• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

04.08.2010 Җәмгыять

"ӘНИ, МИН СИНЕ ЯРТЫ ГАСЫР ЭЗЛӘДЕМ!"

Шәрләрәмә халкы аһ итте: Баглай Розасы, илле елдан артык вакыт үткәч, әнисен табып, күрешеп кайткан!

Баглай – кушаматы түгел, Роза апаның паспортындагы чып-чын фамилиясе, шуңа күрә аны элек-электән Баглай Розасы дип әйтергә күнегеп киткәннәр. Шәрләрәмәдәге берничә Розаны бутамаска да җайлы: Шәйгардан Розасы, Баглай Розасы һ.б.

 

Роза Баглай Украинада дөньяга килсә дә, гомере буе Шәрләрәмә авылында яши, сыер сава. Ә Сарманның Шәрләрәмәсенә каян килеп эләккән диген? Роза апаның язмышы китапларга язарлык катлаулы һәм гыйбрәтле. Аның әтисе Гариф – Шәрләрәмә егете, илленче елларда Украинада армиядә хезмәт иткән. Валя исемле чибәр генә украин кызына гашыйк булып, шуның белән бергәләп тормыш корып җибәргәннәр. Гариф армиядән соң Украинада калган. Яшь гаилә биш ел дәвамында бик бәхетле яшәгән. 1958 елда уртак җимешләре – Роза дөньяга килгән. Шуннан соң талашканнармы, башка сәбәпләр килеп чыкканмы – кызчыкка бер яшь тулар-тулмас, әтисе аны урлап диярлек үзенең туган ягына – Шәрләрәмәгә алып кайткан да киткән. Роза апа шул көннән соң әнисен бүтән беркайчан да күрә алмаган, гомере буе аны сагынып, юксынып, эзләп яшәгән. Әтисе берни дә сөйләмәгән, буйга җиткән Роза әнисенең кайда яшәгәнлеген, кемлеген ялварып сораса да, әйтмәгән, яшергән. Шул рәвешле еллар узган, Роза да кияүгә чыгып балалар тапкан. Бер яшьлек кызчык илле яшьлек күркәм ханымга әверелгән, хәзер аның оныклары да бар инде. “Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада” дигән әйтем минем турында түгел, – дип әйтә Роза, – мин яшәвемнең бер генә минутында да әнием турында уйлаудан туктамадым. Аны күрәсем килеп, бер кочаклыйсы иде, дип хыялланып яшәдем”.

 

Алланың амин дигән чакларына туры килепме, быел Роза апа Баглайның хыялы тормышка ашты – ул үзен дөньяга китергән газиз әнкәсен табып, аның күкрәгенә башын куеп рәхәтләнеп елап, күңелен бушатып кайтты. Шул очрашудан кайтып, бераз тынычлангач, Роза апа белән Шәрләрәмәдә күрешеп сөйләшеп утырган идек. Ул безгә үзенең тормышын, гомер юлында ниләр күргәннәрен, әнкәсе белән ничек табышканнары турында сөйләп утырды. Төс-кыяфәте белән ничектер “Тын Дон” фильмындагы актрисаны хәтерләткән Роза апаны тыңлаганда, исем китеп утырдым – кеше башлары ниләр генә күрми дә, тормыш нинди генә язмышлар “бүләк” итеп куймый!

 

Розаны югалткач, әнкәсе бераздан тагын кияүгә чыккан, биш бала табып үстергән. Иренә беренче баласы барлыгы турында беркайчан да сөйләмәгән, шул серне гомере буе яшереп, беренче кызының ничек үскәнен дә күрмичә яши алган. Шаккаткыч. Кешенең түземлегенә, күңелендәге әллә никадәрле зур, авыр таш белән дә яши алуына гаҗәпләнеп туймаслык. Дөрес, тыңлаган саен, башта төрле сораулар туа тора – Роза апаның әти-әнисе ник талашкан, ни өчен әтисе үзенең сабыен шундый авыр язмышка дучар итеп әнкәсеннән аерып алып кайтып киткән, ник әнисе баласын эзләп таба алмаган, ник әтисе барысын да сер итеп яшергән һ.б.? Җавап эзләргә, бәя бирергә ашыкмыйк. Аларның мең төрле булып чыгуы ихтимал. Яннарыбыздагы әниләребезнең кадерен белик һәм ярты гасыр буена әнисен эзләп, ниһаять, таба алган Роза апаның сөйләгәннәрен тыңлыйк:

 

– Әтием әнине бик нык яраткан, армиядән соң авылга да кайтмыйча, өйләнеп, шунда – Львов өлкәсенең Червоноград шәһәрендә яшәп калган. Мине дөньяга китергәндә әнигә 23 яшь булган. Баштарак баракта гына торсалар да, алар бик бәхетле яшәгәннәр. Ничек итеп талашканнарын, ачуланышканнарын белмим, әти мине алган да кайткан. Әти миңа ул хәлләрне беркайчан да сөйләмәде, “Булды инде”, – дип кенә куя иде.

