поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.08.2010 Дин

“БАШКАЛАРНЫ КОТЫРТУ ӨЧЕН ЭШЛИМ”

Күптән түгел Интернет челтәрендә татар телле www.musulman.su сәхифәсе эшли башлады. Моңа кадәр дини теманы яктырткан татар сайтлары булмады. Ислам турында сөйләүче, язучылар барысы да урысча, ике вариантлы итеп ясалган булсалар да, татар теленә игътибар шулкадәр генә иде.

Мusulman.su да төрлесе бар – яңалыклардан башлап актуаль темаларны күтәргән мәкаләләргә һәм видеоязмаларга кадәр. Моннан тыш “Иман” мәркәзе www.imantv.su адресы буенча ике телдә “Иман” радиосын эшләтеп җибәрде. Бу гына түгел, шушы ук исемдә дини телевидениенең оештыру эшләрен төгәлләп киләләр. Радио да, телевидение дә әлегә тест режимында эшли, шулай да, интернетка тоташучылар имамнарның вәгазьләрен, мөнәҗәтләр тыңлый ала. Боларны оештырган Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБтан бу эшләрнең перспективасы турында сораштык.

 

– Без имам, хәзрәтләрне мәчеттә вәгазьләр укучы, мәдрәсәләрдә белем бирүче итеп күзалларга күнеккән. Бик сирәкләре генә актив тормыш алып бара, китаплар, медиапродукция чыгара, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә. Сезне барысы да күпләп дини әдәбият чыгаручы буларак белә, соңгы вакытта интернетта да эшчәнлегегезне алып барасыз. Социаль челтәрдә актив язышасыз, үз сәхифәләрегезне дә булдырдыгыз. Татар телендә дини сайт ачуга нәрсә этәрде? Бу эштә кемнәр булыша?

 

– Ислам турында татарча сайтлар булмауга гаҗәпләнә идем, бу турыда матбугат битләрендә дә, гамәли конференцияләрдә дә һәрвакыт чыгыш ясадым. Күпме сөйләдек бу теманы, чәйнәдек, ләкин “Әйе, кирәк” диләр, тик моның белән берсе дә шөгыльләнми. Бернинди алга китеш булмагач, мәсьәләне үзебезгә хәл итәргә туры килде.

 

Шәхсән үзем рухият белән бәйле текстларның урысчага караганда туган телдәгесен укырга яратам. Йомшак, нечкә текстлар елап укыла, йөрәккә тия. Ә урысча корырак килеп чыга. Шөкер, яңа сәхифәләребез белән кызыксынучылар бар. Ачылу белән тотрыклы кулланучылар даирәсе хасил булды. Көн саен дистәләгән кеше кереп карый, бу күңелне күтәрә.

 

Ресурста барысы да бар. Яңалыклар элгәндә Татарстан белән генә чикләнмибез, чит илләрдә яшәүче мөселман кардәшләрнең дә тормышы кызык. Без интерактив аралашуны да булдырдык. Киләчәктә татар телле ислами интернет ныклап үсеш алачагына иманым камил. Интернетка җитди караш ныгый бара, аның тормышта кулланылышын үстерү кирәклеген җитәкчеләр дә аңлый. Соңгы берничә ел эчендә бөтен авыл мәктәпләрендәге компьютерларны интернетка тоташтырдылар, моның тәэсире сизелә. Безнең ресурска яшүсмерләр керә, 12-13 яшьлек кызлар-малайлар яза, аралашабыз. Кызыксыналар, сораулар бирәләр.

 

ТР Диния нәзарәте белән бергә “Таян Аллага!” дип исемләнгән әдәби конкурс игълан иткән идек, Ураза гаетенә аның җиңүчеләрен билгеләячәкбез. Безгә 100 дән артык ислам белән бәйле драма, чәчмә әсәр килде. Катнашучыларның иҗат җимешләрен безнең сайтта аерым сәхифәдә күреп булачак. Бәлки, ул аерым сайт булып дөнья күрер. Классик язучыларыбызның да исламга кагылышлы әсәрләре бик күп. Бу татар шигъриятендә дә көчле чагыла. Халык алар белән танышып, ул әсәрләргә яңача караш булыр дип өметләнәм.

 

Бу ресурсны “Иман” мәркәзе эшли, быел безнең эшчәнлеккә 20 ел тула. Бу вакыт эчендә зур күләмле архив тупланды. Аны электрон форматка күчереп киләбез, ул да интернетта урын алачак.

