поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.08.2010 Дин

ХУШ КИЛӘСЕҢ, ИЗГЕ РАМАЗАН!

11 августта 11 айның солтаны булган Рамазан аеның беренче көненә аяк басабыз, ягъни исламның биш терәгенең берсе саналган ураза башлана. Мөэмин-мөселманнар аны зур бәйрәм буларак көтеп ала. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Коръән иңгән ай булганга, аны шатлык ае дисәк, тукланган ризыгыбыз бәрәкәтле, кылган изге гамәлләребезгә әҗер-саваплар аеруча күп булганга, аны бәрәкәт ае буларак та якын итәбез.

Рамазан аенда бер игелеккә мең савап языла, догалар кабул була. Ә явыз нәфесебез белән көрәшкәнгә, бу изге айны сугыш ае буларак та таный алабыз. Төрле бозыклык, яманлык, оятсызлыклардан тыелганга, җәннәткә өметләр баглап, Аллаһы Тәгаләнең ахирәттәге газабыннан котылу ае да. Бу мөбарәк айда Аллаһы Тәгалә ризык һәм хәрәм гамәлләрдән ничек тыелып торуыбыз аша безнең Үзенә булган мәхәббәтебез һәм ихласлыгыбызны, акылыбызның ныклыгын сыный. Иманнары зәгыйфь булу һәм ихтыяр көче юклык сәбәпле, кемнәрдер хәрәм ризыклардан да тыелып тора алмаганда, хак мөселманнар хәләл саналган азыкларны да ашамый торып, үзләренең күңелләрен һәм тәннәрен чистарталар. Шулай итеп, ул сәламәтлек ае да. Физик тәнебезне ачлык белән дәваласак, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, рухыбызны яман ниятләрдән арындырып, нәфесебезне яманлыклардан йөгәнләргә өйрәнәбез.

 

Форсаттан файдаланып, редакция исеменнән барча газета укучыларыбызны, мөселман кардәшләребезне якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрик итәбез. Ураза аеның һәр көнен хәерле, саваплы гамәлләр белән бәрәкәтле итеп үткәреп, Аллаһның ризалыгына ирешергә язсын. Рамазан аебыз мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкап, дымга сусаудан сулып барган урман-кырларыбызга шифалы яңгырларын яудырса иде! Әмин!

 

* * *

 

“АВЫРУЛАРЫ КӨЧӘЯЧӘГЕН БЕЛӘ ТОРЫП УРАЗАГА КЕРҮ ГӨНАҺ”

 

Быелгы ураза ае авыл җирендә тулы куәтенә урып-җыю, терлек азыгы хәстәрләү вакытына – урак өстенә туры килде. Өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрнең дә күзне камаштырып ымсындырган чагы. Барыннан да бигрәк җәйге озын көннәрдә корылыкка, гадәттән тыш эсселеккә түзү гыйбадәттәге мөселманнарны төрле сынаулар алдына куя. Шуңа сәламәтлекләре аеруча сизгер һәм хроник авырулары булган кешеләргә уразага кергәнче, иминлекләре хакында ныклап уйларга кирәк.

 

Рамазан ае уразасы сәламәтлеге мөмкинлек биргәннәрнең тәненә сихәт иңдерә, организмны төрле шлаклардан чистарта. Доктор Хельмут Лютзнер: “Ураза – организмда еллар буе тупланган пычракны, агулы матдәләрне тышка чыгару өчен иң уңай ысул”, – дисә, ураза тоткан кешеләр белән махсус тәҗрибәләр уздырган һәм үзе дә ураза тоткан доктор Бухингер: “Уразада фикерләремне бер системага сала алдым, көнлек психологик киеренкелек шактый азайды. Гәүдәмдә җиңеллек тойдым”, – ди. Саулыкка кагылышлы һәм ураза тотуга бәйле хөкемнәр хакындагы сорауларыбызны Татарстан диния нәзарәтенең медицина бүлеге җитәкчесе Айрат хәзрәт ХӘКИМОВка юлладык.

 

– Айрат хәзрәт, быел көннәр аеруча эссе. Ураза вакытында елга-күлләрдә су коенырга, мунча керергә ярыймы?

 

– Елгада озак итеп онытылып, ләззәтләнеп, чумып су коенырга, шулай ук озаклап мунчада тоткарланырга ярамый, билгеле. Мунчада һәм елгада тиз генә су коенып алырга мөмкин.

 

– Көнгә ничә тапкыр госел коенсаң да ярыймы?

 

– Ярый. Намаз укыр алдыннан да тәһарәтләнәбез, госел коенабыз бит. Әмма су йоткылыкка китмәскә тиеш.

