|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2010 Сәясәт
ӘРТИСЛӘРКемгә нинди әртисләр ошыйдыр, белмим. Ә менә мин – Владимир Путин фанаты. ...Янгыннарны ничек җиңәргә белми торган Рязань өлкәсе халкы аны гына көтте диярсең. Ниһаять, бу көн дә килеп җитте. Бу 10 август иде. Менә аэропортта ике (!) камерадан Путинның Бе-200 амфибия самолетына менеп баруын төшерәләр. (Ни генә дисәң, оператор эшеннән күп нәрсә тора!) Самолет һавага күтәрелә. Рязань урманнарында котырынган янгыннарны Бе-200 иллюминаторыннан күзәткәндә, премьер нинди уйлар гарасатын кичерә икән? Рязань җирләрен әсирлеккә алган ялкыннарга тепловизордан караганда, аның йөрәген нинди борчулар өермәсе биләп алды икән? Күлмәк җиңнәрен сызганган, джинсы кигән Путинның тәвәккәл күз карашыннан аның әле нинди карарга килүен аңлап булмый, тик бу хәлне читтән генә күзәтә алмавы ап-ачык! Менә ул (мәгълүмат чаралары моның һич тә көтелмәгәндә булуын ассызыклый) пилот кабинасына үтеп керә һәм штурвалны үз кулына алып, самолет белән идарә итә башлый. Премьер һич тә көтелмәгән эш башкаруына карамастан, оператор аны бик яхшы ракурстан төшереп утыру җаен тапты. Путинның көчле кулларына буйсынган Бе-200, Ока елгасына таба түбән төшеп, су җыя, аннары аны янгын өстенә сибә. Шул мизгелдә Путинның йөзендә фотокамера утлары җемелдәп ала. Янгын сүндерелде! Рязань өлкәсе халкы җиңел сулыш алды. 30 июль... Президент Кремльдәге кабинетында утыра, ә Премьер янгыннан котырынган якларда булса кирәк, ак каеннар арасында басып, колагына кесә телефонын куеп тора. Камералар алдында алар үзара сөйләшкән булалар. Сугыш фильмнарындагыча, фронт сызыгында дошманга каршы торган офицерның, штабка шалтыратып, югалтулар турында хәбәр иткән кебек. Путин: “Оборона министрлыгының өстәмә көчләрен янгын сүндерү һәм башка эшләрдә катнаштыруыгызны сорар идем. Кабул ителгән карарларның үтәлешен күзәтү өчен – Үзәк һәм Идел буе федераль округларында Президентның вәкаләтле вәкилләрен дә”. Медведев: “Оборона министрлыгын катнаштыруга килгәндә, мондый санкцияне бирәм... Хәзер министрга кушам...” Путин: “Беләсезме, бәлки башка төбәк губернаторлары белән дә килешеп, балаларны төтенсез төбәкләргә чыгару турында сөйләшергәдер?” Медведев: “Әйе, бу дөрес фикер, дөрес фикер... Килештек, Владимир Владимирович, элемтәдә булыйк. Бар эшләрегездә дә уңышлар”. Путин: “Килештек, Дмитрий Анатольевич”. Сөйләшү тәмам, камералар сүндерелде. 24 июльдә Кырымда XIV Халыкара байк-шоуга Путин, әлбәттә, ниндидер броньланган, гап-гади кара “Мерседес Гелендваген“нар кортежында килергә теләмәде. Аны автомат коробкалы “Леман” модификацияле “Харли Дэвидсон” дип атала торган өч тәгәрмәчле зур мотоциклга утыртканнар. Кара күзлек, кап-кара күлмәк, кап-кара джинсы, кап-кара пирчәткә кигән, тавышы колакларны яра торган көчле моторлы матайда барган Премьерга сокланмый мөмкин түгел иде. Хәтта битләрен автотрасса җилләре ашаган, зур гәүдәле, тимер мускуллы, сакал-мыек баскан, тормышта күп нәрсә күргән байкерлар да, таң калып, Путинга кул чабып торды. Безнең белән мондый премьер идарә итсә – була, егетләр, була! Ул юлбарыска мылтыктан йоклата торган дару да ата, поши баласына сөт тә эчертә, Ту-160 стратегик бомбардировщикта да оча белә. Боларны без зур акчалар түгеп төшерелгән киноны карагандай карыйбыз. Голливуд блокбастерларыннан аермасы шунда гына: аны безгә бушлай күрсәтәләр. Путинның кино йолдызына әверелә баруы башка түрәләргә дә үрнәк булсын иде. Менә Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев бу атнада сөендерде. Узган ял көннәрендә ул Яр буе паркында тәртип бозып учак ягучыларны... атка атланып тикшереп йөргән. Күз алдына китердем: мин урманда учак янында кырын ятканда, каршыма кара атка атланган шәһәр мэры чыксын әле... Каршыңа Чапаев чабып чыкса да, бәлки, алай ук курыкмас идең. Учак ягу гына түгел, гомумән урман янына бүтән якын килмәссең. Ә иң мөһиме: Чаллы паркын айкап йөргән мэр үзе белән фотографны да алырга онытмаган. Төшергән рәсемнәре шәп, мәгълүмат чараларында тиз арада дөнья күрде. Хөрмәтле сәясәтчеләр, хәзер инде футбол яки хоккей уйнап, чаңгыда шуып, Сабантуйда чүлмәк ватып, хәтта автоузышларда катнашып йөрүегезгә берәүнең дә исе китми. Халыкның игътибар үзәгенә эләгү өчен күбрәк иҗадилык, фантазия таләп ителә. Минем, мәсәлән, парашют белән сикерүче президент, Эверестка менеп баручы хөкүмәт җитәкчесе, скейтта шуучы министрны, бодибилдер “глава” турында кино карыйсым килер иде. Нишләптер берсе дә эшенә трамвайда баруы, базарда чират торып кәбестә алуы, җәйге челләдә печән чабуы, бәрәңгесенә су сибүе, салкын кыш иртәсендә машинасын этеп кабызуы турында кино төшерергә теләми әле.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|