поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.08.2010 Җәмгыять

«ДИВАНА» НИ СӨЙЛӘМӘС...

Тамашачылар белән очрашу вакытында һәрчак диярлек теге яки бу пьесаның ничек язылуын сорыйлар.

– Сез ул пьесада ни әйтергә теләдегез? – дигән сорау да еш әйтелә.

 

– Сорауның соңгысына мин:

 

– Ни әйтергә теләгәнем пьесада язылган, – дип җавап бирәм.

 

Язылу тарихына килгәндә исә бу күпләрне кызыксындыра. Моңа җавап бирү үземә дә кызыклы. Чөнки ул иҗатның бер өлеше һәм иң әһәмиятлесе. Әсәрнең туу процессы – иҗатта иң күңелле мизгел. «Илһам килде» дигән нәрсә шулдыр инде ул. Миндә, гадәттә, яңа пьеса язу теләге өч очракта туа. Берсе – кызыклы шәхес яки гыйбрәтле язмыш турында ишетәсең дә шуны тамашачыларга сөйлисе килә; икенчесе – берәр мавыктыргыч вакыйганы сәхнә телендә сөйләү теләге туа; өченчесе – җанны борчып торган берәр фикерне тамашачы белән уртаклашасы килә.

 

«Дивана» әсәрен нәкъ менә өченче очракта язу теләге туды. Чөнки заман кинәт кенә үзгәрде. Капитализм дигән җәмгыятьне кырып себереп тарих чүплегенә ыргытып Рәсәй дигән илдә социализм төзедек. Марксизм-ленинизм идеологлары коммунизмның да горизонтта күренгәнен безгә исбат иттеләр. Ленин бабаебыз идеяларе безнең каныбызга сеңдерелде. Аны Алла дәрәҗәсенә күтәрергә теләдек. Ул какшамас хакыйкать булып тоелды. Шуннан революция, реформалар ясап уйнарга яратучы кемсәләр ленинизмның ялган идея икәнен исбатладылар да, яңадан капитализмга кайту кирәк, диделәр. 1917 ел революциясен ура кычкырып каршы алган халык капитализмга әйләнеп кайтканны тыныч кына кабул итте. Рәсәйдә өстәгеләр әйткәнгә ышанучы искиткеч күндәм халык яши бит. Мондый халык бүтән бер илдә дә юк.

 

Ярый, яңабаштан капитализм төзергә керештек. Байлар, хәтта олигархлар барлыкка килде, ярлылар күбәйде. Рәсәйнең элекке патшаларын искә төшерә башладык, Ленин бөек булудан туктады. Ягъни без яңадан 1917 елга хәтле булган вәзгыятьне сагынып сөйләргә тотындык. Патшаларыбыз да безнең искиткеч башлы һәм күркәм холыклы булганнар икән, аларны куып, большевиклар җинаять кылганнар икән.

 

Мин бит инде, социализм заманында туган, аның ямьле һәм ямьсез якларын күргән, укыган кеше буларак, илдәге үзгәрешләрне игътибар белән күзәтеп барам. Килешергә кирәк дип тапканнарым белән килешәм, килешмәгәннәре турында үземнең фикерем бар. Язучы үз фикерен кәгазьгә теркәп баручы булгач, миндә шушы үзгәрешләр турында пьеса язу теләге туу табигый хәл.

Көннәрдән бер көн уйлап утырам: капитализм бик әйбәт булгач, нигә соң аңа каршы чыгучылар табылган? Нәрсә Маркс-Энгельслар, Ленин һәм аның фикердәшләре ахмак булдылар микәнни? Әллә властьны үз кулларына алуны максат итеп куйган бер төркем «әшәке» кешеләрме?

