поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.08.2010 Җәмгыять

«МИН БЕРКАЙЧАН ДА «УЙНЫЙ» БЕЛМӘДЕМ...»

Үзен чын татар дип исәпләгән кешеләр арасында аның «Агымсуда ни булмас», «Курку» һәм башка повестьлары, «Гөнаһ» һәм «Легионер» романнары, «Мәгънәсез низаг», «Чын ярату», «Котлы булсын туегыз!», «Гонорар» һәм башка күпсанлы хикәяләре һәм монологлары, «Мәңгелеккә изге сәфәр», «Җүләрләр йорты», «Карак», «Зәхмәт», «Үтермә», «Килә ява, килә ява», «Мин төш күрдем», «Чапты атым Казанга», «Телсез Күке», «Бит» пьесалары, «Төнге сәяхәт», «Җырларым-хыялларым», «Мосафирга эндәшү», «Газиз халкым» һәм башка җырлары белән таныш булмаганнар бармы икән?!

Аңа сокланалар да, аның белән горурланалар да, аннан көнләшәләр дә, шул ук вакытта шундый булуына гаҗәпләнәләр дә. Бер карасаң, Зөлфәт Хәким гел кешеләр арасында, күз алдында кебек. Ләкин ул бик күпләр өчен һаман да серле шәхес булып кала бирә. Шуңа да аның, «ШК»га кунак булып килеп, редакциябез журналистлары белән очрашуы куанычлы вакыйга булды.

 

 – 50 яшь – нәүбәттәге туган көн бәйрәме генә булса да, артка борылып карар, берникадәр нәтиҗәләр ясар өчен истәлекле дата. Шушы юбилеен татар халкының иң күренекле язучыларының берсе буларак каршылаган Зөлфәт Хәким үзенең иҗатыннан канәгатьме икән?

 

– Яхшы әсәрләр иҗат итсә дә, кайтышракларын язса да, аек акыллы кеше үз-үзеннән тулысынча канәгать була алмый. Минемчә, хәтта иң чибәр кеше дә, көзгегә баккач, үз чыраенда нинди дә булса бер җитешсезлек таба. Үзеңнән һәм эшләреңнән канәгать булып яшәр өчен син йә юләр, йә ахмак булырга тиеш. Мин 50 яшьлек гомеремнең яртысын совет чорында яшәдем. Калган яртысы үзгәртеп корудан соңгы болгавыр, аңлап һәм аңлатып булмый торган заманга туры килде. 80 нче еллар азагында – 90 нчы еллар башында ничектер исән калыр, алга таба яшәр өчен ниндидер ысуллар, кәсепләр эзләргә туры килде. Рәхәтләнеп иҗат итәсе урынга бик күп вак-төяк игътибарны җәлеп иткәндер, кайдадыр чалышрак юлга да керелгәндер. Ә иҗат, китап эшендә ниндидер бер тотрыклылык кирәк. Шуңа да сизәм, тоемлыйм: иң яхшы әсәрләрем әле алдадыр. Мин яшь вакытта рестораннарда җырлап, кайчак Җинаять кодексы белән дә каршылыкларга кереп, 30 яшькә кадәр кем беләндер, нәрсә беләндер генә түгел, ә үзем белән дә көрәшеп яшәгән кеше. Алла боерган булса, 50 яшьлегемнән соңгы гомеремне чын, тирән иҗатка багышлыйсым килә.

 

– Иҗаттагы тотрыклылык ул бәйсез булудан гыйбарәтме? Менә сез кайдадыр эшләмичә, иҗат белән шөгыльләнәсез. Иҗат кешесе өчен ниндидер кысалардан качу никадәр мөһим?

 

