поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.08.2010 Җәмгыять

ГЫЙБРӘТЛЕ САЛЫМ СИСТЕМАСЫ

Редакциягә Әлмәт районыннан шалтыраттылар. “Апаем, без гап–гади авыл кешеләре, бәлки, нәрсәнедер аңлап та бетермибездер, бер мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итә алмассыз микән?! 2006 елга кадәр милек салымын авыл җирлегенә түли идек, 2007 елдан үзебез банкка илтеп түли башладык. Әлеге үзгәртеп корудан соң, күп кешегә район салым инспекциясеннән “узган еллар өчен бурычыгызны каплагыз” дигән белдерүле хат килә башлады. Кемгәдер 2005 ел өчен, башкаларга 2006... Без ул салымны бер тапкыр авыл җирлегенә түләдек бит, кабат район үзәгенә дә түләргә тиешме без? Кулыбызда салымны түләгәнлеккә квитанцияләр дә бар ләбаса...”

Милек салымын ике тапкыр түләтә торган районнар турында беренче ишетүем булганга, бу әкәмәтне төптәнрәк казырга булдым һәм Әлмәт районы Габдрахман авылына чыгып киттем.

 

АЛДАНМАУЧЫЛАР АЛДАНГАН

 

Сүзен үлчәп һәм уйлап сөйли торган халык яши икән бу якларда. Артык озаклап үлчәп йөргәнгәме, төп башына утырганнарын сизми дә калганнар. Юкса әллә ни ышанучан кешегә дә охшамаганнар үзе. Капкалары көндезен дә ачкычка бикләнә. Ишегалларындагы бозау кадәр этләренең чылбыры юлга кадәр сузылган, урамнан да тыныч кына үтеп китәм димә. Кыскасы, беренче фикерем мондый булды: боларны да алдап һәм талап була икән, башкаларга яшәп тә торасы юк.

 

Халык сөйләвенә караганда, мәсьәлә түбәндәгечә була. Алар, чыннан да, 2006 елга кадәр җир һәм милек салымын Габдрахман авылы җирлегендә эшләүче кассир Әлфия Исмәгыйлева кулына тапшырып барган. Ул, үз чиратында, банкка алып барып түләргә һәм шул рәвешле аларны казнабызга җиткерергә тиеш була. Һәрхәлдә, халык үз акчасының барыр юлын шулайрак күзаллый. Тик ул фикернең “бераз” ялгыш булуы соңыннан гына ачыклана әле.

 

Кассир ханым акча җыеп, Русия Федерациясенең Салым җыю министрлыгы дип тамгаланган квитанцияләрне байтак тараткан. “Түләүләрне кабул итү өчен җаваплы сельсовет хезмәткәре” дигән урынында да аның имзасы тора. Үз күзләрем белән күрдем. Тик акча гына тиешле урынга барып җитмичә, каядыр “эленеп” калган, күрәсең. Чөнки халыкка 2005–2006 елгы “бурычлары” өчен Әлмәт салым инспекциясеннән белдерүле хатлар әле дә ява тора. Гәрчә һәрберсенең кулында шул салымнарны бер тапкыр түләгәнлеге хакындагы квитанцияләр булса да. Нигәдер, моңа кадәр шул квитанцияләрне таныган салым хезмәте генә хәзер аларны танымый һәм түләнгән суммага пеняларны да өстәп, тагын бер кат китереп бирүне таләп итә. Шушы аңлашылмаучанлыкны хәл итү өчен, салым инспекциясенә мөрәҗәгать иткән габдрахманлыларга бер җавап: “Сез түләргә тиеш, бурычыгыз акча җыйган кассир өстендә түгел, сезнең өстә.” Вәт кызык хәл: салымыңны да түлә, тынычлап йоклый да алма.

 

“БЕЗ ПЕНСИОНЕР БАЛА-ЧАГА”

 

Шәхсән үземдә 35 ел стажлы пенсионер–укытучы Әминә апа Баязитова белән очрашу зур тәэсир калдырды. Ул “калкан тотып сугышка ташланган” һәм үз хокукларын дауларга курыкмаган азчылыкның берсе. Аңа 2006-2007 елларның яртысы өчен түләү кәгазе килгән.

 

– Бу эштә ике тикшерүче алышынды, – диде Әминә апа. – Икенчесе Баһаутдинова фамилияле хатын-кыз иде.

