поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.08.2010 Җәмгыять

“РӘХӘТЛЕКТӘН АРТЫК СИКЕРЕНӘ БАШЛАДЫК”

Журналист, продюсер Илфак Шиһапов белән ике-өч сәгать сөйләшеп утыруны яраткан китаптан аерыла алмыйча, аны онытылып, бер тында уку белән чагыштырыр идем. Нинди генә проблемага, сәяси, милли, мәдәни, дини яки башка мәсьәләгә кагылма, ул һәрберсенә төгәл анализ бирә, үз фикерен ачык белдерә. Акны – ак, караны кара, ди. Бүген дә Илфак белән кайбер сорауларга җавап эзләдек.

– Илфак, сүзне быелгы коры җәйдән башлыйсы килә. “И.М.”га апрельдә биргән әңгәмәңдә: “Озакламый су дөньяда иң зур байлыкка әйләнергә мөмкин”, – дигән идең. Сүзләрең рас килә: быел күпме авыл корылыктан интегә. Чишмә-елгалар кипте, чөнки күбесе ташландык хәлдә, булганнары халыкка су җиткезә алмый. Синеңчә, быелгы корылык авылга зур зыян салырмы? Дәүләтнең ЛПХ кредитларына кызыгып, күпләр мал асрый башлаган иде бит...

 

– Зыян салмый калмас инде. Әмма авыл бөтенләй үк катастрофик хәлдә димәс идем. Дөрес, быелгы җәй 1921 елгыдан да кызурак. Икмәк ягы да авыррак. Әгәр киләсе елга шушы ук эсселек кабатланмаса, авыл халкы аякка баса алачак. Тырышкан кешегә чабарлык печән бар. Мал-туарга азык әзерләп була.

 

Халык корылыктан, сусызлыктан интегә икән, димәк, ул табигатькә зыян салган. Акыллырак эш иткән булсак, бу хәтле кызудан тилмермәс идек.

 

Кабат чишмәләргә әйләнеп кайтам инде. Еш кына төрле авылларга барып чыгабыз. Чишмәләре ташландык хәлдә, сазланып беткән. Ул беркемгә кирәкми, чөнки су өйгә кергән, ишегалдында колонка. Рәхәт. Ә җир астыннан саркып чыккан байлык турында уйлап биргән кеше дә юк. Менә бүгеннән халык бераз гына уяна башлады. Чишмә чистарту өчен гигант акчалар кирәкми. Халыкның бердәм булып өмә ясавы җитә. Югыйсә еш кына авылларда: “Район хакимияте чишмәләрне карамый”, – дип зарланырга яраталар. Үзләре бердәм булып оешып та моны башкара ала. Без, мәсәлән, туган авылым Иске Иштирәктәге (Лениногорск районы) Изге чишмәне ел саен җыелышып чистартабыз. Сукмак салдык, шунда корбан чалдык. Бездән күреп башкалар да бу изге эшкә алынды.

 

Чишмә суын башка бер генә чыганак белән дә чагыштырып булмый. Ул тәнгә сихәт бирә, кешене дәвалый. Табигать җайлаган системаны үзебез бозабыз. Кешедә яман авырулар барлыкка килә икән, димәк, ул табигать законын бозган дигән сүз.

 

Чишмә пычраткан, агач кискән кеше бәхетле булмаячак. Шушы көннәрдә генә Саба районында киселгән наратны күреп кайттым. Табигать законыннан качып булмый. Наратны кискән кеше бер ел эчендә җәзасын күрәчәк.

 

Мин, хәлемнән килсә, республика күләмендә көзен – агач утырту, ә язын, апрель азагы-май башында чишмә чистарту – үз пычрагыбызны җыю көне игълан итәр идем. Уйлап карагыз, республикада 4 миллион кеше яши. Якынча 1 миллион гаилә дип алыйк. Һәр гаилә берәрне генә утыртса да, елга 1 миллион агач дигән сүз бит ул. Югыйсә моның бер авырлыгы да юк.

 

Без хәзер рәхәтлектән артык сикеренә башладык. Өлкәннәр дә тормыш авыр дип зарлана. Ә әбиләребезнеке җиңел булганмы?! Алар 27 сум пенсияләренә шөкрана кылып яши белгән. Хәзерге тормыш элеккедән күпкә җиңел. Зарлану гына көчле.

 

Халык һаман нәрсәдер көтеп ята торганга әйләнде. Дәүләт ташламас әле, диләр. Үзеңне үзең кайгыртырга кирәк.