– Зур әһәмияткә ия. Әмма абсолют иреккә, хөрлеккә ирешү мөмкин түгел: барыбер дә кешеләр уйлап чыгарган законнар нигезендә яшәргә мәҗбүрсең. Ул гел өйдә ятсаң да күренә. Сиңа телефон өчен, фатир өчен түләргә квитанцияләр килә, хәтта үз машинаңда барганда да син бәйсез түгел – юл кагыйдәләре бар. Тулысынча бәйсез булу мөмкин түгел. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, син туганчы ук парламентлар уйлап чыгарган һәм кабул иткән законнар бар. Ләкин бәйсезлеккә һәрчак омтылырга кирәк. Мисал өчен, кеше Аллаһы Тәгаләгә барып җитә алмый бит. Нинди генә дини кеше булмасын, ул анда барып җитә алмый. Әмма омтыла ала. Аллаһыга барып җитеп булмый, әмма аңа таба сузылган рухият юлыннан барырга мөмкин. Кеше һәрчак рәхәтрәк яшәргә тырыша. Һәрхәлдә, балаларыма җиңел булсын, ди ул. Ләкин ул рәхәтлекнең чиге юк бит. Кеше барыбер гомерлек ләззәткә ия була алмый. Хәтта җенси мөнәсәбәтләрдә дә бит иң югары ноктага ирешү, анда тукталып калу мөмкин түгел. Ул була да бетә. Ә инде бәйсезлек турындагы сүзне дәвам итсәк – хөрлек, рухи азатлык өчен көрәшү кешегә дәрт, илһам һәм бөек стимул бирә. Әйткәнемчә: омтылырга, омтылырга, омтылырга! Ләкин аңа ирешү синнән генә тормый. Бәйлелек, кысалар дигәннән... Мисалга Библияне генә алыйк. Анда иң элек ун закон була. Кеше шулар буенча яшәргә тиеш иде. Юк! Кеше тагын йөз закон кабул иткән, чөнки ун законны үтәү, алар буенча яшәү авыр. Кеше чалыш юлга кермичә генә яши алмый. Тора-бара инде йөз канун буенча гына да яшисе килми, нәрсәдер кирәк, тегесе, монысы кызыктыра – йөз урынына мең канун уйлап чыгаралар. Ун урынына ничә закон! Дөньяда бер зур гаделсезлек бар: бала үзе туганчы ук урнашкан мохиттә дөньяга килә. Яшәү рәвеше инде кабул ителгән. Ә бу балага, бәлки, яңа төрле дөнья кирәктер?! Инде аңарчы кабул ителгән законнар буенча яшәргә, аңа кадәр, ул туганчы ук булдырылган яшәү рәвешендә көн күрергә, ул дөньяга килгәнче калыплашкан мәгариф системасы хөкем сөргән мәктәпкә барырга тиеш бала...

 

– Безнең кыргый системада әле акча белән бәйләп кую да бар. Тарихтан билгеле: дөньякүләм атаклы күренекле язучыларның да байтагы акчага хакимияттән һәм башкалардан бәйсез булу чарасы итеп караганнар.

 

– Мин беркайчан да акча өчен иҗат итмәдем. Совет чорында без акча турында уйламадык. Кая ул акча турында уйлау?! Без анда бер җырны яздырып, эфирга чыгарыр өчен «юләрләнеп» йөри идек. Әсәрләрне дә: «Басылып кына чыксын», – дип яшәдек. Юмор-сатира, хикәяләрем өчен 3-4 сум акча түләнсә, ул шаккаткыч бер хәл иде! Мин акча турында шуңа – әнә шул бәйсезлегемә хилафлык килер дип куркудан гына уйлыйм. Минем бүгенге көндә запас акчам юк. Беләсезме, акча артыннан чапкан кеше беркайчан да бай була алмый. Бай кеше ул – булганына канәгать булган кеше. Мәсәлән, минем «Легионер» исемле романымның пьеса вариантын язуга ел ярым вакыт китте. Роман итеп эшләгәнгә – бер ел. Бер романга ике ел ярым үткән. Аның өчен якынча ничә тиен алачагымны алдан ук белә идем. Шуңа да карамастан ике ел ярым вакытымны сарыф иткәнмен бит?! Акча өчен түгел, җан таләбе буенча эшләгәнмен! Бу фәкать әйтәсе килгәнне, күңелдә җыелганны утырып язу, фикерне ишеттерәсе килүдән, ягъни күңел ихтыяҗы белән эшләнгән эш. Югыйсә гадирәк, җиңелрәк җырлар язып, гастрольләргә чыгып китеп акча эшләп була иде. 90 нчы еллардан алып бүгенгә кадәр күпме концертлар куярга, никадәр чыгышлар ясарга чакырдылар һәм хәзер дә чакырып торалар. Ләкин минем үземнең күңелем тарткан кешеләр белән аралашасым килә, күңелемә хуш килгән эш белән кулай һәм уңай вакытта шөгыльләнәсем килә.

