поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.08.2010 Җәмгыять

ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ: БАЙ ТАРИХЫ, УҢГАН ХАЛКЫ ҺӘМ ОҖМАХКА ТИҢ ТАБИГАТЕ БЕЛӘН ДАНЛЫКЛЫ БЕЗНЕҢ АКТАНЫШ

Актаныш төбәге бүген бәйрәм рухы белән яши. Татарстан халкы Декларация кабул итүнең 20 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә монда Актаныш авылына өч гасыр, ә район оешуга 80 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза.

Дөрес, юбилейга старт моннан ике ел элек үк бирелә анысы: авыллар тарихына багышланган китаплар нәшер ителә, мәкаләләр дөнья күрә, әдәби һәм мәдәни кичәләр, концертлар оештырыла. Ягъни мәсәлән, шушы мөһим даталарга әзерлек халыкны җанландырып җибәрә, үткәннәр турында уйланырга, эзләнергә һәм эш-гамәлләр кылырга этәргеч бирә. Быел башкалабыз Казанда 19 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткән данлыклы “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленең иҗат концерты тамашачыны таң калдыра. Актаныш төбәгеннән чыккан сәнгать әһелләре дә катнашкан бу җыр-моң тантанасына җөмһүриятебезнең беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, башка җитәкчеләрнең килүе һәм югары бәя бирүе һич гаҗәп түгел. Талантларның гаять күплеге, миллилекнең саф чишмәдәй ташып торуы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында гөрләгән борынгыдан сакланып килгән күркәм бәйрәмебез – Сабан туенда да бик ачык чагылды бу җәйдә.

 

P.S. Актанышлар Хан төрбәсен торгызмакчылар.

 

Болгар һәм Свияжскидагы тарихи һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнүче “Торгызу” фонды һәм аның рәисе итеп билгеләнгән Татарстан Дәү­ләт киңәшчесе М.Шәймиевнең әлеге эшкә алынырга теләк белдерүчеләрне барлавы турында язган идек инде. “Хикмәт кемнең күпме акча бирүендә түгел, ә халыкның бер булып шушы изге гамәлгә кушылуында”,– дигән иде ул фондны тәкъдим итү тантанасында. Беренче Президентның якташлары да әлеге эштән читтә калмаска булган. Районда яшәүчеләрдән кергән барлык акча да Болгардагы Хан төрбәсен торгызуга тотылачак дип белдерде редакциягә Актаныш муниципаль берәмлеге башлыгы Энгель Фәттахов.

 

 Инде, шушы идеяне күтәреп алып, аңа җан өргән һәм олы юбилей чараларына илһамландырган хакимият башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов фикерләрен бәян итик. Аның белән әңгәмәбез әлеге тарихи чараны оештыру – әзерлек эшләренең ничек тәмамлануы һәм районның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында.

 

– Мондый заман өчен шактый тәвәккәл адым бит бу. Эшне нидән башлап җибәрдегез?

 

– Әлеге тарихи вакыйгаларны зурлап билгеләп үтү өчен иң элек Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиевнең фатыйхасын алдык. Күп тә үтмәде, бәйрәм тантаналарын оештыру һәм аларга әзерлек буенча республика Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның махсус карары дөнья күрде. Бүгенге Президент Рөстәм Нургалиевич ул чагында Актанышка килеп, үзе җитәкләгән оештыру комиссиясенең беренче утырышын үткәрде. Иң мөһиме: без республика җитәкчелеге ягыннан яклау таптык. Мондый мөнәсәбәтне республика тормышында мөһим роль уйнаучы Актанышка карата җитәкчеләребезнең теләктәш булулары дип кенә бәяләргә кирәктер.

 

– Сер түгел: мондый юби­лей күңелле мәшәкатьләрдән генә тормый. Ул әле төбәк халкының рухын күтәрә, милли аңны ныгыта, горурлык хисләрен арттыра һәм, әлбәттә инде, кайбер мәдәни-социаль проблемаларны чишәргә ярдәм дә итә...

