|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2010 Шоу-бизнес
ЛӘЙЛӘ ТУЙГА ӘЗЕРЛӘНӘМоннан берничә көн элек редакциягә Ләйлә Дәүләтова килеп керде. Сораштырмыйча булдыра алмадык. – Ләйлә, чит илдә түгелмени син? Бу эссегә ничек түзәсең?
– Төркия үзебездә бит инде! Өйдә дә, машинада да кондиционер. Эштән һәм шәхси дөньядан бушаган арада әни янына ашыгам. Мин кайткач, аңа суыграктыр кебек!
– Әле эссе дип тормагансың. Узган атнада гына туй алып баргансың икән. Әлеге шөгыльгә күптән керештеңме?
– Моңа кадәр йөзләгән тәкъдим булгандыр. Гел кире кага идем. Якын дустым кияүгә чыкканга гына ризалаштым.
– Әлбәттә, туйны син алып бару кияү белән кәләшкә зур дәрәҗә булгандыр. Тик бу телевидениедәге эшеңә комачауламыймы соң?
– Соң, туй ясау – "Адәм белән Һава"га яңа гаиләләр әзерләү дигән сүз бит инде ул!
– Димәк, хәзер сине теләгән кеше туена чакыра ала?
– Чакыра ала. Һәр җиргә барып булмаска да мөмкин. Шулай да бу туй бетүгә үк ике кеше тәкъдим ясады, икесенә дә ризалаштым. Хәзер шул туйларга әзерләнәм.
– Туй алып бару шулай ошадымыни?
– Бик тә! Иң мөһиме: үзебезгә генә түгел, туйдагыларга ошады. Мондый шәп туй булганы юк иде дип бик күпләр әйтте. Мине андый шаян итеп күргәннәре юк иде бит. Кешене шатландыру – үзеңә дә рәхәт ул. Без бит алып баручы гына түгел, шаһит белән шаһидә дә булдык.
– Кем инде ул без?
– Без ул – мин һәм Ранил исемле бик шәп бер егет. Ул үзе җырлар яза, үзе шәп итеп җырлый, юмор хисе, уңай энергиясе бөркелеп тора.
– Алайса, рәхәтләнеп дуэтлар да җырлагансыздыр?
– "Туй күлмәге", "Рәхмәт" һ.б. бәхетле мәхәббәт турындагы җырлар берсе дә калмады бугай!
– Ранил белән сезне нәрсә бәйләде соң?
– Әллә нәрсәләр... (серле елмая), соклану, янәшә булудан тәм табу... Без күптән таныш идек. Барысын да сөйләтмә инде, Габделбәр абый...
Килештек, Ләйләгә мәхәббәт аңлатучылар җитәрлек. Яшь егетләрнең генә түгел, бабайларның да йөрәген җилкетә ул. Маннур ага Саттаровның Ләйләгә карата шигъри хисләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
Мине утка салдың, Ләйләм
Бакчаларда йоклаганда Җил алды юрганымны. Ләйләм, кошлар да сөйләми Ни хәлдә торганыңны.
Аягыма калуш кимим, Сыры бетсә, тая ул. Төсе килсә, акылы килми, Ләйләм, сиңа кая ул!
Биек тауга менеп кенә Уфа күренәмени? Ләйләмне тик төштә күреп, Күңел сүреләмени?
Агыйделне буйлар идем, Көймәдә мотор булса. Ләйләм, дошман арта икән, Ярларың матур булса.
Биек тауның чиясе, Пешкәч җиргә тиясе. Иң чибәргә таҗ чиккәннәр, Аны Ләйләм киясе.
Бүген төнлә бер төш күрдем: Талга ефәк урадым. Бу төшемне Ләйләм белән Кавышуга юрадым.
Гармуннарда зәңгәр күрүк, Кагыла күрмә берүк! Ләйләм, бәгърем, ятлар белән Мавыга күрмә берүк!
Кесәмдәге кулъяулыгым Балдактан үтәр кебек. Ләйләм белән бер сөйләшсәм, Бар кайгым бетәр кебек.
Кулъяулыгым көрән-көрән, Мәк чәчәгенә төрәм. Ләйләм, тәндә җаным ничек, Мин сине шулай күрәм.
Быел ике былбыл күрдем, Берсе – ак, берсе – чуар. Ләйләм, мине утка салдың, Теләсәң ничек чыгар!
Габделбәр РИЗВАНОВ |
Иң күп укылган
|