|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2010 Җәмгыять
“КИЛӘЧӘК”СЕЗ ТАТАРСТАН2010 ел Русиядә һәм Татарстанда Укытучылар елы булды. Тагын дүрт айдан яңа елга күчәчәкбез, илбашлары яңа юнәлеш билгеләр, яңа “ямауларны” сипләргә ябырылырбыз. Ә хәзергә укытучылар елы тәмамланып килә. Ел азагына якынлашса да, мөгаллимнәр аннан әллә ни файда күрмәде кебек. Шушы көннәрдә яңа гына университет тәмамлап мәктәпкә эшкә урнашкан танышым шатлыгын уртаклашты. Дәресләре, класс җитәкчелеге белән бергә аена 5 мең сум акча чыгып барса, әйбәт санала икән. Әле андый эшне дә табуы авыр, ди... Танышлык эзләргә туры килгән үзенә. Бәлкем, авыл җирендә 5 мең җитәр дә иде, ә шәһәрдә... Кеше фатиры өчен генә дә ким дигәндә 7-8 мең түләргә кирәк булганда, ничек яшәргә? Тагын бер танышым шактый вакыт мәктәптә укытучы булып эшли. Аңа республика хөкүмәте ярдәме белән ноутбук тапшырганнар. Хәзер аларның өендә ике ноутбук. Бәлки, авыл мөгаллимнәре өчен күрелмәгән нәрсәдер. Шәһәрнекеләргә генә тансык түгел. Мәктәптә интернет булмаганда ук күбесе “пәрәвезнең” нәрсә икәнлеген белеп яшәгән кешеләр. Танышым белән 30 август көнне генә шалтырашып, дөнья хәлләре, әлеге дә баягы “акыллы машиналар” турында гәпләшеп алдык. Вакыт инде төштән соңга авышкангамы, әллә бәйрәм көне ялыктыргангамы, мөгаллимә ханымның тавышы шактый арыган төсле тоелды миңа. Сәбәбен үзе үк аңлатып бирде. Бактың исә, республика һәм шәһәр көненә мәктәп укучыларын “Черек күл”гә бәйрәм чараларына алып чыккан икән. “Өстән” кушу буенча. Яңгыр астында ярты көн әлсерәп йөреп кайткан. Ә инде ноутбукны 1 сентябрьдә барып аласы ди.
– Бик дулкынланып көтәм инде, – диде ул. – Өстемә тагын бер җаваплылык – берничә айлык хезмәт хакына торырлык ноутбук та өстәлә. Класста компьютер, өйдә компьютер, бусы өченчесе булачак. Аннан соң, ул ноутбукларга электрон көндәлек һәм журнал урнаштырылган икән. 1 сентябрьдән эш икеләтә арта – кәгазь һәм электрон вариантларны тутырасы булачак.
– Укытучылар елын сиздеңме соң? – дип сорагач, танышым чын күңелдән шаркылдап көлде.
– Сиздем, сизмәгән кая. Адым саен бәйге дә конкурс, барысына да әзерләнәсе.
– Соң, бәйгесенә күрә бүләге бит...
– Иии, 3 тиенлек бүләге бер кешегә бирелә, әзерләнүе йөзләрнең җилкәсенә төшә, – дип минем беркатлы сүзләремнән көлде мөгаллимә.
Укытучылар әнә шулай уфтанмасын өчен, республикада мәгарифне үстерү буенча “Киләчәк” стратегиясе эшләнеп ята. Аны әзерләүне әле Президент чагында ук Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде. Дистәләрчә томлык документ балалар бакчаларыннан алып барлык белем бирү баскычларын колачларга тиеш. Ул мәгариф системасының ничегрәк үсәчәген, кай юнәлешләрне өстенлекле күрүен шәрехли. Стратегиянең концепциясен узган җәй уртасында Кремльдә тәкъдим иттеләр. Дөрес, ул вакытта аны киң җәмәгатьчелеккә бик күрсәтмәделәр. Рәсми булмаган чыганаклар әйткәнчә, мәгариф министры тәкъдим иткән концепциягә тәнкыйть артык күп яңгыраган. Стратегияне кулында тотып караган кешеләр аны “чиле-пешле” дип атый, ә мәгариф тармагы белгечләре исә уйланып бетмәгән, ә кайберләре бөтенләй дә зыянлы дип бәяләде.
“Киләчәк” стратегиясе турында сүз күп. Аны күптән түгел Түбән Камада узган август конференциясендә Президент Рөстәм Миңнеханов та искә алды. Ул белдергәнчә, максатларны тормышка ашыру республика бюджетына 6 миллиард сумга төшәчәк. Ләкин республика башлыгы әлегә стратегияне имзаларга ашыкмый. Шуңа күрә мәгариф министрлыгы әзерләгән документ хакимиятне канәгатьләндерми дип уйларга нигез бар.
Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов тармакка акчаны кайдан табарга мөмкин икәнлеген белә бугай. Һәрхәлдә, аның чыгышларыннан күренгәнчә, төп чыганак итеп ул укытучылар санын кыскартуны һәм аз комплектлы мәктәпләрне ябуны күрә. Шул ук август конференциясендә министр Татарстандагы 2300 мәктәпнең 809ы аз комплектлы булуын, балалар саны буенча стандартларга туры килмәгәнлеген әйтте. Яңа шартларда әлеге белем учаклары аттестация үтмәскә мөмкин, ди министр. Ягъни, тармакны җитәкләүче ведомство башлыгы ачыктан-ачык булмаса да, авылдагы кечкенә мәктәпләрнең ябылуын хуплый. Альберт Гыйльметдинов ассызыклаганча, мәйданы буенча Татарстаннан дүрт тапкырга зуррак Красноярск краенда мәктәпләр 2,5 тапкырга азрак икән. Кечкенә белем йортын тоту дәүләткә дә кыйммәткә төшә, ди ул. Моңа үзенә күрә җавап итеп, Русия фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко “дәүләткә акча түгел, балалар кызганыч” дип кыстырды. Белмим, бу очракта нәрсәне күз алдында тоткандыр. Мәгариф чиновниклары безне ышандырганча, балалар аз булган мәктәптә сабый йомыкый булып үсә, аралашу җитми икән. Фурсенко шуңа кызганамы сабыйларны? Әллә инде 7 яшьтән үк авыр букчасын асып, салкын автобуска утырып дистәләрчә чакрым ераклыкка барып укучылар жәлме?..
Мөгаллимнәрнең статусына килсәк, озакламый муниципаль сайлаулар аның ни дәрәҗәдә күтәрелүен күрсәтер кебек. Укытучылар мәртәбәле кешеме, әллә инде сайлау төсле дәүләткә мөһим чараларда хезмәтчеме? Хәер, “Черек күл”гә балалар ияртеп килергә мәҗбүр булган танышым мөгаллимнәрнең һаман да хезмәтче генә икәнлеген раслады бугай. Укытучы җәмгыять, балалар, ата-аналар күзлегеннән караганда дәрәҗәле булсын өчен аны беренче чиратта дәүләт үзе хөрмәт итәргә тиештер.
“Киләчәк” стратегиясенә әйләнеп кайтсак, аның кайчан кабул ителәчәге турында ләм-мим. Эш сузыла, документ проектының томнары күбәя, ә нәтиҗә юк. Бер нәтиҗәсе алай да абайлана. Мәктәпләрне шушы көнгә кадәр “Киләчәк”сез яшәткәне өчен министр Альберт Гыйльметдинов кәнәфиеннән колак кагарга мөмкин...
Сәйдулла КУТУШЕВ |
Иң күп укылган
|