 

– Сезнең әсәрләрегезне яратып укыйлар, концертларыгызны карарга килүчеләр белән заллар шыгрым тула. Моны максат итеп куйган идегезме?

 

– Иҗат белән шөгыльләнә башлаганда мине бик күп кешеләр тыңлар, укыр һәм кызыксыныр дип уйламаган да идем. Дөрес, башта ук – беренче җырларымны башкарганда, юморескалар, сатирик хикәяләрне сөйләп йөргәндә үк популярлык сизелде. Ләкин дан казанам, публиканы яулыйм дигән максат миндә булмады. Минем аңымда туган фикерне башкаларга җиткерү теләге һәрвакыт көчле булды. Мине аңлаучылар, яратучылар шактый күп булып чыкты. Халык белән күңел аваздашлыгым барлыгына мин бик шат.

 

– Иң гаҗәбе шунда – сез прозаик буларак та, драматург, җырчы, композитор буларак та танылган кеше. Болар бер-берсенә комачау итмиме?

 

– Мин бер жанрдан икенчесенә күчеп эшләгәндә ял итәм. Бу минем күңел ихтыяҗы. Мин бит көн-төн җыр язып ятмыйм. Пьеса язып арыгач, афоризммы, хикәяме, шигырьме язам, яисә аппаратураны кабызып көй, җыр иҗат итәм. Миңа шулай рәхәт. Минем әле сез белмәгән тагын бик күп шөгыльләрем бар.

 

– Талантыгыз аркасында сезгә мактау сүзләрен бик еш ишетергә туры киләдер? Сез ул сүзләрне ничек кабул итәсез?

 

– Нәрсә ул мактау? Мин аның асылын яхшы беләм. Мактауларның төрлесе була. Ихластан сиңа мәдхия җырлаучылар бар, болай кыланып кына купшы сүзләр әйтүчеләр бар. Иң зур мактау – тулы зал һәм китапларымны яратып укулары. Дөньяда талантлы кешеләр күп. Миңа төрле жанрларда иҗат итү мөмкинлеге бирелгән. Шул ук вакытта бик күп нәрсә минем кулдан килми, күп нәрсәне белмим. Кайвакыт телевизор карыйм һәм яп-яшь кешенең акыллы фикерләр әйткәненә шаккатам. Мин үземнең урынымны, үземнең бәямне чамалый ала торган кеше. Теге яки бу мактау сүзенең нинди максаттан чыгып әйтелгәнен мин армия яшьләрендә үк аңладым. Мин чиновникларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп гаҗәпләнәм. Аларга карыйсың да шаккатасың. Аларның даирәләрендә кеше беркайчан да дөресен сөйләми бугай. Киресенчә, алар оялмыйча, исләре дә китмичә, күзгә карап алдый, дөрес булмаганны мактый беләләр. Ул андагы кешеләр өчен норма икән. Шуны да әйтергә кирәк, ул системада икейөзлелек, тәлинкә тота белү, ялагайлык, бер-береңә ярарга тырышу норма санала һәм анда әхлак төшенчәсе системада үзеңне ничек тотуга карап, фәлән-фәләнечкә синең мөнәсәбәтеңнән, фәлән-фәләнечнең сиңа карата мөгамәләсеннән чыгып бәяләнә. Мин беркайчан да «уйный» белмәдем. Ак төсне кара дип, караны ак дип әйтә алмадым. Ә бит кемнәрдер әйтә ала! Миңа мактаучылар түгел, ә фикердәшләр кирәк. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге фальшны аермачык күрү мине кешеләрдән ерагайтты, дип әйтсәм, дөрес булыр, мөгаен.

 

– Сез ялгыз кешеме?

 

