поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
12.06.2008 Матбугат

БҮЛГӘЛӘ ҺӘМ ХАКИМЛЕК ИТ. ЯКИ ЙОКЛАГАН ТАТАРНЫ УЯТМА!

Татар матбугатын укымыйлар, тиражлар төшә! Артык сүз язарга ярамый – кысалар! Татар таркау – гәзит-журналны шуңа укымый! Әгәр мөхәррирләр белән сөйләшә башласаң, татар матбугатының елдан-ел тиражы кими баруның мең сәбәбен ишетергә була. Хәтта, Балтыйк буе илләрендә милли матбугатларын саклап калу өчен өйгә бер үк журналны икешәр-өчәр нөсхә алдыруларына кадәр искә төшерәләр. Имеш, менә, латыш, эстон, литвалар нинди шәп халык, ә татар кәкәй... Аның өчен барысы да гаепле – тик ул үзе генә түгел. Ә ни өчен матбугатны кысалар соң әле? Ул бит депутат кебек – аны фәләнчә мең әбүнәче сайлап алып язылган, сүз иреге хакындагы законнар белән якланган. Иң мөһиме, әлегә безне кешеләр укыйлар, безгә ышаналар! Хәтта, инде эш судлар аша узганнан соң да (ә ул соңгы инстанция), безгә – редакциягә яклау эзләп киләләр. Димәк, гаепне халыктап түгел, үзеңнән эзләү хәерле.

Бүлгәлә һәм хакимлек ит! Мөгаен, империяләр яшәсен өчен моннан да кулайрак формула әле уйлап табылмагандыр. Ул бүген дә актуальлеген югалтмый. Тик инде сүз халыкларны, алар яшәгән җирләрне бүлгәләү хакында бармый – бүген милләтләрнең аңын, акылын, иманын бүлгәлиләр һәм шуның аша алар белән идарә итәләр. Моның өчен кулга корал алу кирәкми, аның үз милли матбугатын ук үзенә каршы кулланалар. Ничек итепме? Бүлгәләп!

Әйдәгез совет чорына әйләнеп кайтыйк та, ул чакта нәшер ителгән татар телендәге гәзит-журналларның исемлегенә күз ташлап алыйк: “Иң кечкенәләр өчен “Яшь ленинчы”, яшьләр өчен “Татарстан яшьләре”, җитди гәзит буларак “Социалистик Татарстан” бар иде. Журналлар санын да бармак белән генә санарлык: “Ялкын”, “Казан утлары”, “Чаян”, “Азат хатын”. Нибарысы җиде төр басма матбугат исәпләп чыгардым. Бүген исә татар телендә чыга торган гәзит-журналларның саны сиксәннән артып киткән!

Башлангыч чорда без бу үрчемнәргә сөендек, милли матбугат үсә дип алдандык. Баксаң, ул үсмәгән, ә бүлгәләнгән, таркалган икән. Мин моны әле күптән түгел генә аңладым. Бер чакны яңа гәзит ачылганын белгәч “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев әйтеп куйды: “Шулай таралышып бетәбез мени инде?” Ул вакытта мин аның ни әйтергә теләгәнен аңламадым, эчтән генә конкуренциядән шүрли дип уйлап куйдым. Ә ул таркалудан курыккан икән. Чөнки инде байтак еллар баш мөхәррир булып эшләү дәверендә ул аңлаган – бары тик зур тиражлы гәзит кенә сәяси көчкә ия һәм аны “дүртенче власть” дип атарга була. Әйе, матбугат, аны дөрес итеп кулланганда чынлап та дүртенче власть. Моны гади халык аңлый, дөрес сүздән шүрләүчән түрәләр белә, тик журналист халкы үзе генә чамалап бетерә алмый интегә. Матбугатның дәүләттәге тәртипләрне үзгәртердәй вәкаләте юк. Әмма ул кешеләрнең аңын үзгәртә, хокукларын, җир йөзендәге урынын аңлата, кемнәрнедер фаш итә, кемнәрнедер яклый һәм укучысына юнәлеш бирә ала. Тик моны  да биш-алты мең тиражлы “кәрлә” гәзитләр эшли алмый. Аларның укучысы аз, ә азчылык фикере беркемне дә кызыксындырмый, ул сәясәткә йогынты ясамый.