 

– Район өчен гаять мөһим булган тарихи даталарны зурлап уздыруның бөтен хикмәте дә нәкъ шунда: беренчедән, тарихи ядкарьләребезне киләчәк буынга җиткерүне алмаксат итеп куйдык. Тарихи эзләнүләребез күп санлы елъязмалар туплауга китерде. Нәтиҗәдә берничә авылның, аның кешеләренең язмышын чагылдырган китаплар басылып чыкты. Зөбәер, Күҗәкә, Тат.Әҗби, Буранчы, Адай, Апач авылларында тарихи китаплар үз укучыларын тапты. “Актаныш – туган җирем” дигән җыентыкның тулыландырган икенче басмасы кулларыбызга килеп керде. Мәчти, Яңа Балтач турындагылары да тиздән дөнья күрәчәк дип уйлыйбыз. Районыбызга багышланган тарихи китапны да күпләребез көтеп алды. Икенчедән, бәйрәмне үткәргәндә халыкның яшәешен, тормыш шартларын яхшырту ниятен күздә тоттык. Аңа әзерлек йөзеннән яңа объектлар, торак йортлар сафка баса яисә төзекләндерелә, юллар төзелә икән – моннан кемгә зыян? Файда гына ич! Республика җитәкчелеге ярдәме белән юбилей кысаларында узган ел район икътисадына 250 млн, быел 450 млн сум акча үзләштерелде. Инде районда асфальт юл белән тоташмаган ике генә авыл җирлеге үзәге калды. Киләсе елда аларын да “чын юллы” итәргә торабыз.

 

Торак төзелеше буенча да алга куелган бурычлар уңышлы тормышка ашырылды. Былтыр гомуми торак мәйданы 16 мең кв метр тәшкил итте. 2010 елда да шушы дәрәҗәне саклап калырга ниятлибез. Агымдагы елда социаль ипотека программасы буенча 32 һәм 46 фатирлы ике йорт төзеп тапшырдык. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан 34 сугыш ветераны шатланышып өй туе уздырдылар. Яугирләребезнең торак шартларын яхшырту дәвам итә. Быел бөтен төр төзелеш эшләренә 550 млн сум акча үзләштерү планлаштырыла. Хәер, безнең иң авыр елларда да бу максатларда 400 млн сумнан ким капиталь кертемнәрсез калганыбыз булмады.

 

Юбилей кысаларында район үзәк хастаханәсенең эченә дә, тышына да капиталь ремонт үткәрелде. Бина яңа, заманча җиһазлар, медикаментлар белән баетылды. Дәваханәнең М-7 трассасына керүе күп кенә өстәмә аппаратлар белән тулыландыруга мөмкинлек бирде. Кыска гына вакыт эчендә район мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә ирештек. Сәнгать мәктәбен, китапханәне, ЗАГС бүлмәләрен үзенә сыендырган әлеге бина тулы куәтенә халыкка хезмәт итәр дип уйлыйбыз. “Бүләк“ ял һәм сәла­мәтләндерү лагере өр-яңадан диярлек төзелеп, хәзер ел дәвамында эшләүче сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәгенә әверелде. Биредә, югары уку йортлары белән элемтәдә торып, сәләтле балаларны дистанцион укыту алып барылачак.

 

– Актаныш игенчесенең даны еракларга таралган. Әле менә моңарчы күрелмәгән корылык елында да моңарчы ирешкән уңышларыгызга лаек калдыгыз.

