|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2010 Дин
ДИН ҺӘМ ЭКОЛОГИЯМөселманнар үз Ислам диннәрен табигый дин дип саныйлар, шуның белән горурланалар. Шуның өчен Ислам динендә табигать саклауга, үсемлек булсынмы, хайван булсынмы – аларны химая итүгә зур игътибар бирелә. Һәм бу һич тә очраклы түгел, чөнки дини кешеләр белә: Аллаһ тәгалә табигатьне катгый чама-мизан нигезендә бар иткән. Бу тигезлек-гармонияне боздың икән, төрле афәт-һәлакәтләр чыгуы котылгысыз. Менә ни өчен тирә-як мохитне кайгырту, флора-фаунаны сакларга тырышу кешелекнең уртак бурычы. Үсемлекләр дөньясы – Аллаһ тәгалә безгә бүләк иткән олуг нигъмәт булып тора. Аның турында Коръәндә шулай әйтелгән: «Кеше үзенең тәгаменә күз салсын иде! Без коеп суны түгәбез. Җирне ярулар белән ярдык та аннан Без куаклар үстереп чыгардык, һәм йөземнәр һәм азыклар, һәм зәйтүн җимеше белән хөрмәләр, һәм мул бакчалар, һәм җимешләр, һәм көтүлекләрне, үзегез һәм мал-туарларыгыз файдаланыр өчен». (Габәсә, 24–32).
Кеше – Аллаһ тәгалә яраткан бөтен мәхлукларның иң өстене һәм кадерлесе булуы белән бергә, шул ук вакытта күп мөһим вазыйфаларны үз өстенә алган зат. Аның иңнәренә зур җаваплылык йөкләнгән.
Без дөньяга тормышыбыз дәвамында фәкать үзебезнең тар мәнфәгать-максатларыбызга ирешү юлында хәрәкәт итү өчен генә түгел, ә бәлки чын кеше исеменә лаек рәвештә хезмәт итеп тирә-якка, әтрафыбызга файда китерү өчен килгәнбез.
Әлбәттә, һәрбер кеше бөек, зур галәми проектларны тормышка ашырсын димәгән, һәркем үз шартларында, мөмкинлекләреннән чыгып хәерле эшләр кылып, җаваплылыгында булганын тиешле рәвештә үтәсен.
Аллаһ тәгалә Коръән Кәримдә кешене «җир йөзендәге хәлифәсе» дип атаган. Нәрсә дигән сүз бу? Аның мәгънәсен ничек аңларга? Хәлифә вазифасы җир йөзен имин кылу, аны төрле афәтләрдән саклау, хәерле вә файдалы эшләр белән шөгыльләнү белән Раббыбыз тарафыннан күрсәтелгән ышанычны аклаудан гыйбарәттер. Ә киресенчә булса: әгәр җир йөзендәге нигъмәтләрдән иркен файдаланып, аңа шөкерана итмәсәк, төзәтү-ямьләндерү урнына бозыклык, азгынлык белән мәшгуль булсак, димәк шәрәфәтле исемне акламаган булабыз.
Аллаһ тәгалә кешене яратканда җан белән бергә акылны да биргән. Акыл бирү белән тирә-як мохитне чиста тоту һәм табигатьне саклау мәсьүлияте дә йөкләнгән. Бигрәк тә Аллаһы сүзен, боерыгын үзгәрмичә саклаган Ислам динендә шушы йөкләмәгә җитди әһәмият бирелә. Табигатьне саклау – ул илаһи боерык булып санала. Ислам дине яши торган урыныбыз ару, пакь булуын, эчкән суыбыз чиста, үзебезнең дә пөхтә булуыбызны боера. Гасырлар дәвамында мөселманнар су байлыкларына хөрмәт белән караган, аларның пакьлеген кайгырткан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. кешелек тарихында беренчеләрдән булып моннан әле 1400 ел элек табигатьне саклауның әһәмияте турында безгә аңлатып биргән. Хәдистә әйтелгәнчә, кыргый хайваннарны бер урында аяусыз кыру тыелган. Мондый мисаллардан без нәтиҗә ясый алабыз: табигатьне саклау – мөселманнарның иң мөһим вазифаларыннандыр.
Шуны да онытмаска кирәк – сакланган табигать бездән балаларыбызга, киләчәк буыннарга мирас итеп калачак.
Һәрберебез тормыш сабакларын гаиләләребездә алабыз. Шуның өчен Ватаныбызга, тирә-як мохиткә мәхәббәт кебек изге хисләр дә беренчедән гаиләдә салына, формалаша. Димәк, һәрбер ата-анага үз баласын сабый чактан ук табигатебезне сөюгә, аны кайгыртуга, чисталыкка өйрәтеп торуы тиешле. Болай булганда ул бала киләчәктә туган җирен ярата торган ватанпәрвәр булып үсәр.
Кызганыч ки, соңгы вакытта экологик афәтләр еш күренә. Моңа каршы тору өчен бөтенебезгә Аллаһы тәгалә кушканча табигатьне саклау, аның гармониясен бозмауга иҗтиһад итү генә кала.
Аллаһ тәгалә бөтен мөэмин-мөселманнарны табигать саклау кебек гомум кешелек бурычын лаеклы итеп үтәвен насыйп әйләсен.
Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ |
Иң күп укылган
|