 

Уйлана торгач, мондый нәтиҗәгә килдем – илдә нинди генә власть булса да аңа, каршы төркемнәр, ул төркемнәрнең әйдәп баручылары, идеологлары була. Әгәр капитализмны кире кайтарабыз икән, аңа каршылары да кире кайтачак. Патшаларны «терелтәбез» икән, лениннар да тереләчәк. Менә шул тереләчәк, дөресрәге, терелергә азапланган «Ленин» турында «Дивана». Ленин булырга хыялланган, Ленин образына кергән персонажның исеме дә Вил. Ягъни мәсәлән, Владимир Ильич Ленинның баш хәрефләреннән төзелгән ясалма исем. Минем замандашларым арасында ул исемдәгеләр шактый иде. Ни өчен «Дивана»? Дөнья халкына бәхете теләгән Ленинны – Владимир Ульяновны дивана булган дип әйтергә теләмим. Ул капитализмны чынбарлыкта юкка чыгарып караган кеше. Андый эшне диваналар булдыра алмый.

 

Ленин кепкасын һәм пәлтәсен киеп кенә Ленин булып булмый шул. Шуңа күрә пьесаның төп герое Вил – дивана. Ләкин ул бүгенге вәзгыять турында дөрес фикер йөртә, аның җитешмәгән якларын тәнкыйтьли. Ә заман сәясәтчеләрен тәнкыйтьләргә алынган кешене дә без «дивана» дип атамыйбыз мыни? Ленинны да заманында дивана дип атаучылар булгандыр. Һәрхәлдә, аны «Кремль хыялые» дип атаучылар булган.

 

Дивана ролен Татар дәүләт академия театрында бик оста итеп артист Искәндәр Хәйруллин уйнады. Гомумән, спектакльне Фәрит Бикчәнтәев тотырыклы итеп куйды. Шулай да кайбер мәсьәләдә мин килешеп үк бетмәгән урыннар бар. Искәндәр талантлы артист, ул тудырган образлар һәрвакыт диярлек экспрессив. Аның рольләрендә персонажның күңел дөньясы эчкә яшерелгән була, характерларының тышкы гәүдәләнеше ачык. Шуңа күрә аның Виле чыннан да тилемсәрәк, медицина күзлегеннән караганда психик авыруга охшаган.

 

Мин исә аны психик авыру дип язарга теләмәгән идем. Ул күбрәк хыял дөньясында яши, без яшәгән ыгы-зыгылы тормышка яраклаша белми. Ул акчага табынган бу заманны аңлый алмый. Хәтта мәхәббәт дигән хис тә аның өчен ике җенес арасындагы гап-гади мөнәсәбәтләрдән аеры. Аның уе дөньяны камил итү идеяларе тирәсендә. Дөнья үзгәртү идеяләре аны Ленинга табыну, Ленин кебек булу фикеренә алып килә. Ленин аның фикердәше. Безгә, бүгенге көннең ни икәнен, кай якка баруын күреп, аңлап торган кешеләргә, көлке тоела. Безнең өчен дивана тоелса да, кемнәр өчендер Вил һәм аның кебекләр – куркыныч кешеләр. Чөнки алар бүгенге вәзгыятькә дөрес бәя бирәләр, тамашачыларга хакыйкатьнең кайда икәнен әйтәләр. Шуңа күрә андыйларны психик авыру дип күрсәтү файдалы. Вилне уку йортыннан чыгарып «дәваланырга» җибәрәләр. Вил бүгенге заманның төп «геройлары»на гына түгел, бертуган абыйсына да куркыныч. Вилнең куркынычлылыгы спектакльдә ачылып бетми. Бәлки, режиссер яңа лениннарның тууын кычкырып әйтергә базмагандыр, фикерне тирәнгәрәк яшергәндер. Заманында мин «Ир-егетләр» дигән пьесада җәмгыятьтәге гаделсезлекләргә каршы баш күтәреп, җәмгыять тарафыннан кыйналган Әхтәм образын аракы шешәсе артына яшереп әйтәсе сүзләремне шул «алкаш» теленнән әйттергән идем. «Дивана»да ул сүзләрне дивана кыяфәтен алган Вил әйтә.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 8 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»