 

Аннары, кешеләр дә бик үзгәрде. Бүген авылларда кунып чыгарга урын табып булмый. Күрше белән күрше йөрешми. Элегрәк мал суеп, шушы итне бергә җыелышып пешереп ашау йолалары бар иде. Ул кешеләрне берләштерә. Бүген исә һәркем үз эченә бикләнгән, байлык куа. Авылда бер-берсе белән ярдәмләшеп яшәсәләр, җиңелрәк булыр иде.

 

– Авыл дигәннән, бездә аңа карата һаман абзар тутырып мал асрарга, бакча тулы бәрәңге үстерергә кирәк дигән караш яши. Югыйсә тормыш җиңеләя бара бит. Бәрәңге, сөт, итне сатып алу күпкә арзанрак. Шуңа бүген авылга башка идеология кирәк сыман. Әйтик, югары түләүле эш, җиңелрәк тормыш...

 

– Авыл кешесе болай да рәхәттә яши. Суы, газы кергән. Күбесенең бәдрәфе, мунчасы өйдә. Утын яру процессын да күптән оныттылар. Эшләмәскә генә булсын. Күп авылларда 20-40 яшьлек ир-егетләр 100 грамм аракы эзләп йөри, әмма мал асрамый. Нинди юлдан барырга икәнен үзең сайлыйсың инде. Икенчеләр абзар тутырып мал асрап та нужадан зарланмый. Мәсәлән, Кукмарадагы бер танышымның хуҗалыгында 27 баш мөгезле эре терлек бар. Ә вак-төяген санамыйм да инде. Алар белән гел сөйләшеп торам. “Эшнең авырлыгын сизмибез. Тырышкач, рәхәтен дә күрәбез. Акчага мохтаҗлык кичергәнебез юк. Нәрсә телибез, шуны алабыз”, – диләр. Ял итәргә дә вакыт табалар. Кайчан шалтыратсам да, табигать кочагында шашлык пешерәләр. Вакытны дөрес бүлеп эшли беләләр.

 

Безнең халык кызык инде ул. Зәңгәр экраннардан ел буе барган Бразилия фильмнарын карый да, шундагы матур тормышка сокланып, хыялланып утыра. Анда бит эшне хезмәтчеләр башкара, суыткычтан әзерне алып ашыйлар... Безнекеләрнең дә эшләмичә рәхәттә яшиселәре килә.

 

Ярар, авыл агае сыерын бетереп, сөтне сатып алсын, ди. Бер-ике тапкыр кибетнеке белән тукланыр. Әмма бераздан ул: “Кибет сөте сөт түгел инде ул, сыйфатсыз. Дәүләт нәрсә карый?” – дип зарлана башлаячак. Аннары, безнең 60-70 % продукция чит илдән керә. Әгәр көтмәгәндә читтән кертү сәясәтен туктатсалар?! Бетерүе җиңел ул. Безнең Иске Иштирәктә дә, мәсәлән, элегрәк көтүгә 250 ләп сыер йөри иде. Бүген 70 кенә баш. Көтүче кайдандыр килеп көтә. Айга һәр сыер өчен 400 сум түлиләр. Бу бит айлык хезмәт хакы 28 мең сум дигән сүз. Безнекеләр акча юк, эш табып булмый дип зарланса зарлана, әмма көтү көтми.

 

– Бүген безгә бай, бәхетле яшәргә нәрсә комачаулый?

 

– Менә 7-8 балалы гаиләләр бар. Алар бәрәңге, ботка, макарон ашап үсәләр. Берсеннән калган киемне икенчесе рәхәтләнеп кия. Өченчесенә дә ярый әле. Берсе – караватта, икенчесе – идәндә, кыскасы, кая урын бар, шунда йоклыйлар. Аның каравы аларның йөзләре нур чәчә. Иң мөһиме – сине аңлаулары кирәк.

 

Икенче кешеләр текә “иномарка”да йөри. Йортлары зур, төзек, кесәләре тулы акча. Әмма алар гел канәгатьсез, йөзләре чытык. Җитәкчеләре ошамый, һава торышы начар, күршеләрдән гел гаеп эзлиләр... Бәхетле булыр өчен бөтен мөмкинлегебез дә бар. Булганын күрмичә, ясалма бәхет эзлибез.