Менә ни өчен бүгенге көндә татарның  сиксәннән артык басма матбугаты бар – бүлгәлә һәм хакимлек ит! Вак-төяк сиксән-туксан гәзит-журнал чыксын, тик аларның милләтнең аңына барып җитәрдәй, аның фикерен үзгәртердәй көче булмасын! Әбүнәчеләр бит бер үк кешеләр. Бүген җиде миллионлы татар халкының бары ике миллионлабы гына үз телендә укый бугай. Шушы кадәр басма матбугатның тиражы нибары дүрт йөз илле мең чамасы калып бара. Заманында бер “Чаян”ның 900 мең, “Татарстан яшьләре”нең 280 мең тиражлары бар иде.  Шуңа күрә алардан курыктылар. Кешеләр үзара сөйләшкәндә дә, берәр ярамаган эш хакында сүз чыкса, “Чаян”га язарлар, юләр!”, яки “Гәзиткә чыгарып хур итәрләр”, - ишерәк сүзләр әйтеп куя иде. Басма сүздән курку! Менә ул матбугатның дүртенче властьлыгының нигезе! Ә кем курка? Куркырлык кырын эшләре булганнар...

Бүген инде матбугаттан  курыкмыйлар. Кайчакта үзләрен тәнкыйтьләп чыккан мәкаләне дә укымый калалар. Кемнән куркырга соң? Өч меңле “Мәдәни җомга”данмы, әллә биш меңле “Шәһри Казан”нанмы? Иң зур тиражлы “Акчарлак”ның да нибары кырык бер “Татарстан яшьләре”нең кырык, “Ирек мәйданы”ның утыз, “Ватаным Татарстан”ның егерме мең әбүнәчесе бар. Калганнарының исә телгә алып сөйләрлек укучылары да, язган мәкаләләре дә юк. Хәер, телгә алынганнары да елдан-ел тешсезләнә бара. Матбугатчылар арасында иң кыска мәзәк болайрак яңгырый: “Чаян” – сатира журналы”. Ачы, үткен каһкаһә жанры үлде! Бүген сатира журналында анекдотлар гына укып була. Әллә журнал картая, әллә аны чыгаручылар... Мондый журналда яманаты чыгудан кем курыксын?

Кайчакта, редакция коридорларында мөхбир вә мөхәррир халкы белән гәп куертып алабыз. “Мондый фикерне теләсә кайда чыгарып булмый да әле”, - дип мактанып куя берәрсе яңа чыккан санны селки-селки. Ачып укып карыйсың – мәдәният-сәнгать өлкәсен тәнкыйтьләгән уртача гына язма! Нинди фикер хакында сүз алып барды патриот-мөхәррир? Бүген театрны, драматургияне, җырны, артистларны эте дә, бете дә сүгә. Шушы булдымы фикер? Артист хакында гайбәт сату иң зур батырлыкмы татар матбугаты өчен?

Берәр дәрәҗәлерәк түрәнең яки байның мәнфәгатьләренә кагылып мәкалә язып чыгасың икән, киләсе юлы очрашканда журналист халкы беләсезме ничек шаярта? “Әле син исән мени?” “Үз үлемең белән үлмисең син, малай”... Шаярту,  әлбәттә. Әмма һәр шаяртуда кешенең иң яшерен уйларын күреп була. Димәк, болай диючеләр чынлыкта куркак адәмнәр һәм аларга журналист каләме хәрам. Иң батыр дигән журналистлар да “комсомолка”дан күчереп Мәскәүне сүгеп яту көненә калып бара. Төкереп бирә Мәскәү синең өч мең тиражлы гәзитеңдәге тәнкыйтькә! Баш мөхәррирләр исә  шул язманы чыгаруны да зур кыюлыкка саный. әле хан заманында дөнья күргән, адресатсыз гына кемгәдер йодрык болгаган мәкалә чыгаруларын еллар буе искә алып горурланалар. Шәхсән үзәмнең мәкаләләремне шундый итеп тураганнары бар ки, мин “явыз инвестор”дан яклап язган кешеләр үзләре үк гаепле булып калдылар. Алар әле дә миңа зарланып хатлар язып яталар, тик ничек ярдәм итим? Мәкалә язып кайсы гәзиттә чыгарыйм?

Узган ел, “Кызыл Шәрыкъ-Агро” ширкәте белән Яшел Үзән районының Күгәй авылы халкы арасында инде дүрт ел барган низагъ хакындагы мәкаләмне тотып редакцияләр буенча киттем. “Без язып кына бер нәрсә дә үзгәртә алмыйбыз, ә башыбызга бәла алуыбыз бар”, - диделәр миңа өч редакциядә. Ул мәкаләне бары “Идел” журналы һәм “Акчарлак” гәзите генә чыгарырга алынды. Иң мөһиме – икесендә дә баш мөхәррирләр – хатын-кыз! Иманым камил, әгәр “Сөембикә” журналына тотып килсәм, анда да чыгарырлар иде. Тик ир-ат исеме күтәреп йөрүче мөхәррирләр генә җитмеш сәбәп таба белә, яки шыр су калдырып турый.

“Казандагы бер заводның директоры (исемен мәгълүм сәбәпләр аркасында әйтмибез)...” ишерәк мәкалә генә хуплана бүген татар матбугатында. Республика җирләренең яртысыннан артыгы бай инвесторлар кулында, анда халык сыкрап, кол хәлендә яши. Әйтик, “Вамин-Татарстан” ширкәтенең бер агрофирмасыннан килгән хатта сыер савучылар 700 сум хезмәт хакы алып эшләүләреннән зарланалар. Моның халыкны мыскыл итү икәнен аңласам да, язар урыным юк - беркем бастырмаячак. Чөнки инвестор бездә изге – аңа тел-теш тидерү хәрам санала. “Идел” белән “Акчарлак” кала инде. Ярый әле хатын-кыз мөхәррирләр бар: Нәбирә Гыйматдинова һәм Рузилә Сафина. Әмма бу язып чыгуның да нәтиҗәсе булырмы-юкмы икәне билгесез. Чөнки түрә халкы матбугатның телсезләнүенә шундый өйрәнеп китте, язган тәнкыйтьне укып чара да күреп тормый.

Ә бит элегрәк берәр  гәзит-журналда колхоз рәисенә тел тидереп узсалар да, район күләмендә ЧП санала, редакциягә күрелгән чаралар хакында хатлар килә, җирле түрәләр аклана иде... Хәер, хәзер дә чаралар күрәләр: шылтыратып яныйлар, дәшмәү өчен акча тәкъдим итәләр, ә “Хәлең ничек, авыл?” дигән мәкаләм өчен бөтенләй дә машинамны яндырып киттеләр...

Тагын бер төрле чара күрәләр икән әле: әгәр берәр гәзит-журналда теге яки бу районны яманлап язсаң, хакимият башлыгы тота да район үзәк почта бүлегенә боерык иңдерә – бу матбугат чараларының тиражын киметергә! Узган ел, Арча районында “Идел” журналы һәм “Татарстан яшьләре” гәзитенең тиражын төшерү хакында әмер булган дигән хәбәр алдым. Дөресрәге, бер почта хезмәткәре ялгышрак ычкындырды. Шунда ук район хакиме Алмас Нәзиров исеменә мәсьәләне шәрехләп бирүен үтенеп хат язып, кабул итү бүлмәсендә калдырдым. Гәрчә, журналист хатына җавап утыз көннән дә соңармый бирелергә тиеш булса да, әлегәчә бер хәбәр-хәтер юк. Шулай ук халыкның зары буенча Яшел Үзән районы хакиме Емельяновка да мөрәҗәгать иткәнем булды – җавап юк.