 

– Элек-электән иген игеп, мал асрап көн күргән төбәк бит без. Дистә еллар буена формалашкан үз традицияләребез бар. Ел саен амбарларга 150-200 мең тонна икмәк кайта. 2008 елда аның күләмен 220 меңгә җиткереп – һәр гектардан уңыш 53 центнердан күбрәк – республика күлә­мендә иң югары күрсәткечкә ирештек. Корылыкка килгәндә исә, аның шаукымы былтыр ук сиздерә башлаган иде бездә. Шуңа да карамастан, тулаем уңыш 173 мең тонна тәшкил итте, 44 мең тоннага якын сөт, 5 мең тоннадан күбрәк ит җитештердек. Барлык төр җитештерелгән продук­циянең 1 млрд 434 млн сумы – авыл хуҗалыгы өлешендә. Быелгы кышлату чорына һәр шартлы терлеккә уртача 20 центнер мал азыгы әзерләнде.

 

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән беррәттән, аны эшкәртүгә дә зур әһәмият бирәбез. Андый предприятиеләрне арттыру – төп максатларыбызның берсе. Бу – стратегик юнәлеш. Бигрәк тә “Агрокөч” төркемендәге Икмәк продуктлары комбинаты коллективы уңыш­лы эшли. Анда тартылган онга республикадан читтә дә сорау зур, катнашазыкны башка районнар да бик теләп сатып ала, ярманы Чаллы халкы үз итә. “Вамин-Татарстан” филиалы саналучы майсызландырылган коры сөт заводы эшчәнлегеннән район шулай ук шактый файда күрә. Быел кыяр, помидор үстерә башладык, проектның инвесторы – танылган җырчы Алсуның әтисе Ралиф Сафин. Әлегә теплица 4 гектар җир били. Мәсәде авылында эшмәкәр Филүс Зиннуров бәрәңге игә, Актанышта Гаяз Авзалов ат казылыгы ясый, Һаҗәр Фәрдиева чебиләр үстереп сата. Районда тавык һәм каз үрчетүче, сарык һәм сыер маллары асраучы эшмәкәрләр күбәя, сөт һәм ит эшкәртү өчен кечкенә заводлар сатып алучылар бар. Әнә шулай кече һәм урта эшмәкәрлек көннән-көн тамырларын ныграк җәя. Ә бу, үз чиратында, эш урыннары, яхшы хезмәт хаклары, мул тормыш дигән сүз. Кеше әкренләп мөстәкыйль рәвештә яшәргә өйрәнә, чөнки өстән кушканны көтеп утыра торган заман түгел хәзер. Тырышсаң, ташка да кадак керә, дигән гыйбарә бездә тулысынча раслана тора. Шул җәһәттән бигрәк тә Татарстан белән Россия гамәлгә куйган программаларның гаять отышлы булуын искәртергә кирәктер. Бу көнгә районда 2239 гаилә шәхси хуҗалыкларында эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен – 371, ә 594 кеше үз эшчәнлекләрен оештыруга 37 млн ярым сумлык кредит алды. “Лизинг-грант” программасы буенча 60 кешедән гариза кереп, шуларның 26 сы 300 меңлек, җидесе берәр млн сумлык грантка ия булды. Тагын бер хикмәтле хәл: районда иң күп кредит белән эшләүчеләр һәм грант алучылар Күҗәкә авылында. Андагы хәлне һич икеләнмичә “Күҗәкә феномены“ дип атап була торгандыр. Күмәк хуҗалыкны без анда 1998 елда таркатып, малларны һәм башка мөлкәтне капка башыннан бүлеп биргән идек. Мөстәкыйль тормыш көтәргә бик тиз күнектеләр: кем терлек асрый, кем иген игә, кем умарта тота, кем печән чабып сата – уңган кешегә шөгыль бетәмени? Һәркем эш белән мәшгуль. Хәтта Чаллыдан заказлар җыеп кайтып, кала халкын бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин итүчеләр бар. Авылда шәхси “Газель”ләр һәм сөт ташый торган машиналар – ике дистә чамасы, хосусый тракторлар да райондагы күмәк хуҗалыкларда булганнар санына тиңләшеп килә. Шундыйрак вәзгыять Татар Суксуы белән Татар Ямалысы авыллары өчен дә хас.

