поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.08.2010 Мәдәният

ЗӨЛФӘТ БЕЛӘН ЯРТЫ ГАСЫР...

Зөлфәт Хәкимгә – 50 яшь. Язучы, драматург, автор-башкаручы өчен бу күпме, әллә әзме? Әгәр Зөлфәт Хәкимнең фикер сөрешен, дөньяга карашын, бүгенге заманны тоеп язылган каләм үткенлеген исәпкә алсаң, ул – татар әдәбиятында, мәдәниятендә, һичшиксез, лидерлар рәтендәге шәхес. Алай гына да түгел, ул – татар дөньясының аксакалы.

Зөлфәт Хәким – яшь аксакал, тәҗрибәле, бөтен яктан да хәбәрдар булган, заманны нечкә тоемлый белүче оста сәясәтче, бүгенге көнне белеп, күзәтеп язучы драматург. Аның яңадан-яңа шедеврлар тудырырлык иҗат егәре шулкадәр күп әле. Еллар үткән саен ул яңа яктан ачыла гына бара. Безне бүгенге көнгә башка күзлектән карарга чакыра.

 

Зөлфәт сүзе

 

Зөлфәт Хәким белән аралашкан саен аның бер могҗиза икәненә ышанасың. Ул һаман да серле һәм укылып бетмәгән китап кебек. Шунысы хак: биш дистәсен тутырган язучының иҗатын берәү дә кабатлый алмый. Андыйларны Ходай Тәгалә, күрәсең, сайлап кына җибәрә торгандыр. Илле яшьләрендә әдипләребезнең күбесе иҗат үрләрен яулый гына башлый әле. Ә Зөлфәт Хәким моннан егерме ел элек, ягъни утыз яшендә үк калкып чыкты. Баш калкытты да үзенең талантлы каләме белән татар дөньясын тетрәндереп җибәрде. Дөрес, аның иҗатын берникадәр күләгә арасына этәрүчеләр дә булмады түгел. Әмма тамчы тама-тама бозны барыбер тишеп чыга икән шул ул. Чытырманлы юлларны урый-урый, сикәлтәле иҗат сукмакларыннан атлый-атлый үзенең прозасы, драматургиясе, үткен юморы, бунтарь җырлары белән ул татарның бәгыренә үтеп керде.

 

Зөлфәт Хәким – үзгә холыклы кеше. Күпләр аның белән уртак тел таба алмый интегә. Дөрестән дә, Зөлфәт абый мәгънәсез темага сөйләшкән, башында җил уйнаган кешеләр белән сүз куертырга яратмый. Әмма аның белән сөйләшеп, гәпләшеп утыру үзе бер кызыклы роман укыган кебек. Зөлфәтнең төртмәле теленә, усал юморына, чатнатып һәм туры әйтелгән фикер сөрешенә кушылып китү өчен син шул сыйфатларның хет берсенә генә ия булырга тиеш.

 

Әдип үз-үзенә бераз битарафрак димме?! Әгәр аның урында берәр әрсезе булсамы, күптән инде әллә нинди дөньякүләм дәрәҗәләргә, премияләргә ия булыр иде. Юк шул, Зөлфәт тыйнак кына иҗат итәргә ярата. Берәүдән дә үзе хакында язганны таләп итмәс, ялагайланмас. Зөлфәтнең күпләр аңлап бетерә алмаслык үз дөньясы бар. Аның үзе язган тәрҗемәи хәленнән кайбер кызыклы юлларны искә төшереп үтим әле:

 

"Җиде яшь тулгач, сәвит мәктәбенә киттем һәм шунда мин җирнең түгәрәклегенә, Ленинның үземнең бабам икәнлегенә һ.б. бик күп кызыклы нәр­сәләргә инандым. Рәхмәт инде илемә – армиягә чакырып, ышанып автомат тоттырды. Ләкин ике ел эчендә беркемгә дә тигезә алмадым. Армиядән кайткач, 100 сум "подъемный" акча алдым һәм ... бүгенге көнгә кадәр дәүләтебезгә бурычлы яшим".

 

Зөлфәт Хәкимнең сарказм белән әйтелгән фикер сөрешеннән нәрсә әйтергә теләве аңлашыла, әлбәттә. Күбебез белә булыр, ул беркайчан да дәүләткә бурычлы булып һәм дәүләткә бәйле булып яшәмәде. Кемгәдер тәлинкә тотып яшәмәве, иҗат итмәве аны нәкъ менә берәү белән дә тиңләшми торган әсәрләр иҗат итәргә этәргәндер дә инде. Хәтерлим әле, 2004 елның июль аенда "Ватаным Татарстан" газетасында басылган "Ватансызлар вата Ватанымны" дигән дәвамлы публицистикасы йокымсырап киткән халыкны уятып җибәрде. Укып өлгерә алмаганнар редакциягә килеп соңгы газетабызга кадәр алып китте. Берсе артыннан берсе кайтавазлар килә торды. Бүгенге заман җилләренә каршы чатнатып әйтелгән фикерне, ачы хакыйкатьне бары Зөлфәт кенә әйтә ала шул. "Мәскәү ул кысачак та кысачак, басачак та басачак. Безне, татарларны, мыскыл итүләрнең тагын бер яңа төрен кичереп ятабыз түгелме?! Тагын шунысы гаҗәпкә калдыра: татарларның күбесе тагын Россиянең киләчәгенә, аның башкаласына, аның патшасына берсүзсез, ихтыярсыз рәвештә ышану, табыну ягына авыша".