 

Анда бабай да катышкан, әтинең башын да сугып ярган. Әтине татар булганы өчен яратмаганнар алар. Ә мине яратканнар, әти урлап чыгып киткәч, бабай мине шактый эзләтеп йөргән әле. Тик нәтиҗәсе булмаган, таба алмаганнар. Шәрләрәмәгә дә хатлар язып, әллә ничә кат эзләткән. Әти хәстәрен алдан ук күреп куйган икән – туган якларына кайтып, авыл советындагыларны, почтадагыларны кисәтеп куйган – алай-болай шалтыратып эзләүчеләр булса, безне бу авылда юк дип әйтегез дигән. Шуңа күрә әти белән мине берәү дә таба алмаган.

 

Әти мине Шәрләрәмәгә алып кайтты да үз анасына –әбигә тапшырды. Әби үзе генә яши иде инде: башка балалары читкә чыгып киткән, карты үлгән. Әти шабашкалардан кайтып кермәде, шуңа күрә мине әби генә үстерде дип әйтергә була.

 

Мин дүртенче класста укыганда әти өйләнде, шул хатынның йортына керде. Ике уллары туды. Үги әни мине бөтенләй дә яратмады, дошман күрде. Аларның өйләрендә бик күренмәскә тырыштым, көндәлеккә кул куйдырырга гына кереп чыга идем, әби кул куя белмәде. Әти хатынының сүзеннән чыкмады. Кул эшләренең барысын да белә иде, балта остасы да, штукатур да. Бөтен авылга йорт җиткереп бирде.

 

Ятим бала – ятим бала бит инде ул. Әтием дә, әнием дә исән килеш ятим үсәргә туры килде миңа. Бик авыр булды. Бөтен җирдә этәләр, төртәләр, кагалар, сугалар. Әби дә, башкалар да: “син бит хохол баласы”, – дип кактылар. Мәктәптә дә сөймәделәр, классташлар да баштарак чит күрде. Бөтенесенең әти-әнисе бар, мин – ятим, фамилия дә чит-ят, бүре баласы шикелле башкалардан аерымланып почмакта посып утыра идем. Өченче класска кадәр шулай йөрдем. Бөтенесе дә үрти иде. Өстемә кияргә киемем дә, аягыма кияргә туфлием дә юк. Аннары әкренләп ияләшә башладым, малайлар белән генә дуслаштым, кызлар барыбер чит күрделәр. Иң сөймәгән бәйрәм 8 Март иде. Бөтенесе дә үзләренең әниләренә бүләк әзерлиләр, ә мин кимсенеп елап читтә утырам. Ятимлекнең ачысын аеруча шул бәйрәм көнне тоя идем.

 

Баглай – әниемнең кыз фамилиясе, ә исемемне Роза дип әти кушкан. Әни фамилиясе белән йөрдем гомер буе. Шунысы кызык: әти мине үзенең фамилиясенә күчермәде. “Әниең рөхсәт итмәде”, – дип әйтә торган иде. Гаҗәп инде: әнинең “рөхсәтеннән” башка мине урлап киткән, аннары хохолларны гел сүгеп кенә телгә алган әти минем хохол фамилиямә тимәде.

 

“Ник алып кайттың соң мине, ник алып кайттың мине?!” –дип әтинең гел теңкәсенә тия идем, ул: “Уң күземнең алмасы син, кызым, каным калмасын дип алып кайттым”, – дип әйтә торган иде. Анасына ышанып алып кайткан инде. Мин, артык кашык, әйтерсең ул әбигә бик кирәк булганмындыр инде! Әби сигез сум пенсия ала иде, мине “хохол баласы” дип сөймәде, гел какты, яратмады. Әти якламады, чөнки шабашкалардан кайтып кермәде. Өйләнгәч, шул хатын йортына чыгып киткәч, бөтенләй читләште. Әтидән ярдәм күрмәсәк тә, мәктәптә мине ятимнәр исемлегенә кертмәделәр. Әтиләре булмаган балалар ятимнәр исемлегендә иде, ә мин әнисез үсеп, ятимнәр исемлегенә кермәдем. Ничәнчедер классларда гына укытучым Роза апа Шәйгарданова шул исемлеккә кертә алды. Әбинең шул сигез сумын барысына да җиткереп яшәргә тырыштык – ул чакта утын да сатып алырга кирәк һ.б. Әби йортында кияүгә чыкканчы яшәдем, күрмәгәннә­ребез калмады инде. Чыбык, печән ташып, утын кисеп, аннары аны ватып, тирес сугып чиләндек. Киемгә, ашауга интектем. Бер рәхәт көн күрмәдем. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендәге кебек әби өйдән куып чыгара иде дә, унбишәр көн идән астында ята идем.

