поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2010 Җәмгыять

БАРЫ ДА ИСБАТЛАНА

Без – болгар, без – керәшен, дип йөрүчеләр дә – үзебезнең халык.

Халык санын алу турында сүзләр куера башлагач, май аенда, үзем эшли торган шәхси оешмада кызык кына бер “эксперимент” эшләдек, татарча язулы футболкалар чыгарырга булдык.

 

Сыйфатлы футболкалар табу, аларга сыйфатлы итеп язу төшерү шактый чыгымнар сорады, әлбәттә, ләкин дәүләт оешмасы булмагач, эш алай озакка сузылмады, уйлаганнан соң 3 көннән футболкаларны күпләп сатуга чыгарган идек инде. Бер төрлесенә: “Татар халкын арттырыйк. Булыша алам”, – дигән ярым милли, ярым шаян язу да куйдык. Иң кызыгы: төрле язулы футболкалар арасында иң популяры шулар булды. Бүген дә рәхәтләндереп сатабыз әле без аларны...

 

Әйтәсем килгәне шул: яшьләр арасында үзенең нәкъ менә татар баласы икәнен аңлау гына түгел, ә шуны ассызыклауга да омтылыш көчле. Бүген бик популяр булган “В контакте” сайтында: “Мин татар дип язылам”, “Мин – татармын” кебегрәк төркемнәр ачкач та, аларга тиз арада мең­нәрчә кеше тупланды. Араларында Татарстаннан читтә яшәүче, инде телне белмәүче һәм хәтта исем-фамилиясе дә урысча булган яшь татарлар да бик күп. Монысы да күрсәткеч.

 

Сүз дә юк, халык санын алуда, безне күпме генә бүлгәләргә тырышсалар да, абсолют күпчелек ”татар” дип язылачак. Ләкин бүген халык башын бутап: “без – болгарлар”, “без татар түгел, без – керәшен”, яисә “бабаларыбыз башкорт булган”, – дип йөрүчеләр дә үзебезнең халык бит. Бүген шулар ук әллә ниткән тарихи уйдырмалар уйлап чыгарып, үзләре үк шуңа ышанып ята. Әнә ич, зур гына урында утыручы бер дин белгеченә кадәр, “Безнең бабаларыбыз ислам динен сәхабәләрдән үк кабул иткән”, – дип интервьюлар биреп, Мәрҗәни тарафыннан ук тар-мар ителгән уйдырма-легендаларны күтәреп, татарларны болгар дияргә маташа.

 

Нишлисең, 1944 елны ук, татарларның тамырын кисү өчен чыгарылган карарга нигезләнеп, безнең кайбер галимнәр дә болгар-татар теориясен нык яклады. Заманалар үзгәреп, безнең Алтын Урда татарлары варислары икәнебезне әйтергә ярый башлагач та, алар ул теориядән ваз кичә алмадылар, чөнки алай иткәндә, аларның гомер буе ялганга эшләп, фәнни дәрәҗәләр алганы, буш китаплар язганы исбатланачак бит. Чынлап та, заманында Идел буенда болгарлар яшәгән. Ләкин... Бүген кайбер Казан галимнәреннән башка барлык тарихчылар һәм тел белгечләре дә Идел буе болгарлары теленең дә­вамчысы бүгенге чуаш теле икәнен таный. Шулай ук бүгенге Болгар хәрәбәләренең дә XIV гасырда Алтын Урда татарлары тарафыннан төзелгәне билгеле. Ә XVIII – XIX гасырларда, татар зыялылары арасында әл-Болгари тәхәллүсе табылу, ул бары тик үзәге Болгар шәһәре булган Болгар олысына мөнәсәбәтне генә аңлата. Багдади, Хәрәзми, Сараи тәхәллүсләренә карап, берәү дә багдадлы, хәрәземле, сарайлы дигән милләтләр уйлап чыгармый ич. Татарлар арасында ниндидер мифик болгарларга барып тоташкан шәҗәрәләр дә юк. Телебез дә дала теле, кыпчак теле безнең. “Татар” ул – безгә урыслар тарафыннан тагылган кушамат кына”, – диючеләргә дә шуны әйтәсе килә: архивларда та­тарларның үзләрен нәкъ менә татар, телләрен – татар теле дип атавын теркәгән, XVI – XIX гасырларга караган йөзләрчә-меңнәрчә документ саклана. Әлбәттә, ниндидер провакаторлар халыкны алдап йөрмәсен өчен аларны җыеп бастырырга кирәк тә бит...