 

Зөлфәт Хәким татар язмышына беркайчан да битараф булмады. Бу хакта көндәлек матбугатта гына түгел, үзенең пьесаларында да һәрдаим яктыртып килде. Соңгы ун-унбиш елда татар сәхнәсендә куелган "Телсез күке" сенсация булырлык әсәр бит. Аның шулай икәнлеген театр әһелләре, гомумән, Россия тәнкыйтьчеләре дә таныды. Дөрес, күрмәмешкә салышучылар, читтән генә борчак сибүчеләр дә булмады түгел. Әмма Зөлфәт андыйларның фикер көрәшендә каләмен үткенли, усаллана гына барды. Шулай булмаса,унбер китап,утызга якын пьеса, дистәләгән-дистәләгән роман,повестьлар, хикәяләр язар идемени ул?

 

Үзгә иҗат

 

Зөлфәт Хәкимнең Тукай премиясенә лаек булуын күптән көтә идек. "Телсез күке" пьесасы өчен ул мәртәбәле премияне алды да. Әмма без аны коллектив хезмәт итеп түгел, ә аның иҗатына гына лаеклы дәүләт премиясе булыр дип өмет иткән идек. Бу хакта үзеннән сорагач: "Әйдәгез, бу хакта сөйләшмик", – дип җавап биргәнен хәтерлим. Тукай бүләге аңа бер пьесасы өчен генә түгел, тулы бер иҗаты өчен бирелергә тиеш иде. Нишләтәсең, вәзгыять без теләгәнчә түгел шул.

 

Хәер, Зөлфәт Хәким мине премиягә тәкъдим итегез дип дәгъва кылмады, берәүдән дә сорамады. Язучылар берлеге аның кандидатурасын тикшер­мәячәк тә, чөнки ул берлек әгъзасы түгел. Бу аның тагын бер кат берәүгә дә буйсынып яшәмәүче үзгә холкы белән бәйле. Мин принципиаль рәвештә Язучылар берлегенә кермим, диюе тагын Зөлфәтчә яңгырый түгелме?!

 

"Телсез күке" пьесасына аваздаш булырлык әсәрләре шактый әле аның. Ләкин режиссерлар андый эчтәлектәге, татар язмышына, аның тарихы белән бәйле пьесаларны сәхнәгә куярга ашкынып тормый. Шуңа күрә Зөлфәт Хәким иҗатын ике шүрлеккә бүлеп куя. Берсе – тирән эчтәлекле, саллы пьесалар, икенчесе – "җиңел холыклы" әсәрләр. "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә беренчелекне алган "Легионер" әсәре никтер театр киштәсенә сыймады, "Гасыр моңы", "Кайда син, Атилла?" кебек татарның бәгырен айкарлык әсәрләр сәхнәгә менмичә генә эреп юкка чыкты. Баштарак Зөлфәт аларның куелмавына пошаманга төшеп, кайгырып йөргән. Аннан инде: "Нишләп кайгырам соң мин, ул бит китап булып ташка басылып чыга", – дип үз-үзен тынычландырырга булган.

 

Сер түгел, Зөлфәт Хәким та­машачы егылып көләрлек көндәлек пьесалар да иҗат итә. Аның шулай икәнлеген ул үзе дә яшерми. Режиссерлар да авырыксынмыйча куя, халык рәхәтләнеп карый. Бу очракта Зөлфәтне җитди кабул итмиләр дигән фикер дә калырга мөмкин. Аның туксанынчы елларда язылган юморларын тагын бер кат укып чыккан идем. Дөрес, алар арасында төрлеләре бар. Зөлфәт абый үзе дә: "Мин аларны гонорар өчен генә дип яздым бит инде", – дигән иде.

