поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.08.2010 Мәдәният

ВАСЫЯТЬ

Бу үтә дә чиксез кызу җәйге челлә көннәрендә миңа каһарман якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның вафат булуына бер ел тулуга багышланган Коръән мәҗлесләренең берничәсендә катнашырга насыйп булды. Шагыйрь дөньяда яшәгән 71 яшенең күбесен үткәргән, туган авылына әйләнгән Кошки районының Иске Фәйзуллада (Иске Җүрәйдә) якын туганнары тарафыннан оештырылган мәҗлестә катнашмасам да, элеккеге күршесе, бүген Самарада яшәүче авылдашы Ирек Мостаевның сөйләве буенча үземне дә анда булгандай хис иттем.

Мәҗлес башланыр алдыннан мәрхүмнең якыннары һәм туганнары авыл зиратына барып, аның каберен дә зиярат иткәннәр, Иске Җүрәй мәчетендә дә якташлары рухына дога кылынган.

 

Бу көннәрдә шагыйрьнең кабере өстенә һәйкәл кую хәстәрлеге дә алып барыла икән. Әгәр барысы да уйланылганча барса, рамазан ае тәмамланып, ураза гаете үткәч, һәйкәлне тантаналы төстә ачу да күз алдында тотыла. Туганнарның теләге буенча анда шагыйрьнең түбәндәге дүрт юллык шигыре уелып язылырга тиеш.

 

«Җырлар язам, хатлар язам,

                              китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән

                             сырлап салам;

Күпме көрәш китә аның һәр

                             юлына!

Шатланам мин җырлар булып

                             калуыма».

 

Иншалла, уйланылган бу изге гамәлләр тормышка ашсыннар иде инде.

 

Тик шагыйрьнең ятим калган өе яныннан үткәндә генә никтер күңелне моңсулык хисе биләп алды, – дип сөйләде миңа авылдашы (ул Гакыйль Сәгыйровны үзенең остазы дип атый) Ирек әфәнде Мостаев.

 

Әле 1934 елда төзелгән бу өйдә, Гакыйль Сәгыйров әнисе Хәбибҗамал апа белән үткән гасырның 90нчы елларына кадәр Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәренә энесе Наил гаиләсе янына күчеп киткәнче, миңа берничә тапкыр булырга туры килгән иде. Хәбибҗамал апаның егәрлеге, исәнлеге бар чакта алар җәй көннәрендә дә кайтып биредә яши торган иделәр. Ә инде әни кеше тәмам картаеп, йөрергә көче калмагач, ә аннан бөтенләй бакыйлыкка күчкәч, туган нигезгә кайтулар тәмам тукталды. Шул чакта ук без «Бердәмлек»тә шагыйрьнең ятим калган өен саклап калу турында, үзе исән вакытта биредә аның музеен ачу турында мәсьәләне күтәреп чыккан идек. Тәкъдимне хуплаучылар табылса да, бу изге эшне башлап, артыннан йөрергә теләүчеләр генә күренмәде. Һәм бу эш хәл ителмичә, гел артка күчерелеп килә торды. Бу турыда шагыйрьнең 60, 65, 70 еллык юбилейларын үткәргәндә дә күп сөйләнде, эшлекле тәкъдимнәр дә әйтелде. Нурлаттан атаклы «Зюзеев-нефть» ширкәтенең генераль директоры Шамил әфәнде Яһудин (аның әтисе Габделхәй ага тумышы буенча шушы Иске Фәйзулла авылыннан) берничә тапкыр очрашып сөйләшү вакытында мәсьәләнең зур әһәмияткә ия булуын аңлап, кирәкле матди ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә иткән иде. Бәлки, ул сүзендә торган да булыр иде. Тик без үзебез ваемсызлык күрсәтеп, эшләнәсе эшләрнең күләмен билгеләүне, кирәкле смета-проект кәгазьләрен әзерләүне гел артка чигерә килдек. Хәер, акчасыз, файдасы булмаган эшкә кем алынсын инде? Андыйлар хәзер акчага табынган заманда бик сирәк шул.

 

Менә Гакыйль Сәгыйровсыз бер ел үтеп тә киткән инде. Ә аның йортын торгызу эше әле һаман урыныннан кузгалганы юк. Бу турыда Димитровградта шагыйрьнең энесе Наил әфәнде һәм аның тормыш иптәше Халидә ханым яшәгән йортта дин әһелләрен, җирле татар җәмәгатьчелек вәкилләрен чакырып үткәрелгән искә алу кичәсендә дә, Самараның Җәмигъ мәчетендә Коръән мәжлесендә дә сүз бик җитди төстә алып барылды.