 

– Судта катнашкансыздыр бит?

 

– Әйе, 12 кеше бардык, авылда алданучылар ул 12 кеше генә түгел. Безнең дәлил шул “валлаһи түләдек” дигән квитанцияләр генә. Судны икегә бүлделәр дә карарын чыгарганда без кирәк түгел дип, кайтарып та җибәрделәр.

 

– Суд карары сездә бардыр, күрсәтә алмассыз микән?

 

– Елдан артты инде, карар әле дә авылга килеп җитмәде. Авыл җирлегенә барсаң, җавап бер: “Ул бездә юк!” Суд бинасына барыр идем, анда тиз генә кереп булмый.

 

– Бу эштә бер кассирның гына авыл Советы рәисеннән һәм баш бухгалтердан узып нидер эшли алуына ышанасызмы?

 

– Баш бухгалтер Фәридә Гайнетдинова Ошка качкан иде бит, елдан артык тавыш–тыны чыкмады. Качкан кешегә гаеп ташлау уңай, башта Әлфия аны гаепле дип килде. Аннары ул табылды, ләкин аңа да, Әлфиягә дә берни булмады.

 

– Димәк, сез суд карарын әле дә белмисез. Ә шул вакыйгалардан соң салымны кабат түләргә дигән белдерүле хатлар килдеме?

 

– Рәхәтләнеп килде.

 

“Без бу системага һаман керә алмыйбыз. Без картайган совет кешесе һаман да бар нәрсәгә ышанучан бала–чага булып калдык”, – дип уфтанып озатты мине Әминә апа.

 

СУД КАРАРЫН ЯШЕРҮ КЕМГӘ КИРӘК?

 

Нәсим Сәхәпов гаиләсе исә бу эшкә кул селтәп, тавыш–гаугадан котылып калу өчен, тагын бер кат акча түләп кайткан. “Киткән акча киткән, бездә гаделлек барыбер юк”, – диде аның улы Нәфис тә.

 

– Йортыбыз 2007 елда гына “документлашты” бит әле. Без законсыз рәвештә артыгы белән салым түләп барганбыз, шулар исәбенә капланды инде, – диде Нәсим абыйның хатыны Рәсимә апа.

 

Менә әкәмәт! Димәк, авыл җирлегендә саннарны күктән алып язганнар булып чыга түгелме соң бу?

 

– 2005 ел өчен салым түләгәч, районга барып, аның счетка күчү күчмәве белән кызыксындым. “Акчагыз күчмәгән”, – диделәр. Кайтып кассирдан таптырдым да ул күчереп куйды. Шулай итеп, безнең 2006 ел гына күчми калды, мин анысын күчкән дип йөрдем тагын. Барысы 5489, 42 сум артыгы белән түләнде безнең. И апаем, анда әле 18әр мең сум акчасы күчмәгән кешеләр бар, – диде Рәсимә апа Сәхәпова.

 

Алсу һәм Дамир Мифтаховлар: “Ходайның рәхмәте белән без бу ыгы–зыгыга эләкмәдек”, – дип шатланып бетә алмый.

 

Суд карары турында ничә кешедән сорасаң, шулкадәр җавап ишетәсең. Берсе: “Кассирны гаепле дип тапканнар, безгә түләргә акчасы юк икән”, – дисә, икенчесе: “Ул гаепсез дип табылган, безгә салымны тагын бер тапкыр түлисе”, – дип уфтана, өченчесе... Ирексездән сорау туды: суд, чыннан да, булганмы соң? Бәлки, берәр спектакль оештырып, халыкның парын басарга гына теләгәннәрдер? Үз алдыма шул карарны эзләп табу бурычын куеп, юлымны дәвам иттем.

 

 “ЯҢАДАН ТҮЛӘСЕННӘР

 

Халыкка өсте–өстенә килгән “акча сораулы хатлар” белән танышып йөргәч, Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Фәхрулла улы Госманов белән очраштым.

 

– Өлфәт абый, халык мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, бу мәсьәлә буенча нинди дә булса чара күрергә җыенасызмы?

 

– Суд булды ич инде.

 

– Гаепле кешене атагыз, я булмаса суд карарын күрсәтегез әле миңа, зинһар өчен.

