поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.08.2010 Мәдәният

РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА: «ЯХШЫ ӘСӘР ЯЗСАҢ, РЕЖИССЕР ТАБЫЛА!»

Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла киң катлам әдәбият сөючеләргә гыйсъянчы иҗат әһеле буларак мәгълүм. Дөньяны ул үзенчә күрә, без соклана торган күп нәрсә аңа гадәти тоелырга мөмкин. Без битараф кына узып китә торган иң гадәти бер нәрсәдән ул исә фәлсәфә чыгара белә.

 Соңгы елларда ул драматургиядә дә ныклы адымнар ясады. “Саташкан сандугач” пьесасы Г.Камал театрында зур уңыш белән барды. Куелып ятучы пьесалары да бар. Г.Камал театрында П.Кальдеронның “Тәкъдир” исемле әсәре дә Ркаил тәрҗемәсендә дөнья күрде. “Урыс кышын озату”, “Ил”, “Кояшлы күзләр” “Күрәзә” китаплары күпләрдә зур кызыксыну уяткан иде. Җыеп кына әйткәндә, Ркаил битараф калдыра торган шагыйрьләр рәтеннән түгел.

 

– Ркаил абый, хәзерге шартларда татарның иҗатчылары үзләрен ничек хис итә дип уйлыйсыз?

 

– Гамил Афзалның бер шигыре бар. Менә язам, китаплар чыга, ә күңелдә һаман канәгатьсезлек хисе, ди ул. Язучыда беркайчан да канәгатьләнү хисе булырга тиеш түгел. Әгәр ул әсәрләреннән канәгать була башласа, чын әсәрләр язудан туктый дигән сүз. Язучылар берлеге дәүләткә бәйлеме, бәйсезме дигән мәсьәләгә килгәндә исә, каләм әһелләре, миңа калса, дәүләткә бәйсез була алмыйлар да. Рухи оппозиция булырга тиеш. Дәүләтнең дә ярдәмен тоеп, үзебез дә базар мөнәсәбәтләренә тәңгәл килә торган гамәлләр кылырга кирәк.

 

– Белүебезчә, берлекнең күпчелеге олы яшьтәге әдипләребездән гыйбарәт. Хәер, соңгы арада яшьләр дә аяклана башлады. Алмашка килүче яшьләрдән Сез канәгатьме?

 

– Бер акыл иясенең сүзе бар: “Егерме яшьлек шагыйрьләре булмаса, әдәбиятнең киләчәге юк”. Аллага шөкер, безнең менә соңгы елларда яшь язучылар бер буын булып калкып чыкты. Сөенечле хәбәр, әлбәттә, һәм алар арасында бик талантлы кешеләр бар. Аларга, миңа калса, редакцияләр дә хәерхаһлы, китап нәшрияты да. Әлеге яңа дулкынның калкып чыгуының бер сәбәбе шунда – аларның балачагы милли үзаңыбыз уянган чорга, татар теленә игътибар арткан вакытка туры килде. Шуңа күрә, әдәбиятка яңа көчләр килү турыдан-туры милли мәгарифкә бәйле. Милли мәгарифне, үз телебездә укуны саклап калган вакытта безнең арага яшьләр киләчәктә дә килер дип уйлыйм.

 

– Язучылар берлегендә алар нинди дә булса яклау табамы?

 

– Әлбәттә, аларга иҗат итү өчен шартлар да тудырырга кирәк. Мәсәлән, авылдан килгән талантлы кыз яки егет югары уку йортын тәмамлагач, күп очракта редакциягә эшкә урнаша. Аңа кайдадыр яшәргә кирәк булып чыга. Бәлки аларга ипотека кредиты алганда ташламалар ясау, грантлар бирүне уйларга кирәктер. Әдәбият-сәнгатьтә кайнаган яшьләр өчен тулай торак төзү мәсьәләләрен күтәрергә кирәк. Шушы мәсьәләләргә игътибар артса, иншалла, меңъеллык татар әдәбияты имин булыр!

 

– Халык язучысы Разил Вәлиев бер әнгәмәсендә драматургның үз режиссеры булса гына язганнары сәхнәдән куелачагына өмете бар, дигән иде. Ә Сез үз режиссерыгызны таптыгызмы?

 

– Миңа калса әйбәт драма язарга кирәк. Әсәр яхшы булса, барыбер режиссер табыла инде ул. Режиссерның да бит халыкка таныласы, үзен күрсәтәсе килә. Начар пьеса белән үзеңне күрсәтеп булмый. Һәр режиссер үтемле, үзенчәлекле әсәр эзли, дип уйлыйм мин. Әлбәттә, драматургның үз сердәше, мәсләктәше булса әйбәт инде ул. Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗанов шундый иде. Яхшы әсәр язсаң, режиссер табыла.

 

– Драматургия җәһатеннән нинди планнарыгыз, нинди максатларыгыз бар?

 

– Түбән Кама драма театрына комедия язып биргән идем. Баш режиссер Рөстәм Галиев күптән сорый иде инде. «Паспортлы шүрәле» күптән язылган иде инде. Мин аны яңадан эшләп бирдем. Алла боерса, бу сезонда куя башларга тиешләр. Буа дәүләт сатира театрына «Бер картлыкта, бер яшьлектә» әсәрен тапшырдым. Әле күптән түгел генә Әлмәт театры директоры әсәр сорап элемтәгә чыкты. Болай, эшләргә исәп бар. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, илһам бирсен.

 

– Ркаил абый, «Яңа татар пьесасы» бәйгеләре уздырыла. Драматургларга аның файдасын ничек бәялисез?

 

– Әлбәттә, иҗатта ярыш уздыру сәеррәк кебек тоела. Әдәбият спорт түгел, урын биргәндә дә субъектив моментлар да бардыр. Ләкин, стимул буларак, драматургларга ярдәме тия. Мин анда үзем дә катнашып, ике тапкыр призлы урын да алдым. Синең хезмәтеңне аңлыйлар, бәялиләр икән, бу автор өчен куаныч.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 06.08.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»