поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.08.2010 Авыл

ОРЛОВКА СӨТЕ

Соңгы елларда күп авылларда моңа кадәр тотрыклы гына эшләп килгән күмәк хуҗалыклар бер-бер артлы банкротлыкка чыгып, тарала, җимерелә башладылар. Җирләре сөрелмичә, чәчелмичә, терлекчелек фермалары бетерелеп, бер малсыз-нисез, «ярык тагарак» янында утырып калучылар бик күп алар.

Ә менә миңа булырга туры килгән Кошки районының Орловка авылында урнашкан «Дружба» нәсел заводы коллективында эшләр бөтенләй башкачарак тора. Элек тә бу хуҗалык кырчылык тармагында да, терлекчелектә дә үз районында гына түгел, өлкәдә дә, хәтта бөтен ил буенча да гел алдынгылар рәтендә бара иде. Хәзер дә юлында зур кыенлыклар очраса да, хуҗалык үзенең адымнарын әкренәйтмәде, алга таба ышанычлы атлавын дәвам итә.

 

Миңа бу турыда хуҗалыкны инде күп еллар җитәкләүче Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Василий Иванович Белов, терлекчелек тармагы буенча директорның консультанты, шулай ук атказанган тәҗрибәле зоотехник Антонина Дмитриевна Флегонтова һәм экономика буенча директор урынбасары, баш бухгалтер Галина Петровна Казакова белән очрашып, озак кына сөйләшеп утырырга туры килде. Аларның һәркайсысы хуҗалыкның производство күрсәткечләрен саннарга, килограммнарга, центнерларга, тонналарга, сумнарга таянып күрсәтергә тырыштылар.

 

Үткән елда «Дружба» нәсел заводы ачык акционерлык җәмгыяте кырчылыкта да, терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешеп, район ярышында җиңүче дип табылган. Шулай ук җиңүчеләр арасында хуҗалыкның алыштыргысыз баш агрономы Ринат Рәис улы Мингалиевның да булуы биредә кырчылык тармагының тотрыклы үсештә торуы турында сөйли.

 

Хуҗалыкта мал азыгын да күпләп җитештерәләр. Шуңа күрә терлекчелек тармагы да яхшы темплар белән алга бара.

 

610 баш савым сыерыннан үткән елда барлыгы 3800 тоннага якын сөт җитештерелгән, һәр сыердан 6 мең килограммнан артыграк сөт савып алынган. Ә алдынгы савымчылар – операторлар Әлфия Мингата кызы Хәлимованың, Галина Гомәр кызы Бояркинаның, Зөлфия Фәттах кызы Гыйниятуллованың күрсәткечләре тагын да югарырак. Мәсәлән, милләттәшебез Әлфия Мингата кызы үзенә беркетелгән 31 сыердан үткән елда 220 тоннадан артык сөт савып алган, ә һәр сыердан еллык уртача савым 7 мең килограммга аз гына җитешеп бетми. Ә хуҗалыкта 9 савымчы һәр сыердан 6 мең килограммнан артыграк сөт савып алуга ирешкән.

 

Бу кадәр сөтне бергә җыйсаң, бик тә зур тимер юл цистерналарыннан торган тулы бер состав барлыкка килер иде. Тик шунысы кызганыч ки, әлегә шушы җитештерелгән яхшы сыйфатлы сөтне сатуда кайбер кыенлыклар булгалый. Бигрәк тә җәйге «зур сөт» чорында продукцияне сатып алу бәяләренең кискен түбәнәюе борчуга сала. Кайбер очракларда сөтнең үз бәясе сату бәясеннән югарырак та булгалый.

 

Шуңа күрә хуҗалыкта җитештерелгән сөтне үзләренең сөт заводында эшкәртә башлаганнар. Хәзер сөт пакетларга тутырылып, үз авылларында, районда, күрше-тирә район үзәкләрендә, шәһәрләрдә ачылган сәүдә нокталарына илтеп сатуга чыгарыла. Моннан тыш, пакетларда эремчек, каймак, шулай ук атланмай һәм сыр кебек башка тәмледән-тәмле продукция дә эшләнә.

 

Нәтиҗәдә хуҗалык хәзер сөт бәясенең сезонлы төшеп-менеп торуына бәйле түгел, үзләре җитештергән һәм эшкәрткән продукциягә биредә хакны үзләре куя. Бу исә сизелерлек экономик эффект та бирә. Ә Орловкада җитештерелгән сөт продукциясен зур авылларда да, шәһәрләрдә дә бик теләп сатып алалар.

 

Тик шулай да хуҗалык җитәкчеләрен җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә әлегә хөкүмәт тарафыннан игътибар җитешеп бетмәү, сатып алу бәяләренең түбән булуы, үткән елда шулай ук зур көч түгеп үстерелгән ашлыкның күп өлеше әле дә сатылмыйча ятуы, сарык йонының да кадере югалуы борчый.

 

Баш бухгалтер Галина Петровна әйтүенчә, бер килограмм сарык йонын унар сумга сораучылар булгалаган, тик хуҗалыкта моңа ризалашмаганнар. Чөнки күпме мәшәкать белән үстерелгән икмәкнең һәм җитештерелгән сарык йонының шундый түбән сату бәяләре продукциянең үз чыгымнарын капларга да җитмәячәк бит.

 

Әле дә терлекчелек фермаларыбыз һәм үзебезнең сөт эшкәртү заводыбыз бар. Шунда җитештерелгән продуктларны сатып кына үз көнебезне күрәбез, – дип сөйләде Галина Петровна Казакова. – Башка хуҗалыкларга нәселле сыерлар, бозаулар сату белән дә шөгыльләнәбез. Бу да берникадәр керем бирә.

 

Айдан-айга тотрыклы хезмәт хакы түләп тору производствоны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә дә ярдәм итә. Алдынгы механизаторлар 2009 елда аена тугызар мең сум хезмәт хакы алып эшләсәләр, быел уртача уникешәр мең сум акча алучылар да бар. Терлекчеләр дә тотрыклы хезмәт хакы алып торалар.

 

Үткән елда хуҗалыкта күп кенә искергән техника да яңартылган, салымнар һәм коммуналь түләүләр дә үз вакытында түләнеп баралар.

 

Василий Иванович Белов саубуллашканда үзенең киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Хуҗалыкка югары квалификацияле хезмәткәрләр җитешеп бетми икән. Үткән елны Казахстан якларыннан бирегә уналты гаилә килеп урнашкан, менә шуларны йортлы итү өчен, торак йортлар төзү мәсьәләсе иң алгы планга килеп баскан.

 

Шунда мин бу кешенең тырышлыгына, булдыклылыгына, уңганлыгына исем китте. Иншалла, Василий Иванович Белов кебек төпле, акыллы, оештыру сәләте көчле җитәкчеләребез, «Дружба» хуҗалыгында эшләүче механизаторларыбыз, терлекчеләребез (ә алар арасында милләттәшләребез дә күп) булганда, таркалган авылларыбызга да җан керер, һәм алар ныклап аякларына баскач, тормышыбыз да ямьләнеп, матурланып дәвам итәр әле, дип ышанасы килә.

 

 

 

Хуҗалыкны җитәкләүче Василий Иванович БЕЛОВ.

 

 

Баш агроном Ринат Рәис улы МИНГАЛИЕВ.

 

 

Алдынгы савымчыларның берсе – Әлфия Мингата кызы ХӘЛИМОВА.

 

Кошки районы, Орловка авылы,

«Дружба» нәсел заводы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 32 | 07.08.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»