|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2010 Җәмгыять
ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘРГӘ ТИЕШЛЕ БӘЯ БИРЕЛЕРМЕ?Халкыбызның тарихы фаҗигале сәхифәләргә бай булуы мәгълүм. Соңгы елларда аянычлы үткәнебезнең кайбер вакыйгалары турында сөйләргә рөхсәт ителде, Аллага шөкер, милләтебезнең каһарманнарына догалар кылына, алар турында хәтер яңара. Әмма нигәдер кайбер канлы вакыйгаларга кагылуга хәзергә хәтле «табу» саклана. Мәгълүм ки, халкыбыз революциягә хәтле Ислам диненә бирелгәнлеге белән аерыла иде. Билгеле булганча, Мәккә-Мәдинә җирләре «хәрам» дип атала, димәк, анда бөтен тере барлыкларга иминлек вәгъдә ителә. Үз ватаннарында кәферләр эзәрлекләүләргә түзә алмаган татарның ул михнәтләрдән иминлек-бәрәкәт эзләп изге Мәккәи-Мөкәррәмәгә юнәлүе аңлашыла. Бигрәк тә ул шәһәрләр Госманлы хәлифәлеге кул астында булуы да моңа ярдәм иткән, чөнки анда рәсми тел төрек теле. Мәгълүмат аз булуы сәбәпле, Тукай вакытындагы мөһаҗирлек — Төркиягә күченү хәрәкәтен — күз алдына китергәндә, күп кеше, татарлар Анатолиягә — хәзерге кечерәйгән Төркиягә күчте дип уйлый. Хакыйкатьтә исә, аларның күпчелеге Төркиянең Хиҗаз вилаятенә, ягъни Мәккә-Мәдинәгә күченгән иде. Россиядә гражданнар сугышы башлануы белән дә халкыбызның шактый өлеше шушы изге урыннарга кузгалды.
Революциягә хәтле татар матбугатында Мәккә-Мәдинәдәге татар диаспорасы турында мәгълүмат күп бирелә. Биредә үзенә күрә тулаем татар инфраструктурасы хасил булган иде — мәдрәсәләр, хаҗилар өчен кунакханәләр һ.б. Үзгәртеп кору башланганнан соң 1990 нчы елларда Татарстаннан яңадан хаҗга күпләп йөри башлаганда күпләр Согуд Гарәпстанында татарлар булмавына гаҗәпләнгән иде. Дөрестән дә ул меңләгән татар кешеләре кая югалып беткән соң?
Җавап исә куркыныч та, гади дә. Халкыбызның иң диндар, иң укымышлы өлешен ваһһабилар эзәрлекләгән. Билгеле булганча Беренче Бөтендөнья сугышында Госманлы хәлифәлеге Германия ягында Англиягә каршы сугышты. Англия исә гарәпләрне төрекләргә каршы котыртып изге урыннарда фетнә чыгарды. Шушы сәяси уеннарда милләттәшләребез хәлифәгә тугры калып, гарәп милләтчеләренә, ваһһаби сектантларга иярмичә корбан булдылар. Кызганыч ки, аларны хәзергә хәтле беркем искә дә алмый. Алар хәтта догадан да мәхрүм. Ваһһабилар канлы җинаятьләрен яшерү өчен каберлекләрдә үлгәннәрнең исемнәрен язуны тыялар. Чөнки андый тыю булмаса, бөтен Мәккә-Мәдинә җире алар үтергән мөселманнар каберләре белән уралыр иде.
Башка милләтләр, мәсәлән, әрмәннәр үзләренең тарихта булган эзәрлекләү, геноцид очракларын онытмый, шул турыда рәсми мөрәҗәгатьләр ясый, махсус хәтер көннәрен үткәрә. Бездә исә нигәдер милли оешмалар күп булуга карамастан, ошбу трагедия турында беркем искә алуны кирәк тапмый. Мәгәр олуг әдибебез Гаяз Исхакый гына үзенең «Ислам мәмләкәтләрендә (юл истәлекләре)» әсәрендә бу коточкыч суеш турында яза. Аның бу әсәре Берлинда «Яңа милли юл» журналында 1932 елда дөнья күрә. Биредә шул язмадан өзек китерәбез: «…миңа төрек гаскәре лагеры дип күрсәтелгән җирдә берничә татар гаиләсе дә әсир булып яткан икән. Алар бер вакытны: «Ислам динен саклыйбыз», — дип мөкаддәс Мәккә һәм Мәдинәгә Идел буеннан күчеп килгән мөһаҗирләр булганнар икән. Дөнья сугышы вакытында гарәпләр инглизләр яклы булып, төрекләргә каршы сугыш ачкач, безнекеләр дә төрек саналып, йортлары-җирләре таланып, маллары алынып, бик күбесе үтерелеп, калганнары шул лагерьга ябылган булган икән. Аларның кайберләре, лагерьдан-лагерьга күчерелеп йөрткәндә, үлеп беткәннәр. Кайберләре Фәләстин, Сүрия һәм Төркия эченә таралып киткәннәр.
