поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.08.2010 Җәмгыять

“БҮЛМӘДӘ 400 ЛӘП ГӨЛ БАР”

Шагыйрь Вазыйх Фатыйхов исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. “Ирек мәйданы”ның беренче битендә әледән-әле шигырьләре басылып килә аның. Үзе Балык Бистәсендә яшәп иҗат итә, “Авыл офыклары” район газетасы мөхәррире, 200 гә якын җыр авторы.

Шушы көннәрдә Вазыйх абый янында редакциядә кунакта булдым. Эш бүлмәсендәге гөлләренә сокланып, аквариумдагы бакасын күреп, хәйран калып кайттым. Иҗат кешеләре үзенчәлекле була дигәннәре дөреслеккә туры килә икән, аның белән сөйләшкәннән соң моңа кабат инандым.

 

– Вазыйх абый, гөлләргә карата мәхәббәт сезгә кемнән күчкән?

 

– Әниемнән дип уйлыйм. Аның тәрәзә төбендәге яраннары һәрчак шау чәчәктә утыра.

 

– Бу кадәр гөлнең төгәл санын беләсезме соң?

 

– Быел 400 гә җиттеләр. Бер бүлмәгә генә сыймагач, башка кабинетларга да урнаштырдык. Өйдә дә бар, алары сирәк очрый торган.

 

Гөлләрне бик яратам. Кая гына барсам да, ошаганын күрсәм, ботагын сындырып, урлап алып кайтам. Аннары мин табигатькә гашыйк, нечкә күңелле кеше. Һәрвакыт матурлыкка тартылам. Гөлләр характерыма да туры килә. Минем сыман тынычлыкны яраталар. Аларның бит телләре бар, үзләренчә сөйләшәләр. Бер генә ачулы караш ташласаң да, моңаялар. Баштарак үзләрен дөрес итеп карый да белмәдем. Корысалар, су җитмәгән, туфрагы начар дигән нәтиҗә чыгара идем. Хәзер кайсына нинди тәрбия кирәклеген беләм. Бу эштә миңа техник персонал Гөлназ да булыша.

 

Сорап килүчеләр дә бар. Бервакыт күптәнге танышым ялварып сорагач, 7 гөл ботагы сындырып бирдем. Кешегә әйтсәң, ышанмаслар, икенче көнне эшкә килүемә 7 гөл дә үлгән. Шулкадәр жәлләдем. Бер авызым пешкәч, өреп кабарга тырышам. Хәзер теләсә кемгә бирмим, алайса, кул арты китә.

 

– Гөлләр үстерү белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

 

– Кайсы ел икәнен төгәл генә хәтерләмим, хатынымның туган көненә гөл бүләк иттем. Ул бик оригиналь иде. Спираль формасында бөтерелеп үскән гөл. Бәлки, башкаларга әллә ни матур булып күренмәгәндер дә, әмма кибеткә килеп кергәч үк күзем шуңа төште һәм сатып алдым. Шуннан соң ел да Саниянең туган көненә кешеләрдә сирәк очрый торган гөл бүләк итә башладым. Тора-бара бу гадәтем хоббига әйләнде.

 

– Моннан тыш башка хоббиегыз юкмы?

 

– Студент чактан ук кесә календарьлары җыям. Бүген миндә алар 5 меңнән артык. Кайчак аларны таратып карап утырам, төрле елларны характерлыйлар.

 

Соңгы вакытта ташлар җыя башладым. Пермьга баргач, хромит чыгара торган Сараны шахтасына төштем. Бу чир шуннан йогып кайтты. Ул шахтадагы эшчеләрнең 20 проценты безнең райондашлар. Күп еллар элек эшкә китеп, шунда төпләнеп калганнар.