 

Үскән саен әниемне эзләп табу хыялы көчәя генә барды. Кулымда туу таныклыгы бар иде, анда кайда кайчан дөньяга килгәнлегем язылган. Әти бернинди дә адрес бирми, “Ник кирәк соң ул сиңа?” – гына ди. Төрле газеталар, оешмалар аша эзләтергә керештем. Валентина Баглай дигән кешене табарга ярдәм итегез, сатучы булып эшләгән дип, кая туры килә, шунда яздым. Хәтерлим – мәктәптәге иптәш кызлар белән хатлар язабыз да салабыз, язабыз да салабыз. Тик бернинди дә җавап килмәде.

 

Сиксәненче елларда әниемне ныклап эзләргә керештем. Инде үзем дә әни булгач, гел чыдамлыгым бетте – табасым килә генә бит! Әти мине алып чыгып киткәч, әни ничек түзде микән ул дип аптырый идем, бала бигрәк кадерле җан бит! Тик эзләнүләрдә һаман өмет чаткылары күренмәде – бернинди элемтә дә, хәбәр дә, мәгълүмат та юк. Әтинең үз киресе кире: “Алар юк инде, кызым, ник кирәк соң алар сиңа, ник эзлисең?” –дигәннән бер артык җөмлә дә әйтми иде. Тик мин тапмыйча туктамаска дигән максат белән тотынган идем инде.

 

Ул елларда “Азат хатын” журналын ала идек, шуның арткы битендә “җаваплы секретарь Эльмира Әдиатуллина” дигән сүзләр басылып чыга иде. Ярдәм итә алмас микән дип, шул кешегә язып карарга булдым. Һәм дөрес эшләгәнмен дә! Нәкъ менә шул апа миңа әниемнең адресын табып бирде дә инде.

 

Соңрак билгеле булганча, әти мине алып кайтып киткәч, әни озак та тормыйча кияүгә чыккан. Икенче ире белән аның туган якларына, Алтайга китеп барганнар, тиздән әни бала тапкан. Шунда төпләнеп калганнар. Баглайны эзләүче милиция хезмәткәрләре башта Украинадагы әби белән бабай янына кергән. Аннары шулар аша әнинең Алтайдагы адресын сорап алганнар.

 

Шулай итеп, минем башыма бик зур бәхет ишелеп төште – минем кулымда әниемнең дә, әби белән бабайның да адресы бар!

 

Ялкынланып, дәртләнеп хат язарга тотындым. Әби белән бабай шундук җавап бирде. Әнинең адресы буенча күпме генә хат салып карасам да, җавабын ала алмадым.

 

Бабай мине аеруча якын итте. Ай саен посылка сала башладылар. Өч сепаратор җибәрде. Балалар үстергәндә, кәнфит-прәннек, футболка-трикодан өзмәделәр. Мин әби белән бабай янына Львовка кунакка да барып кайттым.

 

Әтине фермада төнге каравылда эшләгән чагында үгез сөзеп үтерде, аңа нибары 49 яшь иде. Миңа ул чакта – 24 яшь, аның үлемен нык авыр кичердем. Әнием дә булмагач, әти минем өчен бердәнбер якын кешем иде, гел сыгылып төштем. Үзе исән чагында әти миңа: “Кызым, мин үлгәч, башымдагы яра эзләрен сыйпап-сыйпап утырырсың әле”, – дип әйтә торган иде. Шул сүзләрен искә төшереп, елый-елый, башындагы җөйләрен сыйпап утырдым. Әти үзе әйтмәсә дә, ул яраларның тарихын Украинадагы бабам сөйләгән иде. Баксаң, иптәшләре белән мине урлап чыгып барганда, бабай аларны тоткарламакчы булып, әтинең башын шешә белән төйгән булган икән.