 

– Менә участок милиционеры алып кайтып бирергә тиеш иде. Иртәгә авылда җыелыш була кичке 6да, бәлки, ниһаять, карар да табылыр.

 

– Ул карарның эчтәлеге сезгә мәгълүмме?

 

– Аны күрмәдем, ләкин халык үз салымнарын үзе түләргә тиеш дигән карар дип беләм.

 

– Ләкин ул акчаны кассир җыйган, халык түләгән бит инде, нигә кассирдан сорамыйсыз?

 

– Түләгән шул! Нәрсә белән кайтарсын аны Әлфия? Үз исемендә хәзер бер әйберсе дә юк, барысы да ире исемендә. Хәер, машинаны еш алыштыралар. Беренче сыйныфка укырга бара торган баласы гына бар аның! Үзем 2006 елда монда эшкә урнашкач та, Әлфияне тикшерергә килегез дип салым инспекциясенә хат та язган идем, тикшермәделәр бит. Аннары үзебез генә тикшердек. Кемнәргә бурычы барлыгын үз кулы белән язган исемлеге дә бар, түлим дигән иде. Әле ул мин эштән азат иткәч тә, кешеләргә кереп, салым җыеп йөргән. Шул ук квитанцияләр белән. Бер–ике пенсионерга акчасын кайтарып бирдек инде.

 

– Авылдагы күпме кеше зыян күрде һәм гомуми сумма күпме?

 

– Бүген төгәл генә әйтә алмыйм, иртәгә...

 

– Нәтиҗә ясап әйтегез әле, кешеләр хәзер бер тапкыр түләгән акчасын кайдан алып, яңадан банкка илтергә тиеш була?

 

– Мондый фикер бар: һәркем хәзер яңадан бер кат салымны түләсен, аннары шул һәм бу квитанцияләрне тотып судка бирсеннәр. Суд аны гаепле кешесеннән алып, халыкка бирер.

 

ЧЫШ-ПЫШ ПРОВОКАТОР

 

Кассир Әлфия Исмәгыйлева белән күрешү бәхете дә тәтеде.

 

– 2009 елның 15 маенда Югары судта булдык бит инде. Мин беркемгә дә берни дә тиеш түгел, – диде ул тыныч кына.

 

– Сез үзегезне башкалар алдында гаепле дип уйламыйсызмы?

 

– Юк инде, анда әллә нәрсәләр эшләп яткан сельсоветка...

 

– Ниләр эшләп ята инде сезнең авыл җирлеге?

 

– Баш бухгалтер качты. Анда бит мин генә түгел, авыл җирлеге башлыгы да бар иде. Шуларның барысы өчен мин генә җавап бирергә тиешме? Бер тәүлек подвалда утырып чыктым бит инде. Тагын нәрсә эшлим? Судка бардым. Һәр кеше белән очный ставкада булдым. 8 ай эшсез яттым. Хезмәт кенәгәсен бирмәделәр. Анысын да судлашып алдым.

 

– Хәзер авыл халкы тагын бер кат салым түләргә тиеш буламы инде?

 

– Белмим бит. Эшне алып баручы әйтүенчә, алар аны түләргә тиеш түгел.

 

– Намус белән эш йөртеп, башкаларга акчаны кайтарырга җыенмыйсызмы?

 

– Юк. Суд түлисе димәде. Аның бит барысы да минем өстә түгел. 34 мең чамасы акча ялгышлык белән икенче счетка китте. Аның буенча без инде салым инспекциясенә дә хатлар яздык.

 

– Дөресен генә әйтегез әле, үзегез күпме үзләштердегез?

 

– Бер тиен дә үзләштермәдем!!! Үзләштергән кешеләре әллә кайда “гулять” итеп йөреп кайткандыр инде. Качкан бухгалтерларын алып кайттылар бит инде. Нинди акчага киткән соң ул баш бухгалтер?!

 

Китәргә генә җыенган идем, капкадан Әлфия ханымның ире килеп чыгып, миңа кычкыра башлады.

 

– Кем буласыз әле сез? Провокатор! Чыш–пыш кына урам буйлап мәгълүмат җыеп йөрисез. Нәрсә, сез хәзер Русия судын танымыйсызмыни? Кая, күрсәт таныклыгыңны! Ник син әллә кемнәр белән сөйләшеп торасың? Бар, кер!!!