Мин аларны соңгы озын сәфәремдә эзләп таптым. Аларның туктамастан аккан күз яше эчендә башларыннан үткәннәрен сөйләгәннәрен сәгатьләр буе тыңлап тордым. Инглиз хатере өчен, гарәби-төрек дип, урыс хатере өчен, төрки-татар дип, һәрбер уңае килгәндә, һәр яктан кыйнала торган бу милләттәшләремнең кара бәхетенә мин дә эчемнән еглап утырдым һәм шул кара язмышның сәбәпләрен эзләдем. Бу эшкә инде шактый күп вакыт үткәнгә, шул мәсьәләләрнең эчендә булган гарәпләрдән дә аның сәбәбен сорадым. Алар:
— Бу диннәрен сакларга дип Хиҗазга күчеп килгән сезнең татарларга каршы һичбер дошманлыгыбыз юк. Сугыш вакытында эшләр шулай китәчәк иде. Ләкин алар гарәп гыйсъянын (фетнәсен) һичбер төрле аңламадылар. Хәлифәгә каршы баш күтәрәсез, мөселманлыкның мөкаддәс җирләрен кяферләр кулына бирергә телисез, без шуны күрер өчен кяфер җиреннән ислам туфрагына күчеп килдекмени? Кайтыгыз бу яңлыш фикердән. Юкса, кяфер буласыз, әстәгъфируллаһ (Ходай кичерсен!), әстәгъфируллаһ, дип сөйләделәр дә тордылар һәм безнең гади халыкка да тәэсир иттеләр. Мәккә шәһәрендә боларның башлыклары булган, татар шәкертләренә дә бик күп ярдәмдә булынган бай татар сәүдәгәре Гомәр карт бар иде. Ул гарәпләр арасында хөрмәтле бер мөселман иде. Шәриф Хөсәен аны үзенә чакырып: «Син татарларның хөрмәтле агасы, без сине татарларның консулы ясыйк. Син бөтен татарлар исеменнән миңа бәйгать бир», — дигән. Гомәр карт та кып-кызыл чөгендер кебек булып: «Бу җир — Мәккәи мөкәррәмә. Дине исламның туган урыны. Син пәйгамбәрнең балаларыннан бер кеше. Мин дә динне саклар өчен кяфер йортыннан килгән мөһаҗир. Син ничек оялмыйча шул изге җирдә минем хәлифәгә (Госманлы солтаны бер үк вакытта хәлифә дә исәпләнгән) биргән антымны бозып, кяферләр эше артыннан йөрүчеләргә ант итәргә кушасың? Син ничек пәйгамбәрдән оялмыйсың? Син мине консуллык берлә кыздырмакчы буласыңмы? Бөтен гарәп туфрагын гына түгел, бөтен Госманлы падишаһлыгын бирсәләр дә, мин иманымны сындырмыйм һәм антымны бозмыйм. Мин ялганчылык эшләргә теләсәм, аны урыс йортында эшләгән булыр идем. Син эш моның берлә генә кала, дип уйлыйсыңмы? Бөтен ислам дөньясы сиңа ләгънәт укыячак», — дип әмир Хөсәенне нәсыйхәтләргә тотынган. Табигый, Гомәр картның бу сүзләре инглизләргә дә ишетелгән. Үзе, балалары һәм аның милләттәшләре дә төрекче хисап ителеп, маллары алынып, үзләре төрмәгә һәм лагерьларга ябылган, диделәр».
Ышанабыз ки, галимнәребез ошбу кыргый хәлләрнең тарихын өйрәнерләр, ә хаҗиларыбыз исә, ул изге урыннарда булганда гаепсез үтерелгән милләттәшләребезгә дә догаларны юлларлар.
Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ |
Иң күп укылган
|