поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.08.2010 Җәмгыять

СЕРЛЕ ТӨЕН

Сәер халәт: мин яшьлектә язларда гына яшәгәнмен. Ел фасылларының калганнарын җандагы ялкын, дөньяны чиксез яратуым барыбер яз ясаган һәм җаным аша туктаусыз язгы ташкыннар ташып торган. Шуларга шигъри ташкыннар да килеп кушылгач, мин бер халәткә кергәнмен.

Сәер халәт. Әле генә шулай дим дә, ул чакларда мин җанымның давыллар иркендә икәнен аңлый идеммени! Җаныма хис өермәсе булып бәреп кергән шигырь ташкынын кузгата алган җанны-шагыйрьне эзләвемне дә аңламый гына, аккан су, искән жил, сибелгән нур кебек җаным теләгән тарафка бара гына идем һәм менә ул – тере ут өермәсе минем каршымда басып тора! Әйе:

 

"Толпар бирегез миңа!

Кешеләр.

Ник дәшмисез?

Мәхәббәтне аңларга

Әллә артык картмы сез?

Әллә артык яшьме сез?" –

 

дип, бар дөньямда күкрәгән зат минем яз-тәрәзәмдә пәйда булды. Мин ул "Ярсу"ның күзләрен шул мизгелдә үк таныдым – чөнки минем гомер дип аталган унсигез ел Вакыт эчендә бүтән андый күзләрне очратканым булмады. Нәкъ җаннан ташкан ярсу ярларын эзләгәндә, яз тараткан яфраклар минем хисләремне хуплап, туктаусыз кул чабып торганда, минем ярсуыма икенче ярсу килеп кушылды. Артык якты янган лампа үз нурлары белән янындагы бар нәрсәләрне каплагандай, мин фәкать анын күзләрен генә күрдем һәм... алардагы тарту көче (кичер мине, Җирем) Җирнекеннән көчлерәк иде. Мин аның кебек толпар да таләп итми, күкнең җиденче катына күтәрелдем дә, шунда яши башладым. Мондый күккә ашуның җирдәге чагылышы бик гади дә булып тоелыр, ә ни хәл итәсең, без җиргә сөрелгән гөнаһлы бәндәләр генә шул. Мин гап-гади авыл кызы хыялым белән күзгә-күз очрашуны, минем уемча, ул чакта бик лаек кичердем. Егылып та китмәдем, шашып кычкырмадым да. Йөземне кулларым белән капладым да бүлмәдән чыгып йөгердем. Кызлар гына миңа ни булганын аңлап, инде тәрәзәгә капланганнар да аны күзәтәләр һәм бу хәлнең хаклыгына ышана алмыйлар иде.

 

Әйе, яз иде. Бөреләр ни буласын, ни күрәсен белми, ә кояш... Шул кояшны бер күрер өчен генә бер мизгелгә генә дөньяга килсәң дә ярый икән дигән уй миемне яндырып узган иде ул чакта. Аның күзләре әллә ниткән сихри нурлар белән шул кояшка тоташканнар иде. Ә ул, әллә аның җирдән артык ерак китәсе килмәгән, һаман оран сала:

 

"Толпар бирегез миңа.

Кыйссалар буйлап чабыйм;

Үземнең сөюемә

Тиң булган сөю табыйм".

 

Мин исә шул күтәрелүемнән күкнең җиденче катыннан төшәргә уйлап та карамадым. Абынуларымны күк кантарларына абыну дип кенә кабул иттем, ә җирдәгеләр алар минем катыма килеп китүчеләр генә иде. Мин шулай уйлап яшим, тик башкалар минем уртак сукмактан йөрмәвемне күреп тә, аңлап та торалар һәм үз сукмакларына кертергә тырышалар, ә мин карышам.

 

Аны күргәннән, аның җан ташкынына кергәннән бирле, минем яшәешем канатсызлар, хыялларына таба очмаучылар белән тарткалашуга әверелде, ахры. Хәер, мин үземне шәйли башлаганнан бирле очам бугай, тик башкаларга шуны сиздермәс өчен мең ялган уйлап табам, үз-үземне, уй-хисемне яшерә-яшерә тәмам артист булып беттем. Алай түгел, мин икенче дөньядан башкаларның яшәешен күзәтеп торучы затка әверелдем. Минем мондый халәтемне ул да белми һәм белә дә алмый, чөнки минем үзем төзегән дөньямны ялгыш кына да җимертәсем, җиргә төшәсем килми иде. Тойгыларымны да ялгыш кына да сиздермәскә иде... Тик учактан очкын чәчрәми каламыни!

