|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2008 Мәгариф
ИМТИХАН СУДКА ИЛТӘРоссиянең кайбер төбәкләрендәге мәктәп укучыларының үз хокукларын яклап Рособрнадзор җитәкчелеген судка бирергә җыенулары мәгълүм булды. Чыгарылыш класс укучылары бердәм дәүләт имтиханын үткәрү өчен берәүнең дә алардан ризалык сорамавына канәгатьсезлек белдерә. Татарстан мәктәпләренең бу мәсьәләгә карашы ничек икән соң? Математика белән рус теленнән имтихан мәҗбүри куелган икән инде, укучылардан ни өчен рөхсәт сорарга кирәк дип гаҗәпләнә бер мөгаллим. Укучыларга, имтихан тапшырыр алдыннан, үз ризалыкларын кәгазьдә тамгалату шаккатырган аны. Республика укучыларында исә хокук даулап йөрү теләге исләрендә дә юк. Кушканны үти, кирәкмәгән эшкә борыннарын тыкмый алар. Имтихан хакында сораштыргач, тәкъдимнәрен җиткерергә читенсенмәде, җитешсезлекләрне дә яшермәде үзләре.
– Авыл мәктәбендә алган белем белән генә, репетиторга йөрмичә, математика һәм рус теленнән имтиханнарны югары баллга тапшыру мөмкин түгел. Биремнәр бик катлаулы иде. Ел дәвамында яхшы билгеләргә укыганнар да аларны тулысынча башкарып чыга алмый, – ди Яшел Үзән районының Күгеш мәктәбе укучысы Ришат Шакиров.
Укучыларның күбесе "В" вариантын компьютерда тикшертү ягында түгел. Әлеге техника күп кенә нечкәлекләрне исәпкә алмый икән. Мәсәлән, сугышның исемен Кырым дип язу хатага санала, дөрес җавап – Кырым сугышы. Шулай ук "дәүләт", "гаилә", "бала" дигән төшенчәне дә статус дип түгел, ә социаль статус дип билгеләгәндә генә җавап тулы булачак. Шулай итеп, компьютер гыйлеме булганнарны да белемсезгә чыгара да куя. Имтиханнарның биремнәре дә камил төзелмәгән. Мәсәлән, укучы бик теләп җавапны "Рус-төрек сугышы" дип язар иде дә бит. Ләкин сызыкча куяр өчен шакмагын онытып җибәргән биремне төзүчеләр. Монда инде начар билгене укучыга түгел, чиле-пешле биремнәр әзерләүчеләргә куярга кирәктер, бәлкем. Шулай итеп, башта теш үтмәслек биремне ни хәл чишәрмен дип хафаланса, имтихан нәтиҗәләре билгеле булгач, белемен күрсәтә алмавына күңеле кителә укучының. Быел тәҗрибә генә дибез инде, ә икенче елдан бу кимчелекләр бетерелерме соң? Тора-бара укучылар БДИның кимчелекле биремнәре өчен дә судка бирә башламасын тагын.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|