 

Бу иргә кемлегемне аңлатканчы (аңлатмасам да була иде, чөнки аның янына килмәдем – Э.Ф.), ул миңа нәрсәләр генә кычкырып бетермәде. Әйтерсең мин мегафон тотып, урам буйлап: “Кем миңа мәгълүмат бирә, әһә-һә-һәй, мин Казаннан килдем”, – дип кычкырып йөрергә тиеш. Әйтерсең мин үз хокукларымны белмим... Шуларны аңлатканчы, бу ир тәмам котырып, өстемә таба килә башлады. Курыкмаячагымны аңлап булса кирәк, хатынын төрткәләп кире кереп тә китте.

 

КЕМ ХОКУКЫН ЯКЛЫЙБЫЗ?

 

Килгән көнне халык белән аралашсам, икенче көнне Әлмәтнең район үзәгенә барып, салым инспекциясенә юл алдым. 102нче бүлмәгә керергә куштылар. Ишек төбендә торганда, керү юлында эленеп торган “Начальник отдела работы с налогоплательщиками Салахова Эльмира Фаридовна” язуын фотога төшереп алдым. Ул шул арада бик агрессив төстә кисәтү ясады һәм нәрсәне төшерүемне күрсәтергә кушты. Имеш, закон буенча мин бу бинадагы бер генә язуны да фотога төшерә алмыйм икән, ул гына түгел, биредә аудио–видеоязмалар ясау да тыела, имеш. Шуларга өстәп, миннән алда бик матур гына татарча сөйләшеп торган Эльмира Сәлахова, мин кергәч, нигәдер, татарча аңламый башлады һәм, мыскыллы елмаеп, русча аңлатырга дигән “приказ” бирде. Гәрчә ТР Конституциясендә татар һәм рус телләренең тигез хокуклы булуы хакында әйтелсә дә.

 

Инспекция җитәкчесе урынбасары Татьяна Ковылинага чират җиткәч, сорауларымны язмача әзерләп китерергә дигән боерык бирде ул. Имеш, закон буенча шулай гына тиеш. Булмый гына торсын әле! “Массакүләм матбугат чаралары турындагы” законның ММЧның гражданнар һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләре дигән IV бүлегендә, 39нчы маддәдә акка кара белән: “Запрос информации возможен как в устной, так и в письменной форме”, – дип язылган.

 

Күңелдә шундый юшкын калды: үзләренә кагылганда, бөтенләй булмаган кануннар уйлап чыгарырга булдыра икән биредәгеләр. Закон сагындамы, әллә үзләренең җан тынычлыгы сагында микән алар? Халык хокукларын якларга кирәк булганда гына, закон онытыла. Шушы кешеләрнең үз–үзен тотышыннан ук биредәге халыкка булган мөнәсәбәтне аңлап алдым. Юкка зарланмаган габдрахманлылар! Бәлки, үз-үзләрен шулай тотулары юкка түгел һәм өлешчә генә булса да аларда да гаеп бардыр дигән шик туды. Сорауларымны язмача калдырдым, бәлки, телдән әйтә алмаганны язып аңлата алырлар. Җавап хатын әле дә көтәбез.

 

КЫЙМЫЛДЫЙ БАШЛАДЫЛАР

 

Бер ел чамасы элек район башлыгының беренче урынбасары Мәҗит Салихов Габдрахман авылында утырыш ясаганда да халык шушы ике тапкыр салым түләү мәсьәләсе белән чыккан булган. Ул хәл итәргә сүз биргән. Тик... хәл итү генә озакка сузылган, бер елдан артык вакыт узган. Мин килеп төшкәннең икенче көнендә ул янә утырыш ясады һәм ахырдан аңа үз сорауларым белән мөрәҗәгать иттем.

 

– Ул салымнар әле дә хәл ителмәгәнмени? – диде ул гаҗәпләнеп.

 

– Ичмасам, суд карарын да белмиләр бит. Шул карарны булса да табарга ярдәм итегез әле.

 

– Иртән очрашырбыз, хакимияткә килегез.

 

Бардык. Карарны ничек соратып аласын ачыкладык. Судта каралган аерым авыл кешеләренең эшен күзәтеп бару Мәҗит Салихов вазифасына кермәсә дә, ул бу эштә бик ярдәм итте, рәхмәт. Шул суд карарын алу өчен район башлыгы урынбасарына кадәр барып җитәргә кирәк булган икән.