 

Соңыннан белдем: әниемә минем бөтен хатларым да килеп ирешә торган булган. Тик ул, иреннән куркып, миңа җавап язмаган, элемтәгә кермәгән. Берзаман кызы Светадан (ул чакта аңа 15 яшьләр тирәсе булган) хат килеп төште, ул: “Синең барлыгыңны әти белми, без генә беләбез, хат язма”, – дигән. Ачуым килде. Ә мин барыбер яздым да салдым, яздым да салдым, гомер буе шулай интектердем аларны, тынычлык бирмәдем. Әни минем белән элемтәгә кермәс микән дип, төрлечә язып карадым. Аптырагач, минем аркада гаиләләре бозылмасын дип, кызы Светаның дусты булып яза башладым. Очрашып сөйләшкәч, әни: “Ул хатларыңны кая яшерергә белмичә аптырап бетә идем. Үзем елыйм, үзем хатларыңны курка-курка яшерәм”, – дип әйтте.

 

Өч ел элек – урыс ире, быел кыш 100 яшьлек каенанасы үлгәч кенә әни һәм аның балалары, батыраеп, мине чакырырга уйлаганнар. Светаның: “Быел әнинең 75 еллыгын уздырабыз, кил”, – дигән хатын алгач, әллә нишләп киттем һәм Барнаулга кадәр билет алырга дип шундук чыгып чаптым. Юлда өч көн бардым, өч көн кайттым, өч көн әни янында тордым.

 

Әни Барнаулдан соң Курочкино дигән авылда яши икән. Светалар мине Барнаулда каршы алды. Аларның өйләренә кереп бераз хәл алгач, электричкада, аннары такси яллап Курочкинога киттек. Менә шул юлда йөрәгем җилпенә башлаган иде, тотындым еларга, тыелып кына булмый. Елыйм да елыйм, елыйм да елыйм. Әни янына килеп кергәндә генә үземне кулыма алып, урысча вата-җимерә: “Чо, мать, меня бросала?! Вот я тебя нашла!” – дидем. Ә ул: “Прости меня, доченька! Я не виновата”, – дип елый да елый. Миңа хат булса да язып салмаганы өчен барып чыраена төкереп кайтыйм дип киткән җиремнән, үзен күргәч, бөтен ачуым юкка чыкты. Миннән калмасын дип, алай кыланмаска булдым.

 

Бөтенебез җыелышып, әнинең туган көнен уздырдык. Табын әзерләгәннәр иде.

 

Ул якларда халык бигрәк хәерчелектә яши. Торбадагы газ Курочкинода түгел, хәтта Барнаул шәһәрендә дә юк. Халык ташкүмер, утын яга. Авыл халкы гап-гади, кечкенә генә агач йортларда тора. Әнинең йорты да шактый искергән, ире үлгәннән соң ихаталары да кыйшая башлаган. Безнең яклардагы шикелле зур-зур, матур таш йортлар, коттеджлар бөтенләй юк. Үзебез яши торган йортның фотосын алып барган идем. Бездә аны иң шәп, иң олы йорт дип әйтерлек түгел, билгеле. Уртача гына. Ә тегендә фотоны күргәч: “О! Нинди бай, мәһабәт йортта яшисез икән!” – дип шаккаттылар.

 

Әни гомере буе урыс иреннән, каенанасыннан коты алынып яшәгән икән. Валентинаның кияүдән кайткан хатын икәнлеген белсә дә, карты беренче иреннән баласы барлыгын белмичә үлгән. Әни шул серен гомере буе ачмыйча яшәгән, әйтергә курыккан. Света сөйләвенчә, әтисе әнине гомере буе беренче иренең исемен әйтеп талаган, җәфалап, көнләшә торган булган. Әни беркайчан да каршы әйтмичә, буйсынып яшәгән. Ике малай, өч кыз үстергәннәр. Бер малаен тайгада агач басып үтергән.

 

Әни авылыбызның исемен – Шәрләрәмәне – дөп-дөрес итеп әйтә белә, бер хәрефендә дә ялгышмый. Димәк, күңелендә йөрткәндер инде.

 

Әтинең ничек яшәгәнен, ничек үлгәнен сораштырды. “Яшь чагында бөдрә чәчле бик чибәр егет иде. Мине бик нык яратты ул”, – диде. Тик язмыштан узмыш юк – яратышсалар да, тормышлары көйләнеп китә алмаган инде.

