкының милли традицияләренә, рухи мирасына якынайту максатларын куеп канал эшләп тә китте. Шулай ук, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ватанпәрвәрлек һәм Ватанны ярату хисләрен тәрбияләү дә “Яшь ТНВ”ның төп бурычларының берсе.
Бу каналны балалар гына түгел, башка буын вәкилләре – зурлар һәм әбиләр дә бик яратып һәм кызыксынып карый. Безнең “Яшь ТНВ” каналы кече яшьтәге балалар өчен "Күчтәнәч" һәм "Хочу мультфильм!", мәктәп балалары өчен "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу викторинасын, яшьләр өчен "Яшьләр тукталышы" һәм "Син – минеке, мин – синеке" тапшыруларын, татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнарны һәм фильмнарны, спектакльләрне трансляцияли. Быел татар мәктәпләре тормышы белән таныштыручы “Мәктәп” тапшыруы эшли башлады. Ә тапшыруларны тамашачыларга кызыклы итеп алып баручы балалар тәкъдим итә.
2010 елда “Күчтәнәч” тапшыруы телевидение хезмәткәрләре өчен иң зур бүләк саналган "ТЭФИ"га ия булды. Ә "ТЭФИ" ул “Яшь ТНВ”, гомумән, “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе өчен зур бүләк.
Туган көнең белән сине, “Яшь ТНВ”! Балаларның көтеп, сөеп карала торган мәгънәле тапшырулары бер дә бетмәсен, тагы да зур казанышларга ирешергә насыйп булсын!
|
Иң күп укылган
|