поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.08.2010 Җәмгыять

РУСЛАН АЙСИН: "ҖЫЕН ТАТАР ЯШЬЛӘРЕНДӘ ДИНИ АҢНЫ ҮСТЕРӘ"

IV Бөтендьнья татар яшьлре җыены 27 августтан 31енә кадәр уза. Ул быел Рамазан аена туры килә. Анда Рамазан белән бәйле нинди чаралар үтәчәк һәм нинди нәтиҗәләргә ирешеп булыр? Болар хакында безгң бу форумның башкарма комитеты бюросы рәисе Руслан Айсин сөйләде.

Хәерле көн, Руслан! Быел Бөтендөнья татар яшьльренең җыены инде дүртенче тапкыр уза. Беренче форумнан башлап, нинди уңышларга ирештегез?

 

– 2004 елда беренче җыен үтте, аннары ике елга бер тапкыр булды. Әйтергә кирәк, татарлар - таралып яшәгән халык. Халыкның 75 %тән артыграгы Татарстаннан читтә яши, шуңа күрә татар халкының берләшүе һәм интеграциясе – төп бурычларның берсе. Беренче ва-кытларда ук берләшергә кирәк, татар яшьләре оешмаларының активистларын, халкына салкын карамаган тормыш сөюче кешеләрне бер-берләре белән таныштыру кирәк дигән фикергә килдек.

 

Башка этапларда, форумның төзелеше формалашкач, аның эшчәнлеген яхшырту буенча бурычлар билгеләдек. Мәсәлән, баштагы форумда сез социаль технологияләр, татар милли мирасын (тел, мәдәният, гореф-гадәт, дин) саклау хакында сүз алып барылды.

 

Хәзерге вакытта дөньяның төрле кыйтгаларында ЮОдән артык татар яшьләренең оешмалары бар. Кайчандыр алар 20 генә иде. Әлбәттә, сыйфаты һәм саны төрлечә. Әйтергә кирәк, әлеге форум яшьләр оешмалаларын гына булдырып калмый,ә монда килгән кешеләр рухи яктан да баеп китә. өзләренә кайткач, актив рәвештә эш алып бара башлыйлар.

 

– Кешеләр кайсы илләрдән килә?

 

– Форумда 30 дан артык ил вәкилләре – БДБ илләренең барысы диярлек, Европа илләре, АКШ, Канада, Кытай, Австралиядән (Африкадан тыш) - барлык кыйтгалардан да киләләр.

 

– Җыенда нинди чаралар булачак?

 

– Без 2004 елда тәкъдим ителгән схеманы күздән ычкындырмаска тиешбез. Монда мәдәни чаралар узачак, яшьләргә бай мәдәни мирасны өйрәтү, пленар утырышлар, актуаль мәсьәләләр буенча секция утырышлары була.

 

–Секцияләр нинди юнәлештә эшләрләр?

 

– Бизнес, бердәм татар мәгълүмати кырын барлыкка китерә, яңа татар зыялыларын булдыру, милли мәдәниятне саклап калу, телне һәм дини кыйммәтләрне саклау юнәлешендә эшләрләр дип көтелә.

 

– Соңгысы хакында тулырак мәгълүмат биреп китмәссезме? Дини кыйм-мәтләргә тукталып алыгыз әле.

 

– Беркемгә дә сер түгел, ислам дине татар халкы рухиятенең төп нигезе булган. Дин аның рухи – әхлакый нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә ислам диненең татар тормышындагы роле зур. Казан ханлыгы басып алынганнан соң, татар халкы дин тотканга гына сакланып калган.

 

– Җыен татар яшьләрендә дини аңны үстерәме?

 

– Әлбәттә, дини аңны үстерә. Бездә дин тотучы күп кенә яшьләребез бар. Алар диния нәзарәтләрендә, төрле мәчетләрдә имам булып эшли. Шуңа күрә алар исламны аз гына белүче кешеләргә күпмедер йогынты ясыйлар. Без моны исәптә тотып, форумны аракысыз гына уздырабыз. Диннең тәп баскычларын үтәргә тырышабыз. Хәтта дискотекалар да аракысыз гына үтәргә тиеш.

 

– Керәшеннәр дә форумда катнашалармы?

 

– Әйе, керәшеннәр дә әлеге форумда катнаша. Керәшеннәр – татар халкының бер әлеше булып тора лабаса.

 

– Быел бу җыен Рамазан аена туры килә. Моның белән бәйләнгән чаралар булачакмы?

 

– Беренчедән, ураза тотучылар күп булачак. Шуңа күрә, катнашучыларга ураза тотасызмы дигән сорау белән анкета җибәрдек. Бу безгә ифтар (авыз ачу) ашларын үткәрер өчен кирәк, алар өчен ашханәдә башка төрле ризыклар әзерләнә. Шулай ук, «Кол Шәриф» мәчетенә барырбыз, тәравихларны да укырбыз. Рамазан сәяхәт өчен кулай вакыт түгел икәнлеген аңлыйбыз. Ләкин октябрьдә Россиядә халык санын алу булачак, шуңа күрә бу чараны да кичектерү мөмкин түгел.

 

– Сез ничек уйлыйсыз, киләчәктә җыенны нәрсәләр көтә? Аны оештыруда нинди үзгәрешләр булачак?

 

– Без чараның тагын да яхшырак узуын телибез. Катнашучыларның сыйфаты да уңай якка үзгәрсен иде. 21нче гасыр башка шартларны, ягъни яңа социаль һәм мәгълүмати технологияләргә ия булу, камилләшүне барлыкка китерә. Бу төрле якларга таралган татарлар өчен бигрәк тә мөһим. Шуңа күрә әлеге җыен мәгълүмати берләшү өчен мөһим роль уйный. Глобальләштерү бездән тиешле җавапны көтә.

 

– Нинди рәвештә булыр бу җавап?

 

– Безгә телне өйрәнү ысулын гына биреп калмыйча, әлеге телнең кирәклеген идеологик яктан күрсәтергә кирәк, чөнки тарихны белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Шуңа күрә без болай дип уйлыйбыз: ислам дине белән татар халкы гына түгел, ә бөтен Россия халкы сакланып кала. Россия халкына рухи үсеш җитми, шуңа күрә, ул әхлакый яктан түбән тәгәри. әгәр Россия хөкүмәте татар халкының яшәешенә күз салса, аларны аңласа, безнең рухи мирасны, телне тыюдан туктарлар иде.

 

– Мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык кешегә дә рухи көч, сабырлык,ныклы иман бирсен иде.


Искәндәр НӘБИУЛЛИН
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»