поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.08.2010 Җәмгыять

ӘЛЛӘ САТАШУ, ӘЛЛӘ АЛДАШУ

Моннан ике дистә еллар элек бер туганыбызның улына туган көненә ул вакытларда бик тә популяр уенчык – “Денди” бүләк иттеләр. Ике улының шул “Денди”ны телевизорга тоташтырып, көне-төне аерыла алмый утыруларына, кисәтүләрне санга сукмый башлауларына түземе төкәнгән әтиләре, кыйммәтле уенчыкны аяк астына салып таптап, изеп ташлады...

Мин җүләр дә, малай бик каты сорагач, “Тетрис” дигән уенчык сатып алган идем. Күрәм, улым иртәдән кичкә кадәр кулыннан төшерми уенчыгын. Күзләре кызарып беткәнче текәлеп утыра шуңа. Урамга чыгуны онытты, ашаудан баш тарта. Ачулангач, юрган астына качып уйный. Мин дә, тәмам чыгырымнан чыгып, педагогларча булмаган адымга бардым – хәләл акчама алынган “Тетрис”ны стенага бәреп ваттым. Шөкер, икәүләп утырып еладык та, шуның белән бетте.

 

Баланың бөтен аңын томалый, хәрәкәтле уеннардан биздерә торган мондый уенчыкларның “Тамагочи” дигән явызын да күпләр хәтерлиләрдер. Аннан, күпме гаиләләрне, әти-әниләрне хәсрәт-борчуга салып, бөтен илне “сыңар куллы бандит”лар, ягъни уен автоматлары басты. “Рәхмәт хөкүмәткә, бетерде шул кәһәрне!” – дип сөенергә ашыктык. Ә өйләребездә гыйфритнең тагын да мәкерлесе, астыртыны утырганын күпләребез белмидер дә...

 

Улым бу җәйдә эшкә урнашып, 5 мең сум акча эшләп алды. Кесә телефоны турында хыяллана иде ул. Беркөнне, хезмәт хакын кулына алгач, кибеткә барырга җыена бу. “Әни, мин 7 меңлек телефон алам”, – ди. “5 меңлекне генә ал, җитмәгәнен түләмим”, – дим моңа. “Ә минем өстәргә үземнең 2 меңем бар”, – дип шаккатырды улым. Каршыма утырттым да, акчаны каян алуы турында сорашырга керештем. Баксаң, өйдә интернетта утырган килеш акча эшләгән икән бу. Нинди уен, ничек эшләгән ул акчаны, кемгә зыян салган – барысын да җентекләп сораштырдым һәм улым, компьютерны кабызып, миңа күрсәтә-күрсәтә, барысын да аңлатып бирде. Әйтәм җирле, күсәк күтәргән әллә нинди бәндәләр ролендә уйнаган җирдән “тоткалаган” бар иде үзен, әллә ничә тапкыр куып та төшергән идем әле.

 

Минем улым уйнаганы интернетта иң киң таралган виртуаль уен икән. Сөйләм телендә Л2 дип атала. Бөтен дөнья халкы уйный икән аны. Русиялеләр анда 2008 елдан – уенның урыс телендәге варианты гамәлгә кергәч утыра башлаганнар. Сервер түләүсез булганлыктан, анда теркәлүчеләр саны дистәләрчә миллионнар белән исәпләнә.

 

Кыскача нәрсәдән гыйбарәт соң бу уен? Шундый глобаль масштабта таралуының, күпмиллионлаган масса халыкны җәлеп итүенең сере нәрсәдә икән?

 

Уенның нигезендә, әлбәттә, кешелекнең үзенең барлыкка килгән дәвереннән алып бүгенге көнгәчә арына алмаган шөгыле – сугыш. Территория бүлү, замоклар яулау, камап алу, үтерү...

 

Уенчы үзенә үзе теләгән персонажны сайлый. Йә сихерче, йә сугышчы сыйфатында “яшисеңне” билгелисең (уен кагыйдәләре персонажны раса, сыйнфый, җенси аерымлыклар буенча сайларга да мөмкинлек бирә. Җаны теләгән – елан ите ашаган ди. Сайла гына!). Алга таба персонажны “үстерү” процессы башлана. Киемнәр, сугыш кирәк-яраклары, корал сатып аласың. Билгеле, әлегә шартлы – уен акчасына (“адена” дигән валюта). Уенда “тормыш”ның социаль ягына да басым ясала. Ник дисәң, аерым персонаж күпме генә гыйфритләрне үтереп йөрсә дә, берүзе дөньяны үзгәртә алмый. Шунлыктан урта һәм югары үсеш баскычларында төркемнәргә берләшү мәслихәт. Кланнар бер яклы яки дошманлашкан булырга мөмкин. Алар үзара канлы сугыш алып баралар. Оста уенчыларның персонажлары кыенлыкларны үтеп, дошманнарны юк итеп, “карьера” баскычыннан югары үрмәли, сугыш коралларының камилләшкәнрәкләрен сатып ала. Персонаж шул рәвешле көч, гайрәт туплый.

 

Һәр персонаж артында чын кеше утыра дидек һәм, билгеле, алар уйнап кына калмыйлар, ә чатта да аралашалар. Кагыйдәләр уенчыны әдәплелеккә чакыра, сүгенмәскә, бер-берсен мыскылламаска өнди. Әмма кагыйдәләр бозылыр өчен языла диләр бит. Мондый канлы вакыйгалар эчендә кайнап, әдәп кысаларында калуы кыен. Чатта еш кына талаш-ызгыш, куркыту-янау китә: кемнеңдер персонажын берничә тапкыр үтергәннәр, ничектер ачуын кабартканнар...

