поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.08.2010 Җәмгыять

ЖУРНАЛИСТ – ГОЗЕР ҮТӘҮЧЕМЕ?

Соңгы вакытта бигрәк тә гади халык журналистларны проблема хәл итәргә тиешле кеше дип кабул итә башлады. Янәсе, әгәр син кемнең дә булса гозерен үти аласың икән, бу вакытта син – чын журналист. Ә болай, каян да булса мәгълүмат чүпләп, мәкалә язуыңны андыйлар бар дип тә белми. Газетабыз республика районнары буенча оештырган “Өйдән-өйгә” акциясе вакытында безгә әнә шундый гаеп ташлаучылар күп булды.

Дөрес, моннан 10-15 ел элек журналист проблеманы барып тикшергәннән соң ук җаваплы җитәкчеләр аны хәл итү ягын карый иде. Үзем белән дә шундый хәл булды: авылда ялгыз яшәүче Кадимә әбинең коймасын сүтеп атканнар да, сеткага акча юк, дип айлар буе шулай торган. Бәрәңге бакчасына казлар керә башлагач әби, аптырап, газетага хат юллаган. Әбинең хәлен белешеп, җирле үзидарә рәисе белән сөйләшкәннең икенче көнендә үк сетка табып, койманы тотып та куйганнар. Бүген исә четерекле мәсьәләләр алай җиңел генә чишелми. Күп нәрсәне акчага сылтап калдыралар. Аннан соң кайбер кешеләрнең вак-төякне дә җитәкчеләрдән хәл иттерәсе килә. Шулай, быел җәй Мамадыш районының бер авылында халыкны газетага яздырып, шул ук вакытта мәкалә өчен материаллар туплап йөрибез. “Менә урамдагы, шул исәптән өй кырыендагы карт тупылларны кисәргә кирәк, тиздән өй түбәбезгә килеп төшеп, йортыбызны харап итәчәк, авыл советы шуны да карамый инде”, – дип зарлана бер апа.

– Апа, балаларыгыз юкмыни? – дим аңа.

– Бар, берәү түгел өчәү, әмма алар шәһәрдә яши, авылга кунакка гына кайталар, – ди ул.

– Апа җаным, агачны гына кистереп булыр ансы, газетага язсак, балаларыгыз алдында уңайсыз хәлдә калмассызмы соң?

Шуннан соң апа дәшмәде. Күрәсең, бездән кирәкмәгәнне сораганын аңлады булса кирәк. Шушы ук райондагы Владимир авылының бер урамы кешеләре йортларына су кертү турында сүз кузгатты. Әлеге проблема 8-9 йортка кагыла икән. Әнә шул турыда язып чыгыгыз, газеталар хәзер проблеманы хәл итәргә ярдәм итми, дип тәнкыйтьләп алды абый-апалар. “Быел булмаячак, чөнки әлеге өлкәдә Сөкәче авылында эшлисе эшләребез бар. Икенче елга вәгъдә бирәм”, – ди Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зиатдинов.

Урта Кирмән авылыннан Айдар Шәмсетдинов яшь гаилә программасы буенча өч ел чират торып та, өй төзү өчен акча ала алмавына моң-зарын белдерде. “Фундамент кирәк дип әйткәч, өч “КамАЗ” таш алып кайтып бушаткан идек. Хәзер исә шул ташларны алырга кушалар. Капка төбендә тотарга ярамый, штраф салалар. Без аны кая куйыйк? Әлегә авыл җирлегеннән өч айдан өч айга белешмә алып торабыз инде. Башта акча була дип өметләндергәннәр иде, хәзер кул селтәдек”, – ди Айдар. Авылга күченеп килгәннәр икән. Үзе – шофер, хатыны инглиз теленнән укыта. Бер караганда, инглиз теле укытучылары авыл җирлеге өчен кадерле белгечләр бит, әмма шулай да мәсьәлә уңай хәл ителмәгән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Галимханов сүзләренә караганда, бүген әлеге программа эшләми.

Чүпрәле районының Каракитә авылында йөргәндә, күршеләре 96 яшьлек Сәрия Зартдиновага сугыш ветераннарына каралган фатир алып бирүдә ярдәм итүне сорадылар. “Районнан килеп, өегез яхшы икән, дип тикшереп киткәннәр иде. Ә фатир бирү турында сүз кузгатмадылар. Каенанам намаз укый, юыну өчен шартлар юк. Безгә фатир бирү мәсьәләсендә ярдәм итсәгез иде”, – дип сөйләде әбинең килене Гөлфия апа. Бу хакта район администрациясе белән тагын бер кат сөйләштек. Шуннан соң әби исәпкә куелды. Инде берничә айдан, мәсьәлә ничек хәл ителде, дип кызыксынып, әлеге хәлне тагын бер кат ачыкларга булдым. “Чынлыкта аларга бернинди комиссия бармаган иде, октябрь аенда район җитәкчеләренең, авылларга чыгып, ветераннарның көнкүреш шартлары белән танышып кайтуы иде ул. Зартдиноваларның өйләре начар түгел. Алардан гариза 27 майда (безнең сөйләшү 26 майда булган иде) кереп, исәпкә 31 майда куелган. Йортларының техник паспортлары да ясалмаган иде. Әбигә фатир өй мәйданы кечкенә булганлыктан би­реләчәк. Сәрия әби фатирны районнан алачак”, – ди районның башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дамира Сабирҗанова.

Журналистларның хезмәтләрен күрергә теләмәүчеләр аз түгел. Хәер, безнең эш –проблеманы күреп, җаваплы белгечләрдән аның ничек чишеләчәген ачыклау гына бит. Әгәр уңай хәл ителсә – сөенәсен, ителмәсә – көенәсең. Бу очракта әле журналист башкалар язмышы өчен кайгыртучы да булып чыга.

Питрәч районының Шәле авылында яшәүче 75 яшьлек ветеран Илдус Галиәскаров пенсиясенең 5 мең 200 сумга кимүенә хәтере калган. “Мин – сугыш ветераны. Күптән түгел хатыным үлеп китте, шуннан соң бернәрсә аңлатмыйча акчамны кистеләр. Пенсиямнең шушы өлешен кире кайтарырга булышсагыз иде”,– дип үтенде Илдус ага. РФ пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, гаиләдәге ир белән хатынның кайсысының пенсиясе азрак, шул пенсиясе күбрәк булганының иждивениесенә күчерелә, шуның өчен акча өстәп түләнә. Әгәр тәрбиядәге кеше үлсә, ул акча түләнми башлый. Димәк, хатыны үлгәч, Илдус абыйның пенсиясе кимүе дә шуның белән бәйле. Бу очракта журналист берничек тә йогынты ясый алмый, чөнки киметү законга нигезләнеп башкарылган.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 175 | 28.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»