 

Бәхет нәрсә ул? Мәсәлән, тешең сызлый икән, синең күзгә башка әйбер күренми, тизрәк бу чирдән котыласы иде, дисең. Тешеңне дәваладылар – шул мизгелдә синнән дә бәхетлерәк кеше юк. Эсседә интегеп, кондиционерлы бүлмәгә килеп кердең ди, шунда үзеңне бәхетле тоясың. Иртән торып кояшны күрәсең, аягың йөри, балаларың исән-сау икән – бу бәхет бит инде. Еш кына бөтен мөмкинлеге, байлыгы булганнар, юк сәбәп табып, тормыштан зарлана. Аларга әйтәм: “Шәһәргә килегез. Коляскадагы инвалидларның транспорт арасында акча сорап йөргәнен күрегез. Үзегез белән чагыштырыгыз”, – дим. Артыгын өметләнергә ярамый. Барына канәгать була белергә өйрәнергә кирәк.

 

– Илфак, быел Татарстанның суверенитет игълан итүенә 20 ел тула. Бу 20 елга нинди бәя бирәсең? Татарга дәүләт кирәкме?

 

– Татарга дәүләт кирәк. Әмма ул ниндидер кан коюлар аша төзелергә тиеш дип уйламыйм. Шушы дәүләттә гадел хөкем итсәләр ярый. Әмма алай булуына шигем зур.

 

Аннары, татарның үз дәүләте булса, куркыныч әйбер килеп чыкмас микән?! Бездә бит кешене, әйтик, колхоз рәисе, район хакимияте башлыгы итеп яки башка зуррак урынга билгеләсәләр, ул шундук җирле ханга әйләнә. Дәрәҗәле урынга үз туганнарын, таныш-белешен урнаштыра. Рәхәтләнеп урлый башлый, оялмый, гомумән, иманы калмый. Ә элек райком секретарьларының ике катлы йорт төзергә котлары алынып тора иде. Чөнки аларның өстендә Казан, аннан да өстәрәк Мәскәү торды.

 

Татарга дәүләт телне саклау өчен кирәк. Әйтик, шәһәребезнең Бауман урамында бер җирдә генә татарча язу табасың. Моңа Мәскәү гаепле түгел бит. Элекке Президент Минтимер Шәймиев татарча сөйләшә иде. Телне саклау өчен, Президент һәр киңәшмәне татар телендә алып барса, бөтенесе татарча сөйләшергә өйрәнеп бетәчәк. Югыйсә күбесе вата-җимерә урысча сөйли.

 

Шунысы да борчый: Башкортостанда миллионнан артык татар яши. Татарстан исә аларны яклап, алар турында кайгыртып бер сүз дә әйтми. Андагы милләттәшләребезгә бернинди булышу юк. Алар бит рухи ярдәмгә дә мохтаҗ. Ә башка төбәкләрдә яшәүче татарларыбыз турында әйтмим дә инде. Безнең бөтен эшләгән эш – Сабан туйларына берничә артист җибәрү. Әле анысы өчен еш кына иганәчеләр түли.

 

Татар үз дәүләтен төзегән очракта да, берничә елдан аны сатмаслар микән?!

 

Суверенитетка килгәндә, аның файдалы яклары булды. Бүген яшьләрнең күбесе татарча сөйләшә, 5-6 татар дискотекасы эшләп килә, интернетта да татарча аралашалар. Әмма демографик яктан караганда, алар, нигездә, яшел флаг болгап йөргәндә туган балалар. Ягъни гаиләдә “Татарча китап укыгыз!”, “Татарча сөйләшегез!” дигән тәрбия алганнар дип әйтүем.

 

Татар телендәге китапларны укучы юк. 300 дән артык язучыбыз бар. Мәңгелеккә дип нәрсәдер язып калдырган булалар, әмма кеше укырлык әйбер иҗат итмиләр.

 

Еш кына: “Сары матбугат белән базарны тутырдылар”, – дигән сүзләр ишетелә. Аның каравы, алар укыла. Китап кибетләреннән үзебезчә язылган, җиңел әсәрләр эзлим. Юк, таба алмыйм. Нибары 500-1000 данә тираж белән чыккан китаплар да сатылмый ята. Бу яктан бүген татарны, беренчедән, азмы-күпме матбугат берләштерә.

 

Икенчедән, “Татарстан-Яңа гасыр” каналы. Әмма анда да инде... Әйтик, “Джазовый перекресток”, “Автоузышлар”ны күрсәтеп яталар. Кемгә кирәк ул? Аңламыйм! Татар каналы татарча сөйләргә тиештер.