 

Аквариумда балык, бакалар тотарга яратам. Менә бу бакам хәзер үзе генә калды (эш өстәлендәге аквариумга төртеп). Ата белән ана иде алар. Беркөнне төнлә берсе судан сикереп чыгып, редакция буйлап киткән. Су бакасының шулкадәр ара үткәненә аптырадык. Тик без тапканчы үлгән иде. Эштә бака булса, өйдә 200 литрлы аквариумда балыклар тотам.

 

Стандарт булмаган эш кораллары (инструментлар) белән кызыксына башладым. Иҗат кешесе булгангадырмы, үзем дә стандарт түгел бит мин (елмая). Бакчага ботаклы, формасыз агачлардан беседка эшләдем. Түшәменә уфалла арбасының күчәреннән люстра, каеннан өстәл, урындыклар ясадым. Моны күреп, балалар башта көлде, хатын да кирәкмәгән эш эшләп йөргәнемне өнәп бетермәде. Хәзер исә шул беседкага кайсы сокланып, кайсы елмаеп карый. Урысчалап әйткәндә, тегенең бөтен җире “не стандартный”. Болай карап торырга ярыйсы үзе. Тегеннән-моннан чыгып торган ботаклары элмәкләрне хәтерләтә.

 

Безнең веранданың тышкы як стеналары да агач ботакларыннан эшләнгән. Җәйгә чыккач, әнә шуларга каен гөмбәсе беркетеп, чәчәкләр утыртам.

 

– Ничек була инде ул?

 

– Каенда ястык гөмбәсе була. Ләкин аны табу авыр, сирәк очрый. Ул мендәр формасында. Гөмбәне кисеп аласың да, эчен чистартасың. Аның тышы таш кебек каты була. Менә шуны веранданың ботаклы стеналарына беркетәсең, эченә туфрак салып, чәчәк утыртасың. Ул агачтагы гөмбәдә гөл үскән сыман тора.

 

– Тормышка ашмаган хыялыгыз?

 

– Яшүсмер чактан бирле баянда уйнарга өйрәнәсем килде. Тик бүгенгә кадәр бу хыялым тормышка ашмады. Җырлый белсәм дә, гармунда көй чыгара алмыйм. Югыйсә хатыным Сания баянда, улым Азат белән кызым Айгөл пианинода уйныйлар. Гаиләдә минем генә колагыма аю баскан (көлә). Казанда яшәүче авылдашым Габделгазиз абый: “Быел ялга кайткач, мин сине, һичшиксез, баянда уйнарга өйрәтәм”, – дип вәгъдә итте әле. Нәрсә килеп чыгар.

 

Аннары Кубага барырга һәм океанга чыгарга хыялланам. Университетта укыганда тулай торакта негр егете белән торган идем. Диплом алгач, ул кире үз ягына – Кубага кайтып китте. Аның белән әле дә аралашып яшибез. Җае чыккан саен кунакка чакыра. Укыганда качырып кына үзен дә авылга бакча казырга алып кайтканым булды. Ул вакытта авыл халкы негр күргәнмени инде. Моңа бик сәерсенеп карадылар. Теге оялуыннан бакчага да чыкмады.

 

Дуслар: “Син инде океанга күптән чыгар идең, җыр текстларыңны бушка өләшмәсәң”, – диләр. Ләкин кешелек сыйфатларым буенча, бу миңа хас әйбер түгел. Беркөнне Башкортостаннан яшь кенә җырчы кыз шалтыратып, текстларга заказ бирде. Әңгәмәбез ахырында бәяләр белән кызыксына бу. Җыр текстларын сатып бирмәвемне әйткәч, хәйран калды. Ничек инде кулымны сузып, җырчыдан акча сорыйм? Өстәлгә атып китсә, эткә аткан кебек, кесәгә салса, хәер биргән шикелле. Авторлар турында дәүләт кайгыртырга тиеш.

 

– Һаман яшь булып калуыгызның сере нидә?

 

– Яшьмени мин?!

 

– Үз яшегезне биреп булмый.

