поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.06.2008 Шоу-бизнес

“КӘЕФ НИЧЕК?” КӘЕФНЕ КҮТӘРӘ!

«Ватаным Татарстан» газетасының 3нче июнь санында Даян Шакировның «“Кәеф ничек?” кәефне күтәрәме?» исемле мәкаләсе басылып чыккан иде. Бу язма зур шау-шу уятты. Моңа җавап итеп “Барс-Медиа” матбугат үзәге җитәкчесе Илнар Җиһангир "Ватаным"да кайтаваз язмасын бастырды. "Матбугат.ру" аны бернинди кыскартусыз тәкъдим итә. "Ватаным Татарстанда" чыккан вариантны исә www.vatantat.ru сайтыннан укый аласыз.

«Ватаным Татарстан» газетасының 2008 елның 3нче июнендә чыккан 104 (25793) номерлы санында Даян Шакировның «“Кәеф ничек?” кәефне күтәрәме?» исемле мәкаләсе басылып чыкты. Әлеге мәкалә авторының “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге тарафыннан чыгарылучы “Кәеф ничек?” тапшыруына, шулай ук “Татар җыры” Халыкара эстрада фестиваленә, татар эстрадасы артистларына һәм гомумән татар милләтенең музыкаль зәвыгына каршы алдан ук, бернинди фактлар белән дәлилләнмәгән ялгыш фикер йөрткәне һәм “Барс-Медиа” компанияләр группасының керсез исеменә, уңай имиджына һәм эшмәкәрлек репутациясенә зыян китерергә тырышканы ачык сизелә. Без моны түбәндә исбатлаячакбыз. Мәкаләдән алынган җөмләләр куштырнаклар эчендә курсив белән язылган. Янында аңлатмаларыбыз бирелгән.

 

“Җырчыларыбыз арасында чын татар җыры, татарның милли моңы-аһәңе дигәннәре бик сирәк”. Татар эстрадасы милли традицияләрне, милли моң-аһәңне саклап калуны максат итеп куймый. Эстрада – ул кешенең күңелен күтәрүне, кәефен яхшыртуны алга сөргән күңел ачу индустриясенең бер тармагы. Чын татар җырын ишетергә теләгән кеше филармониягә һәм ретро-концертларга йөри. Һәм милли сәнгатьне, фольклорны саклап калу һәм үстерү белән “Барс-Медиа” компаниясе кебек шәхси эшмәкәр ширкәтләре түгел, ә дәүләт оешмалары шөгыльләнергә тиеш. 

 

“Талантлы яшьләребез бар, ләкин аларны ... бик сирәк күрәбез, чөнки халык алдында, экраннарга чыгу мөмкинлекләре ... чикләнгән”. Татар яшьләре арасында, чынлап та, бик талантлылары бар. “Йолдызлар фабрикасы” проекты өчен ел саен үткәрелә торган кастингларга катнашучылар саны 500дән дә ким булмавы, моңа ачык дәлил. Барысы да зур сәхнәгә һәм экраннарга чыгу турында хыяллана. Һәм ел саен “Барс-Медиа” компаниясе иң талантлы берничә кешегә мондый мөмкинлек бирә. Моның турында тиздән телевидениеда һәм DVD-дискларда чыгачак “Тормышка ашкан хыял” документаль фильмда тәфсилләп күрсәтелә.

 

“Телевидениеда җырчыларның клипларын күрсәтү модага кереп китте”. Дөрес, агымдагы елның языннан башлап “Яңа гасыр” телеканалында “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге тарафыннан чыгарылган клиплар һәм “Кәеф ничек?”, “Музыкаль десант”, “Йолдызлар яңгыры”, “Музыкаль каймак” һәм “Татарча солянка” кебек яңа форматтагы музыкаль-күңел ачу тапшырулар саны бермә-бер артты. Ләкин моңа кадәр күрсәтелгән, бер үк студиядә өч лампочка белән яктыртылып ике камера белән төшерелгән “видеоҗыр”га караганда кызык сюжетлы, матур, заманча итеп эшләнгән клип, бер бәхәссез, күпкә отышлырак.

 

“Кәеф ничек?” тапшыруы, 2004 елның 5нче июненнән башлап экраннарга чыга. “Яңа гасыр” телеканалыннан алынган мәгълүматка караганда, бүгенгесе көндә “Кәеф ничек?” татар телле тапшырулар арасында иң югары рейтинглы, ягъни иң күп кеше карый торган тапшыру. Әлеге фактны белмәгән мәкалә авторы, үзенең субъектив һәм ялгыш фикерен дәвам итеп, бөтен татар халкын “зәвыксыз, тупас, аңгырага...” әйләнеп бетүен, татар җырларының “мәгънәсез, тозсыз, эчтәлексез...” булуын яза. Бу инде татар музыкаль тапшыруларын яратып караучы, татар эстрада җырларын тыңлаучы меңләгән-миллионлаган аудиторияне турыдан-туры мыскыллау була. Акыллы кеше мондый популистик лафлар орыр алдыннан бераз булса да уйланырга тиеш, чөнки мондый нигезсез гаепләүләр өчен җавапка тартылырга да мөмкин.