 

Мөдәррис университеттан чыгарылган булса да, тулай торактан китмәде. Китә алмады ул яшьлек дөньясыннан! Ул чактагы тулай торактагы яшьлек тормышының нинди гүзәл икәнен сөйләсәң, бүгенге яшьләр ышанмаслар да кебек. Ул тулай торакның һавасы ук ярсу. Мәхәббәт, яшьлек тантанасы иде! Ә кичләре... Ә кичләрен җирдәге барлык калганнар да күккә – минем янга күтәреләләр. Яшәү-яшьнәү! Мөдәррис яңа язган шигырьләрен миңа укырга барыбер вакыт таба, чөнки аның бер сәер сыйфаты бар – гавамнең бәйрәм арбасыннан төшеп кала белә иде ул һәм бу сыйфат безгә икәүдән-икәү генә шигырь укырга мөмкинлек бирә иде. Дөресрәге, аңа – укырга, миңа – тыңларга, чөнки мин ул чакта аңа бер генә шигыремне дә укымадым, әмма Мөдәррис үтә сизгер, гаҗәеп күзәтүчән иде. Коридор төннәренең берсендә тәрәз каршында шигырь укыды-укыды да сорап куйды:

 

– Менә шунда басып торганда син ниләр күрдең?

 

– Кайда? – дим.

 

– Кайда-кайда? Айда! Маңгай күзләрең ни күрде дә, күңел күзләрең ниләр күрде, ниләр тойдың? – дим мин сиңа. Бер дә алдашмый гына әйт әле, бу бар нәрсәне хәл итәчәк, аңлыйсыңмы?!

 

Мин аның бу үтенечен үтәдем. Тамчы да ялгансыз бар күргән-тойганымны әйтеп бирдем, тик күңел күгемдә аның да минем белән бергә очып йөрүе турында ләм-мим бер сүз әйтмәдем. Мөдәррис бер мизгелдә генә әллә ничек картаеп, бабай булып алды да нәкъ картларча сакалын сыпырып куйды. Нидер сорамакчы булды, кире уеннан кайтты. Мин сорап куйдым:

 

– Ник сорарга уйлагач, сорамадың инде?

 

– Син каян белдең аны? – диде ул, сәерсенеп.

 

– Белдем, ә ни иде соң?

 

– Сорап алып булмый торган нәрсәләр бар... шуларның берсе иде...

 

Шулай диде дә тынып калды. Ул сорау... язмышларны хәл итәргә тиешле төен шул сорау һәм җавап эченә төйнәлеп калуын ул чакта белми идем әле мин. Әмма ул чакта ук Мөдәрриснең гаҗәеп горур җан икәнен аңларга өлгергән идем. Ни хәл итим, үзем дә шул хәлләрдә, әмма җан халәтемне бер ым, хәрәкәт белән генә дә күрсәтмәс өчен аның янында каткан сын кебек басып торам. Ул да минем халәтемне ул чакта ук аңлаган булган. Соңыннан әйтте: "Син минем янда статуэтка кебек катып тик тора идең бит", – дип. Күзләрен генә моң, үкенеч болыты каплаган иде.

 

Мөдәррис миңа "Кыңгырау" китабын да, "Учак урыннары"ның да корректурасын алып килде. Күзләремә карап, һәр шигырен укып чыкты. Һәр шигырен укыганда, шул шигырьне яздырткан халәткә керә һәм мондый әверелешне мин башка бер генә шагыйрьдә дә күргәнем булмады.

Әйе, менә ул алма бакчасында йөри һәм бар булганы белән ул сине шул гүзәллек дөньясына алып керә, алма исен иснәтә, сокландыра...

 

Менә ул тарих буйлап китеп бара. ''Ә ничек?" – диярсез. Шулай. Ул үзенең күз карашы, барышы, тавышы, тагы әллә ниткән үзенә генә хас тылсымнары белән тарих буйлап баруын барыбер аңлата, үзе белән бергә атлата, ут йота, сусый, сикерә, оча, егыла, тора... Хәтта әбисе кочагына ятып та күрсәтте ул миңа. Димәк, аның театр даирәсенә тартылуы, Чаллы халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшләп йөрүе дә юктан гына булмаган. Тик мин үземдә аңа эчке халәтемне сиздермәслек көч таба идем һәм шундый була алуым белән горурлана да идем әле, юләр...

