поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.08.2010 Медицина

ЮЛ БИРЕГЕЗ, “03” КИЛӘ!

“БИТ-28”, “ПЕД-6”, “Лин”... Нәрсә яза бу, дияр кайберәүләр. “Ашыгыч ярдәм” станциясендә ярдәм күрсәтергә йөрүче бригадаларны шулай атап йөртәләр. Мәсәлән, “ПЕД-6” – 6нчы педиатрия, “БИТ-28” – 28нче интенсив терапия бригадасы. 12 августта Казан шәһәре ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең “БИТ-28” бригадасы белән Яңа Савин районында авыруларга мин дә беренче ярдәм күрсәтеп йөрдем бит әле.

“Юк белән борчыйлар”

 

Иртән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә килдем. Анда бер бүлмәдә оператор кызлар шалтыратулар кабул итә. Хәбәрләрне подстанцияләргә әйтәләр дә, тегеләре, үз чиратында, ярдәм күрсәтүче бригаданы җибәрә. Казанда алар барысы – 80: шуның 10сы – педиатр, 3се – психик, 14е – БИТ, калганнары исә гомуми профильле бригадалар. Шәһәргә генә түгел, якын тирәдәге бистәләргә дә хезмәт күрсәтәләр.

 

Шалтыратучылар зарын тыңлап утырам, ни белән генә мөрәҗәгать итмиләр. Араларында “03”нең вазифаларын, вакыт ягы кысан икәнлеген аңлап бетермәүчеләр дә бар. Әнә берсе башта станциягә шалтыратты. Тиешле пунктка ярдәм итәргә бригада җибәрелде. “03” барып җиткәч кенә, тегеләрнең авыруны дуслары машинасына утыртып, больницага озатуы ачыкланган. Чакырта беләләр, ә кирәкмәгәч, килеп тормагыз дип әйтеп торуны кирәк санамыйлар, күрәсең. Бу вакытта, бәлки, ярдәмгә алардан да мохтаҗрак кеше элемтәгә чыга алмый интегәдер.

 

– Эсселек сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр саны тагын да артты. Күпчелеге агуланучылар, эчәк, йогышлы авырудан, кызуда кан басымы күтәрелүдән, хәлсезлектән интегүчеләр. Үткән елның июле белән чагыштырганда, быел “03” хезмәтеннән файдаланучылар 25%ка күбрәк. Кояш сугудан интегеп шалтыратучылар 2009ның июленә караганда 7 тапкыр артты. Әмма кайчакта юк кына, вак-төяк мәсьәлә белән дә борчыйлар. Мәсәлән, берсе: “Хәлем начар. Температурам 37гә менде. Тизрәк килегез!” – ди. Мондый авыруларны дәвалар өчен поликлиникалар бар, температура төшерү өчен “Аспирин”, “Тупса” эчсәләр дә була. Ә алар “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Тик безнең максат температура төшереп йөрү түгел, үлем белән көрәшкән, хәле бик начар булганнарга беренче ярдәм күрсәтү”, – ди станциянең баш табибы Айдар Мөхәммәтнур улы Фатыйхов.

 

– Кешеләр үзләренә дә, медицина хезмәткәрләренә дә игътибарлырак булсын иде. Күбесе эшне беренче планга куя. Иртән үзен начар хис итә икән, бармаска, тулысынча дәваланырга, поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җәмәгать урыннарына чакыртулар да шактый. Эш бүлмәләренең күбесе эссе, һава юк, анда болай да авыру кеше тагын да хәлсезләнә. Икенчеләре табиб кушкан даруны эчми, чиргә җитди карамый. Вакытында чарасын күрсәләр, мондый хәлләр бермә-бер кимер иде. Без, беренче чиратта, бик авыр хәлдә булганнарга, әйтик, юл һәлакәтенә очраган, йөрәк өянәге кичергән, биеклектән егылып төшкәннәргә, йөкле хатыннарга, балаларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Тагын шундый контингент бар: алары безнең ярдәмгә алай ук мохтаҗ да түгел. Әмма “03”не җыеп, фатирына китертәләр. Әле: “Менә килми генә карагыз”, – дип янаган була кайберләре. Күбесе үзен дорфа тота. Нишләп поликлиникага бармыйлар?! Бу эсседә чакыртучылар шулхәтле күбәйде, кайчакта машина да җитеп бетми, - ди станциянең өлкән табибы Евгений Владимир улы Попов.

 

Табиблар әйтүенчә, бу эсседә исерткеч эчемлекләр белән күп мавыгып, махмырдан интегеп шалтыратучылар да җитәрлек. Хатыннар, олы яшьтәгеләр арасында да андыйлар күп. Арада, сирәк булса да, исерекләр, наркоманнар туры килеп, хезмәткәрләргә ташлану очраклары да булгалый икән. Барып ярдәм күрсәткән өчен, хезмәткәрләргә рәхмәт белдерүчеләр генә аз.