 

Татарлар санын азайтуга юнәлтелгән чаралардан, тагын керәшен татарларын аеру гамәлен искә алырга кирәк. Бүген әллә ниткән әкиятчеләр, керәшеннәрнең мең елдан артык христиан динендә булуы, аларның гомумән аерым телле аерым халык булуы турында уйдырмалар тараталар. Интернетта аларга икенче яктан Мөхәммәттән дә изгерәк булырга омтылган кемсәләр, “татар ул мөселман гына булырга тиеш”, – дигән гыйбарә белән кушылалар. Дин белән милләтне бутау – гап-гади ахмаклык ул. Ә керәшен татарлары тарихына килсәк, теләгән кеше, архивлардагы ревизия материаллары, дини идарәләр эшләре һәм җир биләмәләре теркәү документлары нигезендә һәр керәшен авылының диярлек кайчан нигезләнүе, кайчан чукындырылуы турында мәгълүмат таба ала. Алай гына да түгел, күпчелек керәшеннең XVIII гасырда да әле ике исем – рус һәм татар исемнәре белән йөрүе дә билгеле.

 

Татарлар тарихында “каткан” тарихчыларның теорияләрен җимерә торган бер нәрсә бар: ул да булса – әле XVI – XVII гасырларда да татар халкының бер өлешенең мөселман булмавы, ата-бабалары динен тотуы. Монысы күбрәк Нугай Урдасы белән бәйле татарларга хас күренеш. Шуңа да бүген дә “иске керәшеннәр” дип аталып йө­рүче төркемнең: “Безнең бабайлар ислам динендә булмаган”, – диюләрендә хаклык бар. Лә­кин бит бу һич кенә дә алар татар булмаган дигән сүз түгел. Христиан динендәге татарларның XVIII – XIX гасырларда үзләрен татар, телләрен татар теле дип атаулары теркәлгән документлар Татарстан милли архивында шактый күп. Болар барысы да басылып дөнья күрсә, күп сораулар төшеп калыр иде. Юкса әнә кайберәүләр, Алексеевск районындагы Кр.Баран авылында керәшен татарлары яшәвен нигез итеп, “Керәшеннәр – бәрәнҗәр кабиләсе ул”, – дип сөйләнеп йөри башлады. Кр.Баран (элекке исеме Балчыклы) авылына XVII гасырда Зөя өязе һәм Арча юлында яшәгән йомышлы татарлар нигез салганы, аларның шул ук XVII гасырда чукындырылуы турында архив документлары бар. Ә легендар бәрәнҗәрләр исә, X гасырда ук, әле болгар кабиләләренең күпчелеге Тәңрегә табынганда ук мөселман булган. Монысын ибн Фадланны игътибар белән укучылар белә булыр.

 

Башкорт мәсьәләсе белән дә шул ук хәл. Әнә Ә.Әсфәндияров инде Минзәлә төбәге татарларының да кайчандыр башкорт булуын “исбатлап” китап чыгарды. Чынлап та, бишенче (1795) ревизиядә, ул төбәктәге шактый халык “башкорт” дип теркәлгән. Ләкин Әсфәндияровлар уттан курыккандай курыккан 2 һәм 3 нче (1747 – 1762 елгы) ревизия документларында Казан–Уфа–Оренбург арасында барлыгы 7 башкорт авылы һәм меңләп татар авылы теркәлгән. Алай гына да түгел, Казан, Мәскәү, Самара, Оренбург архивларында, Ык буйлары һәм аннан көнчыгыштарак урнашкан “асаба” “башкортларның”, нигездә Казан тирәсеннән (Арча, Җөри, Нугай юллары) күченеп, патшадан җиргә хокук алган татарлар икәнен исбатлаучы документлар бар. “Башкорт” кабиләләренең XVI гасырда “үз ирке” белән урыс дәүләтенә кушылуы теориясен тар-мар итә торган, Зәки Вәлидинең типтәр (шул ук татар) икәнен исбат итә торган грамоталар да табылды һәм табылып тора. Ә телләре аерымрак Урал аръягы һәм көньяк-көнчыгыш “башкортлар”ның Нугай Урдасы татарлары икәне – җиңел исбатлана торган нәрсә. Эзләнергә, табылган нәрсәләрне бастырып халыкка җиткерергә генә кирәк.

 

Кайчандыр олуг дәүләтләр тоткан, көчле халыкны – татарларны бүлгәләргә тырышу һаман дәвам итәчәк. Халык санын алу якынлашканда гына түгел, ә даими рәвештә бу сәясәткә һәрберебезгә каршы торырга кирәк.


Илфак ШИҺАПОВ
Ватаным Татарстан
№ 161 | 10.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»