31.08.2010 Җәмгыять
ТАТАРСТАННЫҢ ШВЕЙЦАРИЯСЕ
Тау ягыннан без. Бөек Болгар җиреннән. Бездә чал Кама белән киң Идел очраша. Шуңа да безнең районны Кама Тамагы дип атыйлар. Бездә чиркәү белән мәчет янәшә салынуына берәү дә гаҗәпләнми. Ә Сабан туенда татар, рус, мордва халкы бергәләп бәйрәм итә. Шушы көннәрдә Кама Тамагы районы үзенең 80 еллык юбилеен каршылый.
Бәйрәмгә район зур үзгәрешләр белән керә. Якын арада Кама Тамагы районы туризм үзәгенә әверелергә мөмкин. Чулман һәм Идел кушылган урын экстрим һәм романтика сөючеләрне инде күптән үзенә тарта. Татарстан һәм Россия халкы ел саен Мисыр, Төркия илләренә таулар карарга, су астына чумарга ашкына. Ә Казаннан ерак түгел генә җәннәт бакчасына тиң булырдай гүзәл урын барлыгын күпләр белми, күрәсең. Машинада 120 чакрым, теплоходта ике мәртәбә кимрәк. Кайбер туристлар бу җирләрне күптән үз иткән. Биредә кыяга менү буенча Россия кубогына ярышлар уздырыла.
Лабач тавы - Кама Тамагының иң бөек ноктасы. Ул Иделдән 120 метр югарылыкта урнашан. Җирле халык аны Айгыр тавы дип тә йөртә. Өстән караганда ул чабышкы атны хәтерләтә диләр. Районда туризмның кайбер төрләре инде бар. Шулай да аларны киңрәк җәелдерү мөһим. Җитәкчелек үз максатын тормышка ашыру өчен туристик фирмалар белән эш итәргә уйлый. Алар тәҗрибәсе ярдәмендә уртак эш тормыша ашыр дип өметләнергә була.
Китапларда Иделгә Кама килеп кушыла дип язалар. Чынлыкта исә алар кушылмый диярлек. Кама килгән юлдан Идел уңга кискен борылыш ясап агуын дәвам итә. Су киңлеге 47 километрны тәшкил итә. Биредә парус спорты буенча да Россия чемпионаты да узган. Шулай ук монда ишкәкле көймәләрдә балык тоту да бик популяр санала. Ерактан килүчеләр өчен кунакханә тибында ике йорт та төзеп куйганнар. Кышын районга Самара, Мәскәү, Ульяновск шәһәрләреннән 500 ләп машина белән киләләр ди биредә эшләүчеләр. Кунакханә алар өчен эшли. Биредә моторлы көймә белән озата баручы да ялларга мөмкин.
Җәйге челләдә дә монда туңып йөрисең. Сүзем районның тарихи кыйммәткә ия мәгарәләре турында. Шундый мәгарәләрнең берсендә бабаларыбыз беренче тапкыр гипс чыгарган. Ул вакытта барлык хезмәт кулдан башкарылган. Авыр йөкләрне тарттырып чыгару өчен кулланылган тимер чылбырлар биредә әле дә очрый. Әлеге мәгарәләр күпме сер һәм көч яшергәнен тарих әле дә безгә ачып бетерми. Гасырдан артык тарихлы рудникта Бөек Ватан сугышында әсир төшкән немец солдатлары да эшләгән. Аларның каберлекләре янәшәдәге Антонока авылында урнашкан. Ә элеккеге рудник хәзер исемсез мәгарә булып калган. Иң данлыклысы Юрьев мәгарәсе. Ул туристлар керә алырдай бердән бер җир куышы. Тагын шундый тугыз мәгарә су белән тулган. Юрьев мәгарәсе 410 метрга сузылган куышлыкны тәшкил итә,таш шедеврланы төзүгә табигать меңнәрчә ел тырыш хезмәт иткән күрәсең. Серле мәгарәгә бары тик шуышып кына кереп була.
Свияжск һәм Болгарны торгызу республика программасын тормышка ашыру барышында Кама Тамагында “яшел тукталыш” каралган.
Чит ил кунаклары районыбызны Татарстанның Швейцариясе дип атыйлар.1994 елда районның эшлекле элемтәләре халыкара дәрәҗәгә чыкты. Мәсәлән, районның Германия белән хезмәттәшлеге бара, аннан килгән яшьләр, (ә аларда безгә килергә теләүчеләр ВУЗга баручылар сыман, бер урынга 5 кеше) безнең район табигатен уникаль дип атый. Чыннан да бездәге җиләк-җимеш бакчалары гына да ни тора. Безнең якта чия, алма, груша, слива аеруча татлы.
Тау ягының халкы да эш сөя. Район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә, мондый зур күләмдә Россиядә бердәнбер урында булган гипс ташы чыгара, анда елгачылар яши.
“Район үсешендә безнең якташларыбыз – РФ Дәүләт Думасы депутаты И.И. Гыйлметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Т.Г.Миңнуллин актив катнаша. Алар ярдәмендә белән кыска срокларда Келәнчедә һәм Олы Салтыкта мәктәпләр, район үзәгендә туган якны өйрәнү музее белән китапханә төзелде, Кама Тамагы штпда йөзү бассейны белән физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше төгәлләнеп килә. Сөйки кичүендә “Фоника - гипс” эшкәртү заводы, районда Т.Миңнуллинның иҗат йорты, Тенеш штпда “Чиста су” прораммасы буенча уникаль станция һ.б. төзелде”, - ди район җитәкчесе З.Г.Гәрәфиев.