поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2010 Җәмгыять

ИСЕМНӘРЕҢ КЕМ КУЙГАН?!

Татар халкында элек-электән яңа туган сабыйга парлы исем кушу гадәте булган. Бибиҗамал, Габделбарый, Мөхәммәтзариф кебекләрне. Мәрхүм әбием аңлатканча, болай итү – сабыйга шайтан зәхмәте кагылмасын өчен кирәк икән. Ягъни иблис токымнары ике исем арасында саташып, балага зыян сала алмый. Моны хорафат дип тә кабул итәргә мөмкин. Кешелек дөньясында хорафатларга ышану зур бит ул. Ләкин ул дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә калса, кызык кына вакыйгалар бәйләнеше барлыкка килә.

Узган атнада Русия Президенты “милиция” атамасын “полиция”гә алмаштырырга тәкъдим итте. Яңа закон проекты тирәсендә әлегә фикер алышу бара. Ул 15 сентябрьдән соң Думага кертелер, ә 2011 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булыр дип көтелә. Русия финанс министры Алексей Кудрин белдергәнчә, Дмитрий Медведев реформасы бюджетка 200 миллиард сумга төшәчәк.

 

Мин үзем юрист түгел. Шуңа күрә канун проектына юридик яктан бәя бирә алмыйм. Проект белән танышкач, берничә маддә күзгә ташланды, шуларны гына аерым билгеләп үтәсем килә. Әйтик, икенче маддәгә тукталыйк. Закон нигезендә эш итү һәм һәркемгә тигез карауга халык өчен ачык булу, җәмәгатьчелек ышанычын булдыру һәм аның ярдәменә таяну каралган. Гомумән, полициянең ничек итеп эшләвен бәяләгәндә, соңгы сүзне җәмәгатьчелек әйтәчәк, имеш. Полиция үзенең эш-гамәлләре турында тулы мәгълүмат биреп барырга тиеш. Бер яктан дөрес тә кебек. Ләкин шул ук “халык контроле” мәсьәләсен генә алыйк. Эчке эшләр министрлыгы, төбәкләрдәге идарәләр каршында җәмәгатьчелек советлары хәзер дә эшләп килә бит. Ләкин аннан ни файда? Мөгаен, шул совет әгъзаларына гына файдасы бардыр, чөнки махсус таныклык бирелә, милиция аларга тими. Ә менә ниндидер җитди карар кабул итүләре турында ишеткән юк. Яисә мәгълүмат чаралары өчен ачык булу пунктын алыйк. Ачылды, ди, тот капчыгыңны. Русиядә мәгълүматны ябарлык чаралар җитәрлек. Әйтик, тикшерү бара, аңа зыян килмәсен өчен, берни дә әйтмибез, диячәкләр. Я булмаса, террорчылыкка каршы көрәш сылтавы белән дә журналистлардан ышыкланырга мөмкиннәр. Канун проекты милиция органнарына эшкә алганда кандидатларны җентекләп тикшерүне күздә тота. Аларны энә күзе аркылы үткәреп кенә алабыз дип, күпме сөйлиләр бит инде. Тик менә хәзерге хезмәт хакына эшләргә атлыгып торучы тәрбияле, акыллы юристлар килгәне күренми. Халык арасында: “Борчылма, бер дә булмаса, милициягә эшкә урнашырсың әле”, - дигән гыйбарә бүген генә тумаган, бүгенгә кадәр бетмәгән...

 

“Милиция” атамасын алмаштыруга әйләнеп кайтсак, ул әлеге дә баягы хорафатларга ышану кебегрәк. Безнең татарда озак вакыт авырган баланың исемен алмаштыру гадәте дә бар бит. Исем белән зәхмәт тә китә дигән өмет яши, һәм ул, хикмәти Хода, аклана да бугай. Тик менә милиция полициягә әйләнү белән, барысы да ал да гөл булырмы? Система, бигрәк тә анда эшләүче кешеләр кала бит, тамырдан берни үзгәрми. Шушы көннәрдә генә Татарстандагы хокук саклау органнары тирәсендә яңа гауга чыкты. Заманында “Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповның яклаучысы булган адвокат Рөстәм Вәлиуллинны Әлмәт милиция бүлегендә кыйнаганнар”, - дип хәбәр итә “Азатлык” радиосы. Аны бер төн бүлекчәдә тоталар, 500 сум штраф салалар һәм чыгар алдыннан бармак эзләрен алырга телиләр. Ләкин адвокат бу процедурадан баш тарта. Рөстәм Вәлиуллин белдергәнчә, милиционерлар аңа яный, каты гына кыйныйлар. Хәзер адвокат хокук сакчыларын судка бирде. Бу – эчке эшләр хезмәткәрләре тирәсендә даими чыгып тора торган низагларның берсе генә. Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге җан-фәрман үз дәрәҗәсен саклап калырга маташа. Шушы көннәрдә рэп башкаручы җырчы Иван Алексеев Волгоградта чыгыш ясаганда милиция хезмәткәрләрен хайваннар белән чагыштырганы, “акылга сай садистлар” дип атаганы өчен, 10 көнгә сак астына алынган. Соңрак аны җибәргәннәр, чөнки музыкант гафу үтенгән. Гафу үтенүен рэпер камера алдына утырып, кәгазьдән укый. Бер төркем сәнгать әһелләре Эчке эшләр министрлыгы цензура кертергә маташа дип борчылып, мөрәҗәгать белән чыкты.

 

“Милиция” урынына “полиция” дип аталу хокук сакчыларын кара таплардан чистарта алырмы? Мондый нәрсә икеле. Бүген иң мөһиме – милиционерларны халык, иминлек өчен хезмәт итүче кешеләр булуына инандыру. Әлегә исә алар форма һәм герблы катыргыны алгач та, үзләрен башкалардан өстенрәк дип саный кебек. Дэн Сяопин әйтмешли, мәчене ничек тә атарга мөмкин, бары тик тычкан гына тотсын. Мәче еш кына май ашап тотылганда нишләргә кала?!

 

Дмитрий Медведевның яңа канун проектын тәкъдим итүендә сәяси максат та бар кебек. Юкса илнең ярты территориясе дөрләп янганда мондый бәхәсле фикер белән чыкмас иде. Чынлап торып борчыган проблемалардан халык игътибарын җәлеп итү өчен, икенче, ясалма проблема уйлап чыгарырга кирәк. Моны пиар, ягъни җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру өлкәсендәге белгечләр бик әйбәт белә. Шушы юллар язылганда, янгыннардан Русиянең 450 миллиард сумлык зыян күрүе мәгълүм булды. Бу акчага Татарстан 4 ел буе яши алыр иде...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ | 11.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»