 

– Сезнең районда сәнәгатьнең башка тармаклары да үсештә...

 

– Авыл хуҗалыгына гына йөз тотып халыкны эш белән тәэмин итеп бетереп булмый хәзер. Районда халык мәнфәгатенә өстенлек бирү төп бурычыбыз икән, аны үтәү өчен яшәү чыганаклары булдыру мөһим. Моның өчен, беренче чиратта, инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Әмма, әгәр үз мөмкинлекләребезне тиешенчә күрсәтә, шуның белән кызыктыра алмасак, беркем дә районга килергә атлыгып тормаячак. Татарстан делегациясе составында Сингапурда булып кайтканнан бирле, күп нәрсәгә башка күзлектән карарга туры килә. Фикерләү башка. Беренче эш итеп икътисад бүлеген көчәйттек, мәгълүмати технологияләр кертүне тизләттек. Инде күп документлар әйләнеше электрон системага салынды, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан район үзәгенә видеокамералар урнаштырылды. Ел башына Интернеттан файдаланучылар санының 1636 кешегә җитүе дә бу юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлек җәелде­рүебезне дәлилли.

 

Сәнәгатьнең башка тармакларына килгәндә исә, беренче итеп нефтьчеләр турында әйтер идем. Кече нефть компаниясенең райондагы участогында 100 ләп кеше эшли, хезмәт хаклары яхшы. Моннан тыш, “Татнефть” “кара алтын” ятмаларын эзләү җәһә­теннән бораулау эшләре алып бара. Менә шулай, әкренләп нефть төбәгенә әйләнеп барабыз. 2006 елда КамАЗ җитәкчелеге белән килешү нигезендә “Сельхоз­техника”ның бер өлешендә комплектлаучы детальләр ясау өчен бер цех ачуга ирешкән идек, былтыр аның икенчесен эшләтеп җибәрдек. 100 ләп кеше эшләүче коллективның уңышлары бик сөендерә. Чөнки шушы кечкенә генә агрегат заводы Чаллыдагы автогигант өчен дистәләрчә млн сумлык продукция эшләп чыгара бит! Үзе­безнең 80 нче һөнәр училищесында алар өчен кадрлар әзерли башлау алга килеп басты.

КамАЗ белән хезмәттәшлек итү мисалында “Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ белән дә шундый ук эшчәнлекне җайга салырга җыенабыз.

 

– Уңышка ирешү бер нәрсә, аны дәвамлап, саклап тоту зур көч сорый. Алдагы көннәргә нинди ышаныч белән атлыйсыз?

 

– Актаныш – Татарстанны, бөтен татар халкын дөньяга таныткан беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм ТАССРны төзүгә саллы өлеш керткән, республика Халык Комиссарлары Советы рәисе Шәйгәрдән Шәймәрдә­нов кебек дәүләт эшлеклеләре, халкыбызның моңлы сандугачы Әлфия Авзалова һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Гамил Авзал шикелле талантлар чыккан чиста татар районы. Халкы уңган, тырыш, табигате – искиткеч гүзәл. Бу халыкның мул тормышта яшәргә хакы бар. Ә моның өчен, бүгенге яшәешебез күрсәткәнчә, базар икътисады шартларында керем базасы тотрыклы булырга, район үз көнен үзе күрердәй югарылыкка ирешергә тиеш. Яшәү шартларын яхшырту, беренче чиратта, үзебезнең теләктән, тырышлыктан тора. Бу даталарны билгеләп үтү шул хакыйкатьне аңларга да ярдәм итсен иде.