 

– Быелгы һава шартларында аеруча кайсы авыруларга уразага керү куркыныч?

 

– Иң элек шикәр авырулыларга, гомумән, эндокрин системасы тәртиптә булмаганнарга, йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләргә, инсульт, инфаркт кичергәннәргә, яман шеш, лейкоз һәм авыр стадиядәге җитди төс алган хроник авырулары булганнарга уразага кергәнче саулыклары хакында төптән уйларга киңәш итәр идем. Чирләре көчәячәген белә торып уразага керү гөнаһ.

 

– Үзен саулыгы ягыннан бик үк яхшы хис итмәгән кеше кояш баеганнан соң дару куллана һәм укол кадата аламы?

 

– Кояш баеп, авыз ачканнан соң, сәламәтлек өчен кирәк булган барлык процедуралар да ярый – дару кабарга, укол кадатырга, төрле мазьлар белән сыланырга мөмкин.

 

– Озын эссе көннәрдә ничегрәк тукланырга?

 

– Хәләл ризыкларның барысын да ашарга ярый. Сәхәрдә итле һәм йомырка кебек аксымга бай булган азыклар, сыр, бавыр кебек туклыклы, хәл кертердәй, витаминнарга бай ризыклар белән туклану хәерле, әмма көне буе ач торасы дип көчләп ашарга ярамый. Эчәсене китергән тозлы, артык майлы ризыклар белән мавыкмаска кирәк. Компот кебек сусауны баса торган салкынча, витаминнарга бай сок һәм суларны эчәргә була. Көнозын ач торганнан соң авыз ачканда кисәк күп ашаудан да организмга зыян килергә, ул кайбер авыруларга сәбәпче булырга мөмкин, шуңа ашыкмыйча аз-азлап ашагыз.

 

– Авыз ачканда яки сәхәрдә даруханәләрдә сатылган төрле витаминнар эчәргә ярыймы?

 

– Бик яхшы була, чөнки алар организмны тукландыралар, көч кертәләр.

 

– Көндез теш чистартырга ярыймы?

 

– Аеруча кеше арасына чыкканда, мәчеткә барганда авыздан начар ис килеп тормасынга ярый, әлбәттә. Тик бу вакытта суның бер тамчысы да тамак төбенә китмәскә тиеш.

 

– Баласына сөте җитсә дә, имезүче аналарга, үзен яхшы хис иткән йөкле хатыннарга ураза тотарга ярыймы?

 

– Юк, ярамый, бала һәм ана сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин.

 

– Тәмәке тарту уразаны бозамы?

 

– Әлбәттә, боза. Рамазан аенда уразадагы кеше аннан тыелып торырга тиеш.

 

– Ябыгу, диета тотуны максат итеп куйганда кеше уразада булып саналамы?

 

– Алар икесе ике нәрсә. Ураза ният белән Аллаһ ризалыгы өчен тотыла. Ә диета, ябыгу өчен ашамыйча тору ураза саналмый, ач торуга керә.

 

– Күзгә, колакка, борынга дару салу, тамак төбен чайкату, клизма ясау уразаны бозамы?

 

– Тамак төбен чайкату бозмый, чөнки аны тәһарәт алганда да чайкатабыз, тик су йотылмаска тиеш. Ә калганнары боза. Кояш баеганнан соң сәхәргә кадәр барысы да ярый, укол кадатырга да була.

 

* * *

 

СЕЗ УРАЗА ТОТАСЫЗМЫ?

 

Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН, Биектау районы хакимияте башлыгы:

 

– 1995 елдан бирле бер көн дә калдырмый ураза тотам. Быел да, Алла боерса, шул традициягә тугры калачакмын. Кечкенәдән дингә карата мөнәсәбәтем уңай булды. Әнием Нәкыягә бүген 80 яшь. Ул гарәпчә дә укый. Аның бертуганы Мәймүнә апа да дини кеше. Гаиләдә миннән күреп хәзер кызым Алия дә ураза тота башлады. Әлеге изге айда Аллаһы Тәгалә безне сыный, шундый мул ризыклы тормышта ашаудан тыелып тора аласың икән, бу бик саваплы гамәл.

 

Гөлүсә ИСМӘГЫЙЛЕВА, “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы (“ТНВ”) алып баручысы:

 

– Ай дәвамында ураза тотарга бик теләгем бар. Әмма хәлем китү (башым әйләнә, күңелем болгана башлый) сәбәпле, аны өлешчә генә тотам. Киләчәктә Ходай көч бирсә, бу изге эшне ахырына кадәр җиткерермен дип уйлыйм.

