поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.06.2008 Мәгариф

СИРАҖИ КҮСӘГЕ: МӘГЪРИФӘТКӘ... МӘДХИЯ

“Синең улыңмы мин, мокыт кавем?” (Р.Зәйдулла)... Юк, мәкалә язмыйм мин – елыйм! Киләчәгебезгә карыйм да, күз яше коям... Әле кайчан гына милли мәгарифебез, әдәбиятыбыз, сәнгатебез үсештә, яңадан-яңа гәзит-журналлар ачыла - татарның киләчәге өметле дип зур күләмле мәкаләләр сырлый, мактаныша идек. Менә, каршымда “Идел”ебезнең 1993 елгы икенче саны ята. Тышлыгында ук “Татарның йокысы туйды” дигән оптимистик сүзләр. Кая китте ул оптимизм? Нибары унбиш ел вакыт узды, гәзит-журнал битләрендә шул ук авторларның инде пессимистик язмалары урын ала башлады. Ул мәкаләләрнең эчтәлеге бер төрлерәк: ничек татарны милләт буларак саклап калырга?

Мондый уйлануларга җирлек тә бар. Башта Русия мәктәпләрендә диненә, милләтенә карап тормастан “Православие нигезләре” укыта башладылар. Озакламас, безгә дә килеп җитәр. Әлегә ул Татарстанда Президент М.Шәймиевнең булган абруе белән генә укытылмый. Үзебез исә дәшмәдек, ни булырын көтеп ятабыз. Мәктәпкә поплар килеп балаларыбызны чукындыра башлагач соң буласын аңларга да теләмибез.

Инде “чукындыру сәясәтен” йотып кына җибәргән идек, тагын милләтнең аркасына пычак кададылар. Узган елның 1нче  декабрендә, РФ Дәүләт Думасына сайлауларга санаулы сәгатьләр генә калгач, бөтен ил матбугаты авыз суларын корытып мактаган президент В.Путин Мәгариф турындагы яңа законга кул куйды. Бу, № 309 закон нигезендә, татар баласының татарча укырга хокукы юк булып чыга. Моңа кадәр эшләп килгән закон буенча Русиядә белем бирү өч компонентлы. Хәзер исә законда региональ (милли) компонент та, мәктәп компоненты да юк. Димәк, урыс булмаган милләтләр үз телләрен, әдәбиятларын, тарихларын өйрәнә алмаячак. “Икенче буын федераль стандартлар” инде әзерләнеп ята.

Иң кызыгы шунда ки, бу гамәл РФ Конституциясенә сыймый. Аның мәгариф турындагы законының 6нчы маддәсенең икенче бүлеге һәр халыкка гомуми белемне үз ана телендә алу хокукы бирә. РФ халыкларының телләре хакындагы закон да милләтләрне яклый. Алайса, яңа закон кабул итүчеләр региональ-милли компонентны төшереп калдырганда нәрсәгә таянганнар соң? Әллә Конституциягә күз салмаганнармы? Салганнар, бик яхшылап укыганнар! Шуңа да РФнең мәгариф турындагы яңа кануны бик кызыклы килеп чыккан. Анда “үз ана телеңдә укырга, белем алырга ярамый” дигән бер җөмлә дә юк, бары тик вак милләтләр өчен бик мөһим бер компонент кына төшеп калган. Хәйләкәр закон бу! Чөнки тыю да юк, яңа федераль стандартлар нигезендә рөхсәт тә юк.

Гадәттә, законда теге яки бу гамәлне катгый тыю булмаса, ул рөхсәт ителгән санала. Тик безнең очракка ул да туры килми, чөнки яңа канунда турыдан-туры фәрман бар – федераль стандартлар. Димәк, бу стандартларга туры килмәгән уку-укыту системасы законсыз... Бик мәкерле закон...

Әгәр хәтерегездә булса, В.В. Путин III Бөтендөнья Татар Конгрессы Корылтаена килгәч канатлы сүзләрен әйтеп киткән иде: “Полная дурь, если где-то, кто-то кому-то запрещает разговаривать на родном языке”. Ике ел узды - ул имза салып мәгариф турындагы яңа законны гамәлгә кертеп, безне үз телебездә белем алудан, димәк, сөйләшүдән тыйды. Монафыйклык, икейөзлелек түгелме?!

