|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2010 Интернет
ТАГАРАК СЫЕР ЯНЫНА КИЛӘ ИКӘН“Тагарак сыер янына килми, сыер тагарак янына килә”, – дигән халык әйтеме үз актуальлеген югалтып бара. Кесәңдә акчаң гына булсын, атаң-анаңнан кала барысын да каршына китереп куялар. Бигрәк тә интернет-кибет дигән галәмәт чыккач. Алар турында күптәннән ишетеп килә идем, тик нигәдер “кәкре каенга терәтүчеләр” дип саный идем. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың дигәндәй, бер вакыт үземнең дә шулар аша әйбер аласы булды бит. Балтачның иң ерак авылларында урнашканлыктан, якын тирәдә генә зур кибетләр юк безнең. Шунлыктан, берәр нәрсә кирәк булганда, халык Казан, Балтач, яисә Киров өлкәсендәге Малмыж шәһәренә чаба. Ә беркөн юбилейга барырга бүләк кирәк булды. Кул астында үзебезнең машина булмагач, район үзәгендә яшәүче бер танышыбызга шалтыраттык: “Зинһар, шуны гына алып җибәр әле”, – дип. Фәлән җирдә урнашкан кибеткә интернеттан биреп алдыртсагыз, ышанычлы да була, тизрәк тә, мин әле кайчан кайтып җитәм сезгә кадәр диде дә “шалт” трубканы куйды бу. Утырып бер уйлагач, өйдәгеләргә әйтмичә генә интернет-заказ биреп карарга уйладым мин. Үзебезнең Балтачта булгач, алдамаслар кебек тоелды. Кибетне тотучылар да районда билгеле кешеләр. Сайтка кереп, тиешле язуларны гына карагач, заказ бирдем мин боларга. Интернеттан хатны җибәрүем булды, эчтән корт кимерә башлады бит. Шунда Балтачка менәрлек кенә машина таба алмас идең инде, берәр нинди шарлатан канторасы булып чыкса. Ләкин үземне озак битәрләргә туры килмәде, теге заказ биргән җирдән шалтыраталар булып чыкты: “Исәнмесез, бу Эпицентр кибете. Сәгать кичке тугызларда китерсәк өйдә буласызмы” – дип тезеп китмәсенме трубканың теге ягындагы егет. Булмаган кая!
Күрәсең, бу интернет кибеттә эшләүчеләр үзләре дә клиентларныннан шикләнәләрдер инде. Дөрес эшлиләр анысы – бу заманда кемгә ышанырга була. Заказны китергәнче, кайда буласыз, кем алачак дип, берничә тапкыр, хәтта капка төбенә килеп туктагач та шалтыраттылар. Шул кеше булып чыкканын белгәч, өйгә кереп, товарның эшлиме юкмы икәнен күрсәтеләр. Малай, кибеттәге кебек гарантияләренә кадәр тутырдылар. Дөресен әйтергә кирәк, бәя бераз Казандагыга караганда кыйммәт. Тик аның каравы, китереп бирүе бушка булды. Менә хәзер юбилейга барырга бүләкле дә булдык... Иллене ваклый башлаган әтиемә генә мондый сатыш-алыш кызык булып тоелды. Товарны китерүчеләрне озатканда үзе дә сизмәстән:
Кызлар кия кызыл ыштан, Безгә карасы да юк. Хәзер кызлар үзе килә Безгә барасы да юк, дип җырлап җибәрмәсенме...
Миннур КАМАЛОВА |
Иң күп укылган
|