– Ялгызлык дигән сүзгә нинди мәгънә саласың бит. Иң мөһиме – кеше рухи ялгызлыкка дучар булмасын. Коллективта да япа-ялгыз булырга мөмкин ләбаса. Дөресен әйткәндә, мин ялгызлыкны яратам. Иң зур бәйрәмем – кешеләр белән аралашу ыгы-зыгысыннан соң ялгыз калуым. Иң якын кешеләрем белән дә, туганнарым белән дә ике сәгатьтән артык сөйләшеп утыра алмыйм. Минем бу сәерлегемне аңлаучы юк. Әмма үземне үзгәртә алмыйм инде. Мин ихласлылыкка омтылучы кеше. Ләкин гел ихлас булу да мөмкин түгел, чөнки күңелеңне ачып ташласаң, аңа пычрак күн итек белән кереп басалар. Еш кына миңа: «Син – көчле шәхес», – диләр. Миндә ихласлылык көчле дип саныйм, шуңа күрә мин көчле шәхес булып күренәм. Ни гаҗәп: үземне белә белгәннән бирле минем иң шәп коралым булып ихласлылыгым хезмәт итте. Минем дусларым балачакта да юк иде. Фикердәшләр бар, ләкин аларны бармак белән санарлык. Җанымны ачып бирердәй кешем юк. Кабатлап әйтәм, минем индивидуалист булуымның сәбәбе шунда: үсмер вакытта ук кешеләрнең мөнәсәбәтләрендәге ясалмалылыкларны аңлый башладым һәм бүгенге көнгә кадәр ул фальшны кабул итә алмыйм. Минем мондый афоризмым да бар: «Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ясалмалылыгы гына ясалма түгел».

 

– Андый халәт тормыштан канәгать булмауга китермиме?

 

– Тирә-яктагы кешеләрдән, тормыштан канәгать булмау – асылда үз-үзеңнән канәгатьсезлекнең чагылышы. Кеше нәрсәдәндер канәгать түгел икән, сәбәпне үзеннән эзләргә тиеш. Әгәр дә мин күршеләрдән канәгать булмасам, кем миңа башка җиргә күчеп китәргә комачаулый?! Әгәр дә мин бу дөньядан канәгать түгел икән, димәк, мин аны үзгәртергә тиеш булам. Ә инде аңа көчем җитми икән, рус әйтмешли: «Молчи!» Минем инде сакалым ак – башкалардан канәгатьсез булудан инде туктадым. Гомер-гомергә үз-үземнән канәгать булмадым. Хәзер аның сәбәбен мин үземнән эзләргә тиеш. Әлбәттә, тирә-яктагы шушы пычраклыклар белән гармониядә яшәү шулай ук үзеңә-үзең каршы бару кебек. Тик нишлисең?! Француз язучысы һәм философы Альбер Камю әйткән сүзләр искә төшә. Аның төп идеясе шул: «Философиядә бер генә мәсьәлә бар – үз-үзеңне үтерү мәсьәләсе». Йә син бу дөньяны кабул итәсең, йә... Ләкин минем бер дә асылынасым килми.

 

– Ә сез киләчәкне ничек күз алдына китерәсез?

 

– Аны күз алдына китерү мөмкин түгел. Киләчәкне күз алдына хыял итеп кенә китерергә мөмкиндер. Минем үзгәрәсем килә, тынычланасым килә. Игътибар итегез, иҗат кешесе һәрчак эзләнүдә була: аның башы каткан, күз төпләре баткан. Ул әле хак юлны тапмаган. Хак юлны тапкан кешенең йөзе ачык, күз карашы якты була. Андый кеше күктәге бөек көчкә – Аллаһыга таба алып барган юлны тапкан. Аллаһыга ул беркайчан да барып җитмәячәк, ләкин аңа таба алып барган юлны ул тапкан. Шуңа аның йөзе якты, шуңа күрә ул тыныч һәм сабыр. Минем кебек романнар, пьесалар язучы кеше бәргәләнә, өзгәләнә, иҗат итәм дип чалыш юлларга тайпыла, аның күңеле тынгысыз, чөнки ул хак юлны әле һаман тапмаган. Ул әле эзләү стадиясендә генә. Тирәнрәк уйлап баксаң, ул яңа юл салырга маташа. Иҗат ул – иблис эше. Миндәге – драматургтагы иблис яза, режиссердагы иблис куя, актердагы иблис уйный, тамашачыдагы иблис кул чаба. Мәсәлән, мин нинди дә булса бер кабахәт кеше хакында оста итеп язам икән, димәк, ул миндә дә утыра. Әгәр актриса фахишәне килештереп уйный икән, үзе фахишә булмаса, ул аны яхшы итеп уйный алмаячак.

 

Киләчәкнең чиге, ноктасы юк. Мин үзем оптимист кеше түгел. Мин – «воинствующий пессимист». Иң яхшы әсәремне киләчәктә язармын дигән хыял белән яшим. Хак юлны тапканчыга кадәр!


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»