Әгәр дә бу “Икенче буын федераль стандартлар” тормышка ашса, татарны гына түгел, башка бөтен халыкларны да тулысынча урыслашу, телен, динен, иманын югалту көтә. Әйдәгез, үзебезнең җирлеккә генә күз салып алыйк.

Татарстанда алты меңнән артык татар теле укытучысы бар. Аларның кирәге калмый, урамга куып чыгарыла. Шулай ук Татар дәүләт гуманитар-педагогика һәм Казан дәүләт университетларында татар теле факультетларының да кирәге калмый, ябыла. Ә бит алар татарны милләт булып саклап торырдай милли кадрлар әзерләүче факультетлар. Безнең башка татар галимнәре, зыялылары әзерләрдәй уку йортларыбыз юк. Татар телендә белем бирелмәгәч, унбиш-егерме ел эчендә соңгы милли гәзит-журналларыбыз да ябылып бетәчәк – укучы калмый. Димәк, журфакның татар бүлеге дә кирәксез булып чыга. Шул ук вакыт эчендә соңгы татар китабын укучы да җан тәслим кыла... Шулай  итеп, татарның мәгарифе, әдәбияты, матбугаты бетә. Алар беткәч, татарча сөйләшер кеше калмагач, театрларының да кирәге калмый, җырчылар  урысча җырлауга күчәме? Һәр халыкны башка кавемнәрдән аның теле, дине, әдәбияты, сәнгате аерып тора, ә бездә ул милли мәгарифебез белән бергә юкка чыгарга тора. Кем булып калабыз без? Урыс, әлбәттә? Бары тик фамилияләребез генә тагын бер-ике гасыр Котбытдинов, Шәйхаттаровлар булып яшәр дә, тора-бара татарның кайчандыр мөстәкыйль милләт булуын дәлилләп торучы бу фал да олы агай эчендә эреп юкка чыгар...

Бүген татарның сыеныр урыны калмады. Хәтта ничә гасырлар буе милләтне саклап килгән Ислам да инде  татарлыкны якламый, ул үзе глобальләшә, гарәпкә йөз тотып, милләтсезлеккә таба атлый. әгәр Русиядә мөселман өммәтендәге кавемнәр юкка чыкса, мәктәпләрдә “Православие нигезләре” укытыла башласа, Исламга да урын калмаячак.

Әле уйлап утырам, соңгы биш-алты ел эчендә генә Русиядә вак милләтләрне бетереп, бер генә кавем калдыру өчен никадәр эш башкарылды. Башта паспортлардан милләт турындагы графа алып ташланды – русиялеләр генә булып калдык. Мәктәпләрдә “Православие  нигезләре” керә башлады һәм дә егермеләп төбәктә тәҗрибә рәвешендә эшләп килә. Бу бигрәк тә христиан булмаган халыклар аз төбәкләрдә укытыла. Чукындыру акрынлап кына, әммә ныклы адымнар белән бөтен Федерациягә тарала башламас дип кем әйтә ала? Хәзер инде мәгарифтән төбәк - милли компонентны юк иттеләр...

Әгәр үткәннәргә күз салсак, татарны урыс эчендә эретеп юкка чыгару Мәскәү хакимиятенең гасырлардан күчеп килгән иң зур хыялы икәнен күрәбез. Менә миссионер В.В.Григорьевның тәкъдименнән өзек: “Казан округындагы инородецларга белем бирү теле – урыс теле булырга тиеш. Ә җирле телләр башлангыч белем бирүдә генә кулланылырга мөмкин һәм бу нәрсә никадәр тизрәк туктатылса, шулкадәр яхшырак. Бу барлык инородецларның мәктәпләренә карый, татарларга бигрәк тә...”

Екатерина II сәясәтендә дә әлеге карагруһлык нык чагыла: “Бу биләмәдәгеләрне акрынлап шундый хәлгә китерергә кирәк ки, алар урыслашсыннар һәм бүре кебек урманга караудан туктасыннар”.

Әгәр теләсәк, Русия дәүләтенең тарихи документларыннан йөзләгән-меңләгән татарга, инородецларга каршы цитата китерергә була. Тик бу безгә мөһимме соң? Иң аянычлысы шул, борынгыларның васыятен бүгенге Русия Федерациясе хакимияте үти. Алай гына да түгел – арттырып үти. Әнә бит, хәтта миссионер В.Григорьев та, никадәр генә татарга каршы кеше булмасын, ә башлангыч мәктәптә булса да үз туган телебездә белем алу хокукын калдыра. Бүгенгеләр исә анысыннан да мәхрүм итәләр...

