поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.06.2008 Мәдәният

КЕМ ӨЧЕН ҺӘМ НИ ӨЧЕН ҖЫРЛЫЙБЫЗ?

Сәяхәт баткаклыгына әллә ни кермичә сәнгать томанлыгын бераз гына аралап карыйк әле. Бүгенге татар эстрадасы ни хәлдә? Ул бармы? Булса, кая таба бара? Безнең күңелләр аның ритмнарын кабул итәме? Өлкәннәр – консерваторлар, ә яшьләр прогресска дәшәләрме? Сораулар күп, җавап бирүчеләр юк. Газета, радио-телевидениедәге ток-шоудагы бәхәсләр ызгышуга гына кайтып кала. Чын сәбәбен табып, туры әйтүчеләрнең авызларын томалаучылар күбрәк. Мин боларны гаеплеләр эзләү максаты белән язмыйм, мин боларны бары тик эстрадабызга якты киләчәк, биек үрләр, традицион милли горурлык югарылыгын саклатып калу өчен генә язам.

Эстрадабызның хәзерге юнәлешен уңайга бара дип юрап булмый. Әйе, үзгәрешләр чоры кичерәбез, демократия, фәлән-төгән, базар шартлары. Ләкин бер генә татар гаиләсе дә бәлеш ашавын ташлап, чизбургерга күчмәде. Дөрес, "Яңа гасыр" телевидениесе безгә һәртөрле катнашмада салатлар тәкъдим итә, ләкин алар бер читтә торсын, яшәсен, бәлешләребез, өчпочмакларыбыз, пәрәмәчләребез, гөбәдияләребез! Мәскәүгә барсак та шуларны күтәреп барабыз. Мәскәү түтиләренең чәкчәк биргәндә үбешергә әлсерәп торган иреннәрен көн дә телевизордан күрәбез. Ни өчен телевизор дим? Чөнки телевидение милләтне үстерүдә, тәрбияләүдә иң зур роль уйный торган корал. Ул һәр гаиләнең бер әгъзасы. Ул өйрәтә, ул мавыктыра, белем бирә һәм киресен дә эшли белә: "Өр-яңа тапшыру!" – дип "Музыкаль десант", "Музыкаль каймак", "Йолдызлар яңгыры", "Татарча солянка", "Кәеф ничек?", "Җиде йолдыз" сымак берсе берсенә бер тамчы су кебек ошаган тапшырулар карата әйтүем.

Сүз дә юк, безнең яңа татар эстрадасы өчен бу ярап тора, бөтен алга киткән илләр кайчандыр шушы юлны таптаганнардыр. Ләкин бу бит безнең бердәнбер каналыбыз – анысының да күп өлеше урысча проектлар белән тутырылган, җитмәсә шуның безгә дигәнен дә "Барс Медиа" үз мәнфәгатендә куллана. Мин аңлыйм, "Барс"лар коммерция оешмасы. Алар үзләренең максатларын яшермиләр һәм тәкъдим ителгән җырчыбикә, туташларны кендекләреннән танып була. Шул җәһәттән, безнең бердәнбер газиз телевидениебез тапшырулар сәясәтен гадел бүлсен иде: "Барска" да урын саклансын, фольклор, театр, төрле кичәләр, күркәм артистлар һәм музыкантлар да күрсәтелсен. Телеэкраннардан  эшче куллар, кырда кара янган йөзләр, терлек тәрбияләп сөялләнгән бармаклар бөтенләй югалды. Әйтерсең лә, халык хәзер бер дә эшләми – гел бәйрәм генә итә. Телевизордан комбайннар, тракторлар, сыерлар, кукурузлар да күрәсе килә еш кына. Кара инде кемнәр менде сәхнәгә, кемнәр тулды экраннарга! Араларында күпләре үзләренең җырлый белмәгәннәрен дә белмиләр бит!

"Барс Медиа" җырчылары арасында байтак кына күркәм тавышлы җырчылар да бар, тик җырлары гына юк. Гәрчә, бу конкурс оештырылу, әзерләнү, күрсәтә белү ягыннан күп  конкурсларга үрнәк булса да.

Хәзерге заманда сәнгатьне, әдәбиятны, мәдәниятны үстерүдә телевидениедән дә отышлы чара юк. Бигрәк тә безгә – татарга кирәк бу. Инде "Яңа гасыр" үз радиусын еракларга киңәйтте, аны Русиянең һәм дөньяның байтак почмакларында карыйлар. Миңа, эстрадабызның бер вәкиле буларак, күп җирләрдә булырга туры килә. Күп кешеләр белән очрашабыз, сөйләшәбез. Аларның күзләрендә яшь, яраталар, карыйбыз диләр. Нигә сезне бик аз күрсәтәләр, дигән булалар. Илһамнарны, Әлфияләрне, Хәмдүнәләрне күрәсебез килә, Усман Әлмиев исәнме дип сорыйлар. Сәламнәр әйтергә кушалар. Елыйлар, тотып карыйлар. Исән килеш күрештек, – дип шөкерана кылалар.