 

Тишек пәлтә

 

Мине, күктә очып йөргән кызны, һәрчак ир-аттагы прозаизм шап итеп жиргә төшереп бастыра. Бәлки шуларның шундый гамәлләре чыбыклап тормаса, үземнең җир кешесе икәнемне дә онытып җибәрер идем. Андый мизгелләр... Шундый да тылсым иясе саналган Мөдәррис беркөн бүлмәмә килеп керде. Пәлтәсен кулына тоткан. Нишләргә инде, ди бу, пәлтәсенең тишек терсәген күрсәтеп. Тәмәке төпчеге яндырган. Бик зур тишек. Шулкадәр пәлтә янганчы исен дә сизмәгәннәр, дип сәерсенсәм дә, ярдәм итәргә булдым. Кыш пәлтәсез берничек тә булмый бит инде. Бер ун-унбиш минуттан кереп алырсың дигәч, тиз генә чыгып та китте һәм борылып та керде. "Син нишләтә аласың соң аны?'' – дип күзләремә карый.

 

– Бар, бар, сизелмәслек итеп төзәтермен, – дигәч, тагы чыгып китте. Никадәр генә җир кешесе булып күренергә тырышса да, Мөдәррис тә итәк кисеп җиң ямау дигәнне чамаламаган булып чыкты. Соры пәлтәнең эчке капламын кисеп, тишек терсәкне тәки ямап бирдем үзенә һәм бик сәер генә бәя дә алдым: "Бу тишекне ямау пүчтәк, безнең әле тарих тишек..." Мин өстәдем:

 

Менә шуны аңлыйсы бар, –

Милләтемнең яраларын,

Араларын ямыйсы бар.

 

Мөдәррис бер мизгелдә тып итеп тамган тамчыдай таралып, кечерәеп калды һәм күзләрен тутырып карап торды да:

 

– Әллә син дә... син нәрсә, минем уйларымны укыгандай. Мин дөрес ишеттемме ул? – дип, туктап калды. Тагы нидер сорамакчы булды, сорамады. Мин тагы берни дә әйтмәдем, чөнки инде бу мизгелләрдә тишек пәлтәне генә түгел, ничек кенә сәер тоелмасын, Мөдәрриснең үзен дә онытып, тарих тишегенә кереп киткән идем.

 

Өченче дәшмәү

 

Мин тулай торакның 100 нче бүлмәсенә сөрелгән идем инде. Кышкы каникулда ниндидер сәбәптән соңгарак калып, Янаулга кайтырга җыенып йөрим. Бүлмәдә ялгызым гына. Тагы Мөдәррис килеп керде. Тулай торак тып-тын. Шушы тынлык ничектер яшьлек романтикасын сүндереп, җиргә якынрак тартып төшерә иде шикелле. Күзгә-күз карашып тордык та, икебез бер авызлап: "Әйдә, чәй эчәбез", – дидек һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрдек. Мөдәррис ул болай авыз-күзләр белән генә көлми, бөтен гәүдәсе белән, хәтта, урын булса, тәгәрәп ятып көлә. Тәгәрәп киткән тимер караваттан чак торып өстәп куйды: "Бәрәңге дә кыздырыйк инде".

 

Әйе, ул кыздырган студент бәрәңгесенең тәмен аңлар өчен, мөгаен, безнең заманга кайтып карарга кирәктер. Мин кухняга чыгып-кереп йөрим. Мөдәррис һаман кулларына терәлеп караватта утырып тора. Карашлары каядыр еракка төбәлгән һәм... мин каравымны яшерер өчен көзгедән генә аңа карап алмакчы булган идем, чак кычкырып җибәрмәдем. Керфекләре... ниндиләр икән аның, керфекләре! Аһ, гадәти халәттән чыгып китү мизгеле һәлак итә түгелме мине?! Минем бармакларым җан халәтемә буйсынган һәм шул керфекләргә кагылып, чынлыгын тикшергәнемне сизми дә калдым. Утка кагылгандай кулымны тартып алып, артыма яшердем, тик соң иде инде. Мөдәррис карашын бер кая да күчермичә генә әйтеп куйды: соң, туганым...

 

Бу – мин аның дөньясыннан китәргә тиеш дигән сүз иде. Соңрак ни өчен икәнен группадашларым җиткерде: Мөдәрриснең улы туарга тора икән. Мин Мөдәрристән йөгереп диярлек качтым һәм... бик озакка, ләкин мине күкләргә күтәргән хыялымнан кача алмадым: ул минем җанымда калды.


Нәҗибә САФИНА
Ватаным Татарстан
№ 168-169 | 20.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»