Хәер, узган гасырның туксанынчы елларында үз җае белән генә миллиләшә башлаган мәгариф  системасын үстерү, инде бетерә алмастай итеп ныгыту өчен үзебез нәрсә эшләдек соң? Урыс мәктәбендә татар теле укытучы Фәния ханым белән сөйләшеп утырабыз:

- Татарча укытуның барып чыгачагына югарыдагылар үзләре дә ышанмады бит аңа! Югыйсә, баштан ук адәм рәтле методик әсбап вә китаплар чыгарылыр иде. Унбиш елдан артык вакыт узды, бүген дә чиле-пешле “методичка”лардан файдаланабыз. Алар буенча ни телен оныткан татар баласын татар итеп булмый, ни урыс баласына татар теле өйрәтердәй түгел...

Әле җитмәсә, күп мәктәпләрдә “икеле” ише билге кую да ярамый, уку йортының күрсәткечләрен киметә, дәрәҗәсен төшерә икән. Бигрәк тә татар теле кебек “әһәмиятсез” фәннән бәя киметү катгый тыела. Укытучының соңгы дәлилен – “икеле” кую хокукын тартып алгач, ул укырга теләмәгән баланы ничек үз дәресен хөрмәт итәргә өйрәтә алсын?

Шулай ук Татарстан мәктәпләрендә генә булса да тарих дәреслекләреннән “татар-монгол игосы” хакындагы милләтебезне, тарихыбызны пычратып күрсәтүне алып ташлауны оештыра алмадык. “Урыс әдәбияты” дәреслекләрендәге “татарва поганая” эпитеты да үз урынында. Әлбәттә, болар да татар баласын үз милләтен хөрмәт итүгә өйрәтми, комплекслар тудыра. Нәтиҗә буларак ул туган телендә сөйләшүдән, милләтеннән ояла башлый, ихтыяры сына. Милли горурлыгын бала чактан ук җуйган кешене үсә төшкәч яңадан татар итеп тәрбияләү мөмкин эш түгел. Әллә моны Мәгариф һәм фән министрлыгы аңламадымы? Әллә соңгы  унбиш елда дәреслекләрне алмаштыру мөмкинлеге булмадымы? Аңладылар да, булды да! Безнең Мәскәүгә үз шартларыбызны куеп сөйләшкән чагыбыз да бар иде! Бары тик булдыксызлыгыбыз аркасында форсатны кулдан ычкындырдык. Хәзер соң инде...

Шуларны уйлыйм да, Фәния ханым белән килешми булдыра алмыйм – “югарыдагылар үзләре дә ышанмадылар”... Югыйсә, татар мәктәпләре әллә кайчан гөрләп эшләр иде инде. Без кирәкмәгән эш белән шөгыльләндек – урыс баласына татарча өйрәтергә теләдек, “покосны артык киң алдык”. Иң отышлысы – яхшы белем бирү базасы булдырылган татар мәктәпләре төзү иде дә бит... Әгәр дә бөтен уңайлыклары булган, гадәти гомумбелем бирү мәктәбеннән күпкә көчлерәк, камилрәк укыту программасы буенча укыткан татар мәктәпләре ачылса, ата-аналар анда балаларын бирмәс идеме?! әгәр хәтерегездә булса, без бит татар мәктәпләрен ташландык  балалар  бакчаларында, җимерек биналарда ачтык. Унбиш елдан артык вакыт узды – әле дә кайберләрен күчерә алмадык. Әйтик, Киров районының Васильево бистәсендәге татар мәктәбенең ярлылыгы хакында күпме сөйләнде, язылды – әле дә яңа бина салып бирә алмыйлар. Аның каравы Казанның Азино бистәсендә татар гимназиясе буларак төзелгән бер дигән бинаны урыс мәктәбе итеп ачып куйдылар. Имеш, анда татар класслары да булачак! “Мәгариф” комитеты заманында күпме тавышланды, җыеннар җыйды – сүзләренә беркем колак салмады. Татарның  тавышы ишетелми шул аның!