 

Бу перспективалы эш, вакытында алынганбыз дип Аллага шөкер итәм. Күпләр бүгенге вәзгыятьтән чыгып эш итә, ә без динамиканы күрергә тырышабыз. Интернет челтәрендә утыручыларга күптөрле һәм төрле телләрдә мәгълүмат тәкъдим итү мөһим. Ислам дине турында сәхифәләр урысча гына түгел, татарча да булырга тиеш.

 

– Рамазан аенда “Иман” радиосы тыңлаучылары арта төшер...

 

– Ике радио да әлегә тест режимында эшли, тотрыклы рәвештә эшли башлауга күп вакыт калмады. Безнең фонотека архивында 90 нчы еллардагы вәгазьләр дә бар, алар музей экспонаты кебек кадерле мирас. Ядкәрләребез киштәләрдә тузан җыеп ятмасын, булганнарын эфирга бирә барабыз. Биредә абруйлы хәзрәтләрнең вәгазьләре яңгырый, мөнәҗәтләр белән үрелеп бара. Урысча радиолар күп, ислам тематикасына кагылышлылары да бар. Ә менә ислам турында сөйләгән татарчасы уникаль, без бердәнбер һәм беренче бу өлкәдә.

 

Рамазан ае дәвамында оештыру мәсьәләләре хәл ителеп бетәр дип уйлыйм. Рамазан бәрәкәтле ай, Ходай ярдәм итәр дип ышанабыз. Ураза ае дәвамында тыңлаучыларыбыз андагы үзгәрешләрне сизә башлаячак. Биредә алып баручылар да булачак, исламга кагылышлы актуаль яңалыкларны җиткерәчәкбез, аерым тапшырулар, туры эфирдагы интервьюлар каралган, көнүзәк проблемаларга кагылу, мөселманнар тормышын яктыртуны планлаштырабыз. Радионың әдәби-музыкаль үлчәме дә булачак, ләкин барысы да дини төсмердә барачак, хәләл музыка яңгыраячак. Әлбәттә, төп басым вәгазьләргә ясалачак. Кыскасы, тиздән ул тулы канлы радио булып эшләячәк. Бүген дин өчен көрәш бара, динебезне бозып аңлатучылар бар, чын хакыйкый ислам өчен радио эфирында да көрәшәчәкбез.

 

Безнең арттан иярүчеләр булыр, ислам тематикасын яктыртучылар табылыр дип өметләнәм, без күбрәк булган саен яхшырак. Мин моны башкаларны котырту өчен эшлим, мәйдан бар, әйдәгез, егетләр, эшләгез дип әйтәсем килә.

 

– Күпчелек радионы гадәти радиоалгычлардан тыңларга күнеккән. Өйдә, машинада тыңларга мөмкин. Интернет радионың бер уңайсыз ягы бар: аны компьютерда интернетка тоташкан килеш кенә тыңлап була. Сирәкләре “Азатлык”тагы тапшыруларны яздырып алып, соңыннан плеердан тыңлый. Сез “Иман” радиосын нинди максат белән ачтыгыз? Аны кызык, дәрәҗә өчен булдырдыгызмы, әллә Интернет радиолары FM ешлыгында эшләүчеләрне кысрыклап чыгарыр дип уйлап, алга карап эш итүме бу?

 

– FM дулкыннарында эшләү читен, ешлык алу мөмкин түгел, моңа күп акча кирәк. Без иртәгәгә карап эшлибез. Менә күрерсез, күп вакыт узмаячак, радионы интернеттан тыңлый башлаячаклар, эфир радиолары үзеннән-үзе юкка чыгачак. Чит илләрдә бу гадәти күренеш, анда машиналарда интернетка тоташып була.

 

“Иман” мәркәзе һәрвакыт сукмак салучы, башкаларга юнәлеш күрсәтүче булды. Совет заманында дини нәшрият булдырдык, халкыбызга меңнән артык исемдәге китап бастырдык. Безгә кадәр дини нәшриятлар юк иде, ә хәзер ислам юнәлешендә эшләүче дистәләгән нәшрият барлыкка килде. “Иман”, “Сәламәтлек”, “Сердәш”, “Бакча” һ.б. газеталар басылды. Аларның тиражлары 50 меңгә кадәр җитә иде. Ихтыяҗ барлыгын башкалар да күрде, бүген күпләр хосусый газеталар чыгара. Бу юнәлештә халыкка хезмәт күрсәтүчеләр артты. Китапларыбызның сыйфаты да яхшыра бара. Кирилл хәрефләре белән Коръән-Кәрим, 600 битле хәдисләр китабы чыкты, дини календарьлар бастыруыбызны дәвам итәбез. Шушы арада каты тышлы, төсле “Рамазан. Ураза” исемле бик матур китап дөнья күрде. Арзанлы догалыклар, намаз уку тәртипләре язылган китапчыклар, белешмәләр чыга.