И, газизләрем! Үзеңнеке үзеңнеке шул. Кунакларга чакыралар. Шул ук үзебезнең бәлешле табын түренә. Әмма урта яшьтәгеләр бераз "өстәгәч" әйтеп куялар: "Нигә безне шулхәтле наданга чутлыйлар, шул хәтле примитив тапшырулар бирәсез?"

Инде ничәнче ел Яңа ел тапшыруларыннан ниндидер яңалык көтәбез. Көтәбез, көтәбез – үтә дә китә, елдан ел начар килеп чыга: чыршы кырыенда таптанып торулар, яки түшәктә әвәләнүләр, кендекләр бәйрәме...

Кул да селтәр идең. Ул бит алай түгел – сәнгатебезне, телевидениебезне чүп баса, җәмәгать. Бакчаны да гел сукалап, чүбен утап торырга кирәк. Ә бездә сукалаучы да, утаучы да күренми.

Телевидениедә эшләгән чакларымны искә төшердем. Кемнең хәтерендә, "Алмаз плюс", "Шаяру", "Шаян сәхнә", "Капка төбе" тапшырулары бар иде. Алар телевидениенең мактау тактасында һәрдаим югары рейтинглы урын алып тордылар. Тамашачы да аны үз итте. Ни өчен бетте, дисезме? Ул тапшыруларда җәмгыятебезнең җитешсез яклары сатира-юмор аша бик кискен һәм үтемле чагылдырылды. Андый тапшыруларның гомере бик  кыска була. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун!

Хәзерге "Юмор-шоу" тапшыруының гомере дә бик озакка бармаячак, чөнки анда оятсызлыкның чиге күренми. Әле кичәге "шоу"да сөйләнәләр: мәгълүм бер җырчы ханымның җырчы ире һава боза икән, болар киңәш бирә – артына бөке тыгып куярга. Менә шундый юмор!

Кемдә гаеп? Билгеле, күбрәк мондый тапшыруны чыгаручыларда.

Бер акыллы кешенең миңа әйткәне бар: Нишләп соң ул телевидениедә фикерләре сай булган кешеләр әңгәмә корып утыралар? Бездә  бит фикерле кешеләр җитәрлек, югыйсә. Әйе, бар. Үзегез беләсез, хөрмәтле тамашачылар, Разил Вәлиевнең, Туфан Миңнуллинның, Индус Таһировның тапшырулары киң мәгълүматлы, тирән эчтәлекле һәм кызыклы. Ләкин... Тапшыруда фикер булмау – безнең телевидениенең кыйбласына әверелде шикелле.

Нигә берәр музыкаль тапшыруны менә дигән итеп татарча сөйли белгән, иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе булган Римма Ибраһимовага, яисә Венера Ганиевага, Георгий Ибушевка йөкләмәскә? Чиратлашып алып барырлар иде. Әнә, Галина Казанцева "Алтынчәч"не алып барды бит әле. Театр сәхифәләре чыгып килде. Аларны югалттылар. Һаман акчага гына табынырга димәгән бит. Әнә бит, һәрьяклап кысалар. Оптимизация, татар теле дәресләрен киметү, православие дин фәнен кертү... Акчаны телевидениегә шул ук татар бирә ләбаса, ул да беткәч, кем бирер?

Татар артисты өчен телевидение тамашачыга күренү өчен бердәнбер сәхнә. Аннан да читләштерәләр. Нигә без Казанның 1000 еллыгындагы тантана концертларында бер генә татар артистын да күрмәдек. Хәер, Салават стадионда бер куплет җырлады, гафу итегез. Ә-ә, тагын бер кызыгы булды: Татарстан шәһәр һәм район башлыклары Казанны кораб итеп, бурлаклар кебек тартып бардылар. Ә шул көнне үзәк концерт мәйданында урыс артистлары әллә ничәшәр йөз мең еврога төне буе тамаклары карлыкканчы кычкырдылар. Мәскәү белә кайда акча барын. Шуңа күрә, җыр сәнгатен үстерүгә тотыласы акчаларның һәркайда үз хуҗасы бар. Ул акчалар, әйтик, татар КВНын, операсын, җырда, әдәбиятта эшләүче әһелләрнең гонорар фондын үстерүгә тотылса да зыян итмәс иде, югыйсә.

Җыр – татарның йөзе, аның үткәне-бүгенгесе, кайгысы, сагышы, шатлыгы. Дөрес, бүгенге татар эстрадасы бүгенге милләтебезнең йөзен тулысынча күрсәтә. Төссез, мәгънәсез, көйсез җырлар шулпасы. Шуңа күрә ул тәмсез дә, бәрәкәтсез дә. Үз белдеге белән Мәскәүгә барган Асылъярны гына алыйк. Рәзе шундый җыр белән шунда баралар?.. Ярый, кемнеңдер акчалары кычытып торгандыр. Җәл булмаса, бирсеннәр. Татарлар менә шундый инде алар дигән фикер тудырып, кайтып керде кызый. Ә бит, югыйсә, әйбәт җырлый.