 

* * *

 

Кечкенә дә төш кенә

 

Актаныш “Сельхозтехни­ка”сы биләмәләрендә КамАЗ җитәкчелеге белән килешү нигезендә агрегат заводы ачылу, бер яктан, халыкны эш белән тәэмин итәргә ярдәм итсә, икенче яктан, җирле казнага шактый акча кертү мөмкинлеге тудыра. Завод директоры Рәхимҗан Мансуров сүзләреннән аңлашылганча, агымдагы елның алты аенда барлыгы 130 млн сумлык продукция сатылган, салымнар буенча ай саен түләнеп баручы акча күләме 5 млн га якынлаша. Тормоз кысалары чыгаручы беренче цех 2006 елда ачыла һәм ул автогигантның шул продукциягә булган ихтыяҗын тулысынча каплый. Балансир кронштейннары һәм стяжка ясау өчен тагын бер цехка “сулыш өрүдә” узган елның гыйнвар аенда ул чакта Премьер-министр вазыйфасындагы Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты. Икенче цехта хәзер “КамАЗ” автомобильләренә кирәкле шул мөһим детальләрның яртысы җитештерелә. Мондый хезмәттәшлектән ике як та канәгать. Иң мөһиме: Актанышта ясалган комплектлаучы детальләрнең сыйфаты яхшы, февраль аенда компания тарафыннан уздырылган аудит кабат шундый нәтиҗә чыгарган.

 

Биредә хезмәт куючы белгечләрнең осталыгын шик астына алырлык түгел, иң заманча станокларда эшли алар. Барысы да шушы тө­бәктән. Коллективта эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы – 12 мең сум. Инде былтыргы кризис нәти­җә­сендә күрелгән зыянны “йөгәнләп”, табышка эшли башлаганнар. Үсешкә әлегә җитештерү күләмен арттыру хисабына ирешәләр, әмма якын киләчәктә хезмәттәшлекне КамАЗ белән генә чикләп калдырмаска исәпләре. Актаныш шикелле авыл хуҗалыгы районы өчен күктән төшкән бәхеткә тиң мондый эшчәнлекне оештыру өчен янып-көеп йөргән хакимият башлыгы Энгель Фәттаховның: “Чаллы белән Түбән Каманың Актанышка якын урнашуларыннан файдалана белергә кирәк”, – дип раславы кемнәргәдер шаярту булып кына тоелырга мөмкин. Тик менә кечкенә агрегат заводында тормышка ашырылучы саллы проектлар хакимнең теләкләре гаять җитди икәнен чынбарлыкта раслый. Ә теләк булганда ерак аралар да якыная икән шулай.

 

“Агыйдел”ле Актаныш

 

Ямьле Агыйдел елгасы белән җырга кергән Актанышның үз “Агыйдел”е бар. Анысы – Татарстаннан читтә дә дан казанган халык җыр һәм бию ансамбле, менә 44 ел инде милли моңнарыбызны һәм биюләре­безне бөтен татар дөньясына таныта. Тарихка күз салсак, узган гасырның 60-70 елларында авылларда үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур әһәмият бирелүе ачыкланмый калмас. Ел саен үтүче ул смотр-конкурсларда күпме талантлар “борынлаган” – ачылгандыр да, аларның күпмесе олы сәхнәгә юл яргандыр. Башта иң осталар авылларда сайлап алына һәм район үзәкләрендәге мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясарга юллама ала, ахырдан “иң-иң”нәрне Казан җыя. “Агыйдел”нең чишмә башы да нәкъ менә шул елларга барып тоташа. 1966 елда үзешчәннәрнең башкалада үткән йомгаклау концертында Актаныш биючеләре тамашачыны таң калдыра һәм аларны телевидениегә яздырту өчен башкалага чакыралар. Ул заманда юлы юл түгел инде аның, тарихи сәфәргә ак пароходта кузгалалар. Агыйдел, Чулман һәм Идел киңлекләрен татар моңнарына күмеп, яңа иҗат үрләренә илһамланып кире кайтканда коллективны таркатмаска дигән фикергә киленә. Әнә шулай җыр һәм бию ансамбле оештыру идеясе туа, җисеменә туры килерлек исеме дә бик тиз табыла.

