поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.08.2010 Җәмгыять

ЭХ, БӘРӘҢГЕ, БӘРӘҢГЕ...

Быел көзгә эш калмады. Җәй эссе булганлыктан, авыл халкының күбесе бәрәңгене вакытыннан алда, август уртасында ук алып бетерде. Тик уңыш сөендерерлек түгел. Бәрәңгенең ише юк, зурлыгы да йомырка кадәр генә. “Икенче икмәк”не ничә чиләк утыртса, шул кадәр казып алучылар да байтак. Ә сез бәрәңгене каян алырга җыенасыз?

Таһир ВӘЛИХАНОВ, Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

 

– Безнең гаиләдә барлыгы алты кеше. Әни дә безнең белән бергә яши. Мамадышта үз бакчабыз бар. Моннан тыш әнинең бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Бәрәңге казырга өлгермәдек әле. Әмма уңыш җитәрлек булыр дип көтәбез. Бәрәңгене аз да, күп тә ашап була. Юрганга карап аяк сузарга туры киләчәк. Каяндыр сатып алу турында уйлаган юк.

 

Гөлнирә АБДРАХМАНОВА, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе:

 

– Бүгенге көндә борчылырлык урын юк. Билгеле булганча, Белоруссиядән 40 мең тонна бәрәңге кайтарту турында килешү төзелгән. Яшелчә бүген-иртәгә кайтып та җитәчәк. Сату нокталары турында халыкка алдан ук матбугат чаралары аша хәбәр итәчәкбез. Бәрәңге җитмәс дип тә хафаланасы түгел. Халыкта ихтыяҗ булса, бә­рәңгене тагын кайтарту мөмкинлеге каралган.

 

Фарсил ЗЫЯТДИНОВ, һәвәскәр бакчачы:

 

– Без бәрәңге алмаган әле. Бакчам ямь-яшел утыра. Яшелчә, җиләк-җимешкә даими рәвештә су сиптек. Шуңа күрә бәрәңгенең сабагы яшел, уңышы да ярыйсы. Тик бер дә сатып алмыйча булмас анысы. Безнең бакча кечкенә. Бер сутый җирдән кыш дәвамында җитәрлек уңыш чыкмас, мөгаен. Быел авылларда да “икенче икмәк” уңмады бит. Бәрәңгегә июль башыннан су сибәргә кирәк. Болай эшләсәң, уңыш яхшы була. Тик күп кенә авылларда бакчага сибәргә түгел, эчәргә дә су булмаганлыктан, бәрәңгене сатып алып ашарга туры киләчәк. Бүген орлыклык бәрәңгене саклау да зур игътибар таләп итә. Үсенте җибәргән бәрәңге киләсе елга утыртырга ярамый. Чөнки ул үзенең туклыклы матдәләрен югалта башлаган һәм киләсе язга кадәр сакланмаячак. Бәрәңгене үсенте җибәрә башлаганчы казып куюың хәерле.

 

Илфат ХӘКИМОВ, Әтнә халык театры директоры:

 

– Быел уңыш бик начар. Тик никадәр генә булса да, үзебезгә җитә. Чөнки без бәрәңгене әллә ни күп ашамыйбыз. Күбрәк башка төр ризыклар белән тукланабыз. Шуңа күрә кайгырмыйбыз да.

 

Лилия ВИЛЬДАНОВА,  укытучы:

 

– Быел бәрәңге уңмады. Хәер, бу бер безгә генә ишел­гән кайгы түгел. Бөтен тирә-күршедә шул ук хәл. Авылда бакча казучыларның хәлен: “Ничә чиләк бәрәңге чыкты?” – дип кенә сорыйлар. Кыш көне ач калмабыз әле. Хөкүмәт ярдәм итәчәк. Аның каравы быел Белоруссиядә үскән бәрәңгене ашап караячакбыз.

 

Айгөл ХӘЙРИ, җырчы:

 

– Безнең үз бакчабыз юк. Шуңа күрә әти-әнием бәрәң­гене кышка җитәрлек итеп алдан ук сатып алды. Ач калмаячакбыз. Гомумән бәрәңгесез яши алмыйм мин. Бигрәк тә кыздырганын яратам. Бәрәңгене иткә караганда да күбрәк үз итәм.



Ватаным Татарстан
№ 171 | 24.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»