поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.08.2010 Җәмгыять

ТӘРТИПЛӘРЕ УҢАЙ ЯККА ҮЗГӘРДЕ

30 июльдә «Сөләйман» мәчетенең фарыз залы балаларның шат авазына күмелде. Биредә 3 атна ял иткән нарасыйларның лагерь-җәйләвен ябу тантанасы булып узды. Дини мәҗлестә, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк, 63 баланың әти-әниләре дә килгән иде.

Җыенны алып барган мөгаллимә Роза ханым Мортазина быелгы җәйләүгә балаларның Казаннан һәм Татарстаннан гына түгел, бәлки Тольятти кебек ерак төбәкләрдән дә килүләрен бәян итте.

 

Менә залның түренә остаз Фәнис хәзрәт Мингәрәев җитәкчелегендәге «Гыйбадәт» отряды малайлары чыкты. Күзләре күрмәүчеләрдән торган бу отряд әһелләре мөселман егетләре арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыкканнар, чынлап та алар Коръән аятьләрен бик матур укып күрсәттеләр. Хәтта үзләре язган шигырьләрен укыдылар, курайда уйнадылар.

 

Бу мәҗлестә татар халык җырчысы Миңгол Галиевнең катнашуы һәм дингә өндәүче мөнәҗәтләр әй түе нур өстенә нур булды. Ул балаларга әти-әниләрен хөрмәт итәргә, динне ташламаска дигән киңәшләрен бирде.

 

Лагерьның ябылу тантанасына «Мөслимә» мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллинаның килүе бу мәрасимга үзгә бер җанлылык бирде, җитди төсмер өстәде. Быелның 8 июлендә Әлмира апа Мәскәүдә мөселман яшьләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашкан икән. Ул аннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Тик, ни кызганыч, Мәскәүдә Татарстандагы дини эшләрне белеп бетермиләр яисә белергә теләмиләр. Хәзерге вакытта Россиянең башкаласында, аеруча метрода яулыктан йөргән хатын-кызларны күрмәвен дә әйтеп узды Әлмира апа. Ул балаларга көләч йөзле булырга, мөселманнарның әдәп-әхлаклы икәнлеген күрсәтергә кирәклеген әйтте. 30 августта – Республика көнендә узачак мөселманнар җыенына килергә чакырды.

 

Аннары балаларның әти-әниләренә сүз бирелде. Ләйсән Дәүләтшина, Фәрит Шаһиев һәм башкалар мондый күркәм лагерь-җәйләүне оештырган имам хатип Илдар хәзрәт Баязитовка, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә абыстай Гыйльметдиновага, бүтән хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләрен ирештерделәр.

 

Менә балалар өчен иң бәхетле мизгелләр якынлашты. Мөтәвәллият әгъзалары аларның һәммәсенә зур-зур бүләкләр әзерләгән иде. Иң бәһале һәдия – ноутбук бәйгедә беренче урынны алган Аяз Шаһиевка насыйп булды. Икенче һәм өченче урыннардагы Мөхәммәдмурад Зиннуров, Инсаф Шәрәфиевка кесә телефоны, фотоаппарат бирелде.

 

Бу көнне «Сад» нәшриятының күп санлы китапларына (һәр пакетта – 20 данә) һәм башка бүләкләргә ия булган балаларның йөзләрендә бәхетле елмаю чагылды. Аларның 12 тәрбиячесе бу көнне үзләренчә куандылар.

 

Дини мәҗлес «Туган тел» җырын урыннан торган килеш җырлау белән тәмам булды.


Хатыйб ГӘРӘЙ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»