 

Әни миңа: “Кызым, мин сине бер минутка да, бер мизгелгә дә онытмадым. Сине күргәч, хәзер тынычлап үләрмен инде, – диде. – Яныма килгәнең өчен рәхмәт. Килгәч, димәк, мине гафу иткәнсеңдер дигән өметтә калып, тынычлап үләрмен”. Елады да елады, елады да елады. “Ничек кызганмый ташлый алдың шундый кечкенә сабыеңны?” – дип кызы Света ярасына тоз салып торды. Әни: “Мин аны чит кешегә биреп җибәрмәдем бит, аны үз атасы алып китте”, – дип үзенчә акланырга азапланды. Тик хәзер ни мәгънә?! Ул да әбигә әйләнгән, минем дә балаларым буйга җиткән, хәзер үзем дә әби булдым инде. Иремнән уңдым, балаларым да бик тәртипле.

 

Балаң – иң кадерле, газиз җан бит ул, аның һәрбер үзгәрешен, яңалыгын күреп кенә торасы килә. Үземнең балаларым тугач, моны тулысы белән тойдым. Мине – үзенең сабыен күрмичә, әнием ничек яши ала икән дип аптырый идем мин. Ничек шулай?! Гомерлек таш инде бу, аңа да, миңа да. Үкенечле тормыш уздырсак та, хәзер икебезнең дә күңелләребез тынычланды. Әниемнең кочагына сыенасым килсә, хәзер юлны беләм. Арадагы меңәрләгән чакрымнарга карамыйча, сагынган саен кунакка барып, әйләнеп кайтырмын дип торам.

 

Әни белән бик еш шалтыратышып торабыз. Мин килеп киткәч, борчылулардан йөрәге авыртып сырхауханәдә ятып чыккан. Әле итек салып җибәрдем үзенә. Анда итекләр юк, ә кышлары ил­лешәр градуслы бик салкын икән. Миннән калмасын – исән чагында киеп йөрсен, дидем. Әниемнең балалары, минем туганнарым, хәзер Шәрләрәмәгә кунакка кайтып йөриячәкбез диделәр.

Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 157 | 04.08.2010
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

№39 (51283) / 09.08.2010 23:40:47

сабырлыгыгыз алдында баш иям, Роза ханым!

№38 (51205) / 09.08.2010 15:00:42

алдагы гомерләрегез шатлыкта, тынычлыкта үтсен Роза ханым.

№37 (51197) / 09.08.2010 14:34:15

Мин - бу язмада телгә алынган Роза үзе. Барлык фикерләрне бик кызыксынып укып чыктым. хәзерге тормышыма килгәндә, Аллага шөкер, әйбәт. Әнигә шалтыратып, сөйләшеп торабыз. Әле кунакка киләбез, дип торалар. Минем кебек ятим үскәннәрнең барысына да сабырлык телим.Ата-ана гаебе белән ятим үскәннәр бик күптер инде ул. Хатынның үгәе юк, ирнең үгәе юк ,диләр,тик бала гына үги була. була.

№36 (51178) / 09.08.2010 11:37:52

Ятимлекне кургэн кешегэ Ходай сабырлык бирсен.Курмэгэнгэ курсэтмэсен.
Мондый язмышка тарыган,бер гаебе булмаган Роза ханыма озын гомер,бэхет телисе килэ.

№35 (50950) / 07.08.2010 21:05:43

Гади кеше, сез сирәк очрый торган фикер әйттегез. Балалар чынлап та күбрәк яраталар әниләрен. Шулай булмаса, һәр бала чүплектә ятар иде. Сезнең әниегез дә күбрәк үзен ярата. Бездә бит аерылышканда баларны аналар приватизироватть итәләр. Аталарына каршы котырталар. Бу да хатыннарның баласына карата үзен артыграк ярату белән бзйле. Аерылышасыз икән, ир белән хатын аерыла. Баланың әтисе-әнисе үзгәрми, шул килеш кала. Бала әти-әнинең икесен дә бер дәрәҗәдә ярата, бер дәрәҗәдә кадерле. Шунлыктан ир-хатын проблемасын балалар өстенә салырга һич кенә дә ярамый. Аңлыйм сезне , гади кеше. Сабыр гына көтегез. Үзе кирәк санагач, кызыксына башлар. шул чакта аңлатырга тырышырсыз. Тик үз семьяңда салкын акыл саклау авыр була. Шунлыктан психологлар ярдәме кирәк. Кстати, 1 каналдагы яңа тапшыру (Малахов белән) шул проблемалар турында. Кешеләре реаль булса билгеле.