 

Бүген Актанышны “Агыйдел”дән башка күз алдына китерүе кыен, ансамбль хәзер районның визит карточкасына әйләнде. Коллектив әле тагын хор, вокаль, балаларның бию ансамбльләрен берләштерә, райондагы бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Россиянең шактый төбәкләрен һәм күп кенә чит илләрне иңләгән “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле башка төбәкләрдә оештырылучы татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйларның алыштыргысыз бизәгенә әйләнә бераздан. Беренче мәртәбә 1985 елда Мәскәүдә, татар халкының мәдәни үзәгенә, ул чордагыча итеп әйтсәк, “татар пятачогы”на әйләнеп беткән Измайлово паркында үткән Сабан туенда катнашалар, тагын биш елдан Муса Җәлил премиясе белән бүләкләнгән коллектив Ленинград татарлары оештырган Дуслык бәйрәменә мили рух өсти. Ә инде бу гасырга аяк басуга, Мәскәү тарафларыннан татарны бүлгәләү сәясәте көчәеп киткәч, Татарстан җитәкчелеге республикадан читтә узучы Сабантуйларны оештыруга ярдәм йөзеннән башка төбәкләргә делегацияләр җибәрүне гадәткә кертә. Шуңа ярашлы рәвештә, “Агыйдел” ансамбле Удмуртиянең Воткинск, Камбарка, Сарапул калаларында, Пермь краенда, Мәскәү өлкәсенең Щелково районында һәм ике ел рәттән Мәскәүдә узучы Сабантуйларда сәхнә тотып, милләттәшләребезне сөендерә.

 

 Ансамбльнең тернәкләнеп китүе, беренче уңышлары Казандагы республика халыклары иҗаты йорты балетмейстеры Котдус Хөсәенов исеменә бәйле. Авыл кызларын һәм егетләрен сюжетлы биюләргә, сәхнә осталыгына иң башлап ул өйрәтә, ә инде беренче итеп куйган “Актаныш басмалары” биюе тиз арада уңыш казана. 1967 елда республика үзешчән сәнгать осталарының йомгаклау концертында шул әсәрне тәкъдим иткән яшь ансамбль­нең 20 пар биючесен М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры бинасына җыелган тамашачы озакка сузылган алкышларга күмә. Шуннан соң ике ел үтүгә “Агыйдел”гә “Халык ансамбле” исеме бирелә, бу исә олы сәхнәдә үз урынын тапкан коллектив уңганнарын яңадан-яңа иҗат үрләре яуларга ил­һам­ландыра. Беренче сәнгать җитәкчеләре Илгиз Ганиев белән беренче балетмейстерлары Азат Закиров, бүгенге җитәкчеләре Робсон Мусин – өчесе дә ансамбльне югары сәнгать дәрәҗәсендә иҗат итүче коллективка әйләндерүләре өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган шәхесләр. Бу мактаулы исемне коллективта алардан башка тагын 11 кеше йөртүен дә ассызыкларга кирәктер. Коллектив бүген дә эзләнүдә, камиллекнең чиге юк, диюләрен раслый-раслый иҗат үрләре яулый.

 

Иске Кормаш хикмәте

 

Бер авылдан өч данлыклы рәссам чыгуын хикмәт дими ни дисең?! Җитмәсә, аларның икесе скульптура жанры өлкәсендә танылу тапкан сынлы сәнгать осталары да әле. Хикмәт инде, хикмәт менә, башка берни түгел. Аның серен аңлатып кара, бар! Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Әсгать Сәфәргалин өч талант арасында иң өлкәне, сугыш афәтен татыган шәхес: Казан сәнгать училищесының дүртенче курсында укыганда фронтка җибәрелә. Сугыштан соң училищены тәмамлый һәм Харьков дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Укуын тәмамлап биш ел үтүгә Украина Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Иҗаты якты, халыкчан. Шәхси күргәзмәләре Болгария, Германия, Канада, Кипр, Япония илләрендә дә зур уңыш казана. Харьков Рәссамнар берлеге рәисе һәм Украина Рәссамнар берлеге президиумы әгъзасы итеп сайлана. Ул – Украина ССРның Сәнгать фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты. Сугышта алган яралары бимазалаганмы, 53 яшендә бик иртә вафат була татар милләтенең талантлы бу улы.