 

Шәһәрдә тәүлекнең кайсы вакытында чыксаң да бөке. Бу исә “Ашыгыч ярдәм” өчен аеруча зур проблемалар тудыра. Юл бирми интектерүчеләр, үзләрен битараф тотучылар да аз түгел. Шулай да, баш табиб сүзләренчә, соңгы елларда бу мәсьлә аз булса да уңай якка хәл ителгән. Алар рейдлар үткәрә. Кайбер урыннарда: “Ашыгыч ярдәм”гә юл бир, бәлки, ул сезгә киләдер!” – дип язылган элмә такталар эленгән.

 

Сәгать иртәнге 9да беренче шалтыратуны кабул итеп, бишәүләп – ике фельдшер, табиб, шофер һәм мин “Fiat”ка төялдек тә Мусин урамы, 53нче йортка авыруга ярдәм күрсәтергә киттек. Тәүге тапкыр баруым булгангамы, башта азрак каушатты. Ә аннан мин дә ияләндем.

“Бу – үлем!”

 

Бригададагы фельдшерлар Лилия Галиева, Евгений Стецков һәм табиб Анатолий Голубицын белән уртак телне тиз таптык.

 

– Эсселек сәбәпле, чакыртулар күбәйде. Тәүлек буе эшлибез. Көнгә бер бригадага якынча 25әр кешегә ярдәм күрсәтергә туры килә, – ди Лилия.

 

– Көн-төн төрле авырулар янында, кан эчендә... Төшкә кереп йөдәтмиләрме? – дим үзем куркаграк булгач.

 

– Әле бер ел гына эшләсәм дә, ияләндем. Хыялымдагы һөнәр. Балачакта курчакларга укол кадап уйный идем, – ди Лилия.

 

– Тәүлек буе нинди генә авырулар янында булмыйбыз. 24 сәгать эчендә арып-талып эшли-эшли беренчеләрен онытабыз да. Төшкә керергә калмый, – ди Женя. Ул инде бу өлкәдә 7 ел эшли.

 

Озак сөйләшеп булмады, тиешле урынга тиз килеп җиттек. 55 яшьләрдәге бер абый караватта калтырап ята. Табиб авыруның сәбәпләрен белешкән арада, фельдшерларның берсе укол кадарга кереште, икенчесе кардиограмма төшерергә әзерләнә башлады. “Кан басымым эсседә кисәк күтәрелде. Калтырыйм, баш әйләнә, күңел болгана”, – ди авыру абый. Күптән түгел йөрәгенә операция дә булган икән. Сәбәп тиз ачыкланды: бер атна буе рәхәтләнеп эчкән дә хәзер махмыр синдромыннан газап чигә. Бу эсседә лимонлы чәй эчеп ятучылар да хәлсезлектән интегә әле. Нинди исерткеч ул?! Тизрәк уколлар кадап, таблеткалар биреп, хәл керттеләр үзенә. Кан басымы да нормальләште. Сөенеченнән кабат рюмкага үрелмәсә ярый инде.

 

Мусин урамыннан Восстаниегә киттек. 73 яшьлек Гөлсүрә әби шулай ук кан басымы күтәрелүдән, эсселектән интегә. Карты кибеткә чыгып киткән. Ул өйдә ялгызы гына калган. Шул арада күзаллары караңгыланып, хәле кисәк начарланган. Аңа да укол кадап, таблетка бирделәр. 1 метрлы кардиограмма язуыннан, андагы дулкынлы сызыклардан бу табиблар нәрсә аңлыйдыр, белмим. Шуннан карап нәтиҗәләр дә ясап куйдылар. “Болай хәлем начар булганы юк иде, бөтен нәрсә күз алдында оча, чыдый торган түгел”, – ди ул. Хәле бераз әйбәтләнгәч, табибларга рәхмәт әйтеп, озатып калды.

 

Аннан кабат Мусин урамыннан чакыру килде. Монда башланды хәлләр. 65 яшьләр чамасындагы әби түшәктә ята. “Бу – үлем! Санаулы минутларым калды, ахры. Нәрсә булды минем белән? Эссе. Түзә алмыйм”, – ди, еш-еш сулыш ала. Курка башладым. Әле ярый фатирларында җилләткеч эшли. Әби, каушапмы, олы йомышын да аска җибәрде. “Табиблардан да оят инде”, – дип сөйләнеп ята үзе. Нинди генә кешеләр белән эшләргә туры килми медицина хезмәткәрләренә. Янында ире нишләргә белми бөтерелеп йөри, кызы бөтенләй каушаган, кычкырып еларга тотынды. Үзе әле генә килеп кергән табибларга ярсый: “Нәрсә карап торасыз? Әни үлә. Сораштырмагыз. Эшләгез берәр нәрсә?” – ди. Аны да аңларга була. Әмма табиб та сәбәпне белмичә чара кыла алмый бит. Алар әбинең ешрак нидән зарлануын, соңгы көннәрдә нәрсә ашавын, нинди дарулар эчүен, кайсы җире авыртуын һәм башкаларны сорашты. Әби “Ряженка”дан кала башка бер тәгамь ризык капмаган. Бу эсседә сөт, яшелчә, җиләк-җимеш, ит ризыклары сәламәтлек өчен аеруча куркыныч дип, табиблар туклануга сак карарга кушты. Әби, бәхеткә, юкка хафаланган. Гомере бетмәгән әле аның. Яшисе дә яшисе. Дарулар эчереп, тынычландырып, укол кадагач, торып утыра алды ул, йөзенә бераз нур керде. Кызы да тынычланды, башта табибларга ташланганы өчен гафу үтенде хәтта.