 

Иманым камил, татарча дини сайтлар да барлыкка киләчәк, эшләп була икән дип тотыначаклар. Радионы эш булмаганлыктан, җиңеллектән ясамадык, эшләдек, эшләргә мөмкин икәнне башкаларга да күрсәтергә теләдек. Башта рецепт күрсәтергә кирәк. Дәртле талантлы яшьләр бар, безгә карап алар да шундый ук продуктларны булдыра башлар, үзара конкуренция барлыкка килер. Нәтиҗәдә сыйфатлы радиолар хасил булыр. Интернет мөмкинлекләре татар ареалында аз файдаланыла. Кыенлыклар булса да, алар хәл итәрлек.

 

– “Иман” телевидениесе ничек эшләячәк? Әлегә анда да татарчасында вәгазь күрсәтелә. Мәсәлән, җомга намазыннан туры трансляция булачакмы? Чит төбәкләрдә яшәүчеләргә бу бик уңайлы булыр иде. Мәсәлән, моны “ТНВ” эшләми.

 

– “Иман” телевидениесе тест режимында эшли. Әлегә интернет каналга тарихи язмаларыбызны гына эләбез. Бу аз. Видеопродуктлар җитештерүчеләр белән килешүләр төзеп, аларны тапшыруларга кую эшләре белән мәшгульбез. Заманави телевидение казанышларын эшкә җигәчәкбез. Туры эфирда эшләүгә басым ясаячакбыз, интерактивка игътибар биреләчәк. Җомга намазларыннан туры трансляцияләүне көйлиячәкбез, бу планда бар. Туры эфирда сөйләшүләр, әңгәмәләр булачак, сорауларга җаваплар яңгыраячак. “ТНВ”га сүз тидерәсем килми, объектив сәбәпләр аркасында алар кирәк кадәр ислам тематикасына игътибар бирә алмый, эфир сеткасы кысан. Шулай булуга карамастан, даими рәвештә татар телендә “Нәсыйхәт” һәм “Җомга вәгазе” тапшырулары күрсәтелә. Урыс телендә “Актуальный ислам” эфирга чыкты. Елдан-ел “ТНВ”да мөселман сегменты үсә бара. Гаетләр трансляцияләнә. Без “Иман” тапшыруларында исламны пропагандалауда бөтен мөмкинчелекләрне кулланырга тырышачакбыз.

 

– Бездә “ТВТ”, “Диван.ру” кебек кабель каналлар бар. “Иман” телевидениесен аларның пакетына кертү турында уйлаганыгыз юкмы? Аннары соңгы елларда федераль дәрәҗәдә эшләүче ислам каналы турында күп сөйлиләр, Медведев та булыр дип вәгъдә итте, ләкин алга китеш сизелми.

 

– Кабель телевидениесе пакетына керү – безнең хыял. Шуңа омтылырга тиешбез һәм аңа кадәр үсә алырбыз, мөгаен. Сыйфатлы продукт тәкъдим итә алсак, алар үзләре үк кабель пакетка керүебезне сораячак. Русиядә 3 федераль православие каналы эшли, алар төрле спутник һәм кабель телевидениесе аша трансляцияләнә икән, әлбәттә, ул да бездә булырга тиеш. Әйе, 24 сәгать буена ислам каналы кирәк, моны булдырыгыз дип җитәкчеләрдән сорыйбыз. Ләкин берсе дә буш урында эшли башламаячак. Башта үзебез эшләп күрсәтергә тиеш. Аннары сынау үткәч, “Менә, әфәнделәр, мөселман каналын эшләдек, бер дигән, аны зуррак масштабларда башкарып була!” дип федераль каналга кадәр үстерү буенча конкрет мәсьәләләр турында сүз алып бара башларга мөмкин. Нигез булуы мөһим. Булдыклылыкны дәлилләү үзебездән тора. Мәскәү белән сөйләшкәндә күрсәтерлек продукт булырга тиеш. Зур әйбер кечкенәдән башлана.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 7 | 13.08.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»