 

Тормыш юлы Татарстаннан читтә узган Зилфәт Басыйров сугышка китәр яшьтә булмый. Кечкенә чагында ук, 30 нчы елларда котырынган репрессияләрнең юньлегә алып бармавын тоемлап, колхоз рәисе булып эшләүче әтисен, гаиләсен алып Пермь якларына юнәлә. Шунда озакка төпләнеп калалар. Сугыш башлануга Рәүф абзый, татар дуамаллыгы беләнме, үзе теләп фронтка китә. Ә гаиләдәге җиде баланың иң өлкәне Зилфәткә нибары 15 яшь. Төп йөк анасы белән аның җилкәсенә төшә: мәктәптә укыганда ук рәсем төшерүгә һәм сынлы сәнгатькә таланты беленә башлаган малайның урманчы “кәҗәне”н киюдән башка чарасы калмый, 1944 елдан Березники каласында токарь булып эшли башлый. Каладагы химия комбинаты төзелешендәге тырышлыклары Ленин ордены белән бәһаләнгән якташлары Мирсәет Ардуанов һәм Иске Кормашта туып үскән җизнәсе Мифтах Солтанов киңәшләрен тотып, укуын дәвам итәргә карар кыла. Түбән Тагилдагы Урал сынлы сәнгать училищесын “кызыл диплом“га тәмамлаган егет җиде еллап Көнгер каласында эшли һәм 1962 елда Мәскәү технология институтының скульптура бүлегенә укырга керә, 1965 елда гаиләсе белән Уфага килеп төпләнә.

 

 Биредә ул Башкортстанның атказанган рәссамы исеменә лаек була, әгәр милләтен үзгәртсә, халык скульпторы да булачагын искәртергә онытмыйлар әле. Тик Зилфәт абзый андагы күп кенә татарлардан аермалы буларак, дан-шөһрәт өчен андый кырын адымга барудан баш тарта. Хакыйкать өчен искәртик: гаделлек өстен чыга тәки – Зилфәт Басыйровка Башкортстанның халык рәссамы һәм халык скульпторы ди­гән мактаулы исемнәр бирелә со­ңыннан. Олыгая төшкәч, туган авылына еш кайта, бер салган сукмакка эзне суытмый. Инде вафатына да ун ел тулып килә, җәсәде, васыяте буенча, Иске Кормашның иске зиратында җирләнгән. 90 нчы елларда үзе кайтарган күп кенә сынлы сәнгать әсәрләре туган авылы мәктәбе музеенда саклана.

 

Өченче даһи авылдашлары – Васил Маликов үз язмышын туган ягы белән бәйли. Зилфәт Басыйров белән икесенең әтисе һәм бабасы – бертуганнар. Икесе дә – данлыклы скульптор, танылган рәссамнар. Сугыштан Кызыл Йолдыз, II һәм III дәрәҗә Дан орденнары, күп санлы медальләр тагып кайткан артиллерист егет Казан сәнгать училищесына укырга керә һәм 1953 елда аны “кызыл диплом”га тәмамлый, һөнәри осталыгын А.И.Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесында камилләштерә. Талантлы рәсем һәм сынлы сәнгать остасын 1968 елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр, шул ук елны ул шагыйрь Илдар Юзеев белән, иң беренчеләрдән булып, Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Васил Маликов шактый еллар Татарстан Рәссамнар берлеген җитәкли. Казанда җирләнгән. Иске Кор­машның бер урамы аның исемен йөртә.