№34 (50944) / 07.08.2010 20:33:28

Мин мэулидэ белэн килешэм6 Язманы эллэ ничэ кон уйлап йорим.Минем энием исэн, уги эти дэ юк, эмма ул миннэн баш тарты.Тэртип бозмыйм, матур итеп яшэргэ тырышам, уз гомеремдэ бер генэ тапкыр да эниемэ авырлык китермэдем, э ул мине хэм гаилэмне улгэн этиемнен хэм анын туганнарынын чардуганнарын буяган очен оеннэн куып жибэрде. Ничэ ай узды, узе хэлемне белу тугел, ике туганымны минем белэн аралаштырмый. Доньяда гыйбрэтлэр куп ул. Минем дэ кешелэр кебек эниемне кысып кочасым, жылысын тоясым килгэли, тик бэгерем катты.Балалар энилэрен котэлэр ул, тик нигэдер эни кешелэргэ генэ без кирэк тугел. Бу очракта эни кешегэ сабыен ташлыйсы тугел иде,ир бетми ул.

№33 (50934) / 07.08.2010 18:29:55

Саба җиле!
Матбугатта бирелгән фотода -- Роза әнисе белән 51 ел элек. "Ватаным" сайтыннан Роза апа белән әнисе быел төшкән фотоны карарга була. Газетада ике фото да бастырылган иде.
http://www.vatantat.ru/page38487.htm

№32 (50916) / 07.08.2010 10:03:19

маулидә.

№31 (50874) / 06.08.2010 21:20:19

язманы елый-елый, йорэгем аша уздырып укыдым. хохол хохол шул инде. ир дип газиз баладан баш тартуны тагын ничек анлатырга. имеш иреннэн куркып хатларга жавап язмаган! кукрэгендэ йорэге булса, жаен тапкан булыр иде. димэк баланы алып качарга татар иренен житди сэбэбе булган.

№30 (50808) / 06.08.2010 08:34:14

Хәлидә. Мондый хәлләр дөнья тулы. Аянычраклары да бихисап.

№29 (50806) / 06.08.2010 08:17:50

бик аянычлы язмыш. чыннан да, мондый хаталарны жибэрмисе иде. кешелэр гыйбрэт итеп кабул итсеннэр иде. роза, афэрин, узен жилкэсеннэн тау тошкэн итеп хис иткэндер.

№28 (50759) / 05.08.2010 09:25:42

Алай икән... Рәхмәт.

№27 (50756) / 05.08.2010 08:59:50

Роза әнисе белән.

№26 (50754) / 05.08.2010 08:16:05

Хәерле көн!
И язалар кызып-кызып үзләренең фикерләрен, и язалар... Читтән карап торып хөкем итүе җиңел шул, язма гыйбрәт өчен язылган, шуны аңлагыз һәм мондый хаталар кылмагыз, дип әйтәсе килгәндер авторның. Абзый яшь чагында ахырын уйлап тормагандыр инде, бер урлап качкач кире илтеп бирсен мени инде ул баласын?!
карточкада кем икән ул, шуны беләсе килә...

№25 (50751) / 04.08.2010 23:26:18

йолдызлар да күренми күктә. бары тузан болыты.

№24 (50749) / 04.08.2010 23:20:34

:))))
Мин менә йолдыз санап керәм әле, әзрәк йолдызлык тузаны коелмасмы:))) Җиңеләеп китәр идем, ату күп яза башладым:)))

№23 (50747) / 04.08.2010 23:10:38

гафу.туклыкта яшәтер өчен булса да анадан аеру начар нәрсә,дип язарга тиеш идем.
(баш кызган,ми кайный. хет башны чиләккә тык).

№22 (50746) / 04.08.2010 23:09:22

Ой, калька киткән.

№21 (50744) / 04.08.2010 23:07:17

// баланы туклыкта яшәтер өчен анадан аеру? Сез моны аклыйсызмы?//

Ну что Вы. Разве.
Мин тулы гаилә яклы! Ата-ана җүләрлеге аркасында балалар газап күрергә тиеш түгел! Аерылу - исключительный очракта гына, әгәр балага ата-ананың кушылып яшәве газап булса гына. Тормыш булгач, була инде, андые да. Бер-берсен күрә алмаган ике кеше янында яшәгән бала рухи инвалид була. Ике көн Мәскәүдә йөреп кайттым шундый бер-беренә дошман ике кеше белән, үлә яздым!

№20 (50742) / 04.08.2010 22:56:39

впрүчем күп балалы гаиләләрдә -хәзер дә туклык түгел.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"
һәм бу 21 гасырда!!
бусы турында уйланганыгыз юкмы?