Бу куркыныч фал – матбугатны санга сукмауга бер дәлил. Санлар иде, артык вагайдык, инде тешли алмыйбыз. Бездән түрәләр курыкмый. Димәк, “дүртенче власть” булудан да туктадык. Бары телевидениедән генә бераз шүрлиләр бугай. Әмма ул да әллә ни майтара алмый – тәнкыйть бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Татар телле тапшырулар тулаем дифирамбарларга корылган. Бары Рәмис Латыйпов һәм Марсель Әскәров кына бераз тәнкыйтьләргә җөрьәт итә. Урыс телендә “7 дней” тапшыруы “маташтыра”. Илшат Әминовның бик шәп журналист булуын дәлилләүче тапшыру бу. Ник соң әйбәт журналист була торып та, үзе җитәкләгән телекомпаниягә дөрес юнәлеш бирә алмады ул? Соңгы араларда, “Яңа гасыр" телеканалын игътибар беләнрәк карый башладым һәм "үзешчән канал икән бу" дигән нәтиҗә ясадым. Хәтта "Татарстан хәбәрләре" ише республиканың төп тапшыруы да үзешчәнлектән ерак китә алмаган. Менә бер тапшырудан гына йолкып алынган фразалар: "Эш үзенең финиш сызыгына чыкты". (Нинди телдә бу?). "Кырын гамәлләр кылган" (Нинди кырын, конкретрак булмыймы?). "Шунысы кызык..." (Нәрсәсе һәм ни өчен?). Тапшыруда ни мәсьәләгә конкретрак килү, ни мәгълүмат бирү юк, сүзтезмәләр җыелмасы гына. Яңалыклар сөйләргә тиешле журналистлар хәзер "Вакыт уздырып, ыштан туздырып" ише гыйбарәләрне сибәләр генә. Мескен мөхбир вә мөхәррирләр коры информация теле белән әдәби-нәфис телне дә аера белмиләр. Әйтерсең, тамашачыга мәгълүмат кына ирештереп калмыйлар, ә проза әсәрләре язалар. Югарыда китергән мисаллар әле бер тапшыруның өч сюжетыннан гына алынды. Әгәр ахырына кадәр кәгазь-каләм тотып утырсам, ниләр ишетермен икән? Мин инде Альфред Мөхәммәтрәхимов ише журналистларның җөмлә басымын һәм һәр сүздәге басымны дөрес әйтә белмәвенә дә бәйләнеп тормыйм. Чөнки мондый ваклыкларына ук игътибар итү өчен һичьюгы тапшыру үзе игътибарга лаек булырга тиеш. Информацион тапшыру төгәл, эмоцияләрсез, ритмы сакланган булырга тиеш дип беләм. Безнең журналистлар исә тиреләренә сыеша алмыйча матур сүзләр эзлиләр, мәгълүматны күбрәк Марсель Гали иҗатына хас булганча чәчәкләп-чуклап бирергә тырышалар. Гафу, җәмәгать, андый өслүптә бирелгән мәгълүмат үзенең тәэсир көчен ике тапкыр югалта һәм гап-гади сүзтезмәләргә генә кайтып кала. Иң кызыгы, урыс телендәге яңалыклар андый түгел, шактый профессиональ. Бәлки бу татар телле журналистларның әзерлеге җитмәүдән киләдер. Әллә канал җитәкчелеге махсус шундыйларны җыямы? Минем белүемчә, яңалыклар тапшыруында КДУның журфак студентлары бик күп эшли. Аннан соң ул студентларның үзләре белән дә сөйләшкәлим һәм, ни гаҗәп, иң сәләтсез вә иң наданнары "Яңа гасыр" телевидениесендә эшләргә хыяллана. Канал җитәкчелеге исә аларның бу хыялларын тормышка ашырып утыра. Бераз сайлабрак алып булмыймы соң аларны? Әллә өйрәнү чорында бушка эшләтеп, эшнең асылына төшенеп җиткәндә генә куып чыгарып акчаны янга калдыру өчен кирәкме бу? Ишетүемчә, күп кенә телеканаллар бу ысулны киң куллана. Кыскасы, "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының өслүбе дә билгеләнмәгән, кыйбласы да күренми. Алып баручыларыннан бер Фәнис Камалны гына сүгенмичә тыңлап була, ул мәгълүмати тапшыруның ритмын тота белә, теле әйбәт, Данил Гыйниятовча җырлап,  җөмләнең "койрыгын  күтәреп  калдырып" сөйләми. Соңгысы бик күп алып баручыларга кагыла. Республикабызның йөзе булган тапшыруда бу гафу ителә    алмый? Ә инде канал җитәкчелегенең татар телле тапшыруларның сыйфатына игътибар итмәве берничек тә кичерелмәслек гамәл.