 

Вәли ФАЗЛИӘХМӘТОВ, “Раян” төркеме җырчысы:

 

– Дүртенче ел рәттән ае буе ураза тотам. Быел да, Алла боерса, шулай эшләячәкмен. Сәламәт кешегә Аллаһы Тәгалә моны фарыз иткән. Көн дәвамында су йотмый йөрсәм дә, үземне яхшы хис итәм. Былтыр Рамазан аенда унбишләп концерт куйдык. Быелгы аномаль эсседә ураза тоту аеруча зур сынау, иманлы кеше ул авырлыкка түзәргә тиеш дип саныйм. Киләчәктә бик озын көннәрдә дә ураза тотарга туры киләчәк, шуңа күрә әзер булу мөһим.

 

Зиннур:

 

– Уразаны тулысынча тотканым юк. Быел берничә көн изге бурычымны үтәргә ният бар. Мәрхүм әтием исә аны бер көн дә калдырмый иде.

 

Зөлфия ШАКИРОВА:

 

– Уразаны ай буе тотарга түземлегем җитми, чөнки чәй эчми тора алмыйм. Баштагы җиде көнен тотам. Ә менә быелгы эсседә моңа алынырга куркам.

 

Ел саен Рамазан ае төгәлләнгәндә авыз ачтыру, корбан чалдыру безнең гаиләгә хас күренеш.

 

Марат ИБЛӘМИНОВ, “Европа плюс” радиосы директоры:

 

– Әгәр ураза тотмасам, мин нинди мөселман инде?! Дүрт ел рәттән Рамазан ае буе аны калдырганым юк. Әлбәттә, ябыгыр өчен бу адымга баручыларга ач тору авыр, ә Аллаһы Тәгалә ризалыгына дип башкарганда Ходай үзе көч бирә. Узган ел, йоклап калып, сәхәр ашарга тора алмадым, шуннан соң кичке тугызда гына авызыма ризык каптым. Моның бер авырлыгын да тоймадым.

 

Быел да изге гамәл кылырга ниятлим. Узган ел июльдә кызым Газизә туды. Аллаһы Тәгалә безгә шундый бүләк ясаган икән, мин дә ул кушканны үтәргә тиеш.

 

Рафик ГЫЙНИЯТУЛЛИН, Арча районы суды рәисе:

 

– Әлхәмделилла шөкер, 20 ел инде ай дәвамында ураза тотам. Моны фарыз дип кабул итәм. Быел да, исән булсам, Алла боерса, изге эшкә алыначакмын. Эсселек, авырлык турында уйларга кирәкми. Әгәр башка андый уй керсә, кеше тулысынча әзер булмаска мөмкин. Калеб чиста вакытта авырлык сизелми ул.

 

Илфак ЯРМИЕВ, табиб-невропатолог:

 

– Башта берничә көн генә ураза тоттым. Узган ел ай дәвамында тота алдым. Быел да, Алла боерса, тулысынча тотарга исәп. Үземне моңа рухи яктан хәзердән үк әзерлим. Эсселек вакытында сусау куркытмас дип уйлыйм, чөнки безнең бабайлар челләдә ураза тотып, печән дә чапкан. Аллаһы Тәгаләнең көч бирәчәгенә ышанам.

 

Газинур МОРАТ, язучы:

 

– 1989 елдан бирле ураза тоттым. Әмма соңгы ике елда моннан азат идем. Әти-әнием вафат булгач, дөньяның яме калмады. Бераз күңел төшенкелегенә бирелдем. Быел кабат ураза тота башларга исәплим. Моңа алынам икән, мин бер көнне дә калдырмыйм. Эссегә түзәрмен дип өметләнәм.

 

Эльмира СӘЛАХОВА.

* * *

 

 

Уразаның фарызлары:

 

– ният кылу;

– ашау-эчү, төрле хәрәмнәрдән тыелу;

– якынлык кылудан тыелу.

 

Уразаның сөннәтләре:

 

– таң атканчы торып, сәхәр ашау;

– ураза тоту һәм нәфесне гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу;

– кәсептән бушаган арада Коръән, догалар, дини китаплар уку, вәгазьләр тыңлау;

– кояш баегач, ахшам намазына кадәр авыз ачу.

 

Уразаны бозмый торган эшләр:

 

– тешләрне чистарту;

– кан алдыру;

– сөлек салдыру;

– мунчада басып торган килеш тирләп чыгу;

– сабын белән юыну;

– комган белән госел коену;

– күзгә сөрмә тарту;

– иренне һәм мыекны майлау;

– сатып алган малны татып карау;

– балага ризык чәйнәп каптыру.