 

Елъязма

 

Әле XI-XII гасырларда ук Ык һәм Агыйдел елгалары тирәсендә болгар-татарлар яшәве Татар Әҗбие, Татар Ямалысы, Дербышка авыллары янында табылган каберлекләре белән раслана. Бу җирләрнең борынгы татар дәүләтләре – Бө­ек Болгар һәм Казан ханлыгы составына керүе башка тарихи чыганаклар белән дә дәлилләнә. Революциягә кадәр бүгенге Актаныш районы биләмәләрендә 151 авыл булуы мәгълүм. Шуларның тугызы – мари, җидесе – рус, калганнары татар авыллары. Хәзер 203 мең 400 гектар җирне биләүче район 32 мең ярымнан күбрәк халык яшәүче 87 авылны берләштерә.

 

Актаныштан 24 фән докторы, 48 фән кандидаты, 5 генерал, 29 полковник чыккан. Илгә 6 Советлар Союзы Герое, 4 Социалистик Хезмәт Герое һәм 31 Ленин ордены кавалеры биргән данлыклы төбәк тә әле ул Актаныш. Дәүләт эшлеклеләре дәрәҗәсенә ирешкән Минтимер Шәймиев һәм Шәйгәрдән Шәймәрдәнов, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова һәм беренче музыка профессоры Мансур Солтанов, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның ха­лык шагыйре Гамил Авзал һәм танылган драматург Риза Ишморат, Татарстанның халык артист­лары Кирам Сатиев һәм Асаф Вәлиев кебек шәхесләр – бөтен татар халкының горурлыгы.

 

Мәгариф

 

Бу уку елында 64 гомуми белем бирү мәктәбенә һәм махсус интернат-мәктәпкә 3943 бала барачак, 39 балалар бакчасында исә меңнән артык сабый тәрбияләнә. Татар балаларының 98,6 проценты туган телдә белем ала. Мәктәпләрнең барысында да компьютер класслары бар һәм алар Интернет челтәренә тоташтырылган. 9 мәктәптә профильле белем бирү оештырылган, шул җәһәттән фәкать узган уку елында табигый математика, физика-ма­тематика, химия-биология, социаль-гуманитар һәм гуманитар-филология класслары ачылган. Район үзәгендәге һөнәри белем бирү училищесында укучылар саны 300 дән артып китә. Актанышта һәм Пучыда балалар иҗат үзәкләре эшли.

 

Мәдәният

 

Районда 69 мәдәният йорты һәм 38 китапханә бар. “Яшьлек” мәдәни үзәге белән Туган якны өйрәнү музееннан да халык өзелеп тормый. Актаныш сәнгать мәктәбенә һәм аның авыллардагы 9 филиалына 650 бала йөри. “Күчтәнәч” балалар театры белән “Мизгел” бию ансамбленең республика күләмендә уздырылган конкурслардан алдынгы урыннарсыз кайтканы юк. “Бәхетле балачак” бию төркеме осталыгы да елдан-ел камилләшә бара. “Кисекбашлар” шаяннар һәм тапкырлар командасы өч ел рәттән Казанда Гран-при яулады. Сәнгать мәктәбенең кадет-интернат мәктәбе каршында эшләп ки­лүче тынлы оркестр ансамблен Актаныштан читтә дә яхшы беләләр хәзер. “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле исә бөтен татар дөньясында танылу тапкан коллективлардан. “Агыйдел сылулары” мода театры һич тә каланыкылардан ким түгел. Район үзәгендәге мәдәни-ял паркы да күпләр көнләшерлек. Анда 8 танылган язучының бюсты һәм мәдәният, сәнгать өлкәсендә дан казанган 98 шәхеснең исем­нәре мәңгеләштерелгән.


Рәис ЗАРИПОВ
Ватаным Татарстан
№ 172 | 25.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»