Аның каравы, урыс телендәге, христианлыкка кагылышлы тапшырулар югары сыйфатлы. Унтугызынчы гасырда Казанда яки Татарстан җирлегендә яшәгән берәр урыс фабрикантын, дворянын мактый башласалар, телләре телгә йокмый – “Кәнфит”  ясыйлар да куялар инде! Кайчакта уйлап та куям: бу "Яңа гасыр" каналы барча татар халкын чукындыруны үз өстенә алганмы әллә? Кайчан карама - монастырь, икона, поплар... Юк, мин христиан диненә дә, попларга да каршы түгел - рәхәтләнеп чукынышып йөрсеннәр. Тик толерантлыкның да чиге бар бит - Исламга кагылышлы тапшырулар кайда? Бүген сирәк-мирәк эфирга чыккалап торган тапшырулар мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның "намаз укыгыз, сәдакә бирегез"енә кайтып кала. Моннан ике-өч ел элек чынлап та фикерле, акыллы Ришат Хәмидуллин атлы егет "Нәсыйхәт" дигән тапшыру башлап җибәргән иде. Ул Исламның ниндидер аңлаешсыз ритуалларга гына корылган, надан мәхлуклар дине түгел икәнен күрсәтә алды. Ни үкенеч, ул чакта Ришатны штатка да алмый гына эшләттеләр һәм ул проектын ташлап китеп барды. Хәзер үзенең "Умма" дигән дини гәзитен чыгарып ята, банкта эшли. Бу тапшыруның ябылуы, мондый акыллы, төпле фикерле алып баручының "Яңа гасыр"дан китүе зур югалту.

Хәер, "Батулла дәресләре"нең юкка чыгуы да, "Мәдәният дөньясы" тапшыруын урысча да чыгара башлап татарчасын “кыскарту” да  татар өчен зур югалту. Аларны кеше карый, азмы-күпме үзе өчен мәгълүмат ала иде. Канал исә   үзен караучы татар тамашачасының мәнфәгатен кайгыртырга бик теләми, күрәсең. "Җиде йолдыз", “Көлкеханә”, “Юмор-шоу”, “Кәеф ничек?” ише проектлар, үзешчән сәнгатьнең дә соң дәрәҗәдә түбән зәвыклы җырчыларыннан төзелгән шырдый-бырдый концертлар биреп эфир вакытын тутыру җиңел бит! Җаваплылык та юк, кемдер катырак әйтеп ташлар дип шүрлисе дә юк. Югыйсә Рәзил Вәлиевнең "Утырып уйлар уйладым" тапшыруында да тәнкыйди сүзләр ычкынгалады шул. Шуңа да "зыялы" тапшыруны шапылдатып ябып куйдылар. Сүз иреге хакында лаф орган илдә күп сөйләгән авызга авызлык кидерү кебегрәк килеп чыкты инде...

Бу югалтуларны нәрсә белән каплыйсың? Әлбәттә, концерт белән яки инде йөз дә беренче тапкыр "Казан егетләре" спектаклен әйләндерәсең. Эфир вакытындагы тишек-тошыкларны каплап та булыр булуын. Әмма бит ул татарның милли вакыты бер фикерсез, ахмак тапшыруларга кайтып кала дигән сүз. Без "халык фикере" дигән терминны яратып кулланабыз. Ә нәрсә соң ул "Халык фикере", аны кем ясый? Халык бит җыелып уйлап утырмый, димәк, ул фикерне дә башта аңа кемдер җиткерергә, ә халык аны кабул итәргә тиеш. Димәк, халык фикере ул матбугат фикере дигән сүз. Моннан нәтиҗә дә ясап була: фикерсез, мескен, мокыт матбугатлы халык үзе дә шундыйга әйләнә! "Яңа гасыр" каналы әлегә бу уңайдан бик уңышлы эшләп килә.

Халык яратып карый торган “Җырлыйк әле" тапшыруы да үзенең сәнгати-эстетик ягыннан әллә кем түгел. Бу очракта аны бик гаепләп тә булмый - монда үзешчәннәр катнаша, тамашачы да үзенеке итеп таный. Әмма "Яңа гасыр" бер Татарстан эчендә генә күрсәтүче канал түгел бит. Кай чакта мөхәррирләр   шундый антимузыкаль адәмнәрне сайлап алалар, кайлардан таптылар икән дип шаклар катасың. Әгәр дә без үзешчән сәнгате аша милләтебезнең йөзен бөтен дөньяга күрсәтәбез икән, һичьюгы аны матур итеп күрсәтә белү кирәк. Бәлки, биш ел буе декорация алмашынмавы да үз ролен уйныйдыр, әмма беренче чиратта, иренмичә генә, катнашучыларның музыкаль дәрәҗәсен дә тикшереп сайлау ләзем.    Эшләп ашарга кирәк, егетләр! Кем килде, шуны күрсәтеп утырып кына булмый ул.   Килүченең җырлавы да, киеме дә, килеш-килбәте дә матур, дөнья читендәге милләттәшләребез караса да горурланып: "Менә без нинди кавем!” - дип әйтердәй булсын.