 

Өченчедән, татарны артистлар берләштерә. Шушы җырчы халкын булдыксыз журналист ничек кенә хурлап, тәнкыйтьләп язмый. Уйлап карасак, чит өлкәләргә, әйтик, Оренбург, Мәскәү, Башкортостан һәм башка якларга акча эшләргә дип концерт белән чыгып киткән җырчы иң беренче чиратта үзе белән бергә татар сүзе алып килә бит. Андагылар туган телдә аралашуны, татар җырын көтә. Үзем дә концертлар белән барганда нинди татарча газета бар, шуларны алырга тырышам. Яратып укыйлар. Икенче юлы барганда да: “Тагын алып килмәдегезме?” – дип сорыйлар.

 

Әмма, ни дисәк тә, безнең берләштерә торган милли идеябез юк. Башкортлар соңгы 20 елда шәҗәрә, нәсел агачы төзүне уйлап таптылар. Бездә анысы да юк. Соңгы 1-2 елда тарих белән ныклап кызыксынам. Озакламый Тарих институтында халык санын алуга багышланган хезмәтем дөнья күрергә тиеш. Казан архивында авыллар, халкыбыз тарихы турында искиткеч күп материал ята. Бездә эшләнмәгән эш бихисап. Ничек тә милләтне саклап калырга кирәк.

 

– Соңгы вакытта Башкортостан татарлары белән тыгыз элемтәдә яшисең. Яңа президент килү белән хәл ничек үзгәрер дип уйлыйсың?

 

– Башкортостан татар җәмәгатьчелеге, андагы оешмалар белән тыгыз элемтәдә торам, шуңа күрше республикадагы хәлләрне яхшы беләм. Халык башта беренче тапкыр исәп алуга әллә ни зур игътибар бирмәде. Башларын бутап, телләребез охшаш дип, аларны башкорт булып язылырга күндерделәр. Бераздан исә бу эш җитдигә әйләнә башлады – әйтик, сез бит башкорт дип, мәктәпләрен башкорт теленә күчерә башладылар. Татарстан да, Мәскәү дә берни эшләмәде.

 

Тарихи яктан карасаң, башкорт дигән милләт юк. Ул бер социаль катлам гына, ягъни җир биләүче катлам.

 

Андагы телевидение тапшыруларының берсендә теге-бу авылларга башкортлар нигез салган, ул башкорт авылы булган дигән фикерне кат-кат кабатлыйлар, гел шуны сөйлиләр. “Татарстан-Яңа гасыр” каналы ник бу хакта күрсәтми? Берни дәшми. Әллә җитәкчеләр үткәртмиме?! Бу безнең өчен зур минус, югалту.

 

Яңа президентка халык өмет баглый. Ул практик кеше, халыклар тигез, дип бара. Өстәвенә татар да. Башкортостан татарлары бик актив, тырыш. Сәхнә йолдызларыбызны гына алыйк. Иң танылганнары чыгышы белән Башкортостаннан бит. Андагы татарларны кыерсытырга мөмкинлек биреп тордык, яклап берни эшләмәдек. Билгеле: “Син башкорт”, – дип гел тукып торгач, алар: “Әйе, мин башкорт”, – дип әйтергә мәҗбүр була.

 

Халык санын алуга бик аз вакыт калып бара. Хәлебездән килгәнчә бу өлкәдә эшләргә тиешбез. Без, бер төркем, интернетта аңлатулар алып барабыз, матбугат битләрендә шул хакта язмаларыбыз дөнья күрә, мәгълүмат таратабыз. Татарны бүлгәләүгә юл куярга ярамый. Әлегә без Русиядә сан буенча урыслардан кала икенче урында торабыз. Әгәр керәшенгә, болгарга һәм башкаларга бүленә башласак, татарлар 3, 4 нче урынга калыр. Татарстанда шушы агитацияне алып барган өчен хезмәт хакы алып ятучылар да бардыр әле. Бүлгәләнүгә юл куймаска! Аннары Мәскәүнең безгә – Татарстанга булган мөнәсәбәте җитди булмаячак.

 

– Илсөяне ничек яратуларын күреп тә, ишетеп тә беләбез. Гастрольләрдә күп йөрисез, беркемгә ялынмыйча тулы заллар җыясыз. Ире, ул башкарган җырларның авторы, продюсеры буларак әйт әле: Илсөя уңышының төп сере нидә?

 

– Аны бөтенесе дә ярата димәс идем. Үлеп яратып тыңлаганнар да, бөтенләй кабул итә алмаган тамашачы да бар. Бу уңай күренеш. Әле мин, киресенчә, яратмаганнарының фикерен тыңлыйм, үземә мәгълүмат туплыйм. Берәүләр аның туры сүзлелеген кабул итә алмый, татар сәхнәсендә андый әйбер булырга тиеш түгел, диләр. Без менә бу җыр популяр булсын әле дип түгел, ә күңелгә нәрсә якын, йөрәк ни куша, шуны язабыз, җырлыйбыз. Халык фикерен тыңлыйбыз, үз юлыбыздан барабыз.