 

Аннан Чуйков урамына киттек. Бер абыйның торып утырса да, өстәлгә караса да, башы әйләнә. Атна буе эшкә дә бара алмаган. Беренче ярдәмне күрсәткәч тә, хәле җайланмады, аны 7нче шәһәр больницасына илтүдән башка чара калмады.

 

Мин “эшләгән” көнне барысы да эсселек аркасында кан басымы күтәрелү, хәлсезлектән интегеп чакыртучылар булды. Һәм күбесе 50нең өске ягындагы кешеләр. Һава торышы үзен нык сиздерде. Ярый әле көннәр бераз гына суынды. Югыйсә “03”нең һәр чакыручыга ярдәм күрсәтеп өлгерә алмау ихтималы да бар.

 

“Куда прешь, дурак?”

 

Юл бирү, бөкеләр мәсьәләсендә хәл бераз уңай якка үзгәрде дисәләр дә, без йөргән “Фиат” машинасы шоферы Фердинанд Гыйниятов алай уйламый. Ул инде бу эштә 18 ел. Казанның бөтен урамын, һәр ишегалдын биш бармагы кебек белә. Картадан эзләп маташмый. Авыру янына барыр йортны эзләп вакыт үткәреп торып булмый бит.

 

– Шоферлар усал, мәрхәмәтсез. Яшьләр генә түгел, олылар арасында да андыйлар байтак. Берсендә ике кыз “Мерседес”та бара, юл бирмиләр генә бит. Сигнал бирәм. Җавап итеп: “Куда прешь, дурак?” – дип кычкырдылар. Чигәләренә бармак белән төртеп, миңа юләр дип күрсәтәләр. Андыйлар да еш очрый. Аннары кайбер егетләр урта бармакны күрсәтеп уза. Ә менә шулай кыланучылар гаиләсендә берәрсенә ашыгыч ярдәм кирәк булса, юлда үзләре ишеләр аркасында тоткарлансак, килеп кергәч тә кычкыра башлыйлар: “Чакыртканга кайчан инде, кайда йөрисез?” –дип каршы алалар. Кайчандыр үзләренең дә юлда шулай кыланганын оныталардыр инде. Тагын шунысы борчый: авыруның ишегалдына килгәч, кайчакта бөтен яклап машина куялар, чыгарга мөмкинлек тә калдырмыйлар. Андый вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә чакыртырга туры килгәли. Алар номер аркылы хуҗаның эзенә төшә. “03”кә хөрмәт бөтенләй юк, – ди Фердинанд абый.

 

Бәхеткә, юл һәлакәтенә юлыгучылар, кан эчендә ятучылар янына барырга, үлүчеләр арасында маташырга туры килмәде, андый очрак буенча шалтыратулар булмады. Югыйсә, миңа да “03” ярдәме күрсәтергә туры килеп, шул рәвешле “хезмәттәшләремнең” алтын вакытларын алыр идем. Каннан да, уколдан да курка торган гадәт бар. Куркырсың да. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре нинди генә очраклар турында сөйләмәде бит. Берсендә тукталышта басып торган егет өстенә машина менеп, тимер ат киоскка ук кереп киткән. Нәтиҗәдә, аның бер аягы өзелгән. Шок хәлендә калган егеткә “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре авыртуны баса торган дару биреп, жгут салып, реанимациягә озатырга торганда, ул аягын эзләтә башлаган. Табиблар асфальтта яткан аякны тапкан. Андый хәл, Алла сакласын, мин йөргән көнне булса, белмим нишләр идем. Уйларга да куркыныч хәтта. Табиблар түзсен генә. Икенче очракта 130 кг авырлыктагы берәүнең хәле әйбәтләнмәгәч, аны больницага озатырга туры килгән. Тик, кызганыч, нәкъ шул көнне лифт эшләмәгән. Табибларның гына хәлдән килмәгәч, шоферны, күршеләрне ярдәмгә чакырып, авыруны 7 кеше “Ашыгыч ярдәм” машинасына алып төшеп утырткан. Тыңласаң, колаклар үрә торырлык хәлләргә юлыга бу “03” хезмәткәрләре.

 

Сәгать кичке 5ләрдә өйгә кайтып киттем. Ә “БИТ-28”гә төн буе эшлисе дә эшлисе әле. Аларны күпме авырулар көтә.

 

“Ашыгыч ярдәм” юлында гел яшел светофор янсын, фельдшерлар кабинетларында эшсезлектән кул кушырып утырсын иде, дип телисе генә кала. Ә безгә исә “03” телефон номерын җыярга туры килмәсен!


Лилия ЙОСЫПОВА
Безнең гәҗит
№ 10 | 18.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»