Матбугат бит ул мәгълүмат вә күңел ачу чарасы гына түгел, төрле төбәкләргә таралган халыкны бер идея тирәсендә туплаучы фактор да. Әгәр дә татарда милли горурлык хисе тәрбияли алабыз икән, бу берләштерә, таркау татарны туплый аламы? Ала, әлбәттә. Һәр яңа тапшыруны башлар алдыннан аның милләтеңә нинди файда китерүен дә уйлап алу зыян итмәстер. Миңа калса, "Җырлыйк әле"не башлаганда да, соңыннан да бу бик уйлап бетерелмәгән иде. Әмма аңа карап тапшыруны ябу һич ярамый. Киресенчә, аны яңартырга, яхшыртырга кирәк. Алып баручысы Айдар Фәйзерахмановка исә кемнең кайсы төбәктән килүен әйткәләп тору зыян итмәс. Чөнки без бер халык булсак та, төрле район-авылда төрле холык-фигыльлеләрбез. Монысы бер-беребезне танып белү өчен дә, тамашачының якташы өчен җан атып утырып туган җиренең сулышын тоюы өчен дә файдалы булыр иде. Әйтик, күптән шәһәргә киткән берәүне ата-бабасы нигезе белән бәйләүче күпергә әйләнү зыянга эшлиме? Юк, кешенең  йокымсырый башлаган милли хисләрен уятып җибәрә!

Без шундый халык инде, кайчакта булган мөмкинчелекләрне дә дөрес итеп үз мәнфәгатьләребездә файдалана алмый калабыз. Әле соңыннан гаеплеләрне эзлибез. Бәлки көзгегә генә карарга кирәктер? Бу очракта көзге ролен "Яңа гасыр" каналы башкара. Әмма без анда үзебезнең күңелгә ятышлы сурәт кенә күрмибез. Көне-төне эшләп торачак милли канал буларак ачылса да, ул милли юнәлеш алмады. Аңлыйм, татар җире белән бәйле урыс кешеләре хакында да, Православие хакында да тапшырулар кирәк. Тик бит татарча альтернатива да булырга тиештер. Нәрсә, татарның милләтне үстерүгә өлешен керткән, фаҗигале язмышлы  шәхесләре азмы? Аларны эзләп таба һәм күрсәтә белү генә кирәк.

“Кара-каршы” тапшыруының алып баручысы Туфан Миңнуллин үзе булгач, аның акыллы тапшыру булырына иманым камил иде. Тик алдандык – олуг язучы бер сезон буе бер генә фикер дә әйтмәде һәм әйтердәй кешеләр чакырмады. Телевидение җитәкчелеге рөхсәт итмәде булса кирәк – тапшыруны калдырып китеп тә барды. Аның урынына академик Индус Таһировны китереп утырткач,  “Кара-каршы”ның исемен үк үзгәртергә кирәге мәгълүм булды. Мин яңа исем тәкъдим итәм – “өч борынга!”  әйбәт яңгыраячак. Чөнки хәзер анда кара-каршы икәү генә түгел, өч кеше сөйләшеп утыра. Бер-берсенең сүзен җөпләп, егерменче гасыр уртасында ук искереп беткән фикерләрен сипләп нәрсәдер укмаштырып чыгарырга маташалар. Ә фикерләр каршылыгы, бәхәс кайда?! “Кара-каршы” булгач, ике кеше үз идеяләрен яклап, кулларын бутый-бутый бәхәсләшергә тиеш! Тапшыру җанлы булсын өчен яңа фикерләр кирәк. Җитмешнең теге ягындагы кешедә алар каян булсын инде... Яшьрәкләрне исә “Яңа гасыр”га кертергә куркалар – йә берәр фикер әйтеп куярлар, тыныч кына шырдый-бырдый көйләр тыңлап ятучы татарны уятып җибәрерләр! Юк, татарны йокысыннан уятырга, уйландырырга ярамый! Югыйсә ул үзенең тормыш-көнкүрешенең шактый начар, дистәләгән еллар буе ата-бабасы туплаган байлыгының таланган, шанлы тарихының имгәтелгән, зыялысының мескенәйтелгән булуын аңларга мөмкин. “Яңа гасыр”дан бары тик “татар иле чәчәк ата” темасына гына сөйләргә һәм күрсәтергә ярый.

