поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.08.2010 Фаҗига

ХУШЛАШУ

Бүген без Кәрим Тинчурин театрының яшь, сылу, якты күзле япь-яшь артисткасы Айгөл Әхмәтованы соңгы юлга озаттык. 31 августта аңа 28 яшь туласы иде.

Театр фойесында халык, халык... Сүзләр, сүзләр... Хушлашу. Алмадай актриса белән мәңгелеккә аерылу. Редакциягә кайткач журналлар төпләнмәсеннән 2007 елда чыккан аның белән булган әңгәмәне кабат укыдым да, йөрәк тагын да ныграк кысып куйды. Хыяллары, омтылышлары никадәр булган бит бу сылуның. Ул сөйләшү белән бүгенге көн арасында – 3 елдан артык вакыт... Ул елларда баш әйләндергеч уңышлары да, көенечләре дә булгандыр Айгөлнең... Менә китте инде. Изге Рамазан аенда фанилыктан бакыйлыкка күчте гүзәлкәй. Урыны җәннәт түрендә булсын.

 

                                                             Земфира Гыйльметдинова

                                                             24 август 2010 ел

 

АЙГӨЛ ӘХМӘТОВА: «МИН КАРМЕН БУЛЫР ИДЕМ...»

 

К.Тинчурин театры хакында сүз чыкса, шунда ук күз алдына Исламия Мәхмүтова килеп баса. Ул театрның символына әверелде, дисәң дә була. Шуңа да бер төркем үсеп килүче яшь артистлар күләгәдәрәк кала кебек – символ каплый. Әмма алар бар һәм кайберләре бик өметле.

 

Мин аны берничә баш рольдә күрдем. «Мәхәббәт турында риваять»тә – Ширин, «Өти балак – Гөлүзә»дә – Гөлүзә, «Гөлшаян»да – Миләүшә... Әле бик яшь булуына карамастан, ул кайбер спектакльләрне җанландырып торучы, сөйрәп баручы «паровоз» кебек. Сәхнәдә җитди актриса булып күренсә дә, пәрдә артында талчыбыктай нәзек кенә, балаларча самими йөзле бер туташ икән. Минем «Син студентмы?» – дигән соравыма үпкәләде дә бугай: «Мин монда инде бишенче елымны эшлим, уналты роль уйныйм», – дип иреннәрен турсайтып куйды.

 

Менә ул редакция бүлмәсендә каршымда утыра. Үз-үзен тотышы бераз «хулиганрак» малайны хәтерләтә. Үзе кулларын бутый-бутый сәнгать, аның әһәмияте хакында кызып-кызып сөйли. Ул шундый самими бала ки, бөтен кыяфәте «Син, шундый зур абзый, ничек инде аңламыйсың?!» дип кычкырып тора. Мондый фидаи сәнгатькәрьлекне елмаймый гына күзәтү мөмкин түгел. Әмма шул самимилык артында шактый кызыклы гына фикерләр, тормышка мөнәсәбәт ята. Таныш булыгыз – Айгөл Әхмәтова! Татар театрының киләчәге!

 

– Театрга син ничек килеп эләктең – дан-шөһрәт эзләпме?

 

– Дөресен әйткәндә ялгышлык белән. Минем телевидение дикторы буласым килгән иде. Ул чакта эшләгән дикторларның барысының да диярлек Казан Театр училищесын тәмамлаганын белдем дә, тугызынчы классны тәмамлауга шунда керергә карар кылдым. Әти-әнинең моңа теш-тырнагы белән каршы торуы да дәртләндереп җибәрде. Кирелегем сәбәпле инде, теләмәсәм дә керә идем. Моны алар да аңладылар, вакыты җиткәч консультацияләргә алып килделәр. Театр училищесы каршына килеп туктагач каушап калдым: «Әни, әйдә, кайтып кына китәбезме әллә?» – дим. Мин инде аны сөенә-сөенә кайтырга чыга дисәм, җавабы көтмәгәнчәрәк булды: «Монда хәтле кил дә, кайтып кит ди! Бар, кер, өйрән!» Әйтерсең без егерме чакрымдагы Яшел Үзәннән түгел, ә Новосибирскидан яки Магаданнан килгәнбез. Курка-курка гына бүлмәгә кердем – барысы җырлый, бии, сөйли. Тукта әле, мин әйтәм, мин кемнән ким... Кыскасы, Рәшит Заһидуллин һәм Наил Шәйхетдинов курсына кердем.

 

– Үкенмәдеңме?

 

– Беренче елны ук үз кирелегем аркасында мондый каторгага эләгүемә үкендем. Мин бит өйдә генә үскән бала идем. Көндәлек узган юлым – өй – мәктәп – өй. Ә училищеда иртәдән кара төнгәчә уку, уку, уку... Әмма кирегә дә юл юк, тешне кысып түздем. Ә инде җәйге каникулдан укуны сагынып килдем.

 

– Хәзер кайсын сайлар идең: телевидениенеме, сәхнәнеме?

 

– Артист өчен беренче урында кино да, телевидение дә түгел, сәхнә булырга тиеш. Чөнки сәхнә хыянәтне кичерми, ул тере зат кебек. Синең аңа мөнәсәбәтең ничек, аның сиңа шулай. Сәхнәдә эшләмиләр, сәхнәгә хезмәт итәләр. Ул исә синең ни дәрәҗәдә ихлас булуыңны үзе бәяли һәм әҗерен бирә.

 

– Акчалатамы?

 

– Юк, акча күңел тынычлыгы да, бәхет тә бирә алмый. Ә сәхнә бирә. Моннан да зур әҗер юктыр. Әгәр теләсәм мин инде күптән акчалы эшкә китәр идем.

 

– Әгәр рольләрне үзең сайласаң кемнәрне уйнар идең?

 

– Мин бу сораудан бераз шүрлим – ничек әйтсәң акыллырак яңгырар икән дип уйлап куям. Әгәр моннан бер-ике ел элек сорасалар: «Виктор Гюгоның «Собор Парижской Богоматери» әсәрендәге Эсмиральданы», – дияр идем. Хәзер алай димим. Чөнки аңладым – Эсмиральданың Фебка мәхәббәте артык сукыр булган. Миңа калса, алай булырга тиеш түгел. (Менә шуннан чыгып минем мәхәббәткә, кияүгә чыгуга булган мөнәсәбәтемне аңлагыз инде. Сорамагыз гына.) Бүген мин Проспер Меременың Карменын уйнар идем. Тормышта миңа «кураж», маҗаралар җитми. Моны миңа бары тик сәхнә һәм Кармен роле генә бирер кебек.

 

Әйтәм бит, бу кызыйда бераз гына «хулиган малайлык» бар дип. Ә сәхнәдә ул бөтенләй икенче кеше – күзгә күренеп үзгәрә, үзенә тартып, ымсындырып торучы туташка әверелә. Чын актриса шундый буладыр да.

 

Әңгәмәдәш – Искәндәр Сираҗи.

2007 ел, май.



Сәхнә
№ | 24.08.2010
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»