Ә менә берәр марҗа тавыш кубарса, шунда ук ишетәләр дә, чарасын да күрәләр, ярдәм дә итәләр. Шул ук Азино бистәсендә саф татар балалар бакчасы төзи башлагач та шулай булды. Көннәрнең берендә ике-өч марҗа тавыш чыгара: “Безнең ишек алдына бу бакчаны төземәсеннәр, татарныкы булгач безнең балаларга эләкми ул!” Әмма марҗа ханымнар шуны оныта – ул ишек алдында татарлар да яши бит! Тик алар татар мәнфәгатен уйлап тормый шул, иң мөһиме, үз балаларына бакча булсын. Татар баласына кирәкмиме? Ул икенче сортлымы? Шулай булып чыга инде, чөнки “Гөлбакча” исеме йөрткән бу бакчаны төзелеп беткәч кенә урыслаштырырга уйладылар. Тавыш чыгардым, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкарма комитетына, Дәүләт Советына депутат-язучы Разил Вәлиевкә шылтыраттым... Нәтиҗәдә, Устав буенча “Гөлбакча” татарныкы булды. Тик район хакимияте башлыгы махсус карары белән теге тавышлы марҗаларның балаларына юлламалар бирдергән булып чыкты. Алар килешү төзегәндә бакчаның татарныкы икәнен белеп төзегәннәр дә бит, бер көнне ата-аналар җыелышында тавыш куптардылар. Эш болайрак тора иде. Өстәмә түләү бәрабәренә, безнең балаларыбызга рәсем, музыка, бию ише дәресләр керә башларга тиеш икән. Безне киңәшү өчен җыйганнар. Әмма бу дәресләр татар бакчасы булуга карамастан, урыс телендә үтәчәк, имеш. Мин каршы төштем һәм Уставы буенча татар бакчасы булгач, өстәмә белем бирү дә татар телендә булырга тиешлеген җиткердем.  Марҗа ханымнарга бу бер дә ошамады. “Без бит өстәмә акча түлибез. Безнең балалар нишләр”, - дип  берсе гауга чыгарды. Бакчаның татарныкы һәм төзелгән килешү нигезендә алар үз балаларын моңа риза булып бирүен әйтергә туры килде. Моңа каршы бик кызык сорау яңгырады: “Ник сез урысларны яратмыйсыз?” Минем үз балама татар бакчасында татарча тәрбия бирергә теләвем урысны яратмау икән бит! Әле кайчан гына татарлар өчен бакча төзүгә каршы чыккан кеше, мине үзен күралмауда гаепли! Сүз көрәштерәсем, милли темага лекция укыйсым килмәде – гафу үтенеп чыгып киттем. Арттан “безкультурный” икәнемне хәбәр итеп өреп калды. Иң аянычлысы шул – бер генә ата-ана да минем сүзне куәтләп, туган телен яклап сүз әйтмәде. Мөгаен, “безкультурный” булудан курыкканнардыр. Үзебез мокыт кавем без! Үз хокукыбызны якларга теләмибез, аннан соң татарның мәктәбе, бакчасы булмаганы өчен гаеплене читтән эзлибез. Артык толерант та булып киттек кебек. Чын идеология булмаудан Русиядә  уйлап  табылган бу ясалма идеология каныбызга сеңә башлады бугай инде. Толерантлык – түземлек дигән сүз. Ә без түзәбез! Марҗалар үзләренә бер кагылышлы булмаган, шәһәр милке саналган җирдә, татарлар да яшәгән ишек алдында татар бакчасы төзүгә каршы чыга – без түзәбез! Әле аларның балаларына шул бакчага юллама бирәбез. Шул балалар мәнфәгатен кайгыртып өстәмә белемне урысча бирергә телиләр – түзәбез! Имеш, урыс балалары татарча аңламый. Ә минем бер авыз сүз урысча белмәгән ике кызым хакында кем дә булса уйлыймы? Юк! Ә бит татар бакчасы беренче чиратта татар баласы өчен төзелә. Мин хәтта үземнең милли бакчамда да үз баламның ихтыяҗын канәгатьләндерә алмыйм булып чыга түгелме соң?