Әллә мин әйткәннәрне башкалар аңламый һәм телевидениегә яңа идеяләр белән килмиме? Килә, әмма аларны мең сәбәп табып студиягә кертмиләр генә.  Үзем дә шулар рәтендә. Соңгы  араларда гына ике тапкыр “Мәдәният дөньясында” тапшыруына чакырдылар, икесендә дә юлга чыккач шылтыратып кире  бардылар. Уйлаганын сөйләр, “кирәклесен” генә әйтмәс дип курыкканнардыр инде.

Монысын телевидениенең генераль директоры урынбасары Миләүшә   Айтуганова тырышлыгы дип аңлыйм. Ул бит тапшыруга килүчеләргә милләт мәнфәгатьләре күзлегеннән карамый, ә "миңа ошый һәм ошамый"га бүлә диләр. Бүген яңа проектларны да ул хәер-фатыйха бирсә генә уздыралар, соңыннан тулы контрольдә тоталар. Тик әлегәчә миллилеге белән аерылып торган проектлар гына уза алмый. Кайда безнең әдәбиятка багышланган күзәтү тапшырулары, кайда басма матбугат белән хезмәттәшлек? Әгәр һәркайсыбыз үз казанында гына кайнаса, берсен-берсе үстермәсә, күтәрелмәсә милләтнең үсеше хакында сүз алып барып та булмый. Бүген, айга бер тапкыр "Мәдәният дөньясында" тапшыруын   "әдәбият дөньясында" дип үзгәрттеләр. Әмма бу шактый ук мантыйксызлык. Чөнки студиягә бер төркем язучыны куып кертәләр дә, әдәбияттан ерак торучы, мәктәптә "Му-му"дан башканы укымаган алып баручылар бер күч ахмак сораулар бирәләр. Вакыт аз, кеше күп булу сәбәпле язучы мескен, тизрәк очлап чыгарга тырышып фикерен дә әйтеп бетерә алмый кала. Әгәр озынга китсә, мокыт алып баручы "рәхмәт, аңлашылды" дип бүлдереп куя. Нәрсә аңлашылды? Берни аңлашылмады! Мондый тапшыру белән халыкны әдәбиятка тартып булмый. Шуңа күрә, атна саен яңа чыккан китап авторлары белән әтрафлы әңгәмәләр кирәк. Һәм аны Язучылар берлеге, Мәдәният министрлыгы белән берлектә эшләү зарур. Бу, беренчедән, укучының игътибарын әдәбиятка җәлеп итсә, икенчедән, китап сәүдәсенә ярдәм булачак. Татар китабы сату әлегә дәүләтнеке. Димәк, бу дәүләткә дә ярдәм дигән сүз. Дәүләт акчасына яшәгән канал өчен хәрам гамәл булмастыр кебек. Югыйсә, халык китаптан бизә, аны кызыксындырырдай эшләр эшләнми. Китаплы халыклар борын-борыннан мөхтәрәм саналган, ә без мең еллык әдәбиятыбызны саклау җаен таба алмыйбыз. Чөнки эш башында булдыксызлык тора...

Әлбәттә, финанс мәсьәләләре дә зур роль уйный торгандыр. Әмма Татарстанның татар өчен мондый гына акчасы табылырга тиеш дип беләм. Әнә, урыс тапшыруларына, спортка табыла бит. Аларны да шул бюджеттан финанслыйлардыр.

“Яңа гасыр” үзешчән канал дидем һәм әйтәм! Моны үзешчән татар телле әйбәт журналистлар кытлыгы белән дә аңлатырга, аңларга тырышып карыйм. Юк, барыбер аңлашылмый. Чөнки кечкенә генә “Казан” студиясе әзерләп яткан “Адымнар” тапшыруы адәм карарлык килеп чыга. Димәк, әле бөтенләй дә профессионаллар юклыкта түгел, “Яңа гасыр”ның кыйбласы, дөрес юнәлеше булмауда. Теләсәк, без татарча тапшыруны да кимәленә китереп эшли алабыз.

Тапшыруларның сыйфатсызлыгын акча юклык белән бәйләп тә карыйм. Тик монысын да аңлый алмыйм. Ни өчен соң алайса яздырып эшләүгә караганда шактый арзанга төшә торган туры эфирга аз чыгалар. Әлбәттә, туры эфир канал җитәкчелеге өчен куркыныч – берәр кунак “акыллы” сүз сөйли башласа кисеп атып булмый. Моның өчен яхшы, профессиональ алып баручылар кирәк. Әгәр синең әдәбият, сәнгать турындагы тапшыруларыңны бу өлкәдән ерак торучы  бәндә алып бара икән, профессиональлек хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Акча түгел – кадрлар җитми “Яңа гасыр”га - әйбәтләрне анда кертмиләр.