 

Карарны, аның тасвирлау өлешен укып чыккач, судка гариза язган 12 кешенең 51951 сум 66 тиенлек зыян күрүе ачыкланды. Калганнар күпме икән? Нигә алар да шул 12 кешегә кушылып бердәм рәвештә эш итмәгән?! Әлфия Исмәгыйлева үзен гаепсез дисә дә, карарны укып чыккач аның мине алдавын ачыкладым. Әллә судның аны гаепле дип тапканын үзе дә белмәде микән?!

 

“УЛ ГАЕПСЕЗ ТҮГЕЛ”

 

Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина аңлатмасы:

 

Татарстан республикасы Әлмәт шәһәр суды карары (14 апрель, 2009 ел) һәм Татарстан республикасы Югары судының кассация билгеләмәсе (15 май 2009 ел) белән танышканнан соң бу эш хакында шуны әйтә алам: әлбәттә, бу ике документ кына әлеге карарларның законлымы, законсызмы икәнен тулысынча тәгаенләргә мөмкинлек бирми. Шулай да Исмәгыйлеваның законсыз гамәлләре аркасында зыян күрүчеләргә шуны аңлатырга була: РФ Җинаять процессуаль кодексының 24 маддәсенең 1 бүлеге 3 пункты нигезендә (җавапка тарту вакыты узганда) җинаять эшен туктату ул гаепле кешене аклау дигән сүз түгел. Андый очракта суд карарның тасвирлау өлешендә бу кешенең гаебен таный, ә карар өлешендә вакыт узу сәбәпле, гаепле булса да, җинаять эшен туктата. Бу очракта зыян күрүчеләрнең һәммәсе, шушы суд карарының законлы көченә керү турындагы билгесе булган, мөһер белән расланган нөсхәсен алып, күрелгән зыянны кайтаруны сорап, гражданлык эшләре алып бару тәртибендә материаль зыянны кире кайтару турындагы гаризасы белән судка мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта дәүләт пошлинасы түләргә кирәкми. Ә инде судның Исмәгыйлеваның гамәлләренә биргән бәясе РФ Җинаять процессуаль кодексының 160 маддәсенең 1 бүлегендә каралып, җинаять белән билгеләве дөресме, түгелме икәнен эшнең үзен тулысынча өйрәнмичә әйтә алмыйм. Әмма шул анык: Әлмәт суды карарын, Югары суд билгеләмәсен ТР Югары суды Президиумына шикаять итәргә мөмкин.

 

Әйткәнемчә, җинаять эшен болай туктату, хөкем астында булган кешегә күкрәк сугып йөрергә нигез бирми. Бу очракта Исмәгыйлевлар үзләрен тыйнаграк тотсалар, алар өчен яхшы булыр.

 

Әминә ханым: “Без картайган совет кешеләре булып калдык”, – ди. Бөтен бәла дә шунда шул. Хәзерге законнар нигезендә суд бер яктан торып эш итми. Ул гаепләү ягы нинди дәлилләр китергән, шул дәлилләргә генә бәя бирә. Шуңа күрә зыян күрүчеләрнең судларга үпкәләп йөрүләре шул совет чорыннан калган бер күренеш инде.

 

Теләсә нинди судтан эштә катнашкан як суд карарын алырга хокуклы һәм судлар аны бирә дә. Бу очракта ничек шулай суд карарын ала алмый йөргәннәрдер, аңламыйм. Моның өчен бары тик ике нөсхәдә үтенеч язып, берсен суд канцеляриясендә калдырырга, икенчесенә штамп куйдырып алырга кирәк. Мондый тәртип РФ Җинаять процессуаль кодексының 312 маддәсендә каралган. Инде канцеляриягә барып җитә алмасалар, почта аша заказлы хат белән соратып алырга мөмкин.

 

Әгәр дә зыян күрүчеләр үз хокукларын яклау өчен алга таба көрәшергә телиләр икән, материаль чыгымнарга карамыйча, 12 кешегә бер адвокат алып булса да эшләсәләр, нәтиҗәсе уңайрак булыр.