Татарча тәрбия гаиләдә булырга тиеш диләр. Сафсата бу! Гаиләдә генә баладан татар ясап булмый. Әгәр дә сабый өйдә әти-әни белән татарча, бакчага барып урысча сөйләшә, үзе өчен кызыклы мәгълүматны нәкъ менә шул чакта таба икән, димәк, кечкенәдән аңына бер нәрсә сеңә – туган тел – кухня теле, ул тормышта кирәкми. Шул ук  тенденция мәктәптә, соңрак югары уку йортында да дәвам итәчәк. Татарча әйбәт сөйләшсә дә,  хәтта татар әдәбияты вә сәнгатенә хезмәт итсә дә, бу бала чын татар була алмаячак. Аның фикерләү рәвеше бөтенләй башка. Әлегә, әти-әни алдында ул татар, әмма җае чыгу белән баласын урыс мәктәбенә бирәчәк, татарлык өчен көрәшмәячәк.

“Безнең балаларыбыз урыс мәктәбендә укыса да, чын татар, туган телдә сөйләшә”, - дип шапырынучы каләм вә сәнгать әһелләре мең кәррә хаксыз. Татар  түгел аларның балалары. Хәер, үзләре дә монафыйклар. Чөнки алар үзләре иҗат иткән телнең киләчәге барына ышанмыйлар – балаларын бөтенләй башка телле тормышка әзерлиләр, инглиз, алман, төрек, гарәп телләре өйрәтәләр, урыс мәктәпләрендә укыталар. Тик татарлыкка гына урын калдырмыйлар – перспективасыз.

Ә бит нәкъ менә аларның монафыйклыгы сәбәпле татар класслары бала саны җитмичә ябыла, татар мәктәпләренә игътибар җитми. Шуңа күрә кешеләр аннан балаларын алалар. Әгәр “фәлән татар мәктәбендә төгән язучының, артистның баласы укыганы” мәгълүм булса, гади халык та үз варисын шунда бирер иде. Зыялысы, әйдәп баручысы үзе начар үрнәк күрсәткәч кая барсын инде милләт?

Без бик яратып бер мисалны кулланабыз. Имеш, моннан егерме ел элек, Татарстан хәтле Татарстанның башкаласы Казанда нибары бер татар мәктәбе калган. Ә кем гаепле? Әйдәгез,  ул чорның иң танылган әдипләренә күз салыйк – аларның  балалары кайда укыды икән? Аяз Гыйләҗевнең өч баласы да урыс мәктәбендә. Ярый инде Нәкыя апа аларны өйдә татар итеп тәрбияләгән һәм Искәндәр белән Мансур бүген татар фәненә, әдәбиятына хезмәт итә. Тик минем теория раслана – икесенең дә балалары урыс мәктәбендә укый. Димәк, киләсе буында Аяз Гыйләҗев нәселенең татар булып калуы шик астында.

Габдрахман Әпсәләмовның оныгы инде татар түгел иде, аның кызы исә бөтенләй Варвара исеме йөртә. Кайда укыткан ул балаларын? Урыс мәктәбендә. Гариф Ахунов ике баласын кайда укыткан? Аның оныгы да бүген Ида Вайнер исеме астында мәгълүм...

Мондый мисалларны әле тагын китереп булыр иде, тик кирәкмидер кебек, болай да аңлашыла. Бары бер Нурихан Фәттах улы Алмасны да, кызы Чулпанны да татар мәктәбендә укытты. Әгәр башкалар да шулай эшләгән булса, һәркайсы ике-өч баласын татар мәктәбенә биргән булса Казанда нибары бер татар мәктәбе калыр идеме? Юк! Ул мәктәпләр күп булыр иде. Алар бит ихтыяҗ  булмаудан, татар зыялысының монафыйклыгы аркасында ябылган.

Бүген вәзгыять ничегрәк? Татар зыялысы үткәннәрдән сабак алдымы? Хәтта аты-юлы белән  сүгенәсе килеп китте – юк! Татар класслары бала җитмәү сәбәпле ябыла, татар теле укытучылары аларны саклау өчен өйдән-өйгә кешеләрне үгетләп йөри, милли мәгарифне шулай саклый. Ә татар зыялысының баласы өе янындагы татар классына бармыйча, әллә кайдагы урыс-инглиз, урыс-француз мәктәпләренә чаба. Бәлки күрше мәктәптәге татар классын саклап калу өчен нәкъ менә аның баласы җитмидер? Монафыйк зыялыбыз моны белә дә, тик барыбер үзенчә эшли. Соңыннан “бетәбез!” дип оран сала, милләтпәрвәр булып кылана, урысча укучы баласының, оныгының татарча сөйләшүе белән мактана, сөйләшмәсә дә дәшми калмый – татарны “үтерүче кабахәт  Мәскәү”не сүгә.