Бүген "Туган җир" дигән исем белән бара торган тапшыруның концепциясен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге үтенече буенча үзем ясаган идем. Идеясе буенча ул "Авыл авазы" дип аталырга һәм аваз салучы авыл кешесенә үз хокукларын даулауда, дәүләт биргән мөмкинчелекләрне дөрес файдалануда ярдәм итәргә тиеш иде. Тик мине янә телевидениегә якын җибәрергә курыктылар. Аның урынына кәй генә тапшыру чыкты, журналистлар Сабан туйлары күрсәтеп йөриләр. Файдалы бит - сыйлап кайтаралар. Халыкка ярдәм генә юк...

Кайчакта тапшыру карап утырасың, андагы теманың әһәмиятсезлегеннән эч поша, "Башка кайгыгыз юкмы?" - дип сорыйсы килә башлый. Үз җиребездә, үз матбугатыбызда үги халык булып яши башладык бугай. Чөнки телевидение үз җае белән, халык үз җае белән яшәп ята, ә аларны берләштерерлек, милли каналны чынлап та милләтнеке итәрлек кеше юк. Әллә теләк юкмы?

"Татарлар" тапшыруын гына алып карыйк. Ул инде ничә еллар Русиянең татарлар яшәгән бөтен төбәкләренә йөреп тора. Тик күрсәткән сюжетлары гына Сабан туйларыннан ерак китә алмый. Бәйрәмнәр узганга ярты ел, ә ул һаман Свердлау яки Пенза ничек “гүләйт” иткәнен күрсәтә, һичьюгы андагы милли хәрәкәт лидерларының уңганлыгын мактый. Әллә соң ул төбәкләрдә татарның бер генә проблемасы да юкмы? Алай булса, мин халкыбыз өчен бик шат!

Халык кайчан берләшә, бердәм милләткә әверелә? Әгәр дә кайгың да, шатлыгың да уртак булса. Әгәр Пензада яшәүче милләттәшебезнең проблемасын Уфа татарлары йөрәгенә якын ала, аны белә икән, менә шунда бердәмлек килә. Ә кемнедер мактап, бигрәк тә татарны кысучы, кайчакта эткә сөяк аткандай гына берәр фазыйләт атучы губернаторны мактау ачуны гына чыгара. Мондый күзбуяучылык белән ерак китеп булмый ул. Бүген "Яңа гасыр" үзе үк күз буяучы каналга әверелде. Бер карыйсың, татарча тапшырулар бар кебек, икенче яктан карыйсың - алар җыен шырдый-бырдыйга, сыйфатсыз сүз боткасына, мактануга кайтып кала. Тик алар алып баручы вә журналистлар имгәткән татар телендә барса да, татарча түгел. Чөнки милли үзаңны үстерү, берләштерү, татарлыгың белән горурлану хисләре белән сугарылмаган. Киресенчә, мескенәйтүче, олуг халыкны кимсетүче тапшырулар. Әмма без мескен кавем түгел!

 

Р.S. Матбугат, милләтне берләштерүче, аны бер идея тирәсендә туплаучы, милли горурлык хисләрен үстерүче булырга тиеш. Ни үкенеч, ул бүген нәкъ киресен эшли – бүлгәли, үзе бүлгәләнә... Шуның аша кемнәрдер безнең аңыбыз белән хакимлек итә, тарката. Миңа калса, татар өчен бүген гәзит-журналлар санын ун-унбишкә кыскарту отышлы булыр иде. Ә аз тиражлы, башка гәзитләрдән күчереп, “Интернет” челтәреннән урлап мәкалә чыгарып ятучы “кәрлә”ләрне бөтен мөмкин һәм мөмкин булмаган ысуллар белән таратып бетерү ләзем. Әле менә бүген  дә кулыма өр-яңа  өч тиенлек фикерсез гәзит килеп эләкте - яңадан-яңа матбугат чаралары чыгып кына тора. Тик алар милләт өчен бәлзәм түгел – агу шул...


Искәндәр СИРАҖИ
Идел
№ 6 | июнь 2008
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»