 

ХАТНЫ ҺАМАН КӨТӘБЕЗ

 

Әлмәт районында булганда шул районның салым инспекциясенә сорауларымны язмача (үзләре шулай таләп итте) калдырган идем. Җавап хатын әле дә алмадык. Көтәбез.

 

Салым түләгәннән соң габдрахманлыларның барысына да бер үк төрле квитанция язып бирелгән. Алар авыл җирлеге типографиягә барып бастырган кәгазь генә түгел, “Федераль салым хезмәте” дип тамгаланган, серия, номер сугылган, исәптәге квитанцияләр бит. Бер төрле квитанцияләргә ия булып та, нигә берәүләрнең акчасы килеп җиткән, ә икенчеләренеке юк? Соңгыларының шул түләгәнлек хакындагы квитанцияләрен салым инспекциясе нигә танымый? Менә шулар кызык иде миңа. Алар бу хәлне ничек аңлатыр?!

 

...Халыктан салым җыйган кассир Әлфия Исмәгыйлева эштән китүе турында гариза язгач та, Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Госманов салым инспекциясенә хат юллый. Ул хатта кассирның эштән китүе һәм ул киткәнче документларны килеп тикшерүләре, чагыштырулары хакында сорала. Түләнгән акчалар барып җиткәнме янәсе... Әмма салым инспекциясе аны җавапсыз калдыра һәм тикшерү үткәрми. Бәлки, тикшерү килсә, казнабызга барып җитмәгән салымнар әллә кайчан ачыкланыр һәм бер кат салым түләгән халыкка янә “акча сораулы хатлар” килмәс иде. Әнә шул хатның нигә җавапсыз калуын да беләсем килә.

 

Ләкин салым инспекциясе берни эшләми һәм минем сораулы хатны бөтенләй игътибарсыз калдырган дигән сүз дөрес булмас. Алар Габдрахман авылы җирлегенә шалтыратып, Өлфәт абыйдан “Әлфия Исмәгыйлеваны килеп тикшерегез” дигән хат турында сорашкан, үзләрендә ул хатның булмавы хакында җиткергән һәм, дөрес булса, Габдрахман авылында саклана торган нөсхәсен аларга китереп бирүен сораган имеш. Әллә үз гаепләрен танып, кайчандыр күздән ычкындырган хатның ике нөсхәсен дә юкка чыгарырга маташалар микән, дигән шик туды.

 

Алардан хат көткән арада Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Салым эшләре буенча җинаятьләр идарәсе җитәкчесе Зөләйха Королева белән очрашып әлеге мәсьәлә белән таныштырдым. Ул болай диде:

 

– Әлеге авыл халкына бөтен квитанцияләрнең күчермәләрен җыеп, Әлфия Исмәгыйлевадан шул акчаларны кайтару хакында һәркемгә судка гариза язарга кирәк. Суд булган һәм аның гаебе танылган бит инде. Җинаять эшенең вакыты чыгу, ул акчаны кайтармаска тиеш дигән сүз түгел.

 

Шулай ук Зөләйха ханым нигә бу җаваплылыкның нәкъ менә кассирга төшүен, ә авыл җирлеге башлыгы җавап тотмавын, салым инспекциясенең килеп тикшерү хакындагы хатны җавапсыз калдыруларын аңламавын искәртеп: “Бу эштә нечкәлекләр күп икән”, – дип җаваплады.

 

Нәтиҗә ясап, халыкка эшне ахырына җиткерергә һәм бу эшне ярты юлда калдырмаска киңәш итәр идем. Суд аны гаепле дип тапкан, сезгә хәзер тагын бер кат гариза язып, үз акчагызны кайтарып кына аласы калган. “Аның бернәрсәсе юк, ничек түләсен ул аны”, – дип калдырмаска, моңарчы судка бирмәгән кешеләр дә берләшеп, хәләл акчагызны кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Ул кеше үз авылыгызда гына яши ләбаса. Өлфәт Фәхруллович, бу хакта бергәләшеп хәл итү өчен мәдәният йортыгызда тагын бер җыелыш җыймый булдыра алмассыз, мөгаен. Очына чыгасыгыз һәм халыкка ярдәм итәсегез килсә. Салым инспекциясенең җавабы да тиздән килер һәм аларның да сезгә әйтер сүзләре бардыр дип өмет итәбез.

 

Казан-Әлмәт-Габдрахман-Әлмәт-Казан.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ | 25.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»