 

““Барс-Медиа” тарафыннан үткәрелә торган “Татар җыры” фестивале татар җырын югары дәрәҗәдә халыкка җиткерми, яшь талантларны ача алмый, анда да чикләгән бер даирә җырчылар җыелган”. Бу җөмлә – авторның компетентсызлыгының тагын бер ачык күрсәткече. “Татар җыры”, татар эстрадасының иң дәрәҗәле фестивале, аның югары бүләге “Алтын барс” премиясе – татар эстрадасының иң затлы премиясе. Ел саен аның кунаклары, күренекле дәүләт, сәнгать, җәмгыять, дин әһелләре була. Әйтик, узган ел фестивальгә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева килеп, югары бәя бирде. “Йолдызлар фабрикасы” проекты аша 4 ел эчендә 44 яшь башкаручы узды, шуларның яртысының күбесе хәзер иҗат белән актив шөгыльләнә. Ә 9 ел эчендә 64 төрле җырчы, группа һәм проект башкаруында 144 җыр “Татар җыры” лауреатлары исемен яулады. 64 төрле җырчы – тар бер даирәме? Юк, алар татар эстрадасының каймагы, ел эчендә иң популяр булган җырларны башкаручылары. Шулар арасында халкыбызның яраткан җырчылары Салават, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи 8 ел рәттән “Алтын барс” сынына ия булды. Нәрсә, әллә “араларында җидешәр тапкыр лауреат булганнары да бар, аз гына тыйнаклык дигән төшенчәне белергә кирәк” дип маташкан мәкалә авторының Татарстан Республикасының халык артисты исемен йөртүче әлеге затлы җырчыларның репертуарында 8 ел рәттән татар эстрадасының иң дәрәҗәле премиясенә лаек булуларында шиге бармы? Киресенчә, тыйнаклык төшенчәсен үзегезгә белү бер дә комачауламас иде.

 

“Әлфинәнең... Авыл халкы мондый тавышларны иртән хайван караганда да тыңлап керә инде”. Әлфинә Әзһәмова үзенчәлекле тавышка ия, кемдер аны үлеп ярата, кемдер берничек тә кабул итә алмый. Мәкалә авторының Әлфинә ханымның тавышын яратмавы, аның шәхси зәвык мәсьәләсе. Ләкин аның ир-ат була торып хатын-кызның тавышын ничәмә газета укучылары каршысында хайван тавышы белән чагыштырып мыскыл итүе бернинди әхлак һәм тәрбия кысаларына сыймый. Шуңа күрә, мәкаләнең берничә җирендә “милләтебезнең сафлыгы, әхлак чисталыгы” кебек югары материялар турында акыл сатуы, урынсыз күз буяу булып чыга.

 

Гомумән алганда мәкаләнең төп фикере – татар эстрадасы зәвыксыз һәм тозсыз, аны тыңлаучы халык аңгыра, бу яман хәлне төзәтер өчен беркем берни эшләми, ә бердәнбер битараф булмаган кеше – ул да булса Даян Шакиров икән. Бу хәләтнең психиатриядә махсус атамасы да бар – “паранойя”.

 

Хәзер татар музыкасы үсеш кичерә, кибет киштәләрендә һәм теле-, радиоэфирларда төрле зәвыкка төрле жанрдагы җырларны сайлау мөмкинлеге бар. Заманча эстрада җырчыларын кабул итә алмаганнар өчен “Оныта алмыйм” ише концертлар, Рәшит Ваһапов һәм Илһам Шакиров исемендәге конкурслар бар. Һәр замананың үз таләпләре, үз җыры, үз тамашачысы бар. Узган гасырның 60-70нче еллардагы татар музыкасына күнеккән кеше XXI гасырдагы татар эстрадасын аңламаска да мөмкин, бу табигый хәл. Авторның, яңа музыкаль материал белән таныш булуы аңлашыла. Ләкин ни өчен аның үз-үзен көчләп “Кәеф ничек?” тапшыруын караганы һәм “Татар радиосы”н тыңлаганы гына аңлашылмый. Алай гына да түгел, ни өчен автор үзенең шәхси, соңгы дәрәҗәдәге субъектив фикерне, дөресрәге, пычрак гайбәтне, матбугат битләре аша ничәмә мең кешегә сатып утыра? Нигә ул шәхси зәвыгына туры килмәгән Әлфинә Әзһәмованы һәм яшь җырчыларны ачыктан-ачык мәсхәрәли? Һәм, иң гаҗәпләндергәне, ничек күптән түгел генә 90 яшен тутырган, Татарстанның иң абруйлы басмасы булган “Ватаным Татарстан” газетасы үзенең битләрендә мондый шашынулы һәм берни белән расланмаган фикерләр белән тулган язмалар урын алуга юл куя икән?


Илнар ҖИҺАНГИР
Ватаным Татарстан
№ 118 | 17.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»