|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2010 Җәмгыять
ЯНАБЫЗ! КЕШЕ ГАЕПЛЕ...Илебез дары мичкәсендә утырган кебек тоела миңа. Кечкенә чакма ташы җитә... бәла килгәнен көт тә тор. Бар нәрсә шытырдап корыган. Матбугат, радио-телевидение фронт хәлләрен сөйлимени?! Тулы бер авыллар янып көлгә оча. Урманнар дөрли. Инде 40лап кеше һәлак булган. Спутниклар аша төшерелгән картада зур-зур территорияләрнең ут ялмап алуы күренә. МЧС мәгълүматларына караганда, янгын куркынычы туганнан соң, 600 мең гектарда 23 мең янгын очрагы теркәлгән. Фаҗига Русия өстендә генә түгел. Планетабызның күп өлеше бәладә. Берәүләрне су баса, мәңге җылы булган субтропиклар туңа, ә без эсселектә сусыз көябез. Күләгәле урыннарда температура 40тан узган чак та булды бит. Ә күктә, ичмасам, ник бер болыт әсәре күренсен?!
Инде Русиянең 7 төбәгендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Мари Иле, Мордовия Республикалары, Владимир, Воронеж, Мәскәү, Нижгар һәм Рязань өлкәләре шундыйлардан.
Мәскәүдән 500 чакрымдагы Воронеж өлкәсендә хәл аеруча катлаулы. Ул ут камалышында. Өлкәнең гражданнарны саклау һәм янгын куркынычсызлыгы оешмасы җитәкчесе урынбасары Игорь Влазев сүзләренчә, көненә 150гә якын янгын була. “Аларның барысы да кипкән үлән, урман белән бәйле. Шуннан ут йорт, ферма, кырларга күчә”, - ди ул.
Дмитрий Медведев указы нигезендә куркыныч төбәкләр исемлегенә кертелмәгән урыннарда да хәлләр имин дияргә җирлек юк. Татарстан урманнары да дөрли. Әледән-әле янгыннар чыгып кына тора. Торф ятмаларына ут каба.
Узган атна ахырында аз-азлап сизелә башлаган төтен Казанны бөтенләй каплап алды. Кояш та күренми. Көндез аның кайдалыгын төсмерләргә генә мөмкин. Башкалабыз гына түгел, күп районнар төтен сулый. “Республикабызда паникага бирелерлек сәбәп юк, ситуация контрольдә, янгын чыга калса, аңа каршы көрәшергә әзерлек хәстәре күрелгән”, - дип белдерә янгын сүндерүчеләр.
Кызганыч, синоптиклар гына тынычландырырга ашыкмый. Мондый кызу көннәр август уртасына кадәр дәвам итәр дип фаразлана. Гәрчә шушы көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар мөмкин булса да, ул гына коткармас.
Сәламәтлеге какшаган кешеләр хәлен эсселек тагын да мөшкелләтергә мөмкин. Төтен дә өстәлеп, бөтенләй хәлләре начарайган очраклар ешайды. “Ашыгыч ярдәм” машиналарына бүген эш тыгыз. “Сәламәт кешегә төтен куркыныч түгел”, - дип ышандыра үзе медиклар. Шулай да саклык чараларын күрү мөһим. Сырхаулар иң элек кирәкле даруларын яннарында йөртергә тиеш. Ихтыяҗ булмаганда, урамга чыкмаска. Өй тәрәзәләренә суда чылатылган марля эләргә, шулай ук дымлы 4 кат марлялы битлек кияргә, хәлсезләнгәндә күләгә, җиләс урында ятып торырга, маңгайга, башка юеш чүпрәк капларга киңәш ителә. Күп итеп эчәргә кирәк. Иң яхшысы газландырылмаган су, чәй, соклар.
Әнә шулай табигать стихиясеннән кешеләр, җәнлекләр зыян күрә. Әмма бу фаҗигаләр артында кеше факторы тора. Барлык янгыннар да кешенең саксызлыгы, битарафлыгы аркасында чыга. Тәмәке төпчекләрен сүндерми ташлау, ял иткәннән соң чүпне табигать кочагында калдыру - бар да фаҗига сәбәпчесе. Тоткан урыныбызда ташларга күнеккән гап-гади полиэтилен, пыяла шешәләр дә янгын китереп чыгара ала. Кояш нурларын сындырып, ул коры-сарыга ут дөрләтә. Ә нәтиҗәсен яздык, республикабызда гына да 130 гектарга якын урман янды инде. Русиядә күпме кеше йортсыз калды, дистәләгән кеше гомере өзелде. Ә табигатькә килгән зыян чутсыз. Андагы җәнлекләр, тереклек кызганыч. Моңа бит кеше гаепле...
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|