 

Чатта сүгенүчеләргә, ызгыш “авторлары”на сервер администраторы җәза бирә – йә персонажын “төрмәгә утырта”, йә вакытлыча уеннан читләштерә. Әйткәнемчә, уенчы остарган саен персонажның киемнәре, кораллары һәм башка сугыш кирәк-яраклары, сихер өчен кирәкле “бижутерия”се җыела. Уенчылар үзара алыш-биреш ясый башлыйлар. Тик һич кенә дә шартлы валюта – “адена” белән түгел, ә кыштырдап торган сумнар, долларлар эшкә җигелә... Уенчылар чын тормышта кайчан, кайда очрашу турында сүз куешалар һәм әкияти дөньяларыннан чыгып очрашалар да, алыш-биреш ясыйлар. Кулына акча кергәч, сатучы сөйләшенгән әйберләрне виртуаль дөньяда алучының героена күчерә. Әмма бу уенны чын акчага уйнау катгый тыелган, шуңа күрә сервер администраторы акча белән уйнаучыларны ачыклаган очракта, тегеләрнең һәрберсе уеннан бөтенләй чыгарыла.

 

Уенның никадәр мавыктыргыч икәнлеге, хәтта көчле ихтыярлы кешеләрне дә йотарга сәләтлелеге хакында теркәлүчеләрнең саны коточкыч тизлектә арта баруы факты сөйли. Кеше упкынга оча баруын акылы белән аңласа да, ихтыяры параличланган халәттә виртуаль дөньядан аерыла алмый башлый. Мисалга: тормышта син берни майтара алмаучы, йомшак холыклы бәндә ди. Кулыңнан әллә ни эш килми, акча сине читләтеп йөри, эшеңдә дә кеше санына тыкмыйлар, өеңдә дә хокукың юк. Ә виртуаль тормышта син – батыр сугышчы яки тылсым иясе. Уңыш учыңа йөзеп керә. Син – көчле клан вәкиле, кем белән генә элемтәгә кермисең! Җитмәсә, акча да эшли белә башладың... Психика тәмам бозыла, кеше үзе булудан туктый, тормышта гаме калмый, якыннарыннан читләшә, гаиләләр таркала. Уен колы эшендә дә компьютерга “кадалып” утырып, дөньялыктан ваз кичә...

 

Улым сөйләгәннәрдән мин менә шуларны аңладым. Һәм бу язмамда булдыра алганча мөмкин кадәр гадиләштереп, интернет челтәрендәге һәр нәрсәнең файдага гына түгеллеген аңлатырга, андагы уеннарның чын йөзен ачарга тырыштым. Чөнки кеше акылы колачлап бетермәслек мәгълүмат чыганагы – интернет белән бөтенләй таныш түгел кешеләр дә күп. Әгәренки балагызда каяндыр акча пәйда була башласа, “маладис” дип җилкәсеннән какканчы чыганагын ачыклау дөресрәктер. Яисә, киресенчә, өйдән акча югала башларга да мөмкин. Җиңел акча әйләнгән җирдә бәла-каза янәшә йөргәнен онытмыйк. Мәсәлән, берәүләрне персонажының әйберләрен сатканда алдыйлар. Башта ызгыш чатта кабына, аннан болай да фани дөньядан читләшкән, күзе тонган рәнҗетелүчедә үч алу теләге уяна.

 

2008 елның гыйнварында Уфа шәһәрендә шушы уенда уйнаучы капма-каршы клан вәкилләре уен барышында эләгешеп китәләр. Уенда дошманны юк итеп котылалар бит. Виртуаль дөнья белән чынбарлык бутала... Мөнәсәбәтләр ачыклау фаҗига белән тәмамлана, кеше гомере өзелә. Үтерелгән ирнең үзе белән бер кланда уйнаган сеңлесенә каршы яктан янау әле дә дәвам итә икән...

 

Шушы көннәрдә Йошкар-Ола шәһәрендә компьютер уены белән бәйле тагын бер канлы вакыйга теркәлгән. Бер кыз йөргән егетенең компьютердан аерыла алмавына гаҗизләнеп, компьютерны электрдан аера. Тәти уенчыгын тартып алган өчен егет үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә шашынып, сөйгәненә кулына эләккән беренче корал – чүкеч белән ташлана һәм башын төя... Мондый мисаллар бихисап. Европа илләрендә, АКШта мәктәпләрдә яшүсмерләрнең яшьтәшләрен утлы корал белән кырып ташлауларын тагын ни белән аңлатасың?!

 

Бу миңа кагылмас димик. Гаилә әгъзаларына карата игътибарлырак, уяу булыйк. Мәкерле ятьмәгә өлкән кешеләр дә, хатын-кызлар да эләгә, балалар турында әйтеп тә торасы юк. Дөрес, компьютер, интернеттан башка бүгенге тормышны күзаллавы кыенлаша бара. Тик замана казанышы кешелекнең үзенә каршы корал күтәрә түгелме?

 

... Улымны бик нык ачуландым. “Миңа шул акча гына кирәк иде, бүтән уйнамыйм”, – дип антлар эчте. Хәзер һәр адымын күзәтеп торасы була инде.


Галия ХӘКИМОВА
Татарстан яшьләре
№ 24 | 24.08.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»