 

– Исән чакта изгелек эшләп калырга кирәк. Кешедәге җылы караш миңа бик тәэсир итә. Көне буена берәүгә генә булыша алсам да, үземне бәхетле хис итәм. Ә инде вакытым тыгыз булып, кешене кире борсам, көне буе үкенеп йөрим.

 

Аннары тагын шул ягым бар: үч саклый белмим. Ике арадагы аңлашылмаучанлыкларны тиз онытам. Начарлык эшләсәләр дә, яхшылык белән җавап кайтарам. Бер танышым икенчесенә: “Бу Вазыйх ник шулхәтле газаплый икән мине, кылган усаллыгымны да кичерде”, – ди икән. Миннән дә үзенә карата начар мөгамәлә көткән, күрәсең.

 

Романтик, тыныч кешемен. Яшь булып күренергә, бәлки, шул сыйфатларым да йогынты ясыйдыр. Әмма үзем турында алай яшь күренәм димәс идем.

 

– Ашау ягына килгәндә, нинди ризыкларны аеруча яратасыз?

 

– Камыр ризыкларын үз итәм. Ә пилмән, өчпочмак, бәлеш өчен үлеп китәм.

 

– Ашарга пешерә беләсезме соң? Бу эшне еш башкарырга туры киләме?

 

– Соңгы вакытта аш өендә сирәк күренәм. Балалар кайтканда гына үземнең “фирменный” ашымны пешерәм. Бик яраталар. Югыйсә әллә ни искитәрлек ягын да күрмим. Сания дә: “Син пешергән бәрәңге шулпасын балалар аеруча ярата, калдырмыйча ашап бетерәләр”, – ди.

 

– Алай мактагач, әллә ул аш пешерүнең үзегезгә генә билгеле сере бармы?

 

– Юк инде (көлә). Суыткычта нинди ит бар, шуларның барысын бергә тутырам. Сыер-сарык итеме, каз-үрдәкнеке эләгәме. Без, ир-ат халкы, ашарга яратабыз бит, шуңа шулпага итне мулдан, жәлләмичә салам. Ә менә бәрәңгене минем кебек әнием дә, Сания дә пешерә белми. Аны мәрхүм әбием рецепты буенча әзерлим. Кабыгы әрчелмәгән бәрәңгене урталай ярам да, өстенә туң май сылап, мичкә тыгам. Авыз суларын китерерлек була.

 

Соңгы вакытта балык ыслау белән мавыгып киттем. Таныш-белешләр арасында туй-юбилей табынына да заказ бирүчеләр бар. Әле кичә генә кич буе шуның белән утырдым. Җайланмасын сатып алдым да, рәхәтләнәм. Ашыйсы килгәндә балык алып кайтам да, шундук ыслап куям.

 

– Нинди планнар белән янып-көеп яшисез?

 

– 1 сентябрьгә әнием Рәхиләгә багышлап китап чыгара алсам, күптәнге хыялларымның берсе тормышка ашыр иде. Бүген аңа атап язылган 100 гә якын шигырем бар. Шуларның барысын да бу китапка кертергә уйлыйм. Әлеге җыентыкта шулай ук әниемнең тормышын сурәтләгән тезмәләр дә урын алачак. Ул шигъри циклларда аның токмачлы ашлары, йон эрләп, оекбаш бәйләүләре, көлтәләп печән ташулары тасвирланган.

 

Аннары Шәүкәт Галиев белән райондашым каһарман Бари Шәвәлиев турында уртак китабыбыз туарга тиеш иде. Шәүкәт абый моны башкарып чыгуны минем өскә йөкләде. Аның шул әманәте өстемдә тора, һаман үти алмавыма оялып йөрим. Быел әлеге ниятне, ниһаять, ахырына кадәр җиткерергә телим.

 

Җыр текстларыннан гына торган китап та чыгарасым килә. Анысын быел башкарып булырмы инде. Эшлисе эшләр күп, кызганыч, шуларга тотынырга вакыт җитми.


Сиринә БӘДРЕТДИНОВА
Ирек мәйданы
№ 7 | 13.08.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»