Тагын бер мисал. "Комеди Клаб" тапшыруында татар дип берәүне чыгардылар. Иманым камил, татар түгел иде ул. Ай, җүләр сатты егет сыңары, ай, кыланды. Татар дигәч, аның өчен оялып утырдым. Көлделәр урыслар туйганчы. Шуны безгә – Казанга "Татар җыры"на чакыртканнар. Үзем күрмәдем. Оештыручы режиссерыбыз: "Халык на ушах стоял", –  дип сөйләде. Нинди тамашачы булды икән ул?

Әйе, без тамаша кылган мизгелдә шашып көләбез, ләкин өйгә кайткач, ул оятсыз кыланулардан мыскылга калабыз. Безнең күңелебезнең саф, пөхтә, чиста кылларына сасы бармаклар белән кагылган кебек була.

Ни өчен бу мисалларны китерәм? Бәлки җыр сәнгатендә, гомумән эстрадада артык тыйнак булып олы үрләр яулап та булмый торгандыр. Бу өлкәдә үҗәтләр, кыюлар хакимлек итә. Ләкин халыкның күңеле барыбер сафлыкны нәҗестән аера.

Татар эстрадасында без таркау. Без заманында үзебезнең филармониядәге эстрада бүлеген таркатуга юл куйдык. Хәзер дә җырчыларның бер-берсен яманлаудан узганнары юк. Әлбәттә, дәүләтнең татар телен, мәдәниятын, сәнгатен, әдәбиятын үстерү турында карары бар. Ә менә шуны башкаруда татар эстрадасының роле турында бер сүзе дә юк. Югыйсә, эстрада милләтне тәрбияләүдә иң үтемле чара. Сабыйга бишектә чакта ук иң беренче аваз ишетелә, ул ритмнар тоя, назлы көйгә йоклап китә. Үсә төшкәч бала көйгә чәбәк-чәбәк итә, бии, җырлый башлый. Тагын да соңарак колакчынын салмый – музыка дөньясына чума. Ә без, татарлар, һәр кешегә югары милли, музыкаль тәрбия бирәсе урында җырчыларның оешмаларын ябабыз.

Җырчыларның төрлесе бар. Микрофонын сүндерергә онытып, үзен әле генә алкышларга күмгән тамашачысын "сарыклар" дип атаучылар да бар, хәтсез зәһәр сүгенүчеләре дә, исерек килеш сәхнәгә чыгучы хатын-кыз һәм ир-затлары да юк түгел. Утызлап җырга язылган фонограммага килештереп, өч сәгать буе авыз ачып торучылар да галәмәт күп. Аның бит әле шуларны карарга килгән тамашачылары ни хәтле! Үләрсең, билләһи! Шаккатам мин үзебезнең тамашачыга. Габделфәтнең инде ничәнче сезон авыз ачып торганын карарга киләләр бит. Соң аны магнитофоннан гына тыңлап булмый мени? Фотокарточкасын алдыңа куясың да, әйдә!..

Тагын бер мәсьәлә. Сизәсезме, вакландык бит без – җырчылар. Туйларга, вак-төяк мәҗлесләргә йөрибез. Шунсыз булмый да. Гаиләне туйдырырга кирәк. Кол дәрәҗәсенә төштек. Артистның мондый хәле түрәләргә кулай: ахыр чиктә, берәр нәрсә сорап, аларга киләчәкләр. Баш иеп, түбәнчелек белән. Менә шунда артист үзенең кем икәнлегенә төшенә инде. Ләкин кая барасың? Башкалар "атказанган" булганда... Шуңа күрә артистлар арасында халык белмәгән, күрмәгән, танымаган яңа "халык артистлары" барлыкка килде. Ә инде элегрәк "халыкныкы" булганнар – онытылды. Хәзер, ныгытып уйласаң, тегеләре дә юк, болары да әллә ни булдыра алмый.

Соңгы вакытта бу хакта Искәндәр Сираҗи шундыйларны пыр-туздыра башлады. Белмим, ныграк туздырырга мөмкинчелек бирерләрме? Едва-ли... Чөнки гаеп алучыларда гына түгел, бирүчеләрдә дә бар.

Заманында бөек Тукаебыз да җырчыларыбызга үзенчәлекле мөнәсәбәттә булган. Акча колына әйләнгән кайбер җырчыларга ул "Сибгатуллин" дигән шигырендә шартлатып әйтә:

Бер егет шәмдәй буен катырып йөри,

Алга дип, милләт, сине чакырып йөри.

Белмисең, милләт, синең хакың өчен,

Нинди җырларда егет шапырып йөри.

Ул синең өчен, милләтем, атылып йөри,

Армый-талмый, көн вә төн ватылып йөри;

Җаны һәм вөҗданы шул юлда фида;

Кайда бай күрсә, шуңар сатылып йөри.

Кайда булса, шунда "милләт" дип йөри,

"Мин мөһәррир һәм дә бик шәп" дип йөри.

Инде дә, милләт, тәррәкый димәсәң,

Рестораннарга кереп акырып йөри.


Алмаз ХӘМЗИН
Татарстан яшьләре
№ 72 | 12.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»