|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2010 Бәйрәм
30 АВГУСТТА "ТАТАРСТАН - ЯҢА ГАСЫР" КАНАЛЫНДАҖөмһүрият көнендә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесендә күп кенә кызыклы тапшырулар күрсәтеләчәк. 2010 елның 30 августы "Хәерле иртә!" һәм "Доброе утро!" тапшыруларының махсус бәйрәм чыгарылышлары белән башланып китәчәк. Тамашачыларны SMS-чат көтә. Бәйрәм котлауларыгызны 5075 номерына юллап сез бөтен республиканы тәбрикли аласыз! SMS-хәбәр "TNV" сүзеннән башланырга тиеш.
9 сәгать 45 минутта "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе V Халыкара балалар халык биюләре фестивале гала-концертын күрсәтәчәк.
11:30да - "Мунча ташы" театры концерты: "Безгә бары 30 гына...".
Елның төп музыкаль вакыйгасы - яшь башкаручыларның II Халыкара "Татар моңы" конкурсы гала-концертын - 15 сәгатьтә карагыз. Ә 14:15тә "Чишмә башы" тапшыруын карарга онытмагыз - биредә конкурсның нәтиҗәләре турында сүз барачак.
Ниһаять, 20 сәгать 30 минутта - "Татарстан хәбәрләре"нең кичке чыгарылышыннан соң - "Мәңге яшә, Татарстан!" дигән бәйрәм концертын карагыз. Сезнең өчен татар эстрадасының иң якты йолдызлары җырлый: Салават, Айдар Галимов, Альберт Әсәдуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, ИлСаф, Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Вил Усманов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Айгөл Сагынбаева, "Зө-Ләй-Лә" төркеме, Илсөя Бәдретдинова, Мәликә, Зиннур һәм башкалар. Шулай ук, "Татар моңы" конкурсы лауреатлары һәм "Kazan" бию ансамбле чыгыш ясаячак. Бәйрәм тамашасында IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары да катнаша.
|
Иң күп укылган
|