 

Уразада мәкрүһ саналган эшләр:

 

– суга чумып коену;

– авыруы көчәячәген белә торып ураза тоту;

– берәр ризыкка телне тидереп, аның тәмен татып карау;

– ризыклану яки сагыз чәйнәү;

– мунчага кереп озаклап утыру;

– әдәпсез сүзләр, гайбәт сөйләү;

– файдасы булмаган буш сүзләр белән вакыт уздыру, авызны үбү;

– бөтенләй дә ифтар кылмыйча ике көн ураза тоту;

– гөнаһлы гамәлләр кылу.

 

* * *

 

“НӘФЕСНЕ УРАЗАДАН БАШКА ҖИҢЕП БУЛМЫЙ”

 

Рамазан ае башлану яңа туган ай кайчан күренүгә дә бәйле. Шуңа республикабызда сәхәр вакыты ел саен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте казыяте тарафыннан билгеләнә. Быел уразага кайсы вакытта керергә? Әлеге соравыбызга Татарстан диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ шундый җавап юллады:

 

– 10 августта кояш баегач, Рамазан ае башлана. Ул кичтә мәчетләрдә беренче тәравих намазлары укыла. Рамазан ае Ай күренгәч керергә тиеш. Кич көннән алда барганлыктан, Рамазан аеның беренче кичәсе 10 ысы көнне кояш баегач була. 11 е көнне иртән сәхәр ашагач, уразага керәбез.

 

– Ураза гаетенә кадәр бирелә торган фитыр сәдакасы хакында да әйтеп үтик. Быел ул күпмедән билгеләнде? Корылык ел булу сәбәпле, ашлык азлыктан, үзгәрешләр юкмы?

 

– 50 сумнан билгеләнде. Ураза фитырының күләме ашлык аз булуга карап бәяләнми.

 

– Аны акчалата бирү дөресме?

 

– Фитыр сәдакасын акчалата да, шулай ук аны башка азык-төлек белән дә бирергә була.

 

– Ә нинди ризык һәм күпме күләмдә тиеш?

 

– 3 200 г дөге, 3 200 г арпа, 1 600 г нан бодай ярмалары, 1 600 г хөрмә, 3 200 г йөзем җимеше дә бирә ала. Һәр кеше үз мөмкинлегеннән чыгып, үзе булдыра алган кадәр бәяли. Фитыр сәдакасы өчен тапшырыласы ашамлыкның сыйфаты яхшы булырга, кабул итеп алучы аннан канәгать калырга тиеш, чөнки ул мескеннәргә, ярлыларга ураза Гаетендә бәйрәм итү, аларны сөендерү максаты белән бирелә.

 

– Байлар өчен дә күләме шулай укмы?

 

– Байлар өчен көмеш хисабыннан исәпләнә. Әгәр кешенең тупланган 10 мең сум байлыгы бар икән, фитыр сәдакасы бирмәсә, ул гөнаһлы була. Кеше бурычка кермичә, тамагыннан өзмичә ураза фитыры бирә алса, хәерле гамәл. Шәригать кануннары буенча, берәр ярлы кешегә бик күп кеше ураза фитыры китерә икән, ул шулардан өлеш чыгарып, башка мохтаҗрак кешегә ураза фитыры бирсә, яхшы, саваплы була.

 

– Авырлык белән яшәгән ярлы кеше фитыр сәдакасы бирергә тиешме?

 

– Фәкыйрьләргә фитыр сәдакасын бирү ваҗип түгел.

 

– Ә бирергә ниятләсәләр?

 

– Әгәр бирергә уйласалар, үзләреннән дә фәкыйрьрәк кешегә бирергә тиешләр.

 

– Ураза ае уңаеннан газета укучыларыбызга әйтәсе килгән уй-теләкләрегез дә бардыр?

 

– Адәм баласының бөтен яшәеше акыл белән нәфес көрәше. Әгәр шул көрәштә акыл җиңеп чыга икән, ул фәрештәләрдән дә өстен кеше була, әгәр нәфесе җиңсә, ул хайваннан да түбән төшүче була. Шуңа күрә акылны тәрбияләр өчен Аллаһы Тәгалә безгә – намаз, ә нәфесне тәрбияләргә ураза биргән. Аны уразадан башка җиңеп булмый. Бүген күбебез нәфес колына әйләнгән, үзе белән үзе идарә итә алмый торган көнгә килеп җиткән. Шулардан арынырга язсын, һәркайсыбызга бәрәкәтле тормыш телим, Аллаһның рәхмәтенә ирешү насыйп итсә иде!



Ирек мәйданы
№ 6 | 06.08.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»