 

Димитровградта җирле Җәмигъ мәчетенең яшь имамы Рәмис хәзрәт Рамазанов, ә Самарада Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин үзе, мәрхүмнең рухына багышлап, Коръән аятьләре укып, догалар кылганнан соң, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Димитровградтан – Риваль Идрисов, Равил Шәфигуллин, Роза Әхмәтҗанова, Самарадан – Нурзидә Фәйзуллина, Фәния Шәфигуллина, Рифкать Хуҗин, Камышлыдан – Атлас Төхвәтов һәм башкалар каһарман якташыбызны бары яхшы сүзләр белән генә искә алып, аның исемен мәңгеләштерү буенча әйтелгән фикерләрне хуплауларын белдерделәр.

 

Әнә Мордовиянең Сыркыды авылына танылган татар шагыйре Һади Такташның 100 еллыгына баргач, кунаклар аның кычыткан үсеп утырган ташландык йорты урынында кар өстенә тезләнеп намаз укыганнан соң, шагыйрьнең йортын торгызу мәсьәләсен хакимият алдына кабыргасы белән куеп, кыска вакыт эчендә мәсьәләне уңай хәл итүгә ирешә алганнар иде. Татарстан Язучылары берлеге рәисе Илфат әфәнде Ибраһимовның әйтүенчә, Татарстан һәм Мордовия республикаларының мәдәният министрлыклары үзара килешеп, Һади Такташның йорт-музеен Сыркыдыда сафка бастырды. Ә безнең Самара өлкәсе хакимияте кемнән ким, безнең татар җәмәгатьчелеге җитәкчеләре теләсәләр, моны эшли алачаклар, әлбәттә.

 

Мәҗлесләр вакытында чыгыш ясаучылар мәсьәләне хакимиятләр алдында күтәрүне һәм бу эшкә үзебезнең җиң сызганып алынырга кирәклегенә басым ясадылар. Бу эшне бигрәк тә шагыйрьнең Иске Фәйзулла авылы урнашкан Самара өлкәсе вәкилләре җитәкчелеге әйдәп барырга тиеш. Моның өчен якын көннәрдә, озакка сузмыйча, каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның Иске Фәйзулла авылындагы йортын торгызу һәм шагыйрьнең музеен булдыру өчен махсус фонд оештыру һәм аның исәп-хисабын ачу зарури. Ә акча булса, барысын да уңай хәл итеп булачак.

 

Бу фикерләрне Самарада каһарман якташыбызны искә алу мәҗлесен оештыруда актив катнашкан Самара Җәмигъ мәчете рәисе Фәрит әфәнде Әюпов та, Самара өлкәсе һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Миннәхмәт Хәлиуллов та, Рифкать Хуҗин да хуплап, аларны тормышка ашыру өчен бөтен көчләрен куячакларын белдерделәр. Димитровград шәһәренең татар җәмәгатьчелеге дә бу изге эштән читтә калмаячак. Татарстан Республикасында да бу башлангычны яклаучылар табылачагына ышаныч зур. Самара өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин да үзенең мәҗлестә ясаган йомгаклау сүзендә бу изге эшкә хәер-фатыйхасын бирде.

 

Ә Гакыйль Сәгыйров үзенең яшәгән йорты-музеен ачарга бик тә лаеклы. Мин искә алу мәҗлесләренә барыр алдыннан аның китапларын актарып, шигырьләрен кабат укып чыктым. Аларның һәр юлында тирән мәгънә, зур фәлсәфә ята, барысы да туып үскән җиребезгә мәхәббәт хисе белән сугарылган, һәрберсендә туган телебезне, татарлыгыбызны, авылларыбызны, мәдәниятебезне, тарихыбызны, динебезне торгызу һәм саклап калу турында бара. Бу уңайдан танылган татар язучысы, публицисты Фәнзаман Батталның Гакыйль Сәгыйров турында әйткән фикерләре игътибарга лаек:

 

«Әйе, Гакыйль Сәгыйров чын-чынлап Зур шагыйрь иде. 1994 елда, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгәндә, мин аның «Кабатланмас моң» дигән китабын редакцияләгән идем. Самарада булачак иҗади кичәсендә катнашу өчен, китабын чиратсыз бастырып, беренче экземплярларын «кайнар көе» сумкама тыгып, вокзалга чыгып йөгергән идем.

 

Алып баргач, аяк-куллары хәрәкәтсез Гакыйль китапны укып чыкты (аңа кардәш егет китапның һәр битен ачып торды). Аннан соң гына Гакыйль миңа рәхмәтен әйтте.

 

Әлбәттә инде, кичәсендә дә чыгыш ясадым. Кайсы Мәдәният сараенда икәне хәтердә калмаган. (Бу кичә ул чакта «Бердәмлек» газетасы тарафыннан Самараның Металлурглар сараенда уздырылган иде).

 

Шуны да әйтим, шушы китап белән параллель рәвештә икенче бер Халык шагыйренең китабын да редакцияләгән идем һәм шунда: «Менә бит аның кайсысы Халык шагыйре!», – дип Гакыйльнең кулъязмасын бөтен редакторлар алдында күтәреп селтәп, сокланудан кычкырып җибәргән идем.