Без шулай күнеккән инде – гаеплене гел читтән эзлибез. Югыйсә, көзгегә генә күз саласы да, чын монафыйкны күрсе бит... Милләтне саклау чынлап та кирәк икән, һәркем үзеннән башларга тиеш! Без, татарлар, үзебездән башка беркемгә дә кирәк түгел һәм үзебезне үзебез генә саклап кала алабыз. Моның өчен милләтеңнән оялу комплексыннан арынырга гына кирәк. Әле бер сатучы сөйләп китте.

- Без кибеттә өчәү эшлибез – ике татар, бер марҗа кызы. Үзебез генә чакта татарча радио тыңлыйбыз. Марҗабыз пәйда булу белән, иптәшем урысча радио куя. “Ник алай итәсең?” дигәч: “Читенсенәм, аңламый бит”, - ди. “Алайса, кирәк булса үзе күчерсен”, - дим. “Әй, әллә ничек ич инде”, - дип куя.

Кешенең милләтеннән, теленнән оялу, “олы агайга” яраклашу түгелме бу. Башта без үзебезне хөрмәт итәргә өйрәнергә, аннан соң моны башкалардан таләп итәргә тиешбез. Татарның горурлыгын урладылар. Безнең халыкка хәзер үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Чөнки аны бәйсезлек вәгъдә итеп бер алдадылар инде, ул милләтнең якты киләчәгенә ышанмый башлады. 

Менә мәгарифтән милли төбәк компонентны алып ташлагач та артык уфтанучы күренмәде. Бары тик ике депутат – Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин гына кулларын бутый-бутый тавышланып карадылар. Калган зыялыларыбыз “формасын китерү өчен” генә Мәскәүнең сәясәтен сүккән булдылар, икенче көнне балаларын, оныкларын урыс мәктәбенә җитәкләп илтеп  куйдылар. Протест йөзеннән берәрсе булса да баласын яки оныгын татар мәктәбенә күчердеме? Юк! Һаман кем дә булса килеп безне коткарыр дип өметләнәбез.

Яңа закон чыгуга сагаеп калган (дөресрәге, шыр җибәргән) Мәгариф министрлыгы бары тик Президент М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының lV корылтаендагы чыгышыннан соң гына бераз селкенгәли башлады. Мөгаен, олы агайга аңлашылсын өчендер, Президент анда урысча сөйләде.

“Национальное образование у татар имеет глубокие традиции и играет важную роль в формировании их национальной идентичности. Поэтому с тревогой было встречено татарской общественностью и органами государственной власти ряда субъектов решение федеральных парламентариев об изъятии национально-регионального компонента из системы образовательных стандартов. Государственным Советом Республики Татарстан и мною направлено обращение Президенту страны о недопустимости такого подхода. Надеюсь, что новый состав Госдумы вернется к рассмотрению данного закона. Надо четко представлять себе, что народы Российской Федерации рассматривают наличие национального образования как важное завоевание демократии, от чего они просто так не откажутся.”

Бездә бит югарыдан сүз ишетелми торып артык инициатива күрсәтергә ашкынып тормыйлар. Бу юлы исә Дәүләт Думасына һәм Русия Федерациясе Президентын сайлаулар арасы булганлыктан, өч ай буе халыкның уянып китүеннән куркып, тын гына утырдылар. Ә бит сайлауларны бер дигән сәяси корал итеп файдаланып була иде – безне басымчак итүче дәүләтнең башына тавыш бирүдән баш тартабыз! Гауга бөтен дөньяга тарала, Мәскәү Кремле почмакка кысып куела һәм ул акланырга эзләргә мәҗбүр. Әлбәттә, бер-ике түрәбез кәнәфиеннән азат ителер иде. Юк, милләт кадәр  милләт өчен берәү дә артын йомшак урыннан куптарырга теләми... Дәшмәдек, борыныбызны кәгазьгә терәп, башны иеп Мәскәүгә “прошениеләр” яздык, яңа закон проекты тәкъдим иттек. Ә ул аны кабул итәрме соң? Анысы нәмәгълүм, әмма оптимистик хыяллар әлегә бар.