 

Драматург пьесаларын ике шүрлеккә бүләм дисә дә, без әдипне барыбер җитди итеп кабул итәргә күнеккән. Аның гонорар өчен язылган әсәрләрендә дә, юморларында да үткен фикер, замана түрәләренең бакчасына таш ату, алар адресына төрттерү бар. Танылган язучы Миргазиян Юныс аның турында: "Зөлфәт Хәким язган әсәрләр һәр яктан бүгенге урыс әдәбияты калыбына сыймый. Аның әсәрләрен урысчага тәрҗемә итү мөмкин түгел, урыс әдәбиятында аларны тәрҗемә итәрлек язучы да юк. Зөлфәт Хәким әсәрләрендә Франсуа Рабле дә, Гарсиа Маркес та, Борхес та, Джером Клапка да, Марк Твен да бар шикелле тоела. Ә үзе, "сабакы", саф татар! Йөз процентлы татарга хас иҗат үзенчәлеге аңарда!" – дигән иде.

 

Аның әсәрләренә, пьесаларына мөкиббән киткән татарның мәшһүр режиссеры Марсель Сәлимҗанов Зөлфәт Хәкимгә һәрвакыт хәерхаһлы булды. "Зөлфәт Хәкимнең драматургиягә килүе – татар театры, татар драматургиясе өчен, һичшиксез, зур вакыйга. Бер кешегә дә охшамаган яңа шәхес, яңа художник килде. Аның дөньяга үз карашы бар, ул бөтен нәрсәгә ниндидер үзенә генә хас булган күзәтү ноктасыннан карый. Зөлфәт Хәкимнең шул ук вакытта шагыйрь һәм җырчы булуы, шәхес буларак башка кешеләргә охшамавы, әлбәттә, гаять кызыклы хәл һәм бу игътибарны нык җәлеп итә", – дигән режиссер фикере аның күпкырлы иҗатына бәя дип аңларга кирәктер, мөгаен.

 

Аның җыры

 

Зөлфәтнең эчендә берничә Зөлфәт бар: драматург, әдип, язучы-сатирик, сәясәтче һәм, әлбәттә инде, автор-башкаручы. Аның иҗаты салават күперен­дәге төсләр кебек төрле һәм, әйтергә кирәк, һәркайсы үзе бер бизәк. Әгәр шунда бер генә төсне алып ташласаң да, ул Зөлфәт Хәким булудан туктый.

 

Кемгә ничектер, әмма мин шагыйрь һәм җырчы Зөлфәтне бөтенләй башка иҗат кешесе кебек күзалларга күнеккән. Аның инде ике дистә елдан артык сыналган тугры тамашачысы бар. Мосафирга эндәшүен, заманның вәхши кануннарга буйсынып яшәмәвен тойган тамашачысы аңардан берсеннән-берсе үтемле җырлар көтә.

 

Ачы язмыш йөген сөйри бер мосафир,

Әйтче миңа җирдә яшәү хакын.

Мең кат сорыйм, һаман әле җавап ишетелми:

Нәрсә булды сиңа, газиз халкым?

 

Бу – Зөлфәт Хәкимнең егерме ел элек язылган "Газиз халкым"җыры.

 

Ул вакытта ук инде аны киң җәмәгатьчелеккә җәелдерергә ирек бирмәделәр. Мәхәббәт, сандугач, туган як турында тапталган җырлар дөньясында татар сагышы, милләт язмышы турында язылган җырларның калкып чыгуы бер төрле генә агымда барган сәнгатькә кирәкми иде бугай. Ә Зөлфәт Хәким аңа карап кына җырлар иҗат итүдән туктамады. Егерме елдан соң зур сәхнәдән аңа "Газиз халкы"н, "Татар иле"н, "Мосафирга эндәшү"ен, "Изге җир"ен, "Төнге сәяхәт"ен дә җырларга язган. Ничек диген әле, шыгрым тулы залда, дистә еллар сыналган тамашачы алдында. Зөлфәт Хәким бу очракта: "Халык мине элеккеге җырларым өчен үз итә", – дияргә ярата. Шулайдыр да. Менә шул еллар эчендә халык ышанычын саклый да, аклый да белергә кирәк бит әле. Бу еллар аралыгында мәхәббәт, туган як турында җыр башкарган көндәлек җырчыларның шактые иләнеп, эреп юкка чыкты. Ә Зөлфәтне, югалып-югалып торса да, тамашачысы ничәмә-ничә еллардан соң дәррәү кубып каршы ала. Әйе, нәкъ шулай. Бу очракта узган ел Камал сәхнәсендә булып үткән концертны искә төшерү дә җитә булыр. Салкын тиеп авырган, карлыккан тавыш белән җырлаган Зөлфәтне тамашачының ничек итеп үз итүен, алкышлавын барып күрергә кирәк булгандыр. Яраталар, хөрмәт итәләр Зөлфәтне. Карлыккан тавыш белән булса да, аның авазын, чатнатып әйтелгән фикерен ишетү кирәк татарга. Ә колакта һаман да Зөлфәт Хәкимнең җыры чыңлый:

 

Әллә йөрәк, әллә өмет сулкылдыйдыр күкрәгемдә,

Уятырга ният итеп Татар илен.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 163-164 | 13.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»