 

Һәр концерт саен сәхнәгә 100 әр хат менгезәләр. Аларны Илсөя укый. Концерттан соң һәрберсен аерым капчыкларга җыеп барабыз. Аларда бит халык фикере.

 

Илсөягә нинди генә бүләкләр бирмиләр! Берсендә Балтачтан 70 яшьлек бабай беренче мәхәббәтенә багышлап ясаган сынын Илсөягә бирде. Аның күңел җылысын биреп иҗат иткәне күренеп тора. Иралий дигән үзбәк егете исә Илсөя портреты белән ваза ясаткан, чапан, түбәтәй, үзләреннән алып килгән чәйнек бүләк итте.

 

Шунысы сөендерә: елга 150 шәр концерт куябыз. Анда 6-7 яшьлек балалар да, 80 нең өске ягындагы әбиләр дә килә. Аудитория бик төрле. Бу – җырчының зур казанышы. Югыйсә бүген татар эстрадасында 500-600 җырчы бар дип исәпләнә. Сайлау мөмкинлеге зур. Билетларыбыз җиңел сатыла. Әле менә яңа программа әзерләп ятабыз. Ул “Дәвамы бар” дип атала. 18 сентябрьдә яңа сезонны ачачакбыз. Яңа җырлар, өр-яңа юмор әзерлибез. Казан арты районнарыннан – Балтач, Кукмара якларыннан башларга исәпләп торабыз. Соңгы елларда репертуарга халык җырларын да кертә башладык.

 

Быел улыбыз Нариманга 25 августта 7 яшь тула. Беренче класска укырга керә.

 

Аңа уку кирәк-яраклары, костюм-чалбар алдык. Ул ике айлык чагыннан безнең белән гастрольләргә йөрде. Хәзер, укый башлагач, бик ияртеп булмас. Гел кешегә ышандырып калдыру да җиңел түгел. Аптырашта әле. Шуңа концерт, гастрольләр бераз кимер. Илсөя бала белән калганда, мин “Ахырзаман” юмор коллективы белән йөрермен дип торам. Бу 8 кешедән торган төркемне узган ел гына тупладым. Анда бар да яшьләр. Кайбер авылларга бардык инде. “Минем гаиләм” тамашасы диск булып сатуга да чыкты. Икенчесе “Әкияттә кунакта” дип атала. Монысы пародиягә корылган.

 

– Илфак, сәхнә кешеләренең кайберләре еш кына тормыштагы китек якларын яшерә, матур өлешләрен генә күпертеп сөйләргә ярата. Ә сезнең барысы да уч төбендә...

 

– Ә нигә яшерергә?! Оят кирәк. Халык җүләр түгел бит, барысын да күреп, белеп, ишетеп тора. Төчеләнеп утырудан ни файда?! Мин Илсөя икенче хатыным икәнен дә яшермим. Аның белән 9 ел торабыз. Беренче хатыным белән аерылыштым. Аннан ике балам бар. Улым Лениногорскида яши, кызым – Казанда. Илсөя белән әйбәт аралашалар. Кызым Зәринә – улым Нариманның якын дусты. Без юкта аның белән кала, карый. Нариман аның өчен “апам” дип үлеп тора.

 

Җырларыбызны яратып тыңлаучыларга рәхмәт. Алар ярдәме белән үткән ел, ниһаять, бер бүлмәле фатир алдык. Аңа кадәр 16 урын алыштырырга өлгердек. Кайда кем пычрагын гына юмадык без. Иганәчеләребез юк, кирәкми дә. Дәүләттән дә ярдәм күргән юк.

 

Арчаның Түбән Аты авылында да искерәк кенә йорт сатып алган идек. Кайтып-китеп йөрергә яхшы булыр дип уйладык. Ә болай ешрак Иске Иштирәккә әти-әнием янына кайтабыз. Алар безнең өчен үрнәк. Бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. “Казанда нәрсә калган, бирегә яшәргә кайтыгыз”, – дип чакырып торалар. Дөрестән дә, Казанда миңа нәрсә калган?! Авылда тыныч кына иҗат итеп булыр иде. Күңелемдә туган фикерләрне блокнотларга теркәп бара-бара, алар 7-8 әү булды инде. Язарлык материал күп. Кайту турында киләчәктә, бәлки, уйларбыз да әле.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 6 | 06.08.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»