|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2010 Җәмгыять
АКТРИСАКөзге каршында озак утырды ул. Көзләр төсе кергән бит-маңгайларына кыйммәтле крем сөртте. Йөзе алсуланып киткән сыман булды. Чал кергән чәчләрен ул кичтән үк буяп коңгырт төскә керткән иде. Бигудига урап бөдрәләтеп-күпертеп җибәргәч, ярыйсы ук килешле булып чыкты болай. Иреннәр инеккә, тырнаклар лакка буялды. Кырыйга чыгып үсә башлаган кашларын йолыккалап, керфекләренә сөрмә тарткач, тәмам яшәреп китте: күргән кеше «бер дә картаймыйсыз», дип әйтерлек булды. Юк, аңа, чыннан да, карт күренергә ярамый. Ул бит Актриса. Тамашачы күңелен яулаган, мактаулы исемнәргә, һәртөрле премияләргә лаек булган Актриса. Кыз-кыркыннар аны урамда очратсалар, сокланып карап калалар, сәхнә йолдызы булырга хыялланганнары аның янәшәсенә басып, фотога төшәләр, өлкән яшьтәге тамашачылар аның әле яшь чагын хәтерлиләр. Ир затлары һич яшермичә: «Мин Сезгә гашыйк идем, бигрәкләр дә чибәр идегез», – диләр. Хатын-кызлар: «Мин Сезгә охшарга тырышып, Сез кигән күлмәк сыман күлмәк тектергән идем», – дип, аны яратып аркасыннан сөяләр. Бу мактаулар, бу сокланулар актрисага ошый. Шуның өчен яши, шуңа гомерен багышлады ич ул. Гаилә, балалар, туганнар якын булса да, чын тормышы сәхнәдә иде ич аның.
Театрдагы өлкәнәя барган актрисалар аңа бераз көнләшеп тә карыйлар, яшьләр аның кебек булырга тырышып аңа елышалар. Иң көнләштергәне – «VIP» дип аталган дәрәҗәле кешеләрнең аңа игътибарлы булулары. Күбесе ул уйнаган спектакльләргә махсус аны карар өчен киләләр. Кыскасы, аның бәхетле булырга, дан нурында коенырга тулы хокукы бар. Олыгаю, әлбәттә инде, кәефне кыра, ләкин аңа фаҗига итеп карамый артистка: һаман да сәхнә тота бит әле ул. Өлкән яшьтәге хатын-кыз рольләрен аның кебек башкаручылар юк. Картайганда да кирәгеңне белеп яшәү бәхет түгелмени?!
Менә бүген дә бәйрәм тантанасы үтәсе мәйданга ул үзен мактаганнарын ишетергә бара. Яше-карты, ир затлары, кыз-хатыннар, аңа юл биреп, түргә уздырачаклар. Ә түрдә – «vip» өчен әзерләнгән урыннар. Аны шунда чакырып алачаклар, урын бирәчәкләр. Ул нәзәкатьле итеп кенә баш иячәк, матур итеп кенә елмаячак, колакка рәхәтлек бирә торган тавыш белән рәхмәт әйтәчәк.
Киемне озак сайлады актриса. Гардеробы бай иде аның, ни кияргә теләсә – шунысы бар. Унлап туфли, унбишләп эшләпә генә киеп карады ул. Замана модасы – чалбарны да киеп салды, итәкне күлмәккә алыштырды. Ниһаять, курчак кебек киенеп, кояш кебек балкып, тантана узасы мәйданга китте. Яшәгән йорты мәйданнан ерак түгел иде – җәяүләп кенә барды.
Мәйдан гөж килә. Күбрәк түбәтәйле башлар. Марҗа киемен гарәпнекенә алыштырган мөслимә татар кызлары итәгатьле генә йөриләр. Артисткага аларның бу киеме ошамый. «Элек татар кызларының күлмәк итәге җилферди иде, хәзер лыштырдый», – дип көлә ул.
Артистканы олылап каршылады халык. Аны бик күпләре таный һәм хөрмәт итә иде. Мәйданның бер өлеше тасма белән әйләндереп алынган. Андагы урыннар буш. Ул урын «vip»лар өчен. Тегесе белән баш иеп исәнләшеп, монысы белән күрешеп, мәйдан уртасына таба атлаганда кемдер:
– Киләләр! – диде.
Халык, этешеп-төртешеп, тасма тирәсенә тезелде. Һәркемнең «vip»ларны күреп каласы килә иде. Артистканы, тасманы күтәреп, «vip»лар үтәсе мәйданның буш өлешенә кертмәкче иделәр, сакта торучы милиционер:
– Туда нельзя! – диде.
Менә «vip»лар күренде. Кырык-иллеләп кеше булыр. Аларның мәйданга якынлашканын артистка очынып каршылады. Ул аларның бөтенесен үк танымаса да, унлабын яхшы белә иде. Төрле уңай белән оешкан мәҗлесләрдә алар белән очрашканы һәм комплиментлар ишеткәне бар.
«Vip»лар аның яныннан үтеп киткәндә, артистка тагын да очына төшеп, кулларын туп керткән футболист сыман күккә чөеп исәнләште. Бик җитди кыяфәт белән мәйдан уртасына атлаучы «vip»лар аны ишетмәделәр. Халыкның гөжләве, бәлки, ишеттермәгәндер. «Vip»лар үтеп киткәч, тамашачылар аны янәдән тасманың теге ягына кертергә тырыштылар.
– Анда иркенрәк, утырып торырга урыннар да бар, – диделәр. Ләкин сакта торучы милиционер тагын бер тапкыр:
– Туда нельзя! – диде.
Артистканың җанатарлары милиционерга бәйләнергә керештеләр.
– Как нельзя? Син әллә аның кем икәнен белмисеңме? Она же наша замечательная актриса, – дип татарчалап, урысчалап милиционерны үгетләргә, оялтырга кереште.
Милиционер:
– Не положено, дип кенә җавап бирде.
Актриса үзе дә:
– Они меня знают, они меня знают, – дип милиционер янында чытлыкланып маташкан иде, милиционер:
– Уходите отсюда, – дигәч, язмышына буйсынып, шиңеп калды. Аннан, ник килгәнен дә онытып, тасма яныннан китеп, халык арасына чумды.
Бу күренешне күзәтеп торган түбәтәйле бер агай:
– Артист дисәң артист шул, бахыр. Сәхнә түрендә затлы урыны булгач, монда да үзенә тиң урынга өмет итә. Протокол дигән нәрсәнең ни икән белми, җанкисәгем, – дип, бер гаебе булмаган милиционерга карап, нидер мыгырдады да, ишетелер-ишетелмәс кенә сүгенеп куйды.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|