 

Ул чакта ук Халкыбызның Олы шагыйре иде ул. Тукай премиясенә дә шул чакта ук лаек иде! Булалмады. Чөнки андый дәрәҗәләр хәзер үзе соранып йөргәннәргә бирелә.

 

Самаралыларга шуны әйтәсем килә: Зур шагыйрьләребезнең берсе сездә! Горурланып яшәгез, исемен дә, иҗатын да югалтмагыз!»

 

Бу безнең өчен бер васыять буларак яңгырый түгелме? Шундый ук бәяләмәләрне үз вакытында Гакыйль Сәгыйровның күпкырлы иҗатына Айдар Хәлим, Рөстәм Мингалим кебек танылган шагыйрьләр дә, Гариф Ахунов, Фоат Галимуллин кебек күренекле язучылар да биргәннәр иде.

 

Минемчә, Гакыйль Сәгыйровның балалар өчен язылган кайбер шигырьләре татар әлифбасына, ә күп шигырьләре татар әдәбияты дәреслекләренә дә кертелергә хокуклары бар. Бу, кайчан да булса, бер эшләнергә, хәл ителергә тиеш. Ә инде әлегә тормышка ашырылмаган икән, татар теле укытучыларына аның иҗатын, өстәмә дәресләр үткәреп, балаларыбызга җиткерү өстендә эшләргә тәкъдим итәсем килә.

 

Кайберәүләр Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылы таралачак, аның киләчәге юк дип куркыталар. Юк, бу авыл үләргә тиеш түгел. Кайчан да булса бу афәтле вакытлар үтеп, авыл күтәреләчәк, кысыр калган җирләр эшкәртелеп, уңыш бирә башлаячак, авыл таркалырга тотынгач, ябылган мәктәп тә яңадан ачылачак. Моңа ышанырга гына кирәк. Ә моңа ышаныч тудырып, авыл уртасында торгызылган, ачы язмыш тарафыннан гарипләнеп тә җиңелмәгән бөек, каһарман шагыйрь турында сөйләүче Гакыйль Сәгыйровның йорт-музее басып торырга тиеш. Каһарман шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән танышырга мәктәпләрдән бирегә укучы балалар да, өлкәннәр дә килер, тормыш дәвам итәр.

 

Шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның «Васыять» дип аталган бик тә гыйбрәтле бер шигыре бар. Аны Димитровградта үткәрелгән искә алу мәҗлесендә аның шигырьләрен пропагандалаучыларның берсе – Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Исәнтимер авылында яшәүче - «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен йөртүче Рәйсә Шәкүрова да безгә тагын бер кат искә төшерде.

 

«Җылы җәйме, язгы ташулармы,

Көзге яңгыр яки кыш-кармы,

Үлгәч, мин үземне атка салып,

Авыл әйләнергә кушармын».

Сәер, мәзәк, серле мәгънәсезлек?

Кемнәргәдер яшерен ишарә?

Теләгем гади: уем белән

Күңелләрдә озак яшәргә?..

... Без кичкәч тә,

Берни булмаган күк,

Язлар килер,

Кошлар кайтырлар.

Туар, үсәр,

Назлы җилләр исәр,

Яшьнәп-күкрәп

Явар яңгырлар.

Тормыш дәвам итәр

Янып, балкып.

Йә көлдерер,

Алыр елатып.

... Ни сөйләрләр икән безнең хакта?

Сөйләрләрме әле, әй, чынлап та,

Их, тыңлыйсы иде бер кайтып!

 

Менә шундый якты уй-фикерләр килде каһарман якташыбызны искә алу мәҗлесләрендә булып, Коръән сүзләрен, аның турында яхшы фикерләр ишеткәннән соң. Юк, без сине, шагыйрь, онытырга тиеш түгелбез. Син безгә үрнәк күрсәтеп, арабызда һәм күңелләребездә мәңге яшәргә хаклы.

 

Мин каләмдәшләремнән бу язманы «Матбугат. Ру» сайтының «Бердәмлек» сәхифәсеннән алып, башка милли матбугат чараларында да бастырып чыгаруларын соралыр идем. Ә инде шагыйрьнең йортын торгызу һәм музеен булдыру буенча фонд оештырылып, аның исәп-хисабы ачылгач, без бу турыда да хәбәр итәчәкбез. Сездән теләктәшлек һәм ярдәм көтәбез, туганнар!

 

Самара өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин әйткәнчә, барыбызга да ихласлы булып яшәргә язсын! Шул чакта без беркайчан да югалмабыз.

 

 

Рәсемдә: Самараның Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән искә алу мәҗлесе вакытында. Сулдан беренче - Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Миннәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ.

 

Искә алу мәҗлесендә катнашучыларның бер төркеме.

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 33 | 14.08.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»