- Бүгенге көндә Мәскәү белән сөйләшүләр алып барыла. Татарстан “Икенче буын федераль стандартлар”ны тормышка ашыру буенча экспериментка  катнашып китте. Безгә башта татар телен атнага өч кенә сәгать калдырганнар иде – риза булмадык, эксперименттан чыгабыз дип игълан иттек. Нәтиҗәдә безгә җиде сәгать татар, өч сәгать урыс теле бирделәр. Монысына да риза булмадык – ата-аналар тавыш  кубарачак. Хәзер ике телне дә бишәр сәгать сорыйбыз.  Әгәр дә Татарстан  тәкъдим иткән закон проектын Мәскәү  кабул итсә, без отачакбыз. Әгәр иске закон нигезендә  татар телендә гомуми белем алу  гына каралса, хәзер профессиональ һәм югары белем дә күздә тотыла, - дип аңлаттылар миңа Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлегендә.

Кыскасы, Мәскәү тегеләй итсә шәп була, болай итсә яхшы килеп чыга... Әбинең сакалы булса – бабай була! Ә кем сезне экспериментта катнашырга чакырды? Әле Президент, Дәүләт Советы, Хөкүмәт яңа канунга үзенең карашын да белдереп өлгермәгән, ә безнең “активистлар” инде  экспериментка кереп тә киткәннәр! Иң кызыгы, моның өчен кайсы районда ничә мәктәп алынганы, кайсы мәктәпләр икәне дә мәгълүм түгел. Үзем өчен генә, диктафонсыз сөйләшкәндә бүген ике яклы сәясәт алып барылуын хәбәр итәләр. Министрлыкның гомуми бүлеге эксперимент өчен җаваплы, башка бүлекләргә мәгълүмат биреп тә азапланмый, атна саен Мәскәүгә чабалар икән. Хәтта, министрлыкта эшләүче бер марҗа ханым ачуы чыгып игълан да иткән: “Я сама пострадала от этого вашего татарского языка!” Элеккеге Мәгариф министры да Милли университет ачу идеясенә “Ясин” чыкты да: “Хәзер бер татар теле белән генә әллә кая барып булмый”, - дип игълан итте.

Әгәр игътибар беләнрәк як-ягына караса, бүгенге хакимияттәгеләрнең яртысының авыл татар мәктәбеннән, хәтта урыс телен дә татарча укып чыкканын күрер иде. Бер авыз сүз урысча белмичә авылдан килеп тә югалмадылар бит әле – ил башлыгы, премьер вә министрлар булдылар! Башкалары да югалмады. Аклану, булдыксызлыгыңны яшерергә тырышу гына бу! Имеш, татар теле ерак алып бармый...

Мондый игъланнардан соң нәрсә дисең инде? Татар мәгарифенең киләчәге өметле, шулай дәвам итик: вакытында дәшми калып форсатны ычкындырыйк, “прошениеләр” язып ятыйк, митинглар чоры узды инде дип үз-үзебезне ышандырып маташыйк, татар бакчасында да, толерантлык саклап, балаларыбызны урысча өйрәтик – югыйсә, урыс баласы аңламас, зыялыларыбыз тыштан татар милләтчесе булып кылансын да, иртән балаларын урыс мәктәбенә илтсен... Аннан соң җыелышып ачы язмышыбызны каргап утырырбыз. Без бит бүген үз-үзен жәлләп елап кына утырырга сәләтле мазохист бәндәләргә әйләнеп барабыз. Ркаил Зәйдулланың яшьлек кайнарлыгы белән моннан егерме елга якын элек биргән соравын сүз башы итеп алуым юкка гына түгел. Инде шул сүзләр белән тәмамлыйсым да килә: синең улыңмы мин, мокыт кавем?..

 

Р.S. Әнә, бүлмәдә дүрт яшь ярымлык, саф татар бакчасына йөрүче кызым Йолдыз әнисенә “пирожок, пирожок” дип җырлап күрсәтә. Кайдан өйрәнгәндер ул мондый “чын безнеңчә матур милли көй”не. Әнә, ике яшь ярымлык кызым Рәйхан саф татар бакчасыннан кайткан, минем кулымнан тарта, урамга чыгасы килә: “әйдә, посли...” Милли мәгариф системасы татарга лаеклы алмашны минем өйдә дә тәрбияли башлады. Ә ике ай элек кенә алар бер авыз сүз урысча белми иделәр...


Искәндәр СИРАҖИ
Идел
№ 5 | май 2008
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»