№19 (50741) / 04.08.2010 22:54:00

60 елларда акча бик булмаса да туйганчы ипи ашый башлаганнар МинС.
Ике бабам да сугышта үлгәннәр. әти-әнием 59 да кавышып, 60 еллар башында тормышларын рәткә китерә алганнар,икесе дә эшләп торгач.
Хәер сүз бу турыда түгел.
без Украинада булган хәлне сөйләшәбез. Ата кешенең кыланмышын хәттта бииик каты хәерчелек тә аклый алмый.
баланы туклыкта яшәтер өчен анадан аеру? Сез моны аклыйсызмы?

№18 (50740) / 04.08.2010 22:45:49

//совет заманында 60 еллар башында нәрсә хәерчелек заманы идемени//

Иии, Күке. Хәерчелек заманы булган шул. Авылларда. Күп балалы гаиләләрдә. Әтиләре сугышта үлгән гаиләләрдә (аларга әле әзрәк паек биргәннәр, ә менә әтиләре сугыштан кайтып җәрәхәттән үлгәннәргә - ...!). Акчага түгел, трудоденьгә эшләгән еллар. 1966 елда трудоденьне отменять иткәнчегә кадәр. Шәһәргә китмәсеннәр дип, кешегә паспорт бирмәгән еллар бу. Иии, әбиләрнең гомер уртасы, әнкәйләрнең яшьлеге...

№17 (50739) / 04.08.2010 22:22:35

Ул баланың хәерчелектә яшәүен теләр идегезме?))))

Нәрсә монда майда йөзгән мени?
өйләнгәч гаиләсен җитеш тормышта яшәтсен иде ата кеше.
совет заманында 60 еллар башында нәрсә хәерчелек заманы идемени?
тегеләй булса болай булган,болай булса тегеләй булган булыр иде имеш!
без тегеләйне дә, болайны да түгел хәзергене ап-ачык күрәбез.
хатынына карата эшләгән эше -белән баласына нинди яра ясаган!

№16 (50738) / 04.08.2010 22:17:33

Бала чагында ул болай да хәерчелектә яшәгән. Ашарыма ашым, киеремә киемем булмады ди бит үзе. Ир булсаң, тшрбиялә инде газиз балаңны, карт әбигә сылтама.

№15 (50736) / 04.08.2010 21:41:44

Ул баланың хәерчелектә яшәүен теләр идегезме? Тормышка чыккан,өйләре менә дигән,иреннән уңган. Картлыгы рәхәттә узачак. Анасы белән булса, нинди фаҗигәле тормыш булган булыр иде әле кем белә .

№14 (50735) / 04.08.2010 21:35:02

"Бу очракта, кыз балага әбисе якынырак булыр, дип уйлагандыр".
Бу очракта бала энисе янында уссэ яхшырак булыр иде. Анда бала очен озелеп торучы эби-бабай да булган бит. Алып кайткан икэн, карасын иде.

№13 (50732) / 04.08.2010 21:20:31

Бөртек мин шундый,баламны ни за что әнисендә калдырмыйм!!!!
Бар илләр,татарларда то җе,балаларны әти тәрбияли. Суд та атага калдыра баланы.
Ир бала икән тем более,ул минем нәселемнең дәвамы. Хатын кешегә бер үзенә ир бала тәрбияләү бик авыр. Үги әти минем баламны ничек тәрбияләр, мин белмим. Шуның өчен, бала әтисе ягында калырга тиеш. Ислам илләрендә шулай.
Бу очракта, кыз балага әбисе якынырак булыр, дип уйлагандыр.
Яңа хатын сүзенә карап үз баласын каккан ир белән килешә алмыйм. Ир ир булырга,сүзе (акыллы)гаиләдә закон булырга тиеш. Подкобучниклар-слюнтәйләр балаларын хатыннарына калдырып,алементтан качып та йөриләр.Менә андыйларны мин презираю. Муҗик эше түгел ул.

Читтән карап,ул кешене гаепләп тә аклап та булмый. Аның өчен ул кеше урнына үзеңне куеп кара. Аеырылу сәбәпләрен бетен ничкәлекләре белән белмибез бит. Һәр хәлдә монда катнаш никах проблемасы ярылып ята булыр.
Молодец Гариф абзый, булдырган!

№12 (50729) / 04.08.2010 21:10:25

Их, Бөртек.
Сезнең, безнең презирать иткәнгә карап, үзгәрмиләр андыйлар. Факт. Бала интегәме, хатын-кызмы, әби-бабаймы - барыбер. Ул хәл итте - закон, димәк.
Совет чорында андыйлар күп иде. Хәзер генә ул "дипломатия"гә өйрәтә тормыш. Безнең кебекләрне. "Бала" дисең, "хатын, ир, гаилә" дисең, кичерә алмаслыкны кичерергә туры килә...
Үземә дә катылык җитми кайчак. Кайберәүләрнең шундый кырт кисә алуларына көнләшеп тә карыйм:)

№11 (50726) / 04.08.2010 21:03:45

дөресен генә әйткәндә,бу - әлеге ирне генә түгел, аның башкаларга карата булган мөнәсәбәтен гаепләү.
һәм мондый очраклар, кызганыч,арта бара. ике як килешә алмаганга күрә, балалар бәргәләнә

№10 (50725) / 04.08.2010 20:51:50

Аха. ә бала 24 ел буе җәфалансын, кияүгә чыкканчы. Мужикка пофиг аның бит корыч характер имеш. презираю шундыйларны. Алла сакласын

№9 (50723) / 04.08.2010 20:42:06

Да ладно уж,
вафат булган ир турында алай каты сөйләмәгез ...
Була шундый кешеләр: корыч. Сыгылмый да, бөгелми дә. Ну берничек тә. Шартлап сына и всё. Сынган урынын карасаң - шоп-шома, кире ябыштырырмын димә. Үзе дә интегә, башкаларны да газапка сала.
Бу да шундый булгандыр. Нәрсәнедер кичерә алмагандыр инде ир йөрәге.

Не судите, да не..

...Есть у любви предательства глоток.
В ее вине безумия блаженном
На дне...
Плескаясь мило между строк,
Ждет часа своего благоговенно.

Есть у любви… горчинка изо льда.
Пыл охладит, когда шальное сердце
Рискнет...
Взметнуться рифмой в никуда
Желая только одного – согреться.

Есть у любви…проклятая вина
Не мной и не тобой она распята…
Горчит...
Но нам ее до дна…придется пить-
Забавная расплата…

...Есть у любви предательства глоток...

:))))))))))))))))))

№8 (50722) / 04.08.2010 20:34:38

Бөртек №7
Сезнең фикер белән килешәм.
Кайнешем, мәрхүм инде(урыны оҗмахта булсын), бервакыт бер баласын, урлап диярлек , алып кайтты да, әби чиләнде. Балалар бакчасына йөрткәндә, баланы:
- Аякларым сазга бата иде, баланы да күтәрергә кирәк, чиләндем, - дип сөйләде, рак белән авырган әбикәем(хатынымның әнисе).
Баланы тапкансың - үзең кара!

№7 (50719) / 04.08.2010 20:00:56

Урлап кайткан да әбисенә ташлаган...үги анасыннан, иптәшләреннән кимсеттергән...ярдәм итмәгән..пычагыма алып кайтканмы, үзе ашатмагач-эчертмәгәч, киендермәгәч? ничтожество

№6 (50718) / 04.08.2010 19:42:53

Руссча әйткәндә: "Убить мало такого мужика!"

№5 (50716) / 04.08.2010 19:27:01

*, ир ирлеген иткән карават астыннан йодрыгын күрсәткән - булып чыга инде. Эгоист ул. Канымны чит җирдә алдырмыйм дип түгел, тегеләргә үч итеп кенә урлап киткән. Бала җанлы кеше аны үзеннән калдырмый? чит итми, ятлардан кагылдырмый.

№4 (50704) / 04.08.2010 17:26:05

Ә кыз баланың әнисен эзләп тилмерүе*?
баланы алып китүе турында гына түгел сүз, аны аерып, әнисе турында бер сүз дә әйтмичә газаплауы да бар әле!
Ә син үзеңнән газиз балаңны ,яки оныгыңнан шулай аеруларын күтәрер идеңме?
үзеңә теләмәгәнне
башкаларга да теләмә!
Тинтәк дигәнгә гаеп итмә инде, болай фикерләгән кешегә башкасын әйтә алмыйм. йөрәгеңне яраласам алдан ук гафу үтенәм.

Тинтәк- башта чит милләт хатынына өйләнә, аннан сабыйны анасыннан, ананы сабыеннан аера.
гомердә гафу итәрлек түгел картны.

тагын сорауларыгыз бармы Л.С? Хәер җаваплар сездәдер, язма бит минеке түгел.

№3 (50698) / 04.08.2010 16:28:11

Мин дә ул ир эшләгәнне эшләр идем. Баламны калдырмас идем. Молодис вот ИР ичмасам.

№2 (50695) / 04.08.2010 16:03:15

Менә-менә,шул, шул! Вопрос только вот в чем -- \"бер тинтәк\" дигәне кайсысы микән чүжтеки?

№1 (50684) / 04.08.2010 14:32:45

монда да шул